Түбән Камам, һәйкәл куям сиңа сүзләрдән…

№54

(Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеена багышланган  «Тапкырлар һәм зирәкләр» кичәсе)

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле методисты, Татарстанның атказанган укытучысы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе   әгъзасы

(Сәхнә түрендә шәһәребезнең символикасын (туграсы, флагы) һәм ачылган китапны хәтерләтә торган истәлекле урыннар сурәтләнгән сюжет, «Шәһәрем, һәйкәл куям сиңа сүзләрдән…» дигән канатлы сүзләр урын алган. Сул якта экран урнаштырылган. Кичәдә 2–4 команда катнаша (гаиләләр арасында ярышу да мөмкин). Уң якта балалар иҗатын чагылдырган «Түбән Кама – йөрәгем түрендә» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырыла.)

Максат. Туган як, туган шәһәребез турында белемнәрен киңәйтү. Танып белү эшчәнлекләрен киңәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү. Әби-бабаларыбызның үткәне белән кызыксыну, өлкәннәрне, беренче төзүчеләрне зурлау, олылау, аларга хөрмәт күрсәтү. Бергәләшеп җавап эзләү өчен мөстәкыйль рәвештә берләшә белү күнекмәләре бирү. Җаваплылык, патриотик  хисләр тәрбияләү. Балалар арасында үзара дус мөнәсәбәт булдыру. Уку эшчәнлеге белән кызыксыну теләге тудыру.

Кичә барышы

Бакча мөдире. Уку елы башында ук шәһәребез – Түбән Каманың 50 еллык юбилеена 50 изге гамәлдән торган план булдырдык. Әлбәттә, әти-әниләрдән тыш балалар бакчасы үзе генә башкара алмый әлеге ниятне. Шуңа да изге гамәлләрне ата-аналар белән берлектә, бер фикергә килеп төзедек, үтәлешен дә бердәм алып барабыз. Бары тик шулай эшләгәндә генә куелган максатларыбызга тулысынча ирешербез, башкарган эшебез нәтиҗәле булыр.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, кадерле балалар! Без бүгенге истәлекле, шәһәребезнең 50 еллык юбилеена багышланган «Тапкырлар һәм зирәкләр» кичәсенә җыйналдык.

2 нче алып баручы. Бүгенге бәйрәм кичәсендә балалар гына түгел, әти-әниләребез дә, хәтта әби-бабаларыбыз да катнашырга теләк белдерде. Балалар һәм әти-әниләр командасының эшен бәяләү өчен жюри әгъзаларын да әти-әниләр арасыннан иң җитдиләрен, укытучылар арасыннан иң җаваплыларын сайладык (таныштыра). Ә  Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе,  Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины  Хәмммәтхәсән Гыйззәтулла улы Хәлиуллинны кунак итеп чакырдык. Каршы алыгыз! (Кунак түргә утыра.) Ул да сезнең осталыкларыгызны тиешенчә бәяләр, барыгызга да уңышлар теләр.

1 нче алып баручы. Яшь калабызны төзүгә бар гомерен багышлаган төзүче  Хәммәтхәсән Гыйззәтулла улы шәһәребезне беренче көненнән үк белә. Аның күңеле аша төзелмә-корылмалар проекты гына түгел, шәһәребезнең тәүге ташы да, шул елларның авырлыклары да узган. Җан җылысын биреп төзегән биналар, тау-ташларны кисеп салган юллар – шуның дәлиле. Без Ак калабыз өчен беренче төзүчеләргә мең-мең рәхмәтле. Безгә шәһәр бүләк иткән Хәмммәтхәсән ага  Хәлиуллин, лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә хезмәттә. Ул – «Аксакаллар шурасы»ның җаваплы вәкиле. Туган илебез, туган телебез дип янып-көеп яши. Киләчәгебез өчен һаман да борчыла. Әйдәгез, тагын бер мәртәбә алкышлар белән рәхмәтебезне белдерик һәм сәламләү өчен сүзне төп кунагыбызның үзенә бирик.

(Хәмммәтхәсән Гыйззәтулла улы Хәлиуллин чыгышы тыңлана.)

2 нче алып баручы. Рәхмәт, Хәммәтхәсән ага! Сезгә урын түрдән, рәхим итегез! (Чәчәк бәйләме тоткан кыз белән малай кунакны тәбриклиләр һәм урынына озаталар.)

1 нче алып баручы.

Татарстан, синең җиреңдә

Тату яши адәм баласы.

Горур булып, Кама буенда

Үсә Түбән Кама каласы.

2 нче алып баручы.

Аз да түгел, күп тә түгел,

Тула быел иллесе.

Курыкмыйча әйтә алам:

Бу – җитлегү билгесе.

1 нче алып баручы. «Сүзләрдән һәйкәл куям сиңа, Түбән Камам!» дигән беренче биремне башкару өчен сүз нәниләргә, ягъни балалар командасына бирелә.

(Экраннан шәһәр төзелеше күрсәтелә. Төзүчеләр костюмы кигән балалар чыгып тезелә.)

1 нче бала.

Түбән Камам – гүзәл калам,

Гөлләргә күмеләсең.

Чулман ярында син балкып,

Кояштай күренәсең.

2 нче бала.

Шәһәремнең горурлыгы булып,

Төзеләләр яңа биналар.

Урамыңнан үтеп киткән чакта

Сиңа карап һәркем сокланыр.

3 нче бала.

Үс, шәһәрем, гөрләп, гөлләр булып үрләп,

Синдә яшәп халкым куансын.

Түгелмәсен җиргә ана яше.

Гел елмаеп сабый уянсын.

4 нче бала.

Якты булыр синең киләчәгең,

Кичәгедән матур бүгенгең.

Горурлыгы булсаң зур илемнең,

Син йолдызы – татар күгенең.

1 нче алып баручы.

Дөрес эшләгәннәр алдагылар,

Төзеп сине шушы урында.

Чишмәләрең җырлый тау астында,

Күп җырлары синең турында.

(Балалар башкаруында «Төзүчеләр» биюе башкарыла.)

2 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар! Хәзер өлкәннәр командасын тыңлыйк. Алар безгә ни дияр?

(Сәхнәгә әби, бабай, әти, әни, абый, апа чыга.)

Бабай.

Егет идек, сиңа килдек,

Ә бүген менә – бабай.

Безнең гомер узып бара,

Ә син сынатма, давай!

Күпмени ул шәһәр өчен,

Тик илле яшь нибары.

Ә бит сине бер ялгансыз

Белә ярты Җир шары.

Әби.

Тын авыллар куеныннан

Алдың син безне дәшеп.

Авыллар булса – балачак,

Син булдың безнең яшьлек.

Кем ничектер, мин – бәхетле

Җир йөзендә син барга.

Бар син бездән бүләк булып

Киләсе буыннарга!

Әти.

Нефть кенә булсын безгә –

Эшкәртәбез, эшлибез.

Син – химия башкаласы,

Шуның белән көчле без.

Әни.

Син ясаган шин, каучукка

Урын түрдән базарда.

Һәм шуңа да тели күпләр

Сине мактап язарга.

Апа:

Мәхәббәтем синдә чәчәк атты.

Син шуңа да миңа бик якын.

Канатланып көн дә эшкә барам,

Яратырга, димәк, бар хакым.

Миңа үрнәк – тырыш халкың!

Абый.

Түбән Кама – түбән түгел,

Бик тә матур, шәп исем.

Син тагы да гүзәлрәк,

Утлар кабынгач кичен.

Юбилейлар булмый көн дә,

Булдыралган – зурласын.

Шагыйрьләрең шигырь язсын,

Җырчыларың җырласын.

(«Түбән Кама» (М.Хафизов сүзләре, И.Хисмәтуллин көе) дигән җыр башкарыла.)

Барысы бергә.

Һәр кеше дә һәр нәрсәдән

Булалмыйдыр канәгать.

Әмма бу җир һәм бу шәһәр

Ошый безгә, җәмәгать!

1 нче алып баручы. Афәрин! Булдырдыгыз! Инде «Кем җитезрәк?» дип исемләнгән икенче иҗади биремгә күчик. Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне табыйк. Тапкырлыкны тикшерик.

(Экранда Түбән Кама шәһәре язучыларының иҗаты буенча шигырь яки җырлардан өзекләр яктыртыла, күп нокталар урынына тиешле сүзләрне табу сорала. Балалар командасының өстәленә эре хәрефләрдән язылган текстлар куела. Алып баручы үз чиратында сәнгатьле итеп укый. Командалар җавап таба алмаса, сүз тамашачыларга бирелә, ә алар балларын теләгән командаларына өстәтә алалар.)

Мәсәлән,

•Янәшәңдә ике елга –

… … …. … …

Бу якларның гүзәллеге

Урман-сулы булганга.

Сорау: сүз нинди елгалар турында бара?

(Җавап: Зәй, Чулман. Зәй кушыла Чулманга.)

• Урман белән янәшәдә

Дәшә … … … … … («Кояшлы алан»)

Мин бит синең һәр көнеңә

Куана торган балаң.

• Ял итәмен дисәң – табигатең

Хозурлыкка күмә барын да.

Җылы яктан бер дә ким түгел лә

… …. … … … … …

(Кама буе болыннарында.)

• Нигә миңа эссе яклар?

Кирәк түгел чүлләре.

Исән булсын яшел болын,

Туган якның … (күлләре).

Яңа көй чыңлый колакта,

Шытып килә йөрәктән.

Җырга кушылып шаулыйлар

Ак каеннар, тирәкләр.

Ул … … … … … … (Түбән Кама турында)

Уй көй моңлы халыкчан.

Башкача булмый, шәһәр бит

Шул халыктан калыккан.

• Ак калабыз калкып чыкты,

Ямьләндереп җир йөзен.

… … … … … … … (Актүбәләр, Чәбияләр)

Кызганмады нигезен.

• Әйләнәңдә синең яшел урман,

Киңдер синең болын-кырларың.

Еракларга илтә исемеңне

Киң колачлы … … … (Кама суларың).

• Изге сулы … … (Кызыл Чишмәң),

Тәмле ашлы Арба, Амбарың

Әйди сыман һәрчак үзләренә,

Чакырадыр һәрбер кунагын.

(Искәрмә: иҗади бирем шушы рәвештә дәвам итә, балалар өчен язылган шигырьләр, җырлар белән чиратлаштырыла.)

2 нче алып баручы. Булдырдыгыз! Тапкырлыгыгызны янә тагын бер кат исбатладыгыз. Афәрин! Түбән Кама шәһәренең табигате генә түгел, нигезе дә гүзәл. Чөнки ул җомга көн салынган. Истәлекле урыннарын күреп, без –түбәнкамалылар гына сокланмыйбыз, читтән килгән кунаклар да хәйран кала. Зәвык белән эшләнгән бульвар, парклар ял итү өчен генә түгел, сәламәтлекне ныгытуга да, белемгә омтылырга да этәрә, ярдәм итә. Төптән уйланып эшләнгән. «Истәлекле урыннарны кем күбрәк белә?» дип исемләнгән бирем дә нәкъ шуны күздә тотып уздырыла. Балалар командасы башлаган ярышны өлкәннәр дәвам итәр, кайсы команда сүзсез кала, бары тик шунда бирем тәмамланыр. Командаларга тиешле баллар куелыр. Башладык, хәерле сәгатьтә!

(Бирем тәмамлангач, ягъни командалар җавабы беткәч, сүз тамашачыларга бирелә һәм экраннан Түбән Каманың истәлекле урыннары күрсәтелә.)

 1нче алып баручы.

Шәһәремнең горурлыгы булып

Төзеләләр яңа биналар.

Урамыңнан үтеп киткән чакта

Сиңа карап һәркем сокланыр.

Чыннан да, шәһәребез көннән-көн матурлана, тагы да байый, яңа корылмалар калкып чыга. Мисал итеп, 2015 елны ачылган Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын күз алдына китерү дә җитә, минемчә. Зур вакыйгага тиң яңалык тарих битләрендә дә үз урынын тапты. Бөек шагыйрьнең әкияти геройларын үз эченә алган паркта җәяүлеләр өчен генә түгел, велосипедчылар өчен дә шартлар тудырылган – махсус юл салынган. Ә, балалар мәйданчыгы янында урнашкан ял зонасында, Интернеттан тыш, әдәби, шигъри әсәрләрне дә тыңларга мөмкин. (Экраннан видеоязма яктыртыла.) Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашты.

Түбән Каманың 50 еллык юбилеена бүләк итеп махсус төзелешләр дә каралган. Сорау: сүз нинди корылмалар турында бара? (Җаваплар тыңлана, баллар өстәлә).

2 нче алып баручы. Паркларны телгә алгач, һәйкәлләрне искә алмау бик үк яхшы булмас. Алар да бит җансыз түгелләр… Һәрберсенең үз тарихы, үз вакыйгасы, үзләренең чынбарлыгы бар. «Һәйкәлләр ни сөйли?» дип исемләнгән биремдә шәһәребездә төрле елларда урнаштырылган таш, бронза һ.б. төзелеш материалларыннан төзелгән корылмаларны, ягъни бөек шәхесләргә багышланган һәйкәлләрне барлыйк. (Җаваплар тыңлана, ачылу даталары өчен өстәмә балл бирелә). 

1 нче алып баручы.

«Беренчеләр», «Төзүчеләр» –

Безнең яшьлек калган җир.

Кай урамнарда йөрсәм дә,

Маңгай тире тамган җир.

Шәһәребез беренче төзүчеләр, беренче укытучылар, беренче табиблар, беренче китапханәчеләр белән матур. Беренчеләр! Алар гади дә, шул ук вакытта зыялы да… Гади дим, чөнки барысы да авылдан чыкканнар, зыялы дим – безгә яшәү өчен шәһәр булдырганнар! Сезнең игътибарыгызга гомуми сорау тәкъдим итәм. Шәһәребездә гомер кичерүче беренчеләрдән кемнәрне беләсез? Бәлки туганнарыгыз, дусларыгыз, күршеләрегез, хезмәттәшләрегез арасында бардыр игътибарга лаеклы кешеләр. Уйлагыз әле. Без аларны белергә, һәрчак истә тотарга, олыларга тиеш. Яхшы сүздән җан эри. Җылы, ягымлы сүзләрне кызганмыйк. (Җавап тыңлана, аннан видеоязма күрсәтелә.)      

2 нче алып баручы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданиннары –  шәһәребез өчен генә түгел безнең өчен дә зур горурлык! Башкарган хезмәтләре барчабызга да үрнәк! Араларында җитәкчеләр генә түгел, гади эшчеләр дә шактый. «Без аларны белергә тиеш!» дип исемләнгән бирем буенча күренекле бер шәхес (түбәнкамалы) белән таныштырырга тиеш буласыз. (Командалар чыгышыннан соң өстәмә сораулар бирелә). Сез тагын кемнәрне беләсез? (Җавап тыңлана. Исем-фамилиясе әйтелүгә, мактаулы шәхеснең портреты күрсәтелә, ә алып баручылар кыскача мәгълүмат бирәләр. Искәрмә: әлеге сорауларга җавап командаларга балл өстәми,  биремнәрдән тыш уздырыла, чөнки без аларның һәрберсен белергә тиешбез!)        1 нче алып баручы. Хәтерлисеңме, Түбән Камам, нәкъ биш ел элек сиңа багышлап «Түбән Камам йөрәгем түрендә» дип исемләнгән китап нәшер ителгән иде. Язган булса сүзләрдән быел да, киләчәктә дә сиңа һәйкәл куелыр! «Киләчәк бүген туа» дип аталган проект-бирем өй эше итеп бирелгән иде. Киләсе биш-уньеллыкта Түбән Кама нинди булыр? Танырбызмы без аны? Нинди үзгәрешләр кичерер? Шушы сорауларга җавапны бәйгедә катнашучылардан ишетербез. (Чыгышлар карала, проектлар яклана, бәя куела.)  

2 нче алып баручы.

Түбән Кама, җәйләр җитү белән,

Ал чәчәкле гөлгә күмелә.

Сокланырлык, матур булып һәрчак

Яшисең син күңел түрендә.

Кояш белән ай һәркем өчен бертөрле булган кебек, шәһәребез дә – уртак. Ул үзендә яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер йортка сыйдыра. Сүз уңаеннан шәһәребездә 270 меңгә якын халык яши. Шәһәрне төзекләндерүдә турыдан-туры катнаша алмасак та, аны яшелләндерү, тәртиптә тоту эшендә кулыбыздан килгәнчә булыша, ярдәм итә алабыз. Һәрбер кешенең үз язмышы булган кебек, эш-гамәлләре дә төрлечә, ә бурычыбыз бер – шәһәребезне тиешенчә саклау. Яхшы эшне эшләргә беркайчан да соң түгел. «Үзеңнән нинди өлеш кертер идең?» дигән сорауны үз эченә алган бирем «Минем өлеш» дип исемләнә һәм көчегездән килгәнчә башкарыла. (Кем күбрәк мисал китерә,  әлбәттә, шул командага балл өстәлә.)

 1 нче алып баручы. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше – боларның барысы да кеше күңеленә якын. Кая гына барсак та, нинди генә җирләрдә йөрсәк тә, туган як күз алдыннан китми. Ул тормышыбызның аерылгысыз бер кисәге. Юкка гына газиз әткәй-әнкәй белән тиңләмибез шул туып үскән, ялан тәпи йөгереп йөргән туган төбәкне. Кая гына барсак та, Түбән Камабызны сагынып кайтабыз. Ул һәрчак күңелебез түрендә. «Сүзләрдән һәйкәл куям сиңа, Түбән Камам» дигән  бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада «Салават күпере» ансамбленә йөрүче нәниләребез сезгә җыр-биюләрен бүләк итәр.

(«Салават күпере» ансамбле чыгышы. Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгара, җиңүчеләр ачыклана.)

1 нче алып баручы. Бүгенге бәйгедә катнашучыларны тәбрикләү өчен сүз бәйрәмебез кунагы Хәлиуллин Хәмммәтхәсән Гыйззәтулла улына бирелә.

(Катнашучыларга истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырыла.)

2 нче алып баручы.

«Нефтехим»ың, көпчәк заводларың

Еракларга даның тараткан.

Горурланам синең белән һәрчак!

Түбән Камам, сине яратам!

1 нче алып баручы.

Бик кунакчыл шәһәребез

Даны китте еракка.

«Шәһәр көне» – олы бәйрәм

Чакырабыз кунакка!

2 нче алып баручы. Бүгенге ярышта катнашучыларга, гадел хөкемдарларга, тамаша кылучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, исән-сау, сәламәт булыйк! Һәрчак бердәм булыйк! Киләсе очрашуларга кадәр!