«Ярый һәм ярамый»

№70

(Сыйныф сәгате)

Фәнзилә НАСЫЙБУЛЛИНА

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Җиһазлау. Тактага «ярый һәм ярамый» сүзләре; аналарга багышлап төзелгән стенд; Г.Тукай, Дәрдемәнд портретлары эленә. Г.Тукайның «Сабыйга», «Бала белән Күбәләк» (1996) китаплары.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә! Менә без сезнең белән сыйныф сәгатенә җыелдык. Хәзер теләгән кеше өстәл өстенә, теләгән кеше тәрәзә төбенә менеп утырсын да дәресне башлыйбыз.

Нигә аптырашып калдыгыз?

Укучылар. Өстәл өстенә дә, тәрәзә төбенә дә утырырга ярамый.

Укытучы. Ә кайда ярый?

Укучылар. Утырыр өчен урындык бар бит.

Укытучы. Шулаймыни? Алайса урындыкларга утырыгыз да сөйләшүне дәвам итәрбез. Сез: «Өстәл өстенә утырырга ярамый», – дидегез. Ни өчен?

Укучылар. Өстәл – ашау урыны. Өстәл әйберләр кую, язу, дәрес әзерләү өчен кирәк.

Укытучы. Балалар, сез чит ил фильмнарын карыйсыз инде. Аларда менә шундый күренеш очрый: каяндыр арып-талып кайтып кергән әфәнделәр, ханым һәм туташлар да кәнәфигә яки диванга килеп утыралар да, аякларын өстәлгә күтәреп куеп, башны артка ташлап, ял итәләр. Сез ничек уйлыйсыз? Болай эшләү әйбәтме? (Укучылар фикере тыңлана.)

Укытучы. Әйе, безнең татар халкында, шулай ук рус, чуваш, башкортларда һ. б. халыкларда мондый гадәт юк. Без өстәлне ризык кую, ашау урыны дип беләбез. Ә ризык – иң изге, олуг нәрсәләрнең берсе. Аны таптарга, аяк астына салырга ярамый. Чит ил кешеләре, иң беренче чиратта, сәламәтлекне саклауга нык игътибар итсә (аякны югары куйсаң, ул ял итә, кан йөреше яхшыра), безнең халык исә әхлак, әдәп мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Мондый ямьсез күренешләрне киноларда күрсәтәләр дип, зыялылык сыйфаты дип аңлап, без алай кыланырга тиеш түгел. Һәр халыкның үзенең яшәү кагыйдәләре, үз гореф-гадәте бар.

Ә нигә тәрәзә төбенә утырырга ярамый?

Укучылар. Тәрәзә төбе тәрәзә өлгесен урнаштыру һәм гөлләр үстерү өчен бит.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Бәләкәй чакта без тәрәзә төбенә утырырга ярата идек. Авыл өенең тәрәзәсе тәбәнәк. Утырасың аягыңны селкеп, рәхәт. Менә шундый чагыңны күргән әби-бабай болай әйтә торган иде: «Балакаем, тәрәзә төбенә утырырга ярамый. Үсмәссең!». Ә бәләкәй чакта иң курыккан нәрсә – үсми калу. Менә шуңа күрә без тәрәзә төбенә утырырга тырышмый идек. Димәк, тәрәзә төбенә утырган бала үсми дә кала икән әле. Шулай итеп, без бүген, укучылар, нинди темага сөйләшергә җыелдык инде?

Укучылар. «Ярый һәм ярамый» темасына.

Укытучы. Мин бер төркемгә – «Нәрсә ярый?», икенче төркемгә «Нәрсә ярамый?» сорауларына җаваплар әзерләп килергә кушкан идем. Әзерләндегезме? Әйдәгез әле, «Ярый»дан башлыйк.

(Җаваплар, фикерләр тыңлана.)

Укытучы. Укучылар, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай да бик матур итеп бер «ярый» турында язган. Нинди шигырь икән ул? Исегезгә төшерегез әле.

Укучылар. «Эш беткәч, уйнарга ярый».

Укытучы. Ни турында әле бу шигырь?

Укучы.

Бик матур бер җәйге көн:

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

Аны үз янына Кояш, Сандугач, Алмагач чакыра. Ә сабый аларга: «Уйнасам, дәресем кала. Эш беткәч кенә уйнарга ярый», – дип җавап бирә. Дәресләрен карап бетергәч, ул бакчага чыга. Үз сүзендә тора белгәне, акыллы булганы өчен Кояш аңа җылы нурын сибә, Сандугач матур җыр суза, Алмагач матур, кызыл алмалар бүләк итә.

Укытучы. Ә сез, укучылар, ничек эшлисез? Эш беткәч, уйныйсызмы, әллә уйнап туйгач кына эшкә тотынасызмы? (Җаваплар тыңлана.)

Ә хәзер «ярамый»га күчәбез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, укытучы кайберләренә бераз игътибар юнәлтеп ала. Мәсәлән, агачларны сындырырга, чәчәкләрне өзәргә, үләннәрне йолкырга ярамый. Әби-бабайлар элегрәк: «Агач, чәчәкләрнең, үләннәрнең дә җаны бар. Аларны өзмәгез, сындырмагыз, алар сезгә рәнҗерләр. Ташларның да җаны бар», – диләр иде. Яки: «Үлән, үсемлекләр – җирнең чәче. Үлән йолкыганчы, чәчеңне йолкып кара. Авыртырмы икән?»

Мәктәптә сугышырга ярамый. Ә башка җирдә ярыймы? һ. б.)

Укытучы. Ә ата-ананы рәнҗетергә ярыймы?

Укучылар. Юк, ярамый.

Укытучы. Ә ни өчен ярамый?

Укучылар. Чөнки ата-ана безгә гомер биргән, безне яраткан, безне киендергән, ашаткан, безнең өчен кайгырып яшәгән иң, иң изге кешеләр.

Укытучы. Әйе, укучылар, ата-аналарны бервакытта да рәнҗетмәгез. Ананың «аһ» дип әйтүе дә балага рәнҗеш булып төшәр, дигәннәр. Ана рәнҗешен, ана каргышын алган балалар беркайчан да рәхәт күрмәгәннәр. Шуннан сакланыгыз. Шагыйрь Дәрдемәнднең дүрт кенә юллык менә мондый шигыре бар. Ул «Нәсихәт» дип атала. («Нәсихәт» сүзенең мәгънәсе аңлатыла.)

Гәрчә күрсәң ата-анаңнан җәфалар күп заман,

Син җәфа итмә аларга, бәлки хөрмәт ит, и угълан!

Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,

Син дә угъланыңнан алырсың аны, әлбәттә, и угълан.

Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы. Укучылар, «ярый»ларны күбрәк эшләп, «ярамый»лардан тыелып яшәсәгез, тәүфыйклы, бәхетле булырсыз. «Тәүфыйгыгыз булса, бәхетегез булыр», – диләр әбиләр. Менә шул турыда бөек Тукаебыз «Бәхетле бала» шигырен язган. (Бу шигырьне бер укучы укый.)

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгалимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң, сулга;

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

Укытучы. Бәхетле булыгыз, укучылар. Барыгызга да бәхетле булырга язсын!