Зәкия Туфайлованың «Шофер булам» шигырен өйрәнү

(Икенче кечкенәләр төркемендә «Сөйләм үсеше» һәм «Сәнгати-эстетик үсеш» (кисеп ябыштыру) белем бирү өлкәләреннән интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге)

Миләүшә СИТДЫЙКОВА,

Арчадагы 11 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларны Зәкия Туфайлованың «Шофер булам» шигыренең эчтәлеге белән таныштыру;

– сөйләмне яңа сүзләр белән баету;

– тәрбияче күрсәтүенә һәм үрнәккә нигезләнеп, детальләрдән аппликация төзергә өйрәтү.

Бурычлар:

– балаларның кабул итүләрен, игътибарларын, конкрет-образлы фикерләүләрен, күзаллауларын үстерү;

– шофер һөнәренә карата кызыксыну уяту;

– диалогик сөйләм телен үстерү;

– яңа сүзләрне актив кулланылышка кертү;

– кәгазь һәм җилем белән эшләргә өйрәтүне дәвам иттерү, ябыштыру күнекмәләрен ныгыту;

түгәрәк, турыпочмаклык, квадрат төшенчәләрен, төсләрне тануны ныгыту;

– мөстәкыйльлек, матур итеп эшлисе килү теләге уяту;

– әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: сорауларга җавап бирә белү, кәгазь һәм җилем белән пөхтә, чиста эшли белү; физкултьминут ясаганда төп хәрәкәтләрне үти алу, уеннарда катнашуларына ирешү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып белү, музыка, физик тәрбия, сөйләм үстерү,  сәнгати-эстетик үсешләр.

Җиһазлау һәм материал:

  1. Керпе йомшак уенчыгы
  2. «Тыңла һәм нәрсә кычкыртканын әйт!» дигән музыкаль-ритмик пауза, «Автобуста» уеннары өчен компьютер, машина сигналы тавышы язылган аудиоязма.
  3. Машина ябыштыру (аппликацияләү) өчен: машина детальләре (турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат), ак кәгазь, карандаш-җилем, җилем сылаганда өстәлгә кую өчен махсус кәгазь аслык, машиналар өчен «асфальт юл» ( көрән төскә буялган А-1 форматлы кәгазь).
  4. Машина ясау эзлеклелеге күрсәтелгән технологик карта.
  5. Тылсымлы тартма һәм аңа салынган предметлар: Зәкия Туфайлова китабы, уенчык машина.
  6. Шигырь эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр: шофер рәсеме, машина йөртеп уйнаучы бала сурәтләнгән сюжетлы рәсем.

Алдан алып барылган эш: музыкаль-ритмик пауза «Автобуста», “Шофер булам” шигырен бер укучы бала яттан сөйләргә әзерләнә.

Шөгыль барышы

(Балалар ярымтүгәрәк рәвешендә тезелгән урындыкларда яки идәндә утыралар.)

  1. Мотивлаштыру-кызыксындыру өлеше
  2. «Исәнмесез!» күнегү уены.
  3. Сулыш-аваз гимнастикасы. «Машина кычкырткан тавыш» уены.

Тәрбияче. Балалар, шөгыльне сулыш-аваз гимнастикасыннан – «Машина кычкырткан тавыш» уены белән дәвам итик.

– Борын белән тирән итеп сулыш алабыз, сулышны бераз тоткарлап, «би-и-и-и-и-и-и-и-и-п» авазлар тезмәсен әйтеп, озаклап чыгарабыз. Сулыш алу кыскарак, сулышны тоткарлап тору, сулышны чыгару озаграк.

  1. Сюрприз алымы.

(Керпе килә.)

Керпе. Исәнмесез, балалар. Сез машина йөртергә телисез бугай, әйеме? (Әйе.) Менә бу тылсымлы тартмада нәрсә барын беләсегез киләме? Анда бик матур китап бар. (Күрсәтә.) Бу китапны балалар язучысы Зәкия Туфайлова язган. Андаа матур шигырьләр бик күп. Бүген мин сезгә бу китаптан “Шофер булам” шигырен укырга тәкъдим итәм.

  1. Төп өлеш

(Зәкия Туфайлованың «Шофер булам» шигырен уку.)

Тәрбияче. Рәхмәт, Керпе. Балалар, шигырьне укыйбызмы? (Тәрбияче шигырьне укый.)

Мин дә, әтием шикелле,

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөртер идем.

(Сорауларга җавап бирү (диалог төзү). Машина йөртеп уйнаучы бала сурәтләнгән сюжетлы рәсем күрсәтелә.)

Тәрбияче. Балалар, сезгә шигырь ошадымы?

– Бу шигырь кем турында булды? (Бер малай турында.)

– Шигырьдә бала кем булырга хыяллана? (Шофер булырга хыяллана.)

– Кайчан шофер булам ди ул? (Үскәч.)

– Шофер булгач, нәрсә йөртәм, ди? (Машина.)

– Урамдагы балаларны нишләтәм, ди? (Утыртып йөртәм, ди.)

  1. Физкульминут «Шофер булам».

Без бит әле кечкенә, (чүгәлиләр)

Тизрәк үсәсе килә. (аяк очларында басып, кулларын өскә күтәрәләр)

Үсеп җиткәч юлларда,

Зур урамнар буенча

Йөрербез машинада. (рульне боралар)

  1. Сүзлек эше.

Керпе. Балалар, тылсымлы тартмада тагын бер предмет бар. Нәрсә икәнен белергә телисезме? (Машинаны алып күрсәтә.)

– Бу нәрсә? (Машина) 

– Машина кайда йөри? (Юлда)

– Балалар ишетәсезме?

«Тыңла һәм нәрсә кычкыртканын әйт!» уены

(Аудиоязмада машина сигналы тавышы яңгырый.)

– Бу нәрсә тавышы? (Машина тавышы)

– Машинаны кем йөртә? (Шофер йөртә.) (Шофер рәсеме күрсәтелә.)

– Балалар, кем соң ул шофер? (Шофер – ул машина йөртүче.)

Ә хәзер Зәкия Туфайлованың «Шофер булам» шигырен безгә … сөйләп күрсәтер. (Бала, зур машина эченә кереп утырып, шигырьне сөйли.)

  1. Музыкаль-ритмик пауза.

(«Автобуста» җырының сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау.)

  1. Бармакларга гимнастика. «Машина» уены.

Керпе. Балалар, минем машинама үзенә генә күңелсез. Аңа дуслар кирәк. Минем машинама дуслар табарга булышыгыз әле, зинһар.

Тәрбияче. Балалар, Керпегә булышабызмы?

– Әйдәгез, балалар, бармаклардан машина төзеп карыйбыз. Учларны, бармакларны менә шулай кушып куегыз. (Тәрбияче күрсәтә.) Менә машиналар ничек матур итеп йөриләр. Керпекәй, синең машинаңа никадәр дуслар табылды!

Керпе. Балалар, бу машиналар миңа бик ошады, рәхмәт сезгә.

Тәрбияче. Керпекәй, без башка төрле машиналар да ясый беләбез. Шулай бит, балалар. Кәгазьдән ябыштырып машина ясарга телисезме?

  1. Машина аппликацияләү.

Тәрбияче. Балалар, өстәл артына рәхим итегез. Өстәл өстендә ак кәгазь һәм машинаның детальләре – фигуралар ята. Шул фигуралардан ак кәгазь өстендә машина төзеп куегыз әле. (Балаларга булыша.)

– Бу нәрсә? (Машина.) Балалар, машина нинди фигуралардан төзелгән? Бу нинди фигура? Ул нинди төстә? һ.б. сораулар.

Кагыйдәләрне искә төшерү

Тәрбияче. Җилем һәм төсле кәгазь белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерик әле.

– Махсус кәгазь өстендә җилем сылыйбыз.

– Пөхтә итеп кәгазьгә ябыштырабыз.

Технологик карта буенча аппликация эзлеклелеген сөйләү

Тәрбияче. Балалар, иң элек кайсы фигураны ябыштырырга кирәк? (Турыпочмаклыкны.) Аны кая ябыштырабыз? (Ак кәгазьнең аскы өлешенә ябыштырабыз.) Аннары нәрсәне ябыштырабыз? Аны кая ябыштырабыз? һ.б.

Мөстәкыйль эш (тәрбияче күзәтүе һәм ярдәме астында).

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, турыпочмаклыкны алабыз, аның бер ягына җилем сылыйбыз, җилемле ягы белән ак кәгазьгә ябыштырабыз. Икенче детальгә җилем сылыйбыз һәм ябыштырабыз.

– Балалар, бер-берегезнең машиналарын карагыз да янәшәгездә утырган дустыгызның эшен мактагыз әле. (Синең машинаң матур булган. Матур ясагансың һ.б.) Барыгыз да бик матур, пөхтә, дөрес эшләдегез.

– Әйдәгез, машиналарны юлга җибәрик.

– Хәзер юлда машиналар бик күп. Юл һәлакәте булмасын өчен шоферга игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә кирәк. Юлда йөрүчеләрнең һәрберсенә имин юллар телик. Барлык юлчылар да барасы җирләренә исән-сау барып җитсеннәр, исән-имин әйләнеп кайтсыннар. (Алдан әзәрләп куелган “юл”га эшләрен ябыштыралар.)

Керпе. Балалар, сез ясаган машиналар миңа бик ошый. Үзегезгә ошыймы соң? Миңа булышканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Менә минем машинам никадәр дуслар тапты.

III. Рефлексия

  1. Йомгаклау.

Тәрбияче. Балалар, без кем турында шигырь укыдык? (Бер малай турында.) Ул кем булырга хыяллана? (Шофер.) Шофер нәрсә йөртә? (Машина.) Шигырьне кем язган? (Зәкия Туфайлова.) Без нәрсә ясадык? (Машина.)

  1. Машинага утырып китү.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, Керпекәйне да үзебез белән алып, машинага утырып китик. Менә, балалар, безнең хыялыбыз чынга ашты. (Машинага бер бала керә, ә калганнары берсе арты берсе тезелеп басалар.)