Җиңел һәм йөк машиналарын чагыштырып тасвирлау

№ 212

(Өлкәннәр төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Наилә ЗАКИРОВА,

Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе

Бурычлар:

– балаларда бер-берсен бүлдермичә тыңлый белү, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү;

– балаларның тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;

– балаларны тәрбияче биргән план буенча чагыштырып тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтүне дәвам иттерү, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Сүзлек: йөк машинасы, җиңел машина.

Җиһазлар: аудиоязма: «Бу – безнең машина…” җыры өчен «Әпипә” көе, машиналар пазлы, руль, тәгәрмәч, гөлчәчәк, яшел туп рәсемнәре, светофор макеты, уенчык машиналар, светофор.

Эшчәнлек барышы

  1. Видеоязма куеп үтү.

Тәрбияче. Безгә ниндидер хат килгән. Шуны, балалар, зинһар, аңлатып бирегезче. (Мнемотаблицаны аңлату.)

  1. Фикер алышу.

Тәрбияче. Димәк, машиналар нинди ике төргә бүленәләр?

Балалар. Җиңел һәм йөк машиналарына.

Тәрбияче. Дөрес.

– Җиңел машина нәрсә өчен кирәк?

– Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк?

– Ә менә бу рәсемдәге йөк машинасының әрҗәсенә ни өчен утырып йөрергә ярамый дигән билге куелган?

– Сез җиңел машиналарның нинди маркаларын беләсез?

– Җинел машина нинди өлешләрдән тора?

Балалар. Кузов, төп өлеше, руль, тәгәрмәч, фаралар.

  1. «Бу – безнен машина…» дигән җыр-гимнастика башкару.

(Куллар белән күрсәтеп җырлыйбыз. Тәрбияче рәсемнәр күрсәтеп бара.)

Бу – безнең машина, аңа тәгәрмәч кирәк.

Әйе шул, шулай шул, аңа тәгәрмәч кирәк.

Бу – безнең машина, аңа яшел туп кирәк.

Юк шул, юк шул, ни сөйлисез?

Аңа туп та кирәкми.

Бу – безнең машина, аңа матур руль кирәк.

Әйе шул, шулай шул, аңа матур руль кирәк.

Бу – безнең машина, аңа гөлчәчәк  кирәк.

Юк шул, юк шул, ни сөйлисез? Аңа чәчәк кирәкми.

  1. Йөк машинасы һәм җиңел машина уенчыкларын аерым-аерым карау.

– Бу нәрсә?

– Нинди өлешләрдән тора?

– Нәрсәдән ясалган?

– Ни өчен кирәк?

  1. Чагыштырма тасвирлау хикәясе төзү.

Үрнәк. Бу – җиңел машина, ә бу – йөк машинасы. Җиңел машинаның яшел пластмасс кабинасы, дүрт кечкенә кара тәгәрмәчләре, пластмасстан ясалган утыргычлары бар.

Ә йөк машинасының зәңгәр пластмасс кабинасы, дүрт зур кара тәгәрмәче бар.

Йөк машинасы – йөкләр ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләрне йөртер өчен кирәк.

  1. Балалар эшчәнлеге. (Берничә бала сөйли.)
  2. «Машинаны тулысынча җый” дигән дидактик уен.

Төрле машина рәсемнәрен пазл итеп җыярга кирәк.

  1. «Машиналар һәм җәяүлеләр» дигән хәрәкәтле уены.

(Балалар машиналарга һәм җәяүлеләргә бүленә. Тәрбияче светофор белән хәрәкәтне көйли. Светофор машиналарга һәм җәяүлеләргә аерым сигналлар бирә.)

  1. Йомгаклау. Анализ ясау.

Тәрбияче. Балалар, сезгә безнең машиналар ошадымы? Ә кайсы машина күбрәк ошады? Җиңелме яисә йөк машинасым? Сез үзегезнең машиналар турында белемнәрегезне тагын да тулыландырысыз һәм алга таба да шундый кызыксынучан булып үсәрсез.