Техник иҗаттан тәм табып

№54

Ринат НУРУЛЛИН,

Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы

Кукмара районының Чуллы авылында ишле гаиләдә 1936 елда туган бу шәхес  бик күпләргә  таныш. Аны мәктәп балалары да, укытучылар да, рационализаторлар да, уйлап табучылар да, галимнәр дә, республикабыз җитәкчеләре дә белә. Аның белән авылдашлары да, райондашлары да,  хезмәттәшләре дә горурлана. 2010 елда ул Россия Федерациясенең эшмәкәрлекне җәелдерү фонды тарафыннан «Елның иң яхшы җитәкчесе» дигән абруйлы исемгә лаек була. Сүзебез – әле бүген дә Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты вазифасын егетләрчә башкаручы 80 яшьлек Мөхәммәт Йосыф улы Әюпов хакында. Кырыктан артык рационализаторлык тәкъдиме һәм уйлап табуга патенты гына бар аның. «Яшь уйлап табучылар китапханәсе» сериясеннән чыккан ун китап авторы да ул. Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсе шәкертләренә дини гыйлем дә бирә. Алар өчен «Сарф гыйлеме» исемле китап та язган. 80 яшенә җитсә дә, җилдәй җилдереп, машина йөртә, дача бакчасын тутырып умарталар асрый.

– Мөхәммәт абый! Кешенең хәтерендә балачак чорына бәйле вакыйгалар онытылмаслык булып уелып кала, диләр. Балачагыгыз турында нинди хатирәләрегез бар?

– Мин 1936 елның 15 июлендә туганмын. Балачагым ул чордагы балаларныкы кебек илебезнең авыр чорларына, сугыш алды һәм сугыш елларына туры килде. Тик алай да каз бәбкәләрен саклаган арада болында уйнап, инештә балык тотып күңел ачарга да өлгерә идек. Безнең авыл – Кукмара районында урнашкан Чуллы авылы Киров өлкәсе белән чиктәш булып тора. Авылның ике ягыннан ике зур булмаган инеш ага, алар авыл читендә бергә кушылып, зураеп китә. Инешнең бер метр-метр ярым тирәнлектәге урыннары булганга күрә, балаларга иркенләп су коенырга мөмкинлек бар иде. Балыкны ятьмә белән тота идек, хәтта кайбер көннәрне чиләк тә тула иде. Яр буенда әрәмәлек, чикләвек куаклары, җиләкләр бик күп була иде. Җәй җитүгә, без кузгалак, балтырган һ.б. төрле татлы үсемлекләр белән сыйлана идек.

– Ә мәктәп елларыгыз ничек узды?

– 1944 елны Чуллы башлангыч мәктәбенә укырга кердем, ә 1948 елны Кукмараның 1 нче   урта мәктәбенә бардым. Яраткан фәннәрем арасында математика һәм физика булды. V сыйныфта укыганда, математикадан беренче контроль эш нәтиҗәләре буенча укытучыбыз Макар Ильич, кызыл карандаш белән миңа гына ярты дәфтәр битендә тутырып, «5»ле билгесе куйган иде. Бу билге миңа барлык Мактау грамоталарыннан дә өстенрәк булгандыр. Мәктәптә укыган чорларда спорт ярышларында актив катнаша идем. Безнең районда волейбол уены бик популяр иде. Минем фамилиям мәктәп стенасында урнаштырылган исемлектә шактый еллар буенча иң яхшы волейболчы итеп күрсәтелде.

– Мәктәпне тамамлаганда, кеше, гадәттә, киләчәк һөнәрчелеге турында уйлана. Сезнең космонавт булырга хыялыгыз булмадымы?

– 1954 елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт төзүчеләр институтына имтихан тоттым, әмма физика белән математиканы «4»ле һәм «5»ле билгеләренә бирсәм дә, рус теле аркасында институтка керә алмадым. Казандагы 5 нче номерлы техник училищеда слесарь-инструментальщик һөнәрен үзләштергәннән соң, флотка хәрби хезмәткә алдылар, анда дүрт ел I класслы хәрби белгеч булып хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән соң, 1959 елда, Казан авиация институтына укырга кердем, аны 1964 елда радиоинженер һөнәре буенча тәмамладым. Институттан С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсенә эшкә юллама бирделәр. Анда инженер, өлкән инженер, лаборатория җитәкчесе, конструкторлык бюросы җитәкчесе булып эшләдем.

– Авиация берләшмәсендә үзегезне зыялы конструктор гына түгел, ә актив уйлап табучы һәм рационализатор итеп тә таныткансыз икән…

– Шулай дип әйтергә кирәктер. Берләшмәдә эшләү дәверендә кырыктан артык рационализаторлык тәкъдимемне гамәлгә ашырдым. Төп эшем белән беррәттән берләшмәнең уйлап табучылар һәм рационализаторлар советы рәисе, радиогазетаның техник темалар буенча тапшырулары редакторы вазифаларын үтәдем, өлкә комитетында штаттан тыш инструктор булып тордым.

– Сез дистәләрчә еллар буе Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятен җитәкләп киләсез. Бу мөһим эшкә ничек алындыгыз?

– 1979 елның февралендә Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар өлкә җәмгыяте советына җаваплы секретарь, аннан соң рәис итеп сайладылар. 2009 елдан бирле уйлап табучылар һәм рационизаторлар җәмгыятенең президенты булып торам.

– Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең җитәкчесе буларак үзегезнең төп казанышларны әйтеп китсәгез иде.

–       Тәкъдимнәрем буенча «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы», «Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы» дигән мактаулы исемнәр һәм уйлап табучылыкка, техниканы камилләштерүгә өндәүче күптөрле мактаулы билгеләр кертелде. Бу билгеләр күп кенә уйлап табучыларны һәм рационализаторларны иҗатка дәртләндерү чарасы буларак хәзер дә кулланыла.

«Мәгариф» журналы белән дә 2009 елдан бирле иҗади хезмәттәшлектә яшибез. Ел саен татар мәктәпләре укучылары арасында «Яшь кулибинчылар» бәйгесе оештырып киләбез.