Уртадан аткан чәчәк

(Язучы, өлкән тәрбияче Мирхазова Нурзия Рәшит кызының иҗатына багышланган әдәби кичә)

Ләйсән БОРҺАНОВА,

Гүзәл МӨБӘРӘКШИНА,

Түбән Кама шәһәренең 84 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячеләре

Эльза ӘХМӘТШИНА,

Түбән Кама шәһәренең 84 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз! Бүгенге очрашуыбыз безнең шәһәрдәшебез, зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кеше, шагыйрә, Түбән Кама шәһәрендәге 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты – Мирхазова Нурзия Рәшит кызының иҗатына багышлана. Очрашуның исеме – “Уртадан аткан чәчәк”. Бу атаманың тарихы Нурзия Рәшитовна гаиләсенә барып тоташа. Әйдәгез әле, сүзне авторның үзенә бирик. Нурзия ханым, балачак елларыгызның изге хатирәләре белән уртаклашсагыз иде. Беренче шигырьләрегезне кемгә укыдыгыз һәм аларның нечкәлекләренә төшенергә кем булышты?

(Нурзия Мирхазова сөйли)

2 нче алып баручы.

– Һәркем бу җиргә изге олы бер вазыйфа үтәргә килә һәм ул аяк баскан

Җир-Ана да, аны дөньяга китереп, бишек җыры җырлаган үз Анасы да, һәм аны үстереп Кеше иткән гаилә дә, шушы олы бурычны үтәгәндә әйтеп бетергесез мәгънәгә ия. Ул һәркем өчен шулай, ә язучы өчен аеруча.

Нурзия Рәшитовна әхлак тәрбиясенә аеруча зур игътибар биреп, “Аналарга мәхәббәт тәрбияләү” дигән тема буенча да киң колачлы иҗади эш алып бара. 2008 нче елны студентларга, тәрбиячеләргә һәм мөгалимнәргә тәгаенләнеп, тәрбия һәм белем бирүдә куллану өчен бастырылган методик ярдәмлек тә –“Аналарга мәхәббәт тәрбияләү” дип исемләнгән. 2009 нчы елда аның “Ана хисе”дигән әсәре басылып чыга. Хәзер сезнең игтибарыгызга шушы әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.

(“ Ана хисе”әсәреннән өзек.)

1 нче алып баручы. 2011 нче елда Нурзия Рәшитовнаның “Мин бәхетле гаиләм белән” дигән кулъязмасы басылып чыга. Әлеге иҗади хезмәт  күпләрнең күңелләренә хуш килде. Бу методик кулланма белән балалар бакчаларында яратып эшлиләр. Нурзия ханым, чит балалар белән эшләп, үзегезнең балаларыгызга вакытыгыз җитәме? Үзегезнең гаиләгез турында да сөйләп китсәгез иде.

(Нурзия Мирхазова сөйли.)

(8 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Миләүшә Булатова    башкаруында “Әни”җыры яңгырый.)

2 нче алып баручы. Нурзия Рәшитовна 1987 нче елда балалар бакчасына тәрбияче булып килә. Беренче көннән үк, яшь буынга тәрбия бирү белән беррәттән, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Тукай кебек күренекле шәхесләрнең иҗатын, тормыш тәҗрибәсен өйрәнеп, үзенең көндәлек эшендә даими куллана башлый. Атаклы галимебез, тарихчыбыз Ризаэтддин Фәхреддиннең: “Ата вә Анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез”, — дигән сүзләрен авторыбыз үзенә тормыш девизы итеп куя.

-Нурзия ханым, без сезнең шигырьләрегезне үзебезнең эшебездә яратып кулланабыз. Тәрбиячебез Носова Татьяна Николаевнаның сезнең иҗатка багышланган шөгыленнән өзек карап үтик.

(84 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Носова шөгыленнән өзек.)

76 нчы балалар бакчасыннан Венера Закирова һәм Рузалия Мифтахова да үзләренең шөгыльләреннән өзек тәкдим итәләр.

(76 нчы балалар бакчасыннан Венера Закирова һәм Рузалия Мифтахова  шөгыльләреннән өзек.)

1 нче алып баручы. Быел сезнең иҗатыгыз буенча шигырь конкурсы да уздырдык. Сезнең игътибарыгызга җиңүчеләребезне тәкъдим итәбез.

(Балалар “Көзге яфраклар”, “Бабайга бүләк”, “Әтием кебек” шигырьләрен сөйлиләр.)

2 нче алып баручы. Бүгенге очрашуга шәһәр күләмендә рәсем конкурсы да оештырылды. Фойеда карап үткәнсездер, балалар бик теләп катнашты, шуларның берничәсен бүләкләп үтик әле.

(Җиңүчеләргә дипломнар тапшыру.)

 (Татар халык биюе.)

1 нче алып баручы. Буыннан-буынга күчеп килүче, тотрыклы гореф-гадәтләре булмаган, шуларны саклау чаралары күрмәгән халык яшәү кыйбласын югалта башлый. Хәзерге вакытта бик актуаль булган бу проблемаларга автор борчылып, ачынып үзенең әсәрләре аша җавап эзли.

(8 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Динария Хуҗина, Сәмәния Газизуллина башкаруында “Уяну”әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек.)

2 нче алып баручы. 2013 елда Түбән Кама шәһәренең 45 еллыгына багышлап нәшер ителгән “Не всем дано так щедро жить — на память людям города дарить!” дигән җыентык Нурзия Мирхазовнаның “Түбән Кама” дип исемләнгән шигыре белән башланып китә. Әйдәгез, 66 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлчәчәк Кәримова башкаруында шушы шигырьне тыңлап үтик әле.

(66 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлчәчәк Кәримова  башкаруында “Түбән Кама” шигыре укыла.)

1 нче алып баручы. Туган җир, туган туфрак, туган авыл, туган як. Бу сүзләр һәркемгә якын. Ул безнең тәүге тапкыр тәпи баскан җиребез. Күңелле бала чагыбыз туган җирдә, әти-әниләр, якын туганнар арасында үткәнгә, тормышыбызның иң онытылмас мизгелләре булып күңелебездә уелып кала. Хәзер шушы мизгелләрнең берсен 76 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре тәкъдим итә. Бу күренеш Нурзия Мирхазованың “Сабантуй” шигыренә нигезләнеп эшләнгән.

(Балалар бакчасында оештырылган Сабантуй бәйрәменә презентация.)

2 нче алып баручы. Тормыш тәгәрмәчләре шатлыклар һәм борчулар белән бергә үрелеп алга тәгәри. Автор да бүгенге көн мәшакәтьләре белән бергә атлый: кешеләрне изгелеккә, җан сафлыгына өнди, оптимистик рухта язылган әсәрләре аша укучыларга яшәү яме һәм рухи көч бирә. Нурзия Мирхазованың “Бүләк” китабында басылып чыккан “Көзге табыш” әсәреннән өзекне 84 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Рузилә Йосыпова, Тәнвирә Әбҗәлова, Илсеяр Ильдарханова сәхнәләштерә.

(“Көзге табыш”әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек.)

1 нче алып баручы:

 Ни белән үлчәнә гомер?

 Калган эзләр белән.

 Кеше күңеленә орлык итеп,

 Салган сүзләр белән, — дип яза танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова.

– Хөрмәтле китап укучылар, татар теле тәрбиячеләре, кунаклар! Без бүген Нурзия Мирхазова иҗатының бер өлешенә генә тукталдык. Бүген яңгыраган тирән эчтәлекле әсәрләре сезнең күңелегезгә рухи байлык өстәгәндер дип уйлыйбыз. Бүгенге очрашудан соң, һичшиксез, бу китапларны гаиләгездә балаларыгызга, хезмәттәшләрегезгә, якыннарыгызга да укып, танышырга тәкъдим итәрсез дип ышанабыз. Ә хәзер авторга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

(Нурзия Мирхазова сорауларга җавап бирә.)

        – Хөрмәтле кунаклар! Сезнең һәрберегезгә бүгенге кичәдә катнашкан өчен зур рәхмәт.Эшегездә зур уңышлар телибез. Ә авторга иҗади уңышлар, саулык- сәламәтлек, бәхет, шатлыклар насыйп булсын.