Җиңел һәм йөк машиналарын чагыштырып тасвирлау
№ 212
(Өлкәннәр төркемендәгеләр өчен шөгыль)
Наилә ЗАКИРОВА,
Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе
Бурычлар:
– балаларда бер-берсен бүлдермичә тыңлый белү, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү;
– балаларның тасвирлап сөйли белү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;
– балаларны тәрбияче биргән план буенча чагыштырып тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтүне дәвам иттерү, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.
Сүзлек: йөк машинасы, җиңел машина.
Җиһазлар: аудиоязма: «Бу – безнең машина…” җыры өчен «Әпипә” көе, машиналар пазлы, руль, тәгәрмәч, гөлчәчәк, яшел туп рәсемнәре, светофор макеты, уенчык машиналар, светофор.
Эшчәнлек барышы
- Видеоязма куеп үтү.
Тәрбияче. Безгә ниндидер хат килгән. Шуны, балалар, зинһар, аңлатып бирегезче. (Мнемотаблицаны аңлату.)
- Фикер алышу.
Тәрбияче. Димәк, машиналар нинди ике төргә бүленәләр?
Балалар. Җиңел һәм йөк машиналарына.
Тәрбияче. Дөрес.
– Җиңел машина нәрсә өчен кирәк?
– Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк?
– Ә менә бу рәсемдәге йөк машинасының әрҗәсенә ни өчен утырып йөрергә ярамый дигән билге куелган?
– Сез җиңел машиналарның нинди маркаларын беләсез?
– Җинел машина нинди өлешләрдән тора?
Балалар. Кузов, төп өлеше, руль, тәгәрмәч, фаралар.
- «Бу – безнен машина…» дигән җыр-гимнастика башкару.
(Куллар белән күрсәтеп җырлыйбыз. Тәрбияче рәсемнәр күрсәтеп бара.)
Бу – безнең машина, аңа тәгәрмәч кирәк.
Әйе шул, шулай шул, аңа тәгәрмәч кирәк.
Бу – безнең машина, аңа яшел туп кирәк.
Юк шул, юк шул, ни сөйлисез?
Аңа туп та кирәкми.
Бу – безнең машина, аңа матур руль кирәк.
Әйе шул, шулай шул, аңа матур руль кирәк.
Бу – безнең машина, аңа гөлчәчәк кирәк.
Юк шул, юк шул, ни сөйлисез? Аңа чәчәк кирәкми.
- Йөк машинасы һәм җиңел машина уенчыкларын аерым-аерым карау.
– Бу нәрсә?
– Нинди өлешләрдән тора?
– Нәрсәдән ясалган?
– Ни өчен кирәк?
- Чагыштырма тасвирлау хикәясе төзү.
Үрнәк. Бу – җиңел машина, ә бу – йөк машинасы. Җиңел машинаның яшел пластмасс кабинасы, дүрт кечкенә кара тәгәрмәчләре, пластмасстан ясалган утыргычлары бар.
Ә йөк машинасының зәңгәр пластмасс кабинасы, дүрт зур кара тәгәрмәче бар.
Йөк машинасы – йөкләр ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләрне йөртер өчен кирәк.
- Балалар эшчәнлеге. (Берничә бала сөйли.)
- «Машинаны тулысынча җый” дигән дидактик уен.
Төрле машина рәсемнәрен пазл итеп җыярга кирәк.
- «Машиналар һәм җәяүлеләр» дигән хәрәкәтле уены.
(Балалар машиналарга һәм җәяүлеләргә бүленә. Тәрбияче светофор белән хәрәкәтне көйли. Светофор машиналарга һәм җәяүлеләргә аерым сигналлар бирә.)
- Йомгаклау. Анализ ясау.
Тәрбияче. Балалар, сезгә безнең машиналар ошадымы? Ә кайсы машина күбрәк ошады? Җиңелме яисә йөк машинасым? Сез үзегезнең машиналар турында белемнәрегезне тагын да тулыландырысыз һәм алга таба да шундый кызыксынучан булып үсәрсез.