Туган илне саклау – чын егетләр эше

Дания ГАЗИЗОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

1 нче алып баручы Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Сезнең барыгызны да зур тантана – Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез.

2 нче алып баручы. Ватан һәм Ватанны саклаучылар. Ир-егетләр ил чикләрен сакласа, хатын-кызлар гаилә тынычлыгын саклый, ил сакчыларына тәрбия бирә. Димәк, «Барчагызны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз», – дип әйтеп, без ялгышмаганбыз.

1 нче алып баручы.  Ватанны саклаучылар дигәч, билгеле, иң беренче  чиратта, без сугыш ветераннарын – җиребезгә тынычлык алып килгән, кызганычка каршы, сугыш кырларында корбан булган, исән кайтканнары да бармак белән санарлык калган курку белмәс каһарманнарыбызны күз алдында тотабыз.

2 нче алып баручы.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан. 

1 нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне без Ватанны саклаучылар көненә багышларга булдык.

Бәйрәм программасында, халкыбызны батырлыкка дәртләндергән, күңелләрдә өмет һәм ышаныч уяткан патриотик җырларны тагын бер тапкыр искә төшереп үтәрбез .

Өлкән буын вәкилләре өчен бу җырлар яшьлек хатирәләре булып яңгыраса, яшьләр күңелендә алар туган илебез белән горурлану, сугыш һәм тыл ветераннарына карата булган игътибар һәм хөрмәтебезне тагын бер кат раслау хисләре уятыр, дип ышанабыз.

2 нче алып баручы.

Кулың тисә – туфрак алтын була,

Тирең тамса – шыта гөл булып.

Күкрәгемдә туган җылы хисләр

Яңгырыйлар матур җыр булып.

1 нче алып баручы :Шөкер,  илебез тыныч, тормышлар мул. Сугыш гөрелтеләре тынганга 72 ел дибез.  Ә бит тарих  Чечня, Әфганстан афәтләрен дә хәтерли. Шушы кайнар нокталарда хезмәт иткән якташларыбыз күргәнне балалар күрмәсен. Ә аларны солдат хезмәтенә озаткан аналар кичергәнне башкалар кичермәсен!

2 нче алып баручы. «Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән…» Совет солдатларын әфган җиреннән чыгарганга 28 ел үтеп киткән. Гомерләр тыныч үтсен, гомерләр матур үтсен дип… (Җыр башкакрыла.).

1 нче алып баручы. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – батырлар һәм кыюлар көне. Ул – тарихи бәйрәм. Баштарак ул Кызыл Армия көне итеп билгеләп үтелгән. Соңыннан Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер Ватанны саклаучылар көне дип атыйбыз. Ничек кенә атасак та, бу бәйрәм Ватанга хезмәт итү, халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигәнне аңлата. Ә Ватан – барыбыз өчен дә газиз.

(Шуны раслап, сәхнә тутырып, балалар биергә чыга.)

Җырла әле җырларыңны

Клубларга таралсын.

Җырлаучыда булган шатлык

Тыңлаучыңда яралсын.

(Патриотик җыр башкарыла.)

2 нче алып баручы.

Җыр белән күңел ачыла,

Җыр белән күтәрелә.

Җыр белән кире кайтасың

Яшьлегең елларына.

1 нче алып баручы. Өлкәннәр белән  сөйләшә башласаң, алар бик тәмләп, хәтта кызыктырып, үткәннәрен сөйлиләр. Тыңлый китсәң, ул «Кич утыру», ул «Аулак өй» дисеңме?!. Ә соң безнең, безнең сөйләр сүзебез, күрсәтер эшебез юкмы? Сәхнәдә – «Каз каурые сыдыру» өмәсе.

2 нче алып баручы.

Сез булганга имин булып ата таңнар,

Тыныч, матур тормыш белән үтә айлар.

Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр!

Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр!

           (Җыр башкарыла.)

Аналар комитеты җитәкчесе.

Туган илне саклау – ирләр эше,

Сез акларга тиеш өметне.

Мактау белән искә ала һәркем

Ил сакчысы дигән егетне…

Әйе, ирләр эше – илне саклау,

Сезнең эшкә кызлар йөгермәс,

Шуны аңлый белгән егетләр дә

Беркайчан да сынмас җиңелмәс!

Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән

Сугарылган була юл башы.

Матур көннәр, тыныч еллар гына

Булсын иде гомер юлдашы!