Шигырьләрем ‒ гомерем агышы

№68

(Ютазы төбәге шагыйрәсе Вәсилә Вәлиева иҗатына багышланган әдәби кичә)

Руфинә ЙОСЫПОВА, Сәрия СӘҮБӘНОВА, Гөлсинә БАКИРОВА,

Ютазы районы Урыссудагы 2 нче төп мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Алып баручы.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бар күңеллелек бар дөньяда

Бар бер ямьбүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм –

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

1 нче төркем.

(Шигарын игълан итә.)

Шигырь юлларымда берәм-берәм

Сәйлән итеп тезәм язмышны…

1 нче укучы. Дөрестән дә, бүген бездә олы бәйрәм. Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче, үзенең шигырьләре белән район газетасы битләренә, районыбызда үтә торган бәйрәмнәргә ямь бирүче шагыйрәбез – Вәсилә апа Валиева бездә кунакта.

Вәсилә апа – безнең замандашыбыз. Аның тормышы тирә-юнебездә яшәүчеләрнекеннән бик күпкә аерылып тормыйдыр. Бары тик кайберәүләребез күрмәгәнне ул күрә; ишетмәгәнне ишетеп, ул үзенең шигырьләренә сала.

1947 елның 30 нчы августында Башкортстанның Туймазы районы Бәтке авылында колхозчы Ямаевлар гаиләсендә өченче бала булып җете зәңгәр күзле, алтындай янып торган чәчле бер кыз бала дөньга килә.Аңа Вәсилә дип исем кушалар.Әти-әнисе авылда хөрмәтле кешеләр булалар. Алар турында Вәсилә апа:

Балачаклар безнең шулай үтте:

Су коендык, комда аунадык.

Әти-әниләрнең тырышлыгын күреп,

Яшәү кагыйдәсен аңладык, ‒ дип яза.

Мәктәп елларыннан ук табигать гүзәллегенә гашыйк хыялый кыз була ул. Аның мәктәптән алган характеристикасында да әдәбият белән кызыксынуы, газета-журналларны яратып укуы турында әйтелгән. Шушы әдәбият сөюе аны шигырьләр язарга этәрә дә инде. Вәсилә шигырьләр яза башлый. Хәтта хәрби хезмәткә киткән сөйгән егетенә дә хатларын шигъри формада яза. Татар сүзен, татар сөйләмен сагынган авыл егетләре өчен аның хатлары зур шатлык, сөенеч, хәзинә, туган җир сулышы була. Ниһаять, бер-берсен сөйгән яшь йөрәкләр бергә кушылып гаилә коралар: мәхәббәт җимеше булып 2 балалары туа. Алар, балаларын үстереп, зур тормышка чыгаралар. Тормыш мәшәкатьләре белән шигырь язулар да читкәрәк китеп тора…

Балалар үсте, тормыш җитте… Яшьләй сөеп кавышкан ярың белән яшә генә. Эх, шулай гына булса иде, үзенең шигырендә әйтелгәнчә:

Бер картлыкта, бер яшьлектә диеп,

Яшисе дә иде яшисе…

Ләкин алай гына булмый шул. Вәсилә апаның 2010 елда пар канаты каерыла: ул ялгыз кала. Шушы кайгы-хәсрәт, сагыш тулы көннәрдә аның шигъри сәләте ныграк ачылып китә, һәм Вәсилә апа күпләп шигырьләр иҗат итә башлый.

(Шигырьләр уку.)

2 нче укучы.

Чордашларым белән белем йортларында

Килде мине, Әткәй, күрәсең.

Ачуланма, Әткәй, гади эшче булу

Язмышыма язган күрәсең.

Тормыш юлым гади, гадел булды.

Үпкәләмим, Әткәй, үткәнгә.

Намусым саф, күңлем изге минем,

Хәләл ризык ашап үскәнгә.

Кулларыңнан тотып рәхмәт әйтә алмыйм,

Йөрәккәем шуңа сызлана.

Авыр туфракларың җиңел,

Урының җәннәт булсын,

Рәнҗи күрмә, Әткәй, кызыңа. («Рәнҗи күрмә, әткәй, кызыңа»)

3 нче укучы.

Шигырьләрем гомерем агышы

Шатлыгым һәм кайгы сагышым

Язмышыма язган гомер юлы белән

Киләчәккә үтеп барышым.

Үткән юлга кабат борылып карау

Үзе кызык, үзе кызганыч

Рәхәтен дә тоеп, михнәтенә түзеп,

Гомер кышым килеп җиткән ич.

Тагы күпме барыр юлым калган

Белә аны бары бер Ходай

Шатлыклар да, борчулар да биреп,

Без колларын сыный Ул шулай.

Сабырлыклар бирче, Ходаем!

Саулык, уңыш көтсен юлымда.

Насыйп булсын калган гомеремдә,

Күбрәк изгелекләр кылырга. («Шигырьләрем – гомер агышы»)

4 нче укучы.

Миңа сагыш килмәс, димә.

Килсә, бер килә икән.

Таштан түгел лә бу йөрәк,

Ничекләр түзә икән.

Уйлар сагышка әйләнеп,

Үзәкне өзә икән.

Кайгысагыш кичергәнне

Йөрәк тә сизә икән.

Очыр сагышларымны, дип,

Җилләрдән сорыйм микән

Сагышларны көйгә салып,

Әллә бер җырлыйм микән.

Ялгыз сахраларга чыгып,

Күккүкләр тыңлыйм микән!?

Сагышым яшем юсын, дип,

Әллә бер елыйм микән. («Сагыштан нишлим икән?»)

2 нче төркем.

(Шигарын игълан итә.)

Мин чит җирдә оя корган

Бер кошчыгың, Туган җиркәем…

1 нче укучы. Без Вәсилә апаның туган җир турында язган шигырьләре турында сөйләргә телибез.

Вәсилә апа – авыл җирендә туып үскән табигать баласы. Аның күңелен кешеләрнең табигатькә карата мөнәсәбәте борчый, уйландыра һәм шул уйлар шигырь юлларына күчә. Үзенең шигырьләрендә туган ягының табигатенә мәдхия җырлый: аның чишмәләре, баланнары, миләшләре, Ыклары, шомыртлары шигырь юлларында урын алалар. Шаулап үскән иген кырлары да иҗатына килеп керә:

Бигрәк ямьле минем туган авылым

Ыгы да бар, урман күле дә.

Табигатьнең бөтен гүзәллеген җыйган

Болын тулы чәчәк, гөле дә.

Туган җире белән горурлана һәм аның батыр уллары, уңган кызлары өчен рәхмәт укый:

Өстәлдәге татлы ризыкларың өчен

Рәхмәт уңдырышлы җиреңә.

Әкиятләрдәгедәй уңган кызлар,

Батыр уллар бирдең илемә.

Вәсилә апаның күңеле туган җиренең һәрбер чәчәге, күбәләге, кошлары белән киңәшләшеп яши. Алар аның күңелендәге ярасына дәва бирә.

Кайгыларым артса, моңайсам да

Киләм чәчәк аткан яранга.

Яран чәчәчкләре шифа бирә

Сыкрап куйган күңел ярама.

Кунагыбызның шигырьләрендә табигать белән кеше бергә кушыла, бер язмышка буйсына. Мәсәлән, үзенең «Торналар» дигән шигырендә ул болай яза:

Язмышларга язган ялгышларның

Бар әчесе әллә әремдәме?

Туган җиргә кайтсам,

Торган җирне сагынам.

Мин дә шул торналар хәлендәме?

2 нче укучы.

Тагын көзләр җитте, зәңгәр күктә

Каңгылдаша казлар көтүе.

Әллә җырлашалар, әллә елашалар

Туган җирдән авыр китүе.

Күл өсләрен очып әйләнәләр,

Каурыйлары кала коелып,

Шаулый-шаулый озата камышлар

Төнбоеклар кала боегып.

Кыйгак-кыйгак, юлларыбыз ерак, диеп,

Саубуллашып китте казларым

Хәвеф-хәтәрләрдән имин булып,

Кабат кайтсын казлар язларын.

Көзләр, кышлар үтеп яз җитмичә

Җирдә гөлләр чәчәк атмый шул.

Язлар җиткәч, казлар кире кайта,

Узган гомер кире кайтмый шул! («Киек казлар»)

3 нче укучы.

Миләшкәем, кызыл миләшкәем,

Җимешләрең бигрәк авырдыр.

Миләшкәем башын гына игән,

Әче булса да ул сабырдыр.

 

Әкрен генә яфракларын коя,

Табигатькә инде көз килгән.

Әллә инде миләш баш игәнме,

Табигатькә рәхмәт йөзеннән.

 

Яфраклары аның коелса да,

Җимешләре кала иңендә.

Башын игән кызыл миләш кебек

Сабыр буласым бик килә минем дә.

 

Җимешеңне татлы дияр идем,

Сагышымнан дәва була алсаң.

Сокланырга сиңа, миләшкәем,

Килермен мин, әгәр килә алсам. («Миләш»)

4 нче укучы.

Йомшаккаем, назлы куянкаем,

Ялгыз утыра ул читлектә.

Куянымны бик еш кулларыма алам

Гел читлектә диеп интекмә.

Күзләремә карап ышана ул

«Мин яратам сине» дигәнгә

Яраттыра, сөйдерә дә,ә аннары

Сикереп төшеп китә идәнгә.

Ә тешләре, ай-һай үткер.

Нәрсә тели шуны кимерә

Читлегендә генә утырасы килми

Чыга, уйный, сикерә.

Уйнап туйгач читлегенә керә

Яши торган урыны читлек шул.

Өйдә кемнәр яши,барсын таный

Чит кешене тешли,тырмый ул. («Куяным»)

5 нче укукчы.

Тәрәзәмнән карап торам,

Тыштагы бураннарны.

Ап-ак карга күмелгәннәр

Урыссу урамнары.

Кызыл, зәңгәр, яшел, кара,

Йортларның түбәләре.

Түбәләрне дә бураннар

Кар белән күмәр әле.

Чыршылар да, наратлар да

Ямь-яшел утыралар.

Ылыс арасын бураннар,

Кар белән тутыралар.

Тәрәзәмнән күренеп тора

Мәчет манарасы да.

Бураннарда ныграк сыкрый

Йөрәгем ярасы да. («Кышкы урам»)

3 нче төркем.

(Шигарын игълан итә.)

Әткәм-әнкәмә дәшәсем килә

1 нче укучы. Вәсилә апаның шигырьләре шәхси шигырьләр.Ул шигырьләренең күбесен үзенең иң якыннарына-әти-әнисенә, улына, кызына, тормыш иптәшенә багышлый. Вәсилә апа үзенә тәрбия биргән, гади һәм гадел тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, хәләл ризык ашатып үстергән, Кеше иткән ата-аналарына рәхмәтле:

Тормыш юлым гади, гадел булды.

Үпкәләмим, Әткәй, үткәнгә.

Намусым саф, күңелем изге минем,

Хәләл ризык ашап үскәнгә.

Гомер уза. Инде әти-әниләре дә күптән гүр иясе, ләкин Вәсилә апаның газиз кешеләре йөрәге түрендә. Ул аларны сагына, юксына һәм хисләрен шигырь юлларына сала.

Күз алдымда кояш кебек балкып,

Әнкәемнең каршы алганы.

«Озак көттермәгез», диеп

Кулын артка куеп,

Әткәемнең озатып калганы.

Шигырьләре шәхси булса да, аларга салынган эчтәлек, мәгънә барлык балаларга һәм аналарга да кагыла. Вәсилә апа ата-аналарны борчуга салмаска ,аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә, ата-ана кадерен белергә, ата-ана мәхәббәтенең тирәнлеген аңларга өйрәтә:

Аналарга булган җан җылыбыз,

Эретерлек булсын зарларны.

Бәйрәм көнне генә түгел,

Һәр көн саен истә тотыйкчы без аларны.

Вәсилә апа үзенең шигырьләрендә балаларына да еш мөрәҗәгать итә. Балалар аның өчен буыннарны буынга ялгаучылар, нәсел җебен дәвам итүчеләр. Мәсәлән, «Улыма» шигырендә ул болай яза:

Атаң-анаң нәселе җебен,

Тапшырганнар синең кулыңа.

Синең нәселең җебен киләчәктә,

Тапшыра алсын улың улына.

2 нче укучы.

Һаман иңнәремә салам, әнкәй,

Иңнәреңдә йөрткән мамык шәлеңне.

Шул шәлеңне салып җылытам,

Сагышлардан туңса җанымны.

 

Шатлансам да, уйлансам да,

Иңнәремә салам шәлеңне.

Шәлдә калган җан җылыңны тою

Җиңеләйтә, әнкәй, хәлемне.

 

Минем күңелемә дә күчергәнсең

Күңелеңнең назын, җылысын.

Сиңа әйтәм, әнкәй, рәхмәтемне,

Укыйм догамның да изгесен.

 

Гомер уза искән җилләр кебек,

Миннән дә бит мамык шәл калыр.

«Җан җылысы калган әнкәмнең», дип

Иңнәренә кызым бер салыр. («Әнкәм шәле»)

3 нче укучы.

Әнкәемнең шомырт кара чәче

Нигәләр соң шулай агарган?

Язмыш сынавына чыдар өчен,

Сабырлыклар алган кайлардан?

Гомерең буе кылган изгелекләр

Көмеш сипкәннәрме чәчеңә?

Язмыш газаплары кар сиптеме,

Серләреңне, әнкәм, ач миңа.

Әнкәм тыйнак кына елмайды да:

«Еллар ачар, диде, серемне

Хәвеф-хәтәрләрдән фәрештәләр

Сакласыннар иде үзеңне.»

Еллар үтте, инде әнкәм дә юк,

Җирән чәчләрем дә агарды.

Язмышында төрле хәлләр татып,

Әнкәм, кызың сине аңлады. («Әнкәм сере»)

4 нче укучы.

Әткәм-әнкәм, газизләрем минем

Туган туфрагымның куенында.

Мирас булып калган дисбеләрен

Сагынганда алам кулыма.

Сез калдырган Коръән и Кәримне

Намазлыкка төреп сакладым

Сез укыган намазларны тыңлап,

Күп догалар шуннан ятладым.

Әткәм-әнкәм, изге туган җирем,

Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.

Бары сездән генә алдым, сездән генә,

Намусны да, яшәү көчен дә. («Хәтер» шигыреннән)

4 нче төркем.

(Шигарын игълан итә.)

Утырып уйлар уйладым…

1 нче укучы. Замандашыбыз Вәсилә апаның күңелен төрле уйлар били. Туган тел, туган җир язмышы, гаилә, әхлаклылык, милләт язмышы, балаларның киләчәге барсы турында да уйлана ул:

Мин бер гади татар хатынымын,

Күңелемдә шомлы уй ята.

Илнең киләчәген билгесезлек каплап,

Күңелемдә борчу уята.

Һәр милләт халкы үзенең киләчәге өчен борчыла. Татар милләтенең дә киләчәге бүген бик күп сораулар тудыра…

Телебез киләчәккә барып җитә алырмы? Татар дигән милләт югалмасмы? Татар әдәбиятын укучылар булырмы? Шушы сорауларга җавап уңай булган очракта гына гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез сакланыр, яшәр; безнең дә яшәвебезнең, эшләвебезнең, укуыбызның мәгънәсе булыр.

Туфан, Разил, Роберт иҗатлары

Яктыртсыннар халкым күңелен.

Аклансыннар өмет-хыяллары

Озайтсыннар татар гомерен.

Тормышыбызның нигезе әхлаклылык. Яшьләрнең ашыгып кавышуы, аларның тормыш сынауларына әзер түгеллеге гаиләләр таркалуга китерә. Әти-әниле ятимнәр күбәя, бу күренеш кунагыбыз күңелен әни кеше буларак борчый, йөрәген әрнетә. Дөньядагы барлык балаларны да әти-әниле, пар канатлы итеп күрәсе килә Вәсилә апаның.

Тәпи баскан чакта кулларыннан

Тотсын иде әти-әниләр,

Атлап киткән чакта пар канатлар

Тойсын иде барлык сабыйлар.

Чорыбызның иң зур бәхетсезлеге эчкечелек. Күпме газиз балаларны бәхетсез итә, юкка чыгара, күпме сәләтле адәм балаларын аяктан ега, кешелектән чыгара, күпме аналарның чәчләренә вакытсыз кырау төшерә, йөрәкләрендә төзәлмәс яра булып сулкылдый бу афәт.

Ничек кенә итеп бу дөньяны

Хәмер зәхмәтеннән сакларга?!

Оныкларның матур киләчәген

Шул зәхмәттән ничек якларга?

Әлеге соравына җавапны ул кешеләрдәге бер-берсенә булган мәхәббәт, ярдәмчеллек, намуслы тормыш, сабырлык, сәламәт яшәү рәвеше, булдыклылык кебек сыйфатларда күрә.

2 нче укучы.

Карлар ява, ап-ак карлар ява

Табигатькә аклык таралган.

Кодрәтең бит чиксез, Раббым, агарт,

Кемнең күңеле яман каралган.

Явызларны изгелеккә күндер

Намуссызның намусы сафлансын.

Сәрхүшлектән, зинһар, бәндәләрне коткар,

Аналарның өмете аклансын.

Ятимлекләр язма сабыйларга,

Кавышканнар сөешеп яшәсен.

Нәфесенә чик сал комсызларның,

Хәләл ризык кына ашасын.

Илгә иминлек һәм муллык килсен,

Бәндәләргә бирче сабырлык,

Саулык та бир, булдыклылык, кодрәт,

Ак бәхетләр яусын кар кебек. («Теләк»)

3 нче укучы.

Мин – татар, дип горурланып,

Шигырь укыдылар урысча.

Үз телендә укый белмәгәнне

Чын галимнәр саный хурлыкка.

 

Урыс халкы укый шигырьләрен

Саф урысча – урыс  телендә.

Бер урыс та шигырь укымады

Безнең телдә – татар телендә.

 

Татар булсаң, үз телеңне югарыга  күтәр!

Дәрәҗәңне күтәр татарча!

Күп тел белү – горурлык,

Үз телеңне белмәү ул – хурлык («Шигырь бәйрәмендә»)

4 нче укучы.

Буең җитмәгәнгә үрелмә син

Түбәннәргә карап гыйбрәт ал

Өстән аска тәгәрәмим дисәң,

Яхшылардан гына  үрнәк ал.

Кылыр гамәлеңне башта уйла

Үз-үзеңне читтән карап күр

«Дөрес яшимме?» дип сорау бир дә,

Соравыңа үзең җавап бир.

Бу тормышта тырышканнар җиңә

Авырлыклар җиңеп кодрәт ал

Язмыш сынауларын җиңә-җиңә,

Намусыңны сакла,

Кеше булып кал. («Кеше булып кал»)

5 нче укучы.

Шигырь юлларымда берәм-берәм

Сәйлән итеп тезәм язмышны.

Бәхетемне кызыл сәйләннәрдән,

Сарылардан тезәм сагышны.

 

Бала чакны тезәм ап-аклардан

Каралардан тезәм төннәрне.

Яшелләрдән тезәм яшьлегемне

Зәңгәрләрдән аяз көннәрне.

 

Төймәмнең алтын йозагы син идең,

Ә йозагы сынды, югалды.

Гомер җебемдәге сәйләннәрем

Таң алдыннан шул чак чуалды.

 

Гомер дигән җебем беркөн өзелер дә,

Сибелерләр тезгән сәйләннәр.

Шигырьләрем ядкарь булып калыр,

Бер укырлар мине белгәннәр. («Тормышым сәйләннәре»)