Җыр – гомерлек юлдашым

№ 189

(Якташыбыз – композитор Тәлгать Сәфәргали  улы Бадыйгин белән очрашу кичәсе)

Эльмира СӘЛАХОВА,

Нурлат интернат мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучы-дефектологы

Туган төбәк. Туган якның табигате, аның тарихы, халыкның көнкүреше, милли йолалары, шул төбәктән күтәрелгән төрле hөнәр ияләренең тормышы белән кызыксыну балаларга белем hәм тәрбия бирүнең төп эчтәлегенә әверелә бара. Шул максаттан безнең интернат-мәктәбендә белем алучы hәм тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балаларга туган телне тирәнтен өйрәнүгә  кызыксынуны уяту өчен, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләүне туган төбәк язмышы, аның кешеләре белән таныштыру  сыйныфтан тыш чаралар аша бирүне төп максат итеп куйдык, чөнки аларда хәтерләү сәләте түбән, материалны авыр үзләштерәләр, әмма мондый чараларда бик теләп катнашалар.

Коррекцияле мәктәп укытучыларының төп бурычы – укучы шәхесен hәрьяклап үстерү, камилләштерү, бүгенге тормыш шартларына яраклаша белергә өйрәтү.

Максат. Укучыларны якташыбыз композитор Т.Бадыйгинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; аның иҗатына карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиhазлау. Гаилә архивыннан фотолары, альбомнар, видеотасма, презентация,  мультимедиа системасы, музыкаль бизәнеш.

Кичә барышы

(Салмак кына музыка уйнап тора.)

1 нче алып баручы.

Җан сусавын басар моң-чишмә

Тула да күңелдә ургылып,

Илаһи тылсымга әйләнә

Тагын бер өр-яңа җыр булып.

Җыр туа җиһанда, яңа җыр –

Сихри көч иңдереп җаннарга.

Һәр йөрәк тиеш дип мәңгелек

Мәхәббәт утында янарга…

2 нче алып баручы.

Мең тапкыр өзелеп ялгана

Күңелнең бар моңлы кыллары.

Моң белән сугарып яралган

Тәңренең яраткан коллары.

Җыр туа җиһанда, яңа җыр –

Сихри көч иңдереп җаннарга.

Һәр йөрәк тиеш дип мәңгелек

Мәхәббәт утында янарга…

1 нче алып баручы.

Сыйдырып бар серен галәмнең

Зәңгәрсу чишмәләр күзенә,

Табигать үзе дә буйсына

Тылсымлы җыр-моңның үзенә…

Һәр йөрәк тиеш дип мәңгелек

Мәхәббәт утында янарга…

Җыр туа җиһанда, яңа җыр –

Сихри көч иңдереп җаннарга.

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар!

Әйе, якташ шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтованың «Өр-яңа җыр туа җиһанда» шигырендәге сүзләр белән килешми мөмкин түгел: кеше күңеле җыр-моң белән бәйләнгән. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җырын тыңлап үссә, соңрак тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала. Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис-тойгыларына туры килгән көйне суза.

1 нче алып баручы. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр – кешенең балачагыннан алып  гомеренең азагына кадәр аерылмас юлдашы. «Җырсыз кеше – канатсыз кош», – ди халык.

Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми, кешеләрне ярата.

Бүгенге очрашу кичәбез дә алдагы әйтелгән сыйфатлар иясе, музыка сәнгатенә гашыйк булган җаннарның берсе – якташыбыз, олы ихтирамга лаек шәхес – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор, баянчы, Нурлат балалар сәнгать мәктәбе директоры Тәлгать Сәфәргали улы Бадыйгинга багышлана. Бүген бездә кунакта: күренекле якташыбыз Тәлгать Сәфәргали улы Бәдыйгин.

2 нче алып баручы.

«Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым,

Син йөрәгемдә сөю уяттың.

Моңланса минем кайгылы башым,

Җырларың белән мине юаттың…», – дип җырлана «Моңлы гармун» җырында (авторлары – Нәби Дәүли, Рөстәм Яхин). Чыннан да, никадәр моң синдә, гармун! Татар йөрәген телепме телгәлисең, өздерепме өзәсең, эретепме эретәсең! Сине уйлап табучы һәм ясаучы кеше татар затыннанмы икән әллә? Болай сорау кую, бәлки, татарның тыйнаксыз дәгъвасыдыр…  Ләкин син: «Мин – татар җаны!» – дип кычкырып торасың. Синең башкару осталыгың татар моңнарын, аның бик тә үзенчә вә бик тә нечкә бормаларын – галәми биеклеккә күтәрә, җаннарны тетрәндерә.

Әйдәгез әле, без сүзне кечкенә дусларыбызга, укучыларыбызга бирик. Алар Йолдыз Шәрәпованың гармун турында язган шигырьләрен укып күрсәтерләр.

1 нче алып баручы («Моң эзлим» шигырен сөйли).

Әти миңа гармун алды,

Гармуны да гармуны…

Әни әйтте: «Таба алсаң,

Эчләрендә бар моңы».

Шушы моңны эзлим менә,

Җайлап кына утырып.

Табыйм гына, куячакмын

Өйне моңга тутырып.

Тыңларсың аны син дә:

Җырлыйм мин туган телдә,

Күңелле булыр өйдә,

Күңелле булыр илдә.

2 нче алып баручы («Шаян көй» шигырен укый.)

Бер көй кереп качты гармун

Телләре арасына,

Ләкин белмим – кайсындадыр:

Агында, карасында?

Бер көй кереп качты шунда,

Калмадыгызмы күреп?

Табалсам иде шул көйне,

Кайда качканын белеп.

Бәлки, ул көй минем белән

Качыш-качыш уйныйдыр.

Бәлки, ул көй минем белән

Шаярырга уйлыйдыр.

Андый шаян көй дә булгач,

Ул бит миңа охшаган,

Миңа охшаган да булгач,

Табачакмын, ышанам.

Беренче алып баручы:

Әйе, гармунның сихри көче кечкенә Тәлгатькә дә тәэсир итмичә калмагандыр. Әйдәгез, бергәләшеп аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт кылыйк.

Район үзәгеннән ерак урнашмаган, кышларын ап-ак карга төренеп, җәйләрен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган зур булмаган Урта Чаллы исемле авыл бар. Менә шушы җирдә 1948 елның 17 ноябрендә колхозчы Сәфәргали абый белән Фәрбизә апа гаиләсендә дүртенче бала булып Тәлгать якты дөньяга беренче авазын сала. Тәлгатьнең җыр-моңга битараф булмавы яшьтән үк сизелә – ул инде өч яшьлек вакытында ук тальян гармунда күрек тарта башлый, әлеге сәләте әнисеннән күчкәндер, дип уйлый ул, чөнки Фәрбизә апа тирә-якта иң оста гармунчылардан санала, аңа карап Тәлгатьнең абыйларына да «гармун җене» кагыла. Шулай итеп, Бадыйгиннар өендә еш кына гармун тавышы яңгыраганын ишетергә мөмкин була.

Ул чакларда кечкенә Тәлгать гармунның үзенә гомерлек юлдаш буласын, алай гына түгел, хезмәт юлының музыка, җыр белән аерылгысыз буласын күзалламагандыр, әлбәттә.

2 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне 4 нче сыйныф укучыларына бирәбез – алар сезгә Йолдыз Шәрәпованың «Көйләр иле» шигырен  укып китәрләр.

Малай.

Гармун уйнарга тотынсам,

Энем дә килеп җитә.

Сырларын сыйпаган була,

Көйләр чыкканын көтә.

Үзе сыйпый, үзе сорый –

Бетми аның соравы.

Малайның энесе.

Гармун ул – көйләр өеме?

Алар шунда торамы?

Аннан чыгалар ничек?

Гармунда юк бит ишек.

Чыгып ерак китәләрме?

Югалып бетәләрме?

Малай.

Белмәгәнем аз булса да,

Җавапсыз калдым тәки.

Ярый әле бәхетемә,

Ишеткән безне әти.

Әтиләре.

Улларым, ул көй югалмый,

Сезнең күңелгә тула.

Шуңа матур көй ишетсә,

Һәркемгә рәхәт була.

2 нче алып баручы. Башлангыч белемне Тәлгать абый туган авылында ала, 5 – 8 нче сыйныфларда уку чоры Түбән Чаллы мәктәбе белән бәйле, ә менә укуының соңгы ике елын (9 – 10нчы сыйныфлар) Кизләү урта мәктәбендә укырга туры килә. Үткәрелгән чараларның берсе дә, әлбәттә, Тәлгать абыйсыз  узмый, ул һәрбер кичәгә гармунын күтәреп бара. Ә гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Ул уйнаган җырларга халык кушылып җыр суза, тыпыр-тыпыр бии… Ул гармунның көе, моңы, ничектер, күңелне тибрәтә, йөрәкләргә үтеп керә белә. Эх, күңелле уза ла гармунлы кичәләр!

1 нче алып баручы. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 3 нче б сыйныфы укучылары башкаруында татарча бию тәкъдим итәбез.

2 нче алып баручы. Җыр-моң, музыка уен коралларының серләренә төшенү максатыннан Тәлгать башкалабыз Казанга юл тота һәм 1967 – 1968 елларда тугыз айлык баянчылар курсын тәмамлый. Әлеге курсларда укыганда ул дөрес юлда икәнлегенә тагын бер кат инана һәм киләчәктә дә үз тормышын җыр-моң бәйләргә уйлый. Тагын да төплерәк һөнәри музыкаль белем алу максатыннан чыгып, 1970 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының әле яңа гына ачылган халык уен кораллары факультетына дирижёр белгечлеге буенча укырга керә һәм 1974 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Студент вакытлары, остазы – бөтен татар дөньясына танылган композитор Бату Мөлеков турында Тәлгать Сәфәргали улы хәтерендә әле дә җылы истәлекләр саклана.

1 нче алып баручы. «Студент елларының кызыклылыгы – концертларда чыгыш ясаулар, театр труппаларын озата барулар  һәм шул ук вакытта киеренке укулар белән истә калган», – дип, хатирәләрен яңарта Тәлгать Сәфәргали улы. – «Икенче курсның кышкы сессиясен әле дә хәтерлим: ул вакытта 5 имтихан һәм 10 зачет бирергә туры килгән иде. Шуңа да карамастан, без, студентлар, тирән һөнәри белем алу белән беррәттән концертлар белән чыгыш ясарга да вакыт таба идек. Акчага да кытлык кичергән булмады – ай саен 54 сум күләмендә югары стипендия ала идем, буш вакытларымда эшләштергәли дә идем әле: төрле бизәү эшләре белән шөгыльләнә, октябрь, 1 нче Май бәйрәме демонстрацияләренә плакатлар ясау белән мавыга идем. Спорт, чаңгы, кичәләр… Студент мизгелләренең һәрберсе безгә кадерле һәм онытылмаслык», – дип искә алырга ярата Тәлгать Сәфәргали улы.

2 нче алып баручы. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында уку еллары Тәлгать Сәфәргали улы өчен тагын бер мөһим вакыйга белән истәлекле: нәкъ менә шул уку йортында ул булачак хәләл җефете – китапханә факультетында белем алучы Югары Ослан кызы Зөлфияне очрата. Бәхеткә каршы, аның  да җыр-моңга битараф түгеллеге ачыклана – матур итеп җырларга ярата икән кыз. Шулай итеп, яңа музыкаль гаилә барлыкка килә, җыр-моң аларны инде менә ничәмә-ничә еллар буена озата килә: еш кына аларны сәхнәдә икәү күрергә мөмкин, Тәлгать абый  баянда уйный,  ә Зөлфия апа бик матур итеп җырлый.

Бадыйгиннар гаиләсенең тагын бер уртак мавыгуы бар – ул спорт . Гаилә башлыгы өстәл теннисы белән шөгыльләнсә, Зөлфия ханым спорт төрләреннән шашка уенын кулай күрә. Экраннарда сез Бадыйгиннарның төрле ярышларда ирешкән уңышларын күрәсез.

Ә хәзер сезнең игътибарыгызга Тәлгать Бәдыйгинның Р.Гәрәй сүзләренә язылган “Ишетәсеңме?” җырын тәкъдим итәбез. Башкара Зөлфия Хәбибулла кызы Бадыйгина.

1 нче алып баручы. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, язмыш җилләре Тәлгать абыйны туган төбәгенә алып кайта – үзенең хезмәт эшчәнлеген ул туган авылы Урта Чаллыда клуб мөдире буларак башлап җибәрә, ә бераздан район мәдәният сараенда методист вазыйфасын башкара. 1979 елда элеккеге балалар музыка мәктәбен (хәзерге Нурлат балалар сәнгать мәктәбен) җитәкли һәм хәзергә чаклы әлеге җаваплы вазыйфаны яратып башкара ул.

2 нче алып баручы. Музыка мәктәбен җитәкләү белән беррәттән җырлар  язу белән дә мавыга башлый Тәлгать Сәфәргали улы. 1982 елда аның иң беренче иҗат җимеше – Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган «Нурлат нурлары» исемле җыры дөнья күрә. Еллар үтү белән  иҗат иткән җырларның саны артканнан-арта бара – хәзерге вакытта аның дистәләгән җыры бар. Тәлгать Сәфәргали улы бигрәк тә шагыйрә Резеда Вәлиева белән иҗатташлык итә – «Чакырма син сөю бакчасына», «Җырламагыз әле, әй, шул җырны…», «Кайтыр идем», «Уйна, гармуным, йөрәгем моңын», «Аккош моңы», «Яңа ел киче», «Ялгыз ана», «Туган илкәй», «Уйнама, гармун…» җырларының сүзләр авторы нәкъ менә ул.

1 нче алып баручы. Шулай ук күпләр Тәлгать Сәфәргали улын танылган шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева,, Рамазан Байтимеров шигырьләренә музыка иҗат иткән композитор буларак беләләр: Сөйләмә син миңа…”, “Язгы җыр”, «Синсез”, “Бүген күрдем”, “Мәхәббәтем турында җыр”, “Бер кыз җырлый”, “Ишетәсеңме?..”, “Сагындым”, “Әллә инде…”  җырлары – шундыйлардан.

Якташ композиторыбызның җырларын тамашачыга җиткерүчеләргә килгәндә, аның хезмәттәше – шулай ук музыка сәнгатенә мөкиббән киткән, район күләмендә генә түгел, хәтта республика, федерация күләмендә үткәрелүче бәйге-фестивальләрдә катнашып, дипломант, лауреат исемнәре алган укучылары белән дан тоткан тагын бер талант иясе – Роза Ирек кызы Әхмәтҗанова турында берничә сүз әйтми китү зур хата булыр, безнеңчә.

Гүзәл Әхмәдиева, Рөстәм Насыйбуллин, Резеда Әхмәтвәлиева кебек укучыларының, ул җитәкләгән “Илһам” вокаль ансамбленең олы сәхнәгә адым ясаулары да – Роза Ирек кызы Әхмәтҗанованың зур тырышлыгы нәтиҗәседер.

Киләсе җырыбызны – Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган “Әллә инде…” җырын сез нәкъ менә аның башкаруында тыңлап үтәрсез.

2 нче алып баручы. Тәлгать Сәфәргали улы җырлары арасында якташ шагыйрьләребез сүзләренә язылган җырлар да шактый. Менә алар – Роберт Айзатуллин сүзләренә язылган “ Кондырча буенда тугайлар”, “Гүзәл безнең туган як” җырлары, Роза Мәсләхова сүзләренә язылган “Әче әрем” җыры, Илдус Диндаров сүзләренә иҗат ителгән “Нурлатым – нурлы атым”, “Йолдызлар яктысы”, “Абага чәчәге”  — шундыйлардан.

Җырларының тематикасына килгәндә,  күпләр Тәлгать Сәфәргали улын  туган як, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга  багышланган җырлар авторы буларак  белә торганнардыр, ә менә аның репертуарында  балалар өчен язылган әсәрләр да барлыгын ишетү күпләр өчен яңалык булыр, мөгаен.  Шуларның берсен – махсус безнең мәктәп укучылары өчен Резидә Вәлиева сүзләренә язылган “Чишмә нигә ашыга?”җырын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

1 нче алып баручы. Җырлар язу һәм дистәләгән бәйгедә район мәдәният сарае, музыка мәктәбенең  төрле ансамбльләр җитәкчесе буларак катнашып, районыбызның йөзен, сәнгатен, мәдәниятен гәүдәләндереп, дистәләгән дипломга лаек була, 1983нче елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем ала.

2 нче алып баручы. “Барлык балалар да сәләтле. Безнең максат – әлеге талантларны ачу һәм үстерү.” – Тәлгать Сәфәргали улы җитәкләгән балалар сәнгать мәктәбенең  девизы шундый. Әлеге максатка ирешү өчен, югары һөнәрмәнлек, сабырлык, тырышлык, максатчанлык, үз эшеңә чын-чынлап гашыйк булып, бирелеп хезмәт итү кирәктер.

Соңгысына килгәндә, Тәлгать Сәфәргали  улы киләчәк буынны рухи яктан баету – җыр-моң сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып, төрле музыка әһелләре белән очрашулар үткәрә, концертлар оештыра. Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “Ля примавера”ның; Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинованың; Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Альберт Әсәдуллинның; Россия Федерациясенең халык артисты, Санкт-Петербург консерваториясе  профессоры, Бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Александр Дмитриевның; халыкара бәйгеләр лауреатлары Рэм Урасин, Еремеев гаиләләренең һәм башка музыка өлкәсендә танылган шәхесләрнең Нурлат Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә чыгыш ясаулары – моның ачык мисалы.

1 нче алып баручы. Сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь сәләтле буын да сынатмый, уңышлы гына иҗади тормышка беренче  адымнарын ясый. Күпсанлы бәйге, фестивальләрдә катнашып, диплом, грамота, рәхмәт хатлары алу — моңа тулы дәлил.

Менә аларның кайберәүләре: экранда сез Тәлгать Сәфәргали улы җитәкләгән халык уен кораллары бүлегенең соңгы елларда ия булган дипломнарын күрәсез.

1.”Тере чишмә” икенче ачык республика бәйге-фестиваленең 1нче дәрәҗә дипломы,

  1. Анатолий Шутиковның “Халык моңнары” халыкара бәйге-фестиваленең 3нче дәрәҗә дипломы,
  2. “Тат-арс-тан” республика бәйге-фестиваленең 2нче дәрәҗә дипломы.

2 нче алып баручы.  Ә менә танылган якташыбызның ничә еллар буена инде тынгысыз, музыкага карата битараф булмаган олы яшьтәге кешеләрне  берләштерүче “Ветеран” хорын җитәкләве беребез өчен дә сер түгелдер, чөнки район күләмендә үткәрелүче чараларның күбесендә аларның  чыгышын күрергә мөмкин  һәм төрле бәйгеләрдә катнашудан да читтә калмыйлар “ветераннар”.

Шулай ук Тәлгать Сәфәргали улының Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган  “Нурлат нурлары” вокаль ансамбленең җитәкчесе булганлыгы күпләргә мәгълүмдер. Экранда сез әлеге  ансамбльнең соңгы елларда ирешкән уңышларын күрә аласыз.

  1. Сара Садыйкованың 100 еллыгына багышланган беренче республика бәйге-фестиваленең 2нче дәрәҗә дипломы,
  2. “Маэстро” балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының1нче ачык республика бәйге-фестиваленең “Вокал” номинациясендә дипломант исеме,

3.Сара Садыйкованың 100 еллыгына багышланган 1нче республика бәйге-фестиваленең 2нче дәрәҗә дипломы.

1 нче алып баручы. Диплом, грамота, рәхмәт хатлары арасында Тәлгать Сәфәргали улының  шәхсән үзенә аталганнары да бик күп. Менә шуларның кайберәүләре.

  1. Фәйзулла Туишев исемендәге 9нчы республика гармунчылары бәйгесенең 3нче дәрәҗә лауреат дипломы (2004 нче ел),
  2. “Казанның меңъеллыгы истәлегенә” медале (2005нче ел),
  3. Татар композиторларының “Чишмәләр” региональ фестивале дипломы (2006 нчы ел),
  4. Эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” 7 нче республика телевизион яшьләр фестивале дипломы (2007 нче ел),
  5. “Татнефть» ААҖнең “Рухият” фондыннан рәхмәт хаты (2007нче ел),
  6. Нурлат муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы (2008 нче ел),
  7. “Рухият” фондыннан рәхмәт хаты (2008нче ел),
  8. “Маэстро” балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының 1нче ачык республика бәйге-фестивале дипломы (2010нчы ел),
  9. Татарстан Республикасы хөкүмәтенең “ Терәк һәм абруй” номинациясе буенча гранты (2011нче ел),
  10. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән рәхмәт хаты (2011нче ел),
  11. Әлмәт музыка көллиятеннән рәхмәт хаты (2011нче ел),
  12. Балалар хәйрия фондының “Җилләр гөлчәчәге” арт-бәйгесеннән рәхмәт хаты (2012нче ел) һ.б.

2 а.б Эшендә җаваплы, тынгысыз, таләпчән, алыштыргысыз  җитәкче булуына карамастан, Тәлгать Сәфәргали улы бәхетле, үрнәк гаиләсенең тоткасы да. Һәрьяктан камил зат Зөлфия Хәбибулла кызы белән алар 2 кыз бала – Айгөл белән Зөлфинәне тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныклар үстерүгә үз өлешләрен кертәләр, аларны да сәхнәдә күрү өмете юк түгел әби-бабайның – бәлки  Мәдинә әбисе кебек җырлар, ә Семен бабасы кебек гармунда уйнар дигән өметләр белән яшиләр алар.

2 нче алып баручы. Шулай итеп, җыр-моңңы юлдаш итеп, күпсанлы җиңүләр яулаган Тәлгать Сәфәргали улы гомеренең  көзенә якынлашты  – 2008нче елны ул үзенең 60 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрде. Әлеге уңайдан төшерелгән җирле телевидение фондында сакланучы видеосюжет карап үтү кичәбезне  тагын да ямьләндерер, безнеңчә. Әйдәгез әле, шуны карап үтик. (Видеосюжет карау.)

1 нче алып баручы. Тәлгать Сәфәргали улының тормышындагы мөһим вакыйгага багышлап язылган якташ шагыйрәбез Сәкинә Хәйруллинаның “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык теләкләре” шигырен тыңлап китү дә файдалы булыр, мөгаен.

Без белгәндә нинди иде,

Һаман шундый Тәлгать ул.

Үзгәрмичә яши белү –

Үзе олы сәнгать ул.

Тазармады, ябыкмады,

Бөкрәймәде дә әле.

Син фәлән, мин фәлән диеп,

Кәпрәймәде дә әле.

Кәпрәерлеге бар үзе –

Дәрәҗәсе җитәрлек.

Җитәкләгән мәктәбен дә

Хан сарае итәрлек.

Фатир алган, йортлар салган,

Машиналы егет ул.

Баянын тартып җибәрсә,

Нәкъ чын Хәлил кебек ул.

Беренче алып баручы:

Замана кызлары сизсә,

Тозак кормагайлары.

Автограф, дип кумирлары

Чират тормагайлары.

Шундый ул – 60 яшь аңа

Ябышмый да, килми дә.

60 түгел, 50не дә

Һичберебез бирми дә.

Җырлап яшәгән кешегә

Куркыныч түгел картлык.

Еллар саны – акыл сыры,

Һәр исән көне – шатлык.

Юбилей – дуслар җылысын

Тояр өчен сәбәп ул.

Картамыйча яши белү –

Үзе олы сәнгать ул!

2 нче алып баручы. Якташ шагыйрәбез сүзләренә кушылып, тулысынча аның белән килешеп, үз фикеребезне дә җиткерәсебез килә.Тыйнаклыкның, зирәк акыллылыкның өлгесе ул – Тәлгать Сәфәргали улы Бадыйгин… Ходай аңа сәләтнең барысын да: ихласлылык, ачык күңеллелек, ярдәмчеллек, тормышны чиксез ярату кебек сыйфатларны өеп биргән, кешеләрне сокландыра торган асыл затларның берсе итеп яраткан.

Ә хәзер сүзне кунагыбызның үзенә бирәбез. Рәхим итегез, Тәлгать абый.

Сораулар.

  1. Их, менә бу тормышка ашсын иде, дигән хыялыгыз бармы?
  2. Дөньяга куанып, кинәнеп иҗат итәр өчен, Сезгә нинди шарт кирәк? Һ.б.
  3. Әйдәгез әле сүзне Тәлгать Сәфәргали улының хезмәттәшләренә – Зөлфия Хәбибулла кызы Бадыйгинага һәм Роза Ирек кызы Әхмәтҗановага бирик.

Залда утыручыларның сораулары.теләкләре.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле якташыбыз! Без сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Уңышлар сезгә!

Сүз калган кунакларга да бирелә (котлаулар, теләкләр, тәкъдимнәр)

Бик зур рәхмәт сезгә. Укучыларыбыз сезгә дә бүләкләр әзерләделәр. Шул бүләкләрне тапшырырга рөхсәт итегез.

Хөрмәтле Тәлгать Сәфәргали улы!

Сезнең тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар, шатлыклы, бәхетле көннәр юлдаш булсын. Киләчәктә дә илһамланып иҗат итәргә язсын Сезгә!

Кичәбезне иҗатташ дустыгыз Резеда Вәлиеваның олы бәйрәмегез уңаеннан язылган шигыре белән дәвам итәбез.

2 нче алып баручы.

Хөрмәтле Тәлгать Сәфәргалиевичка

Ниләр белән котлыйм бүген Сезне,

Бакчалардан гөлләр өзимме?

Әллә хисләремне җырга салып,

Энҗе-мәрҗән итеп тезимме?

Җырлар юллыйм әле, бәйрәмеңнән

Бер истәлек булып калсыннар.

Теләкләрем гомер юлларыңда

Дога булып, озатып барсыннар…

1 нче алып баручы.

…Күрегезче, көзге бу көн җиргә

Нинди гүзәл кеше китергән!

Йөзләренә илһам нуры салган,

Буй-сыннарын күркәм иттергән.

Акылын да биргән, кызганмаган,

Мондый юмартлыкны кем күргән!

Әнкәсе дә назлап бозмаган һич,

Уңган егет итеп үстергән.

Беренче алып баручы:

Өйрәткәннәр яшьли эш сөяргә,

Илен, халкын хөрмәт итәргә,

Үз алдына зур максатлар куеп,

Акыл белән дөнья көтәргә.

Якты акыл белән кайнар йөрәк

Ир-егеткә мәңге зур терәк.

Акыллы да үзең, сөйкемле дә,

Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

2 нче алып баручы.

Якты акыл, саф күңелең белән,

Тормыш гамен аңлый белгәнгә,

Бәхет кенә теләп кешеләргә,

Игелекләр белән килгәнгә,

Бүгенге көн менә зур Шәхес син,

Мөхтәрәм ир, дөнья терәге,

Кабул итеп алчы бәйрәмеңә

Дусларыңның кайнар теләген:

Беренче алып баручы:

Озак яшә, мәңге бәхетле бул,

Ишегеңне кайгы какмасын.

Картлык каһәр, эзләп хәлдән тайсын,

Адресыңны мәңге тапмасын.

Йортың балкып торсын, табыннарың

Сый-хөрмәттән сыгылып торсыннар.

Бәгърең исән булсын, ә кызларың

Кияүләрдән егылып уңсыннар!

1 нче алып баручы.

Үткәннәрең матур, киләчәкләр

Үткәннән дә матур булсыннар.

Таңнарың гел балкып торсыннар.

Озак яшә!

2 нче алып баручы. Кадерле кунаклар! Безнең кичәбез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.