Виолончель сыйныфында балаларга белем бирүнең инновацион алымнары һәм рәвешләре
Наилә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Казандагы
15 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы
Хәзерге дөньяда, Россия җәмгыятенең үсешендә кеше тормышының барлык өлкәләрендә дә: социаль-көнкүреш, фәнни-техник, мәдәни өлкәләрдә төп үзгәрешләр бара. Мәгарифне модернизацияләү процессында педагогик эшчәнлек өлкәсендә сыйфатлы яңа ихтыяҗлар алга куела, анда үзгәрешләргә тиз җавап бирә алырлык педагог таләп ителә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, үсеш традицион системага билгеле бер яңалыклар кертү исәбенә бара. Инновацияләр белән мәгарифнең уртак яклары күп булса да, алдынгы методларны кертү бик авыр бара. Бу шуның белән бәйле: инновацияләр, яңа идеяләр җитештерү буларак, үзенең асылы буенча консерватив булган мәгариф социаль институты белән катлаулы, каршылыклы мөнәсәбәтләрдә тора.
Хәзерге вакытта музыкаль белем бирүдә ике юнәлеш яши.
Беренчесе – яңа методикалар һәм уку процессы технологияләрен эшләү – педагогик инновацияләр белән бәйле. Икенчесе традицион алымнарны катгый үтәүдән гыйбарәт.
Музыкаль белем бирүне камилләштерү контекстында ике юнәлеш тә аерым әһәмияткә ия булуы ачык, чөнки яңалыкларны кертүнең нәтиҗәлелеге тупланган педагогик тәҗрибәне исәпкә алуга турыдан-туры бәйле.
Укыту методларын индивидуальләштерү проблемасы бүген музыка мәктәбе педагогыннан башкару осталыгы, психология, анатомия, физиология, эстетика өлкәсендә фундаменталь белемнәрне генә түгел (болар да, һичшиксез, бик мөһим), һәр балага карата игелек, мәхәббәт һәм игътибарлылык таләп итә.
Л.С.Выготский шәхеснең гармонияле үсешендә төп фактор булып баланың психикасындагы эмоциональ һәм интеллектуаль өлкәләрнең интеграциясе, ягъни аффектив һәм когнитив компонентларның кушылуы тора, дип ассызыклаган. Музыкаль белем бирү әлеге интеграциягә ирешүнең гаять зур коралы булып тора. Чөнки ул балаларның эмоциональ өлкәсенә дә, танып белү сәләтләренә дә зур йогынты ясый. Бу шуның белән аңлатыла: музыка, хис-кичерешләрне чагылдырудан тыш, идеяләрнең, концепцияләрнең һәм образларның бай спектрын да җиткерә.
Баланың үсәргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә теләвеннән чыгып, укытучы гамәлләр планын төзи. Һәр педагог алдында торган иң мөһим бурыч – тәрбия һәм укытуның иң нәтиҗәле юлларын эзләү, шулай ук бу процесста һәр укучының актив иҗади катнашуын тәэмин итү. Укытуның индивидуаль алымнарын эзләү, сәләтләрне дөрес диагностикалау, укучының мөмкинлекләрен бәяләү, аның сәләтен ачу өчен шартлар тудыру – болар барысы да укытучы эшчәнлегенең тактикасын һәм уку процессының логикасын билгели.
Укучы белән дәресләр – һәрвакыт яңа иҗади бурыч. Аны уңышлы хәл итү үсеш алган методик сизгерлексез мөмкин түгел. Ул эшчәнлек юнәлешен күрсәтә һәм эчке тәҗрибәгә, мөстәкыйльлеккә таяна. Шул чакта педагогның методик эше сыйфаты, аның музыкаль-тәрбияви эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге беренчел мәсьәләгә әйләнә.
Балаларның музыкаль үсеше өчен аларның сәләтләрен (интеллектуаль, психик, физик) исәпкә алу мөһим. Бу төрле катлаулылыктагы методик эшләнмәләр, кулланмалар һәм репертуар җыентыклары төзүне таләп итә.
Балалар белән эшләгәндә, мин виолончель репертуары буенча классик җыентыклар белән беррәттән, мәсәлән, Р.Е. Сапожниковның «Школа игры на виолончели», «Хрестоматия педагогического репертуара для виолончели» (1–2 сыйныфлар өчен пьесалар (I чыгарылыш) һәм 3–4 сыйныфлар өчен (II чыгарылыш)), Л. Мардеровскийның «Уроки игры на виолончелие», И.Куус, И. Оликов, И. Полупанның «Пьесы, ансамбли», И.Волчковның «Пьесы, этюды, произведения крупной формы», Дм. Кабалевскийның «Альбом для юных виолончелистов» җыентыкларын, шулай ук заманча виолончель җыентыкларын, үз эшләнмәләремне һәм эшкәртмәләремне кулланам.
2012 елда виолончельчеләр һәм фортепиано ансамбле өчен җыр материалларын эшкәртүдән торган «Күңелләрне музыка белән тутырыйк» (5–7 сыйныфлар) уку-укыту җыентыгы төзелде.
2017 елда виолончель өчен пьесалар эшкәртмәләреннән торган «Туган як көйләре» (яшь виолончельче альбомы) 1 нче кисәк авторлык методик җыентыгы эшләнде, уку-укыту процессына кертелде һәм сынап каралды.
2021 елда 1–3 сыйныф укучылары өчен яңа пьесалар белән тулыландырылган «Туган як көйләре» (яшь виолончельче альбомы) 2 нче кисәк җыентыгы эшләнде.
Балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре тәрбия системасының төп максаты булып һәр баланың шәхесен аңа мөмкин булган эшчәнлек төрләрендә төрле яклы итеп үстерү, анда даими камилләшүгә һәм иҗади үзүсешкә омтылыш формалаштыру, укучыларның шәхси һәм һөнәри яктан үзләрен билгеләүләренә, социаль үзгәрешләр шартларында тормышка җайлашуларына ярдәм итү тора. Укучы тарафыннан «теләмим, эшләмим, кызык түгел, бармыйм» дигән протест булганда, безнең бурыч – укучыны «ТЕЛИМ, ЭШЛИМ, БУЛДЫРАМ, КЫЗЫК!» дигән юнәлешкә күчерү.
Бүгенге көндә музыка мәктәбендә укуның абруе сизелерлек кимегәндә, укучыларны кызыксындырырга, яңа методлар һәм педагогик алымнар табарга һәм кулланырга кирәк.
Инновацион эшчәнлек һәр педагогның һөнәри осталыгын комплекслы рәвештә күтәрүгә, укучының иҗади потенциалын баетуга һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Мәктәптә бу түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Рутин, искергән укыту методларыннан баш тарту.
- Уенның яңа алымнарын һәм аларны өйрәнү методларын төзәтү һәм эшкәртү.
- Яңа адаптив программаларны камилләштерү.
- Уку процессында инновацион методларны һәм укыту формаларын куллану.
- Укудан тыш тәрбияви чараларны иң яңа мәгълүмати укыту чараларын җәлеп итеп үткәрү: видеофильмнар карау, слайд-шоу, презентацияләр, укытучы эшендә интернет-ресурсларны, мәгълүмати технологияләрне куллану, мәктәп сайтын эшкәртү һәм камилләштерү.
Компьютер технологияләре заманында музыка мәктәбе укучылары белән эшләгәндә компьютерны кулланырга мөмкин. Балаларга гади дәресләр күңелсез тоела. Планшет компьютер кулланылганда, алар җанланып китәләр. Планшетның файдасы шунда: кимчелекләрне төзәтү тизрәк бара. Чөнки балалар үзләрен ишетеп кенә калмыйча, читтән карап та күрәләр. Гадәттә, балалар үзләренә карата бик тәнкыйтьчел булалар. Һәр укучыны яхшы нәтиҗә чыкканчы берничә тапкыр яздырырга мөмкин. Иң яхшы видеоларны сайлап алып, коллекция тупларга кирәк. Укучы музыка мәктәбен тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсендә үзенең концерт чыгышлары тупланган видеолар җыентыгын алу аңа бик күңелле булачак. Шулай ук, укучыларның һәм укытучының уртак хезмәт нәтиҗәләрен дуслары һәм әти-әниләре күрә алсын өчен, иң яхшы видеоларны интернетка яки төрле сайтларга урнаштырырга мөмкин.
Укучыларга үзләре башкара торган музыкаль әсәрләрне интернеттан табып тыңлау бик мөһим. Бу аларның үз программалары турында дөрес күзаллау булдырырга ярдәм итә. Кайвакыт укытучыга дәрес вакытында әсәрләрне бергәләп тыңлауга да вакыт бүлеп куярга кирәк. Бер үк әсәрне төрле башкаруларда тыңлау файдалы, аннан соң бала белән кечкенә генә фикер алышу оештырырга була: «Сиңа кайсы башкару күбрәк ошады?», «Кайсы темп әсәрнең характерына якынрак?», «Кайсы башкаручы пьесаны яхшырак уйный алды? Ни өчен?» дигән сораулар кую урынлы.
Конкурслар укучыларны башкару эшчәнлегенә нәтиҗәле рәвештә дәртләндерә. Сәламәт көндәшлек балаларга үз сәләтләрен һәм талантларын ачарга мөмкинлек бирә. Аларны җиңүнең тырышлык һәм корбаннар таләп итүенә өйрәтү мөһим. Укытучылар төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештыра алалар: сыйныфтан алып халыкара дәрәҗәгә кадәр. Чикләүләр булган шартларда дистанцион конкурслар үткәрергә мөмкин, чыгышларны камерага яздырып алу балаларны кызыксындыра һәм аларның активлыгын арттыра.
Укытуның кайбер инновацион методларын карап үтик.
Образлы визуализация методы – бу объектны күзаллау юлы белән өйрәнү ысулы, аның нәтиҗәсе булып реаль образ тора. Укучылар бу образны рәсем итеп яисә пластилиннан ясый, күрсәтә алалар һ.б. Мәсәлән, нинди дә булса музыка коралының яңгырашы ачык визуаль образ тудыра.
Юнәлткеч сораулар методы. Сорауның максаты – укучыны җавап табу өчен кирәкле уйлануга этәрү. Биремнән чыгып, сораулар төрле булырга мөмкин. Сорауларны «киңәшләшү» формасында бирү яхшырак: «Сиңа бу көйне йомшаграк тавыш белән уйнарга кирәк кебек тоелмыймы?», «Син болай дип уйламыйсыңмы?» һ.б.
Педагог укучыны уртак карар эзләргә чакырса, укучыга куелган сорауга тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан иң кулай дип санаганын сайларга туры килгән ситуацияләр тудырса, бу бик яхшы. Педагогның юнәлткеч сораулары һәм укучының җаваплары – мөстәкыйль эшләү методларына өйрәтүнең бер юлы.
Рецензияләү методы – бу укучының үз иптәшенең башкаруына анализ ясавы, төрле гипотезаларның булуы һәм аларны аңлау һәм кабул итү мөмкинлеге. Өстәвенә, рецензия үзе дә иҗади продукт булып тора, аны инде укытучы үзе бәяли ала.
Рефрейминг методы – бу ситуациягә карашны үзгәртеп, аңа башка мәгънә бирү. Рефреймингның асылы – әйберләрне төрле перспективаларда һәм төрле контекстта күрүдә. Рефрейминг методикасы нинди дә булса бер жанрда рәсмиләштерелергә тиеш: объектның яки субъектның сыйфатын яңача аңлауны җыр, күренеш (сценка), рәсем, комикс рәвешендә – яңадан аңлатылган сыйфатны максималь дәрәҗәдә чагылдырган формада күрсәтү. Рефрейминг аша ясалган үзгәреш никадәр ышандырырлык булса, биремнең нәтиҗәсе дә шулкадәр уңышлырак була. Мәсәлән, этюдны төрле штрихларда һәм темпларда уйнау, җырлы пьесаны виртуоз әсәргә әйләндерү, әсәрдә ладны, ритмны үзгәртү һ.б.
Адидактик ситуацияләр методы. Француз дидакты Ги Бруссо, укытучы буларак, үз дәресләрендә «тормышчан ситуацияләргә» таянган, бу исә укучыларда белем алуга кызыксыну уяткан. Адидактик ситуация – ул дәреслек материалына гына түгел, укучының көндәлек тормышына нигезләнгән хәлләр. Яңа материалны аңлату тормышчан мәсьәләләрне чишү аша башкарыла.
«Укыту аша өйрәнү» методы, ул өч компонентка нигезләнә: педагогик-антропологик, уку-теоретик һәм эчтәлекле. Аның асылы – укучыларны үз белемнәрен яшьтәшләренә тапшырырга өйрәтүдә.
Шуны аңларга кирәк: һәр укучы – ул табигый рәвештә һәм, мөмкин булса, рәхәтләнеп үсәргә тиешле шәхес. Һәр сүзебезне, тавышыбыздагы һәр эмоцияне, аңа булган мөнәсәбәтебезне губка кебек сеңдереп алучы кечкенә кеше бик сизгер була. Шуңа күрә, бала танып-белү һәм иҗади активлыгын, мөстәкыйльлеген саклап калсын, артык комплекслардан һәм кысынкылыктан арынып, безгә ышансын өчен, теләсә нинди хәлдә дә укучы белән җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклап кала белү бик мөһим.
Музыкаль тәрбия укучының барлык эчке психологик сыйфатларын (фикерләү, хыял, хәтер, ихтыяр) иң тулы ачу мөмкинлеген тудыра; психиканың эмоциональ-хисси өлкәсен үстерә (нәфислек, сизгерлек, музыка аша үзеңдә һәм башка кешеләрдәге күңел кичерешләренең тирәнлеген танып белү сәләте) һәм, иң мөһиме, үзеңне гамәлгә ашыруның, хәтта балалар дәрәҗәсендә булса да, рухи кыйммәтләр тудыруның даими һәм кирәкле мөмкинлеген бирә. Бу инде үз-үзеңне аңлауга, үз кадереңне белүгә, үз әһәмиятеңне тоюга һәм, шул ук вакытта, башка кешеләр белән үзара аңлашуга алып баручы тулы канлы иҗат. Бу сыйфатлардан башка тулы канлы шәхесне күз алдына да китереп булмый.
Белем бирү учреждениеләрендә балаларга өстәмә белем бирү тәрбия системасын үстерү, өстәмә белем бирү программалары укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына туры килгәндә, конкрет учреждениедә аларны канәгатьләндерүнең реаль мөмкинлекләрен исәпкә алганда, балага үз кыйммәтен һәм чын позициясен формалаштырырга ярдәм иткәндә, аның үзлегеннән белем алуын һәм үсешен стимуллаштырганда гына чыннан да нәтиҗәле була.
