Туган телем-иркә гөлем
№ 207
(Урта яшьләрдәге укучылар өчен сыйныфтан тыш чара)
Алсу ГАЙНУЛЛИНА,
Арча районы Яңа Кенәр интернат мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы
Максат:
– укучыларда туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;
– телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
– укучыларның тел байлыгын үстерү;
– туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Кичә барышы
Алып баручы. Хәерле көн! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар!
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”.
Татар халкының милли гимны булган әлеге сүзләрне аның сөекле улы Габдулла Тукай язган. Әйе, чыннан да, бик матур безнең туган телебез – татар теле. Тел безгә аралашу, уй-фикерләребезне белдерү өчен кирәк.
Нәрсә соң ул туган тел? Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең үз туган теле була. Туган тел кешегә тугач та, ана сөте белән күчә. Кешенең авызыннан чыккан иң беренче сүзе дә бит “әннә”, ә аннары “әттә” була. Бөек Тукаебыз да туган телебезне “әткәм-әнкәмнең теле”, дип атаган. Әти-әни берәү генә булган кебек, туган тел дә бер генә була. Кеше үз туган телендә аралаша, шушы телдә белем ала, шушы тел белән көн күреп яши.
(Бер укучы Энҗе Мөэминованың туган тел турындагы шигырен сөйли.)
Дөньяда иң-иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Алып баручы. Туган ил, туган тел төшенчәләре – алар бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас, Туган ил ул була бер генә, аның кадерен бел генә, дигән әби-бабаларыбыз. Бүгенге ачык чарабыз да газиз телебезгә – татар теленә багышланган.
“Туган телем – иркә гөлем” дип аталган уен-ярышыбызны башлап җибәрәбез. Анда ике команда катнашачак. Уенның нәтиҗәсен жюри билгеләячәк. Әйдәгез, командалар белән танышып китик,аларның бер-берсен сәламләүләрен тыңлап үтик.
1 нче команда. Безнең команда – “Зирәкләр”.
Безнең девиз:
Арттырмый да, киметми дә шуны бел –
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел –
Баш очында кояш булып тора гел.
2 нче команда. Безнең команда – “Тапкырлар”.
Безнең девиз:
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс, татар теле,
Әй, син, батыр татар теле!
Алып баручы. Сәламләүгә хөрмәтле жюри аерым очко – балл куячак.
Беренче уеныбызны башлап җибәрик. Бу уенда командалар үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәтәчәкләр. Аларга табышмаклар бирелә. Табышмакларның җавапларын белү өчен, татар теленең хәреф-авазларын бик яхшы белергә кирәк.Бер команда табышмакка җавап бирә алмаса, уен икенче командага күчәчәк.
Табышмаклар
- Ат башанда нәрсә бар? (А хәрефе)
- Әнидә бар, энемдә юк,
Әбидә бар, бабайда юк,
Әтидә бар, абыйда юк. (Ә хәрефе)
- Үлән ашый, май ташый. Ул нәрсә? (Сыер)
- Җирнең уртасында нәрсә бар? (И хәрефе)
- Үзе хәреф,үзе сан –
Бик аз гына санасаң. (З хәрефе)
- Нәрсә ашамыйча йөри? (Сәгать)
- Сакалы бар – акылы юк. (Кәҗә)
- “Алма” дисәң дә, алалар,
“Ал” дисәң дә, алалар.
Аны ярата аналар,
Бик ярата балалар. (Алма)
- Җәй нәрсә белән башлана? (Җ хәрефеннән)
- Урамда таш була,
Өйгә керсә, су була. (Боз)
Алып баручы. Молодцы, балалар! Булдырдыгыз! Ә хәзер “Буталган хәрефләр”дип аталган уен уйнап алабыз. Экранда буталган хәрефләр бирелгән. (Слайдта) Шул хәрефләрдән дөрес итеп сүзләр төзеп язарга кирәк. Кайсы команда экраннан сүзләрне хатасыз, дөрес итеп урнаштырып яза, шул команда җиңүче булачак.
Экрандагы сүзләр:
м, т, ә, к, п, ә (мәктәп)
с, л, у, д, ы, к (дуслык)
ф, ә, р, д, ә, т (дәфтәр)
а, н, а, д, а, ш, к, р (карандаш)
к, а, т, п, и, (китап)
и, л, н, е, а, к (линейка)
Алып баручы. Җавапларны жюрига тапшырыйк. Әйдәгез, экранга карап, уенның дөреслеген тикшереп алыйк. (Балалар килеп чыккан сүзләрне укый.)
Алып баручы. Алдагы уеныбыз “Югалган хәреф” дип атала. Бу уенда татар теленең кагыйдәләрен яхшы белгән укучылар гына яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачак.
Карточкада эш. Төшеп калган хәрефне куярга.
_стәл, к_лмәк, т_лке,с_гать, б_ре, к_бест_, _рман, ч_гендер, бол_т, көзг_, сөлг_,шә_әр.
(Эшләр жюрига тапшырыла.)
Алып баручы. Борынгы болгар бабаларыбыздан бирле килгән тарихы бар телебезнең. Бик күп авырлыкларны, кимсетү-җәберләүләрне җиңеп, әби-бабаларыбыз безгә татар теле дигән рухи байлык калдыра алган. Ләкин, ни кызганыч, без әлеге тарихи мирасыбызны югалта барабыз.Арабызда, телне бозып, күбрәк рус телендә сөйләшүчеләр күбәйде. Гомумән, туган телебездә сөйләшүчеләр елдан-елга азая, кими бара. Андыйларга татар язучысы Дәрдемәнднең түбәндәге шигъри юллары белән җавап бирәсе килә:
Кил, өйрән, и туган бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Татар булып та, рус телендә сөйләшүчеләр, аралашучылар күбәйде хәзер.
Алып баручы. Балалар, лото уенын барыбыз да яратып уйный. Ә мин сезгә “Иҗекләр лотосы “уены тәкъдим итәм.
Бирелгән иҗекләрдән яшелчә, җиләк-җимеш атамаларын белдергән сүзләр төзергә.
Ал, шал, сун, ки, ка, кан, ма, шер, ли, су, әфли, мон, ган, бак. (Алма, шалкан, суган, кишер, әфлисун, лимон, кабак)
Алып баручы. Командалар әзерләнгән вакытта ”Без – Тукай оныклары” дигән җыр тыңлап үтәбез. (Эшләр жюрига тапшырыла.)
Безнең татар халкының гасырлардан-гасырларга килгән гореф-гадәтләре, милли йолалары бар. Татар халык авыз иҗаты җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннарга, әкиятләргә, тел шомарткычларга, тизәйткечләргә, табышмакларга бик бай. Без дә хәзер сезнең белән “Яшел, яшел кулъяулыгым” дигән уен уйнап алабыз.
“Яшел, яшел кулъяулыгым” уены
Балалар түгәрәккә баса. Шулар арсыннан бер бала чыга, калганнары тыгызланып басалар йә утыралар. Сайланган бер бала кулында яшереп кулъяулык тота һәм әйләнеп җырлый.
Яшел, яшел кулъяулыгым
Яшел чирәм өстендә.
Сиздермичә салып китәм
Бер иптәшем артына.
Җырлап йөргән вакытта, сиздермичә, бер бала артына кулъяулыкны ташлап китә. Әйләнеп йөргән бала җырын бетергәч, балалар артларына борылып карыйлар. Балаларның берсе кулъяулыкны күреп ала да җырчыны куа башлый. Җырчы үзен тоттырмыйча, буш урынга басарга тиеш. Аны тотсалар, ул тагын әйләнеп җырлый.
Алып баручы. Балалар, әйтегез әле, кыш көне сез нинди уеннар яратып уйныйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.) Без дә хәзер тау шуып алабыз. Ләкин гади таудан түгел, ә сүзләр тавыннан.
“Тау шуабыз” уены
Алып баручы. Сезнең каршыгызда – карточкалар, ул карточкаларда ъ хәрефе юк. Һәр командадан бер укучы чыга. Магнит тактада тау рәсеме ясалган. Сүзләрне астан өскә тау формасына беркетеп барырга тиешләр. Кем тизрәк, кайсы сүздә ъ хәрефе бар икәнен белеп, ъ хәрефен урынына урнаштыра, ул – җиңүче, ул таудан шуып төшә ала.
(Ашяулык, куляулык, аляпкыч, кулязма, елязма. Сүзләрдә ъ хәрефе куелмый, балалар үзләре кайда тиеш, шунда куялар.)
Алып баручы. Молодцы! Уен-ярышыбыз ахырына якынлашып килә. Бу ярышта сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез. Хәзер нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте. (Сүз жюрига бирелә.)
Алып баручы. Балалар, туган телебез – татар телен онытырга ярамый. Ул –тарихи мирас. Без үзебез сакламасак, аны кем саклар соң? (Укучылар Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырен сөйли.)
1 нче укучы.
Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
2 нче укучы.
Халкын кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
3 нче укучы.
Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере,
Чукындырган чагыңда да
Чукынмадың, татар теле.
4 нче укучы.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Алып баручы. Туган телебез – бөек Тукай теле. Әйдәгез, бергәләп “Туган тел”не җырлыйк. (“Туган тел” җыры башкарыла.)
Алып баручы.
Без – татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Шуның белән уен-ярышыбыз тәмам! Катнашучыларга бик зур рәхмәт ! Сау булыгыз! Үз туган телебездә – татар телендә аралашыйк!