Рәхмәт укый туган җиренә…

№40

(Туган төбәкнең күренекле шәхесләренә багышланган әдәби-музыкаль чара үрнәге)

Җәмилә ЙОСЫПОВА,

Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең I квалификация категорияле сәнгать укытучысы

Розалия ХӘСӘНҖАНОВА,

Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Рәхмәт сиңа, туган-үскән илем,

Безгә шундый көчләр биргәнсең,

Кеше булып үсү өчен безгә,

Барлык чараларны кургәнсең.

(Г.Яруллин, «Рәхмәт сиңа, туган үскән илем»)

1 нче слайд

 

Максат: җирле шагыйрь Яруллин Галимҗан ага иҗаты үрнәгендә туган төбәккә, аның халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

1) укучыларны үзебезнең якташ язучылар иҗаты белән таныштыруны дәвам итү;

2) җирле шагыйрь Яруллин Галимҗан аганың туган як турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп уку. 2 нче слайд

Җиһазлау: мультимедиа, китап күргәзмәсе.

Чара барышы

1 нче алып баручы (музыка яңгырый). Туган җир, туган авыл. Аның табигате кешегә һәрчак көч бирә, илһам бирә. Шуңа күрә күп язучыларның, шагыйрь, композитор, рәссамнарның иҗатында төп тема булып туган як тора.

35 нче слайдлар (Табигать  күренешләре.)

2 нче алып баручы. Авылларыбызның матур табигатен, хезмәт сөючән халкын, аларга дан җырлаган әсәрләр язучылар, композиторлар, рәссамнар биргән безнең төбәк.

6 нчы слайд (Кама Тамагы төбәгенең күренекле каләм ияләре исемлеге.)

(Тын гына музыка яңгырый, укытучы исемлекне кычкырып укый.)

1 нче алып баручы. Райондашларның, авылдашларның күренекле эшләренә чын күңелдән сөенәсең.

1 нче укучы (Гөлчәчәк).

И минем яшел бишегем,

И минем алтын оям,

Тулы бер гасыр яшәп тә,

Тау ягын күреп туймам. (Хәмит Вәлиди, «Төбәгем – үз анам»)

7 нче слайд

2 нче укучы (Алинә).

Минем өчен бердәнбер син,

Гүзәл Кама Тамагы,

Миңа көч һәм куәт бирә,

Чишмә җырың таудагы. (Нәриман Камалов, «Минем өчен бердәнбер син»)

8 нче слайд

2 нче алып баручы. Туган җирең турында уйлаганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына, халкына сокланасың.

1 нче алып баручы. «Тау ягы… Ул як табигатенең матурлыгын, кызлырының гүзәллеген, егетләренең уңганлыгын, әбиләренең аклыгын, бабайларының ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер», – дип язган якташыбыз – күренекле драматург Туфан Миңнуллин. 9 нчы слайд

– Якташыбызның туган як темасын сурәтләп язган «Без бит – авыл малае», «Гармун белән скрипкә» һ.б. әсәрләре бар. 10 нчы слайд

2 нче алып баручы. Якташыбыз – татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм актив җәмәгать эшлеклесе – Ибраһим Газиның шулай ук туган якны сурәтләгән «Онытылмас еллар», «Малай чак», «Алмагачлар чәчәк ата», «Кояш артыннан киткән тургай», «Кызыл томаннар артында», «Ак сирень» әсәрләре бар. 11-12 нче слайдлар

1 нче алып баручы. Сәнгатьтә иҗат итүче якташларыбыз белән дә горурлана алабыз (Ф.Сөләйманова җыры яңгырый). Татарстанның атказанган, шулай ук Халык артисткасы Флюра Сөләйманова – Иске Барыш, Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә кырык елдан артык эшләүче Ринат Мифтахов –Чаллы, Татарстанның  атказанган артисты Илгизәр Хәсәнов – Олы Бортас, җырчы Гөлшат Имамиева Каратал авылларыннан. 13 нче слайд

Сәнгать укытучысы: Россиянең, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай бүләге иясе Бакый ага Урманченың да безнең төбәк белән бәйләнеше бар. Ул тумышы белән Буа районы Күл Черкен авылыннан. Ә аның әтисе Идрис Хәзрәт безнең районның Кече Салтык авылында туган. Башта алар гаиләләре белән Күл Черкендә тормыш итәләр, ә аннан Кече Салтыкка күченеп кайталар. Бу авылның гүзәл табигатен Бакый ага үзенең «Салтык болыннары» картинасында төрле матур төсләр белән сурәтли.

1417 нче слайдлар (Б.Урманче һәм аның картиналары.)

2 нче алып баручы. Үз туган җиреңне, туган төбәгенңне назлы җылы хисләр белән тоеп яши алу – кешенең зур бәхете.

Туган төбәк халкының рухи дөньясын, уй-хисләрен, үтемле итеп, укучысына җиткерә алган  якташ язучыларыбыз белән горурланабыз.

1 нче алып баручы. Без яши торган авылларда илһамланып иҗат итүчеләр күп. Шәйхетдинова Минзилә, Гыйльметдинова Хәлимә апа, Зиннәтуллин Рәмис һәм башкалар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. 18 нче слайд

2 нче алып баручы. Туган як табигате сулышын, туфрагының җылысын тоеп, яшәүнең тәмен һәм мәгънәсен сизеп яшәүче үзебезнең җирле төбәк шагыйре Галимҗан ага Яруллин турында сөйләми мөмкин түгел.

1921 нче слайдлар

1 нче алып баручы.

Туган авылым – Каратал

Чишмәләргә бай булган.

Сагынып сөйләмәслек түгел,

Кешеләре бик уңган.

2 нче алып баручы.

Ямьле безнең Каратал,

Ярларында үсә тал.

Ашау тәмле, яшәү ямьле

Китмә читкә, бездә кал.

2224 нче слайдлар (Каратал күренешләре.)

1 нче алып баручы. Әллә Каратал авылының гүзәл табигате шагыйрьгә үзенең көчен биргәнгәме, әллә үзе дә, табигать баласы булганга, шулай якын итәме, тик алар арасында үзләренә генә аңлаешлы бер сер бар кебек.

2 нче алып баручы. Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый. Шигырь язучылар арасыннан талантлыларын: әйтергә сүзе булганнарын, шигъри күрү-ишетү сәләтенә ия булганнарын сайлый.

Укытучы. Галимҗан аганың бүгенге көндә «Җәяүлегә юл ерак», «Хәер-дога Сезгә!» дигән ике җыентыгы дөнья күрде. Бу җыентыкларга туган як табигатенә, аның уңган халкына, игенчеләренә дан җырлый торган шигырьләре кергән.

3 нче укучы (Гөлчәчәк). («Туган авылым – Каратал» шигырен сөйли.) 25 нче слайд

Укытучы. Галимҗан аганың бу шигъри сәләте улы – Җәмилгә, оныгы Алинәгә дә күчкән. 26 нчы слайд

– Аларның шигырьләрендә дә туган якка, туган төбәккә мәхәббәт хисләре чагыла. «Иделем акчарлагы – 2013», «Таян Аллага!» бәйгеләрендә, һәрдаим катнашып, җиңүләр яулаган сыйныфташыбыз Алинәнең туган як турында үзе язган «Авыл » шигырен тыңлап китик әле. 27-28 нче слайдлар

Укытучы. Бүгенге чарада Галимҗан абыйның кызы – мәктәбебездә җыр һәм сәнгать укытучысы Йосыпова Җәмилә Галимҗан кызы да катнаша.

Сәнгать укытучысы. Минем әти Каратал авылы кешесе. Ул гомере буе үзенең туган ягына дан җырлый: үзенең шигъри иҗатында, үз куллары белән эшләгән сандык, урындык, һәм башка йорт җиһазларында чагылдыра. Ул эшләгән җиһазларда авылыбызның үзенчәлекле, милли бизәкләре урын ала. Туган ягына булган мәхәббәте моң булып гармун күрекләренә дә күчкән. Әтиемнең бу эш-гамәлләренә югары бәя бирелгән. Бу эшчәнлектә никадәр хезмәт ятканлыгы авылдашларыбызга да, район халкына да мәгълүм. Туган ягымны моң дөньясына күмеп, әтием сәхнәләрдә чыгыш ясый. Аңардан күреп мин дә күп нәрсәләргә өйрәндем. Үз эшемдә аның үрнәген өлге итеп алам: рәсемнәр ясыйм, җырлыйм.

29-31 нче слайдлар

(Галимҗан ага Яруллиннының гармунда уйнаган язмасы тыңлана.)

Укытучы. Аның балаларга әйтәсе теләкләре, киңәшләре бар. Ә хәзер Галимҗан аганың үзе сөйләп яздырылган язманы тыңлап китәрбез.

(Галимҗан ага Яруллин сөйләгән язма тыңлана.)

Балалар, минем шигырьләр язарга яратуым, бәлки, туган ягымны, аның хезмәт сөючән халкын өзелеп яратудандыр, ә бәлки, ул минем җир кешесе булуымнандыр. Мин беркайчан да тик торырга яратмадым. Туган ягымның гүзәл табигатен үземнең хезмәтләремдә чагылдырырга уйладым. 32 нче слайд

– Ә туган як турында уйлаганда, яманлыкны яхшылык алыштыра һәм аны һичкайчан онытмаячагыңа ышанасың. Балалар! Сезгә дә киңәшем: Җирне яратыгыз! Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз. Киләчәктә илгә, җиргә файдалы кешеләр булып, милли традицияләребезне дәвам итегез.

Рәхмәт сиңа, туган- үскән илем,

Безгә шундый көчләр биргәнсең.

Кеше булып үсү өчен безгә

Барлык чараларны күргәнсең.

Укытучы. Аның шигырьләре үзеннән-үзе, җыр кебек, көй сорап тора.

(«Тик туган җирдә генә» җыры яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Изге җирне сөрим,

Иген игим,

Малкайларны йөртим көтүдә.

Ниләр җитә күңел тарткан җирдә –

Авылыңда гомер итүгә. 25 нче слайд

2 нче алып баручы.

Нинди рәхәт канатланып яшәү,

Өмет тулы изге бу җирдә.

Шушы гүзәллекнең хуҗасы мин

Рәхмәт укыйм туган җиремә. 26 нче слайд

Укытучы. Укучылар бүгенге «Рәхмәт укый туган җиренә» дип исемләнгән класс сәгатебезне йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәү әтиләр, әтиләребез, гомумән, өлкән  буын үрнәгендә үзеңне тәрбияләү, эшеңдә алардан өлге, үрнәк алу татар кешесенә хас күркәм сыйфатлар булып санала. Безнең бүгенге класс сәгатебезнең максаты Яруллин Галимҗан ага үрнәгендә туган төбәгебезгә, аның халкына мәхәббәт тәрбияләү булды.

Презентация.