Алабугам чишмәләре

2016 ел – Татарстанда сулыкларны саклау елы

Илфат ГАЙНУЛЛИН,

Алабугадагы 2 нче  урта мәктәпнең  VIII  сыйныф укучысы

Надежда СЕМЕНОВА,

Алабугагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, фәнни җитәкче

Чишмә! Нинди гади һәм шул ук вакытта сихри сүз. Бу сүзне ишетүгә, күз алдына салкын сулы, саф, чиста чишмә килә. Чишмә – тереклек чыганагы, безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Су кешеләргә дә, кошларга да, хайваннарга да, үсемлекләргә дә кирәк. Борынгы бабаларыбыз  да үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан. Һәр авылның иң хөрмәтле картлары чишмәләрне карап, барлап торганнар.Чөнки чишмәләр изге урын итеп саналган.

Безнең Алабуга шәһәре дә үзенең чишмәләре белән горурлана ала. Алар бездә бихисап: Городищенск чишмәсе, Подманастыркада урнашкан чишмә, Шишкин буаларындагы чишмә, Көмеш сулы чишмә… Саф сулары белән челтерәп торалар. Шәһәр халкын һәм кунакларын үзләренең сихәтле сулары белән сыйлыйлар. Аларның һәркайсының үз тарихы бар. Шәһәребездән читтә урнашкан бер чишмә турында сөйлисем килә. Бу – Изге Чишмә.

 Изге Чишмә «Түбән Кама» тыюлыгында урнашкан. Әлеге чишмәнең суы сихәтле, сырхаулардан дәва бирүче, сәламәтләндерү чарасы буларак кулланыла. Ел саен монда 9 нчы августта, Изге Пантелеймон туган көндә, бәйрәм уздырыла. Бу чишмә И.И.Шишкинның «Алабуга янындагы Изге Чишмә» (1886) полотносыннан да билгеле. Чишмәне соңгы төзекләндерү эшләреннән соң, монда улак, юыну-коену өчен алачык, су керергә уңайлы булсын өчен махсус матур басма, баскычлар булдырылган. Һичшиксез, Изге Чишмә – Алабугабызның гүзәл урыны һәм горурлыгы, ә шәһәр халкының яраткан ял урыны.

Шәһәребездә чишмәләр күп, ләкин мине гел үзенә чакырып торган Шишкин буаларындагы чишмә бөтенесеннән дә кадерле. Ул татлы-тәмле суларын һичкайчан да кызганмый. Чишмә буе, стадион – җәй көне минем иң яраткан урыным  ул. Дусларым белән шунда төрле уеннар уйныйбыз. Арыгач, чишмәгә барып битне юып, салкын суын эчеп хәл алабыз.

Безнең Алабуга каласында чишмәләргә карата игътибар зур. Шәһәребез җитәкчеләре һәм халкы табигатьне саклау һәм үстерү өстендә һәрдаим эшлиләр. Бик күп чишмәләр чистартылды, төзекләндерелде, чөнки чишмәләрне, инешләрне саклау, аларны тәртиптә тоту –  элек-электән килгән саваплы эш. Бу турыда халык әйтемнәре дә сөйли: «Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыгар», «Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар», «Коены күмәргә ярамый». Бу борынгылар сүзен һәрберебез дә истә тотсак иде. Чишмәләребезгә юл өзелмәсен, алар озын гомерле булсын һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде.

Презентация.