Волейбол уены кодексы

Волейбол уены кодексы

 

Гөлүсә ХӘЛИЛОВА,

Балык Бистәсендәге «Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге методисты

 

Волейбол уенының техник алымнарын һәм тактик гамәлләрен үзләштерүгә керешкәнче, сезгә, укучыларыбыз, аның кагыйдәләрен яхшы өйрәнергә кирәк, аларның кагыйдәләре турында сөйләрбез.

Челтәр белән ике тигез өлешкә бүленгән 18х9 м зурлыктагы волейбол мәйданчыгында (Рәс.1) 6 кешелек 2 команда ярыша. Бу –  төп уенчылар. Командада тагын алты запас уенчы булырга мөмкин. Уенчылар тупның үз мәйданчыгына төшүенә юл куймаска тиеш, ә аны челтәр аша көндәш ягына  атырга  омтыла.

Төрле яшьтәге малайлар, егетләр һәм кызлар өчен челтәр (сетка) төрле  биеклектә урнаштырыла: 14 яшькә кадәрге малайларга – 2,20 м, 16яшькә  кадәр  – 2,35 м, 18 яшькә  кадәр – 2,43 м;

14 яшькә кадәрге кызларга  – 2,10 м, 16 яшькә кадәр – 2,20 м, 18 яшькә кадәр   – 2,24 м.

Уен өч яки биш партиядән тора, һәр исәптә 15 очкога кадәр алып барыла. Өч партиянең икесен яки биш партиянең өчесен откан команда җиңүче була. Әгәр беренче  партияне бер команда, икенчесен икенче команда отса, алар өченче хәлиткеч партия  үткәрә. Биш партиядән уйнаганда да шундый ук шартлар. Һәр партиядән соң командалар мәйданчыклар белән алышына.

Мәйданчыкта болай урнашалар: өч уенчы челтәр янындагы алгы сызыкта урын ала, калганнары арткы сызыкта, ләкин бөтен мәйданчыкны контрольдә тотарлык итеп. Алгы сызыкта торучы волейболчылар тупны кабул итүдә һәм тапшыруда катнашалар, һөҗүм итәләр, блоклыйлар, бер-берсен иминиятләштерәләр. Арткы линия уенчылары туп бирә, тупны кабул итә һәм тапшыра, ләкин һөҗүм һәм блоклау өчен алгы сызыкка чыгарга хокуклары юк.

Уен бер команданың туп бирүеннән башлана. Беренче бирүгә хокук жирәбә белән билгеләнә, аны хөкемдар  команда капитаннары белән үткәрә. Жирәбә откан команданың капитаны мәйданчык сайлау яки беренче тупны бирергә хокук ала.

Команда уенчылары мәйданчыкта урын алгач, хөкемдар уенны  башларга сигнал бирә. Тупны ату (тапшыру) дөрес санала, әгәр ул билгеләнгән урыннан – тапшыру мәйданыннан башкарылса, өскә ыргытылган тупка сугу кыска кагылу белән башкарыла һәм туп челтәрнең уен өлеше өстеннән аңа тимичә узса. Бирүгә 5 секундтан да артык вакыт бирелми. Бер уенчы аның командасы хата ясаганчыга кадәр уен уйнала. Әгәр шулай булган икән, туп көндәшкә тапшырыла. Бу очракта тапшыруны кире кайтарган команда уенчыларны зонадан зонага сәгать угы буенча күчерә.

Мәйданчыкта алты зона бар (Рәс.2) Тапшыру хокукын чираттагы откан очракта команда яңадан күчүне башкара. Шул рәвешле, бирүне инде башка уенчы башкара. Һәр команда, тупны көндәшенең бирүеннән алып, өч чиратлашып кагылырга хокуклы. Шул ук вакытта туп уйнатуда өч яки ике уенчы катнаша ала. Мәсәлән, әгәр берсе тупны кабул итеп, аны командадагы иптәшенә тапшырса, ул тупны көндәш ягына тапшыру өчен тагын бер кагылырга хокуклы. Әгәр туп тапшыруны кабул иткәннән соң челтәргә очса, бу очракта кабул итүче команданың тагын ике кагылуга хокукы кала. Әгәр бер команданың ике уенчысы бервакытта тупка кагылса, ике кагылу исәпләнә, әгәр туп челтәр өстендә төрле командалар уенчыларының куллары арасында тоткарланса, уен туктатыла. Бәхәсле уен булганда туп ату өчен кабат уйнарга  бирәләр.

Арткы сызык уенчылары тупны һөҗүм мәйданыннан (алгы сызыктан) көндәш ягына ул челтәрнең өске кырыеннан түбәнрәк булганда гына юнәлтә алалар.

Туп ятьмәдәге чикләү тасмалары артыннан очып узган очракта уеннан чыккан дип санала, алар ян сызыклары проекциясе өстендә беркетелә – уен кыры мәйданына керә.

Команда тупны бирүгә хокукын югалта яки көндәшкә очко языла, әгәр дә:

–  туп үз мәйданчыгына төшсә;

– команда тупка рәттән өч тапкыр кагылса (әгәр блок вакытында тупка кагылу булса, командага тагын өч кагылу рөхсәт ителә);

– туп ыргытканда яки тоткарланганда;

–туп уенчының билдән түбән гәүдәсенә тисә;

– уенчы челтәргә яки антенналарга кагыла  (алар челтәр өстендә чикләү тасмаларының дәвамы буларак урнаштырыла);

– уенчы тупка рәттән ике тапкыр орынса (искәрмә: уенчы, әгәр ул блокта катнашса, тупка кабат орынырга хокуклы);

–  уенчының аягы (аяклары) тулысынча көндәш мәйданчыгы ягында торса;

–  уенчы  һөҗүмне көндәш ягында ясаса;

– арткы линия уенчысы блоклауда катнашса һәм тупка кагылса;

команда тапшыру вакытында урнаштыруны (уенчыларны мәйданчыкта урнаштыру тәртибен) бозса;

– уенчы тупка сугу вакытында командадагы уенчы ярдәменнән файдаланса;

– уенчы шәхси кисәтү алса;

– уенчы көндәш ягында булганда тупка яки капма-каршы команда уенчысына кагылса;

– уенны аңлы рәвештә озакка сузганда;

–  уенчыны алыштыру дөрес булмаганда;

– икенче тәнәфескә 30 секундтан артык ял бирелә;

– команда ял итү өчен ике тәнәфестән файдаланганнан соң, уенчыны алмаштыру тоткарланса;

– уенчы хөкемдар рөхсәтеннән башка уендагы тәнәфесләр вакытында мәйданчыктан китсә (партияләр арасындагы тәнәфесне төшереп калдыру);

– уенчылар көндәшенә комачаулау өчен аяклары белән җиргә дөбердәсәләр, башка начар гамәлләр кылсалар;

– блоклау кагыйдәләре бозылса, уенчы блоклау вакытында тупка һөҗүмчегә караганда иртәрәк кагылганда.

          Күрсәтелгән очраклардан тыш, команда тупны бирүгә өстенлеген югалта, әгәр:

–  туп бирү мәйданнан башкарылмаганда;

–   тупка сугу вакытында аны бирүче уенчы уң сызыкка яки мәйданчыкка басса;

– туп бирүче команданың башка уенчысы кагылганнан соң көндәш ягына очса;

– тапшыру кулдан башкарылганда;

– уенчылар кулларын болгасалар, сикерсәләр яки үз бирүчесенең гамәлләрен каплау ниятеннән  төркем хасил итсәләр.

Әгәр командаларның берсе 15 очконы 2 очкодан да ким булмаган өстенлек белән җыйса, партия җиңгән дип санала. Уен 14:14 исәбе белән тәмамланса, ярыш командаларның берсе 2 очко өстенлеккә ирешкәнчегә кадәр  дәвам итә. (16:14, 17:15, 18:16 һ. б.).

Команда һәр партиядә 30 секундлык ике тәнәфес ясарга хокуклы (ике тәнәфесне бер итеп рәттән кулланырга мөмкин), уенчыларны алмаштыру рөхсәт ителә, ләкин һәр партиядә алтыдан артык түгел. Уенчыларны һәр партиядә алтыдан артып китмәгән күләмдә алыштыру рөхсәт ителә. Әмма алмаштырганнан соң команда шул ук уенчыны, бер туп булса да уйнатмый торып, башкасы белән алыштыра алмый.

Партияне башлаган теләсә кайсы уенчы бер тапкыр запас уенчыга алыштырылырга һәм шул ук партиядә уенга кайтырга хокуклы. Алмаштыруда катнашкан запас уенчы, үз командасындагы  теге яки бу уенчы имгәнү аркасында команда тулы составта калмаган очракта гына,  әлеге партиядәге уенга кире кайта ала.

Волейболчылар пөхтә һәм бертөрле формада булырга тиеш. Аяк киемнәре үкчәле булырга тиеш түгел. (Хөкемдар рөхсәте белән аяк киеменнән башка уйнарга мөмкин.) Уенчыларга үзләренә зыян сала торган башлы энәләр, беләзекләр, чылбырлар куллану тыела. Футболкаларга 1 дән 99 га кадәр номерлар төшерәләр, әмма командада бер үк номерлы уенчылар булырга тиеш түгел.

 Уен вакытында хөкемдарга команда капитаны гына мөрәҗәгать итә ала, уенчыларга андый хокуклар бирелми. Капитан судьяларның карарына дәгъва белдерә, аның аша көндәшләре адресына кисәтүләр ясый ала.

Волейбол кодексының таләпләре буенча, уенчы ярыш кагыйдәләрен яхшы белергә, аларны төгәл сакларга һәм үз-үзен тоту нормаларын үтәргә тиеш.

Мондый эпизодны мисалга китерик:

Сез тупны ыргытасыз, ләкин торышыгызның, тәнегезнең туп кертү өчен уңайсыз икәнен сизәсез. Һәм сез тупны кабат ыргытмакчы буласыз. Шул вакытта хөкемдар сыбызгы сызгырта,  ишарә белән тупны көндәшләреңә бирергә куша. Аңа каршы килмәгез, судья хаклы. Тупка идәнгә (җиргә) сикертеп алырга, аннары башка уенчыга тапшырырга кирәк. Шуны да исегездә тотыгыз: тупны бирүгә нибары 5 секунд вакыт каралган. Шул вакытта сез туп бирү хәрәкәтен берничә тапкыр кабатлый аласыз.

Яңа уенчылар тупны биргәндә, башка хаталар да ясыйлар: тупны кулдан (өскә чөймичә) ыргыталар.

Шуны да истә тотарга кирәк: зонадан зонага күчүне сәгать угы буенча, ягъни түгәрәк буенча башкарырга кирәк (Рәс.2): 1 зонадан 6 зонага, аннары 5 зонага һәм алга таба эзлекле рәвештә 4,3,2 зонага һәм яңадан 1 зонага (тапшыру өчен).

Белгәнегезчә, волейболда тупка өч тапкыр кагылу рөхсәт ителә. Шуңа күрә әгәр беренче икенче кагылудан соң туп челтәргә бара икән, уенны туктатмагыз – тупны көндәшләр ягына кыю күчерегез. Шул ук вакытта онытмагыз, әгәр бер команданың ике уенчысы бер үк вакытта тупка кагылса, алар инде һөҗүмне башкарырга хокуклы түгел (искәрмә –блоклаудан соң).

Блок бик мөһим, ләкин катлаулы техник алым. Шуңа күрә блокта һәрвакытта да яңа кешеләр генә дөрес эшләми. Хәтта разрядлы волейболчылар да, кагыйдәләрнең кулларны челтәр аша күчереп блокка куярга рөхсәт итүен белеп, көндәш команданың һөҗүмчесенә караганда, чит якта тупка иртәрәк кагылалар. Бу дөрес түгел. Хөкемдар һичшиксез хатаны теркәячәк һәм тупны көндәшеңә тапшырачак.

Кагыйдәләрне начар белүче волейболчылар кайчак көндәш ягындагы тупка һөҗүм итүченең сугуы турында бәхәсләшәләр. Кайберәүләр, әгәр туп челтәр аша очып китсә, аның артыннан сугарга мөмкин, дип уйлый. Бу уңайдан кагыйдәләр катгый: команда тупны бирүгә хокукын югалта, йә булмаса көндәшеләренә очко языла. Димәк, тупның кайдан очуы һәм ятьмәне күпмегә узуы мөһим түгел.