Сургут татарларының якшәмбе мәктәбендә

№38

Алия МОТЫЙГУЛЛИНА,

Сургут шәһәренең татар иҗтимагый милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзасы, журналист

 

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Татар халкының яраткан шагыйре Фәнис Яруллин шигырендәге әлеге юлларны, укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгәндә, без еш искә алабыз. Бу дүртьюллыкка сыйган мәгънә, мөгаллимнәребезгә булган хөрмәт, ихтирам-игътибарыбыз, рәхмәт хисләребезне җиткерергә ярдәм итә. Шигырь Сургут шәһәренең татар иҗтимагый милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан оештырылган бәйрәм кичәсендә дә яңгырады. Мөгаллимнәр әзерли торган Сургут дәүләт педагогика университеты бинасына милләттәшләребезнең бу көнне җыелу сәбәпләренең берсе нәкъ шушы – гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итү иде. Ә андыйлар Сургутта яшәүче татарлар арасында аз түгел. Гүзәл Шәрәфетдинова, Велэра Кадыйрова, Әлфирә Сәлахова, Рәфис Шәймәрданов – шундыйларның кайберләре генә. 40 меңнән артык татар милләте вәкиле яшәгән шәһәребездә гомерен балаларга белем бирү, тәрбияләүгә багышлаучылар моның белән чикләнми дип ышанып әйтергә була. Без  санап үткән мөгаллимнәрнең күбесе – татар милли мөхтәрияте каршында эшли торган татар якшәмбе мәктәбе укытучылары. Билгеле булганча, якшәмбе мәктәбе җәйге ялдан укучыларын октябрьнең беренче якшәмбесендә җыя. Әлеге уңайдан татар милли мөхтәрияте тарафыннан ел саен биредә белем алучы укучылар өчен бәйрәм оештырыла. Быелгысы 5 октябрь – Халыкара укытучылар көненә дә туры килде, укытучыларыбызны да һөнәри бәйрәмнәре белән сәхнәдә тәбрикләү мөмкинлеге туды.

Ана телебезне өйрәнергә, татар телендә аралышырга теләк белдергән балалар, әти-әниләрнең күп  булуы – сөенечле хәл. Россия стандартлары буенча гомуми белем бирү программасының шактый катлаулы, балаларыбызның күп вакытын алуын исәпкә алганда, атнаның бердәнбер ял көнендә татар телен өйрәнергә ихтыяр көчләре җиткән сабыйлар миндә зур соклану уята. Милләтәшләребез якшәмбе мәктәбенең эшен татар телен өйрәтү белән генә чикли дип уйласак, нык ялгышырбыз. Балалар психологиясе үзенчәлекләрен исәпкә алып, биредә дәресләр кызыклы аралашу, билгеле урыннарга сәяхәтләр, истәлекле даталар уңаеннан бәйрәмнәр формасында оештырыла. Парта артыннан укучыларның җанлы аралашуы өстәл артында чәй эчү белән дәвам итә. Әти-әниләр алып килгән тәм-том белән бүлешеп сыйлану, чыннан да, балаларның бер-берсенә, мөгаллимнәренә мөнәсәбәтен тагын да камилләштерә. Укучылар арасында яшьләре мәктәп чорыннан узган кешеләр дә бар. Ана теленә булган мәхәббәт, татар теледә аралашу теләге аларны бирегә китергән. Андыйларга соклану, хөрмәт хисләре бермә-бер арта. Сургут татар милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Рафаил Ульбеков үзенең чыгышында: «Якшәмбе мәктәбебездә укучыларыбыз саны күбрәк булган саен, милләттәшләребез тормышын кызыклырак итү өчен яңа чаралар оештырырга теләгебез тагын да арта. Укучы балаларның әти-әниләре дә биредә аралаша, яңа танышлар, дуслар таба. Димәк, якшәмбе мәктәбенең эше тел өйрәтү, белем бирүгә генә кайтып калмый, ә милләттәшләребезгә аралашу өчен мөмкинлек тә тудыра. Сезне яңа уку елы белән тәбрик итәм, зур уңышлар телим! Төп эшләреннән тыш бирегә килеп белем бирергә теләк һәм көч тапкан укытучыларыбызга да чиксез рәхмәт хисләремне җитерәсем килә! Мәктәбебез эшен җанлы, кызыклы итеп оештыру өчен зур  тырышлык куясыз сез. Ачык йөзегез, игелекле эшегез өчен сезгә зур рәхмәт, бәйрәмегез белән тәбрик итәбез», – дип, укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Укучыларга, яңа уку елы белән котлап, истәлекле бүләкләр, дәреслекләр тапшырылды.

Мондый күркәм чараны оештыручылар – татар милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзалары, якшәмбе мәктәбе укытучылары. Милләтәшебез, Сургут педагогика университетының филология факультеты деканының тәрбия эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Әлфирә Сәлахованың чараны оештырудагы өлеше аерым игътибарга лаек. Ул да һөнәри бәйрәмендә дә милләтебезгә хезмәт итүчеләр сафында.

Татар һәм рус телләрендә алып барылган әлеге чара милләттәшләребез башкаруындагы җыр-моң белән үрелеп барды. «Сандугач» вокал-хореография ансамбле артистлары чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. Рөстәм Зыятдинов, Олег Мачитов, Карина Муравьева, Илнур Сабиров, Гүзәл Исмәгыйлева башкаруындагы җырлар, Раушан Сәфәровның гармун моңнары тамашачыларыбыз күңеленә хуш килде, алар артистлар чыгышын алкышларга күмде. Очрашу, гадәттәгечә, чәй табыны артында күңелле әңгәмә белән дәвам итте. Якшәмбе мәктәбе укучылары – бер атнадан, ә килгән милләттәшләребез,  озакламый күрешергә сөйләшеп, күтәренке рухта өйләренә таралышты.

Материал (rtf).