«Юл йөрү кагыйдәләре иле»нә сәяхәт

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен дәрес-уен)

Илгизә ХӘКИМОВА, ҖәүҺәрия ҖАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы Яңа Тинчәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары

Максат. Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү; машина йөртүче һөнәренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Яшел, кызыл төстәге күрсәткечләр, уенчык машиналар, темага карата балаларның рәсемнәре, ЮХИДИ хезмәткәре булып киенгән укучы, шарлар, юл билгеләре төшерелгән карточкалар, фишкалар, плакатлар.

Дәрес барышы

I. Кереш

(Укучылар, 2 командага бүленеп, эскәмияләргә утыралар.)

Укытучы. Укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Сез ризамы? Алайса, кузгалдык!

Ә нәрсәгә утырып барабыз соң? Моның өчен түбәндәге табышмакның җавабын белергә кирәк:

Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы. Ул нәрсә?

Укучылар. Трамвай. (Алар трамвайга утыру өчен сорауларга җавап бирәләр.) Трамвайны кайдан алабыз соң? Без аны үзебез ясыйбыз. Трамвайның төп өлеше – звонок. Барысы да безнең килгәнне белсеннәр, юл бирсеннәр өчен кирәк ул. Ул менә болай чылтырый: зиң-зиң-зиң! (Укучылар укытучыар артыннан кабатлыйлар.)

Тагын трамвайга тукталышларда чыгарга һәм керергә ишекләр кирәк. Ишекләр ачылганда без уңга бөгеләбез, тавыш белән булышабыз: ш-ш-ш (Кабатлап карыйбыз.) Трамвайда билетларсыз йөрергә ярамый. Әйдәгез, билетларны компостерда тишәбез. (Кул чабу.)

Укучылар, без тәгәрмәчләр турында бөтенләй оныттык. Хәтта әкияттәге трамвайлар да тәгәрмәчсез йөрми. Тәгәрмәчләр менә болай тавыш чыгара. (Аяк тыпырдату.)

II. Төп өлеш

Укучылар, без транспортта үз-үзенне тоту кагыйдәсен искә төшермичә юлга кузгала алмыйбыз.

Танспортта утырып барганда без үзебезне ничек тотарга тиеш? Шушы кагыйдәләрне искә төшерәбез. Искә төшерү өчен «Светофор» уенын уйнап алабыз.

«Светофор» уены.

(Уенчыларның һәрберсенә кызыл һәм яшел төстәге күрсәткечләр бирелә. Укытучы кагыйдәләрне укый. Командалар чиратлашып җавап бирә. Команда уенчылары «ярый» дигән җавапларга – яшел күрсәткечне, «ярамый» дигән җавапка кызыл күрсәткечне күтәрергә тиешләр. Дөрес җавапларга фишкалар бирелә.)

*Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга … (Кызыл)

*Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга … (Кызыл)

*Транспорт утыргычының тоткаларына тотынып барырга … (Яшел)

*Транспортта этешергә, төртешергә … (Кызыл)

*Алгы утыргычларны өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга калдырырга … (Яшел)

*Кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга … (Кызыл)

*Алдагы ишекләрдән өлкәннәргә, инвалидларга, балалы пассажирларга керергә, ә арткы ишектән калганнарга керергә … (Яшел)

*Салонны чүпләргә … (Кызыл)

*Билетлар алырга … (Яшел)

Укытучы. Афәрин, укучылар! Юлга кузгалдык! Ишекләр ябыла! Сак булыгыз! Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! Ишекләрачыла!

«Паровоз тукталышы».

(Ике команда да тезелеп баса. Беренче уенчылар, катлаулы булмаган юл кагыйдәләрен үтәп, вагоннарны бер-берсенә тагылдыралар, аңа икенче уенчы «тагыла». Алар әйләнеп килгәч, 3 нче, 4 нче һ.б. уенчылар кушылып, урап киләләр. Җиңүче итеп, тулы составта, бер-берсенә тотынган килеш финишка беренче килгән команда җиңүче дип табыла.)

Укытучы. Трамвайга керәбез, утырабыз. Ишекләр ябыла. Билетлар алабыз. Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! Туктагыз! – ни булды? Алда күпер ватылган, без бара алмыйбыз. Безгә аны төзәтергә кирәк. 1 нче команда чүкеч белән эшләүчеләр була: тук-тук-тук, бер! (Балалар кагу хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр.) 2 нче команда балта осталары була. Тюк-тюк-тюк, ике! (Чабу хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр.) Ике команда бергә: Выж-выж-выж! өч! (Кисү хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр.)

Бергә. Үт! Юл төзек ич! Нишләптер акрын эшлибез! (Темпны арттырып, хәрәкәтләрне ясап, сүзләрне әйтәләр:

 Тук-тук-тук-бер!

Тюк-тюк-тюк-ике!

Выж-выж-выж-өч!

Үт! Юл төзек ич!

Юлны дәвам итәр өчен «Ярый-ярамый!» уенын уйнап алырбыз. (Сораулар командаларга чиратлаштырып бирелә. Җаваплар, «ярый», «ярамый» дип, хор белән әйтелә.)

*Күпердә уйнарга … (ярамый).

*Светофорның яшел уты янганда юлны аркылы чыгарга … (ярый).

*Юлны җир асты юлы аша чыгарга … (ярый).

*Велосипедта рульне җибәреп йөрергә … (ярамый).

*Өлкәннәргә юл аркылы чыгарга булышырга … (ярый).

*Юлдан барган машина артына ябышып барырга … (ярамый).

*Светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгарга … (ярамый).

*Машиналар юлында уйнарга … (ярамый).

*Машиналар юлын зебра аша чыгарга … (ярый).

*14 яшьтән велосипедта йөрергә … (ярый).

Укытучы. Булдырдыгыз, афәрин! (Дөрес җаваплар өчен фишкалар бирелә.) Юлыбызны дәвам иттерсәк тә ярый. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана.)

«Машина йөртүче» тукталышы.

«Иң яхшы шофер» уены.

Команда уенчыларына бауга тагылган машиналарны каршылыклар аша тизрәк, төгәлрәк, юл фаҗигасе ясамыйча йөртеп кире әйләнеп кайтырга кирәк. (Җиңүчеләргә фишкалар бирелә.)

Укытучы. Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана.)

«Автомобиль» тукталышы.

Укытучы. Сез нинди автомобиль маркалары беләсез? (Күбрәк әйткән команда җиңүче була.) Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана.)

«Хат» тукталышы.

«Серле хат» уены.

Укытучы. Менә сезгә плакат-хат. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән?

I командага («с» хәрефеннән башлап укырга).

КУСВЕОЛТОКНФОРАНЫ РОХӨРСВМӘТ ВЫИТ! (Светофорны хөрмәт ит!)

II командага («ю» хәрефеннән башлап укырга).

ПРЮЛ РАКАСҖГЫЙТУДӘИТСЕН ВЫБЕЛ! (Юл кагыйдәсен бел!)

Укытучы. Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана.)

«Юл билгеләре» тукталышы.

Капитаннар арасында «Мозаика» дигән уен:

Укытучы. Минем кулда юл билгеләре төшерелгән мозаика. Мин команда биргәч, капитаннар мозаиканы җыя башлыйлар. (Җиңүчегә фишка бирелә.)

Ә хәзер командалар өчен «Парын тап!» дигән уен.

Минем кулдагы карточкаларга һәр командага 8 әр юл билгесе ясалган.

Унар карточкага юл билгеләренең исемнәре язылган. Юл билгесенә аның парын, юл билгесенең дөрес исеме язылган карточканы табыгыз. (Карточкалар бирелә. Дөрес җавапларга карточкалар бирелә.)

Укытучы. Бик яхшы! Юл билгеләре турындагы белемнәрне кабатладык, юлыбызны дәвам итсәк тә ярый. Юлга! Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана.)

«Юл чаты» тукталышы.

«Юл чаты хуҗасы» уены.

Һәр командадан бишәр кеше чыгып, түгәрәккә баса. Кулларында кабартылган өч төстәге (кызыл, сары, яшел) шарлар.
(ЮХИДИ хезмәткәре ролен өлкән сыйныф укучысы башкара.)

ЮХИДИ хезмәткәре.

Мин – ЮХИДИ хезмәткәре –

Юлларда сакта торам.

Юлларда сез йөрегез,

Һәрвакыт исән-имин!

Кадерле укучылар! Минем кулымдагы таякның исеме … (укучыларның җавабын көтә).

Укучылар. Жезл!

ЮХИДИ хезмәткәре. Дөрес! Мин хәрәкәтләр белән сөйләшәм. Җәяүлеләр өчен минем сигналларым бик аз. Минем хәрәкәтләрне сез шарлар белән күрсәтегез. (ЮХИДИ хезмәткәре укучыларга йөзе белән, кулларын аска төшереп карап баса.)

Укытучы. Укучылар, ЮХИДИ хезмәткәренең торышы светофорның нинди төсенә туры килә, юлны аркылы чыгарга ярыймы? Шул төстәге шарларны күрсәтегез. (Укучылар кызыл шарны күтәрергә тиеш, кем ялгыша, шул уеннан чыга.)

(ЮХИДИ хезмәткәре уенчыларга йөзе белән карап, жезл тоткан кулын өскә күтәреп баса.)

Укытучы. Укучылар, бу хәрәкәт светофорның нинди төсенә туры килә? Юлны аркылы чыгарга ярыймы? (Уенчылар сары төстәге шарларны күтәрергә тиеш. Юлны аркылы чыгарга ярамый. Кем ялгыша, шул уеннан чыгарыла.)

(ЮХИДИ хезмәткәре уенчыларга яны белән борылып баса һәм жезл тоткан кулын аска төшерә (яки кулларын як-якка суза.)

Укытучы. Укучылар, ЮХИДИ хезмәткәренең торышы светофорның нинди төсенә туры килә? Бу очракта юлны аркылы чыгарга ярыймы? Шул төстәге шарларны күрсәтегез. (Укучылар яшел шарны күтәрергә тиеш, кем ялгыша, шул уеннан чыгарыла. Кайсы команданың уенчылары күбрәк кала, шул командага фишка бирелә.)

III. Йомгаклау өлеше

(Командалар арасында җиңүче билгеләнә.)

Укытучы. Менә шуның белән уен-сәяхәтебез тәмам.

Гел-гел уңсын юлыгыз,

Бәла-каза булмасын!

Өйрәнегез ныгытып

Юл йөрү кагыйдәсен!