Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте

№40

Эльмира ГИБАСЕВА,

Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Игелек орлыклары чәчегез

Бәхет игеннәре игәрсез.

Ризаэддин бине Фәхреддин

Күп вакытлар узса да, мәшһүр галимнәрнең исемнәре онытылмауның сере нәрсәдә? Минемчә, тормышны, туган илеңне, туган халкыңны чиксез яратуда, халык күңелендәге якты уйларны, йөрәгендәге тирән хисләрне сизә, күрә һәм иҗатында талантны гәүдәләндерә алуда, табигать бүләк иткән шул талантны тынгысыз эш, тырыш хезмәт аркылы үстерә баруда. Һәм, ахыр килеп, халык көченә ышану, аның иҗади байлыгыннан урынлы файдалану, рух һәм илһам алуда, халыкның үз эчендә кайнап яшәүдә.

Сүзем, әсәрләре белән дистәләгән буынны илгә, милләткә тугрылыкка өндәп, яктылык идеалларында тәрбияләгән Ризаэддин Фәхреддин турында.

Галимнең бәяләп бетергесез барлык хезмәтләре мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. Авыл мәдрәсәсендә хәлфә, мөдәрисме, Диния нәзарәтендә казыймы, я булмаса әдип, җурналист, философмы ‒ ул хезмәт иткән һәр тармакта бу идея «яшел тасма» булып сузылган. Әдип милләтне яктылыкка, бәхеткә бары тик белем, тәрбия аша гына алып чыгарга мөмкин дип санаган. «Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң тугрысы гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер», ‒ ди ул. Моның өчен ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган сиксәнгә якын хезмәтен язган.

Акыл иясенең кайсы хезмәтен генә алып карасаң да, аларның һәрберсендә («Гакыйдә» («Иман»), «Гаилә», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ата», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт», «Әдәбе тәгълим» («Әдәпкә өйрәтү»), «Гыйбадәте нисуан» («Хатын-кызны хөрмәтләү») һ.б.) тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәр заманда да тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар, хөрмәт итәләр, ә тәрбиясездән йөз чөерәләр.

Р.Фәхреддинне, аеруча, әти-ниләрнең, балаларның тәрбияле, миһербанлы булулары, аларның бер-берләренә мөнәсәбәте борчыган, чөнки балалар – милләтнең киләчәге, тоткасы.

Соңгы вакытларда ата-аналар: «Балалар үскән саен тыңламый башлый икән. Югыйсә, гел яхшылыкка өйрәттек һәм өйрәтүебезне дәвам итәбез. Аларны урам гына боза», ‒ дип әйтергә ярата башлады. Эш-эш дип балаларны тәрбияләргә вакыт та юк, дип уфтанучылар да җитәрлек. Бәлки, алар үзләренчә хаклыдыр да, тик күңелдә бер сорау туа: «Балаларның көннән-көн шәфкатьсез була баруларында башка кешедә түгел, ә үзебездә гаеп юк микән? Яшь буынга дөрес тәрбияне ничек бирергә? Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, картайган көннәрендә дә саклап, карап торырга ничек өйрәтергә була?»

Бу сорауларның чишелешен нәкъ Ризаэддин Фәхреддиннең «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» хезмәтендә табарга мөмкин. «Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки, гаиләдә җитешәләр. Аның юлы-яхшы тәрбия бирүдә. Бу эш – ата вә ана өстендә иң олуг бурыч. Балалар ‒ һәрнәрсәнең сурәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Балаларның тәрбияләренә тәмам бирелү, яхшы кеше булып җитешүләре өчен бөтен иҗтиһатны сарыф итү тиешле!» кебек фикерләр ата-анага киңәш рәвешендә тәкъдим ителә.

Димәк, Г.Тукай язганча, картлыгыңны тыныч каршылыйсың килсә, балаларны тәрбияләүне иң кечкенә чакларыннан башларга, аларның күңеленә күркәм холык орлыклары чәчәргә, урынына карап, бераз йомшаклык вә, вакытына карап, бераз катылык күрсәтергә, ләкин куркытып түгел, бәлки, киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләр, эш белән үрнәк күрсәтергә кирәк.

Әйе, кешеләрне бизи торган күркәм холыкларының берсе ‒ ата-анага яхшы мөнәсәбәт, аларга карата изгелекләр кылу. Аллаһы тәгалә әйткән: «Без кешегә ата анасына карата ихтирамлы булырга боердык. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә гел вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки, аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә гел! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй гел! Вә әйт: «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөнья да һәм ахирәттә шәфкать кыйл!»

Р.Фәхреддин, дин белгече буларак, әлбәттә, Коръән аятләре белән таныш була. Һәм шуларга таянып, ул үзенең үгет-нәсыйхәтләрендә түбәндәге киңәшләрен бирә: «Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз».

Бүгенге көндә мин рус балалары белән эшлим. Башка милләт балаларына татар халкының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирү, аларга ихтирам тәрбияләү максатында, дәресләр, сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышы үткәрергә тырышам. Минемчә, галимнең үгет-нәсыйхәтләре укыту һәм тәрбия эшендә бик уңай нәтиҗәләр бирә. Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты программасында Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр каралмаган. Шулай булуга карамастан, дәреслек авторлары аның үгет-вәгазьләрен куллануга ярдәм итә торган тәрбияви текстларлар кертүгә зур әһәмият биргәннәр. Бигрәк тә ата-ана белән бала мөнәсәбәтен чагылдырган әсәрләр бик үтемле сайланган. Мәсәлән, V сыйныфта «Алсу» тексты, А.Алишның «Әни ялга киткәч», Ф.Яруллинның «Әхмәт», Д.Аппакованың «Сөяк саплы пәке» хикәяләрен укыгач, Р.Фәхреддиннең түбәндәге киңәшләрен тәкъдим итәм: “Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү шәфкатьсезлек санала”; “Сөйләгәндә ант итмәгез. “Дөрес сөйлим”, – димәгез. Бу исәпләр ялганчылар галәмәте”;  “Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”; “Әти-әниең сөйләгәндә, игътибар белән тыңла, аларны беркайчан да бүлдермә һәм бәхәсләшмә” ; “Бәдәнегез үсеп, көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз”.

VI сыйныфта М.Газизовның «Ботка», Ю.Ермолаевның «Ике пирожный», Ә.Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» хикәяләрен укыганнан соң, Р.Фәхреддиннең түбәндәге нәсыйхәте буенча балаларның үзләреннән фикерләрен сорыйм: «Сезнең ата-аналарыгыз, сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар һәм һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтырыгыз, көчегездән килгәнчә һәмишә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез». Шулай ук бу юлларны геройларга бәя бирү өчен кулланып була.

Укучыларга бу үгет-вәгазьләр бик ошый. «Кайбер фикерләр буенча, әти-әниләрегез белән сөйләшеп, хикәя рәвешендә дәфтәргә язып килегез», –дип, өй эше дә биреп җибәрәм.

Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укыту һәм тәрбия эшендә бөек галимебезнең «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән зирәк фикерен тормышка ашыруда бар көчемне кызганмаска тырышам, чөнки балалар ‒ безнең киләчәгебез!

Әдәбият исемлеге:

1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. ‒ Казан: «Дом печати», 2001.

3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II кисәк. ‒ Казан: «Школа», 2006.

4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. IV кисәк. ‒ Казан: «Школа», 2008.

5. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту –тәрбия процессында файдалану. V кисәк. ‒ Казан: «Школа», 2009.

6. Фәхреддин Р.Р. Җәвамигуль ‒ кәлим шәрехе/ Р.Р. Фәхреддин. ‒ Казан: «Рухият », 2005.

7. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. ‒ Тулылындырылган өченче басма. ‒ Казан: «Мәгариф », 2006.

8. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова.- Казан: «Мәгариф», 2007.

9. Шаһиев Р.Ш. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. ‒ Казан: «Школа», 2007.