Укыту-тәрбия эшендә мәктәп музееның роле

№56

Алия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА,

Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе директоры, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенге көндә яшь буында туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү, туган телеңне хөрмәт итү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып тора. Бу проблеманы чишү өчен, мәктәптә «Туган якны өйрәнү» түгәрәге оештырмый мөмкин түгел. Әлеге түгәрәккә йөрүчеләр, туган як, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында белем туплап, уку-тәрбия мәсьәләләре белән генә шөгыльләнеп калмыйча, җәмгыятькә файдалы эш күнекмәләре дә ала. Алар кеше белән аралашырга, материал җыярга, җыелган материалны тиешле дәрәҗәдә туплап куярга да өйрәнәләр. Шундый эш белән шөгыльләнү мәктәбебездә «Туган якны өйрәнү» музее оештырырга ярдәм итте. Җыелган материаллар нигезендә 1999 елда шундый музей ачтык.

 Мәктәп музейларының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә, чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелек ролен үти. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең эшчәнлегенә әверелә, аларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул – тарихи әйберләр туплау урыны гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да. Җыелган материалны эшкәртү вакытында дәресләргә дидактик ярдәмлек тә эшләнә. Дүртенчедән, җыелган фондның күплеге һәм төп нөсхәлелеге мәктәп музейларын дәүләт музейлары белән тиңләштерә.

Авыл тарихын, анда яшәүче халыкның көнкүрешен, төрле тармакта үсеш алган һөнәрчелек казанышларын, җирле топонимика, халык иҗатын, башка күренешләрне һәм, иң мөһиме, әлеге тарихны һәм сәнгатьне булдырган аерым кешеләр, шәхесләр язмышын, нәсел агачларын өйрәнү, алар белән бәйле документларны җыеп, саклап калу – мәктәп музее үз өстенә шундый бурычлар ала. Өлкәннәр тарафыннан авылның үткәне турында теркәп калдырылган язма чыганаклар, әлегә исән булган өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирәләр, вакыйгалар авылыбызның үткәнен бүгенгесе белән бәйли. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», диләр. Киләчәкне булдыру өчен без туган нигез, туган авыл, ата-баба мирасы, шулай ук үз төбәкләренең казанышларын, күңел сыкраган, авырткан урыннарын белергә тиешбез, яхшы якка үзгәртү өчен   туган җирне яратырга һәм горурланырга тиешбез.

Музеебыз тарихына куз салыйк

I этап (1982–1989 еллар)

Мәктәп директоры – Сәләхова Гөлҗиһан Миркасыйм кызы.

Тарих укытучысы – Сөләйманов Габделхәй Исмәгыйль улы.

Ул вакытта музейның әле аерым бүлмәсе булмый. Габделхәй Исмәгыйлевич, укучы балалар белән бергәләп, дәрестән тыш вакытларында, түгәрәк эшчәнлеге барышында Кама елгасы (сусаклагычы) ярлары буйлап,  су казып чыгарган, дулкын ярга ташлаган табылдыкларны җыю белән мәшгуль була. Табылдыклар, билгеле бер тәртипкә салынмыйча гына, чиләкләргә җыеп барыла. Тарих кабинетының лаборатор эш бүлмәсендә берничә тартма, бер чиләк тарихи табылдыклар саклана. Ел саен алар тулыландырыла, укучылар үзләре тапкан табылдыклар белән дә уртаклаша.

II этап (1989–2008 еллар)

Мәктәп директоры – Гаянова Кәүсәрия Гаяз  кызы.

Музей почмагы җитәкчесе – Хафизова Миннесорур Вәгыйз кызы.

Габделхәй ага Сөләйманов каты авырудан соң бакыйлыкка күчә. Тарих укытучысы булып Хафизова Миннесорур Вәгыйзь кызы эшли башлый. Ул шулай ук «Туган якны өйрәнүчеләр» түгәрәгенең эшен дә дәвам иттерә. Тарих кабинеты музей-почмак итеп җиһазландырыла. Стендларны мәктәбебез лаборанты, рәсем укытучысы Сафин Гарәпша Сафа улы бизи. Тумбочка-стеллажларны Маликов Рафис Мөхәммәтхәсән улы эшләп бирә. Мәктәпнең алтын куллы ир-егетләре стендлар эшли. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк: бу стендлар музейда 2016 елга кадәр «эшләде». Табылдыклар билгеле бер система белән стендларга, стеллажларга урнаштырыла. Музей-почмакның документлары рәсмиләштерелә. 1999 елның 31 мартында  ул «Мәктәп музее» статусын ала. Өлкән сыйныф укучылары экскурсоводлар итеп беркетелә.

III этап (2008 – 2011 еллар)

Мәктәп директоры – Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы.

Тарих укытучысы, «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе – Хафизова Миннесорур Вәгыйз кызы.

Мәктәптә булган капиталь ремонттан соң, музей аерым бүлмәгә күчә. Ул инде ике өлешкә бүленә: 1 нче зал тарихи  чыганакларга нигезләнгән стендлардан, материаллардан тупланса, 2 нче зал  татар йорты күренеше итеп  бизәлә. Укучылар экскурсияне ике телдә алып бара башлый. Музейда фәнни-гамәли, фәнни-эзләнү эшләре алып барыла. Укучылар республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Лаеш районы музее белән тыгыз элемтә урнаштырыла. Музейда бик күп кунаклар була. Музей тагын да тулыдандырыла. Яңа стендлар барлыкка килә.

IV этап (2011елдан алып безнең көннәргә кадәр)

Мәктәп директоры – Шөймөхәммәтова Алия Мөхәммәтҗан  кызы.

Тарих укытучысы, «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе- Хафизова Миннесорур Вәгыйз кызы (2015 елга кадәр)

 Тарих укытучысы, «Туган як музее» җитәкчесе – Хафизова Гөлия Рамил кызы (2015 елдан)

Музеебызга яңа стеллажлар эшләнә, яңа стендлар урнаштырыла, экспонатлар тагын бер кат системалаштырыла, билгеле бер тәртип белән музейда үз урыннарын таба. Экскурсоводлар – өч телдә дә яхшы әзерлекле урта сыйныф укучылары. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларга, фәнни-гамәли конференцияләргә, олимпиадаларга, проектларга әзерлек өчен музей чыганакларга бай ресурс үзәге булып формалаша. Интернет челтәрдә музей сайты барлыкка килә. Музеебызда районыбыз башлыгы М.Афанасьев, аның урынбасары И.Тимершина, Чырпы җирле үзидарәсе башлыгы Р. Евдокимов, районыбызга килгән чит ил туристлары – еш кунак. Әти-әниләр, авылдашлар, килгән кунаклар да безнең музейга бик теләп керә. Һәр кунакка без «Тәкъдимнәр дәфтәре»нә бер-ике сүз язып калдырырга тәкъдим ителә. Бу фикер кунакка Финляндия этнографы Натали килгәч туа. Шуннан башлап, дәфтәр кунакларның фикерләрен туплап бара. Мәктәпкә килгән Г.Камал   һәм К.Тинчурин исемендәге театрлар, цирк артистлары, республика күчмә семинарларында катнашучы укытучылар, эстрада артистлары, районыбызның ветераннар советы әгъзалары, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев һ.б. – барысы да музейга бик матур, тирән эчтәлекле фикерләрен әйтеп, рәхмәт җиткергәннәр. Авыл халкы да, элекке тормыш-көнкүреш предметларын күреп, үткән тормышларын искә төшерә, бүгенге тормышка шөкер итеп, рәхмәт әйтеп китә. Мәктәбебездә шундый музей булу – безнең өчен зур горурлык.