Серле сандык ниләр сөйли? 

№ 195

(Башлангыч сыйныф укучыларына татар халык иҗаты аша милли тәрбия бирүгә багышланган бәйрәм кичәсе сценарие)

Рәшидә ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА,  

Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: милли уеннар, татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән хәзинәсе икәнен төшендерү, сөйләм культурасын баету.

Бурычлар:

тәрбияви: балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт, үз халкы белән горурлану, гореф гадәтләренә кызыксынучанлык тәрбияләү;

үстерелешле: күзаллау (табышмак), фикерләү, акыл сәләтен, сөйләм телен үстерү;

белем бирүдә: сүзлек запасын, сөйләм культурасын  баету.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле, танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физик тәрбия.

Методик алымнар hәм чаралар: уен, әңгәмә, табышмаклар, такмазалар, сораулар, нәфис сүз, музыка тыңлау, бию-җырлар.

Сүзлек өстендә эш: алъяпкыч, түбәтәй.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, слайдлар карау, мәкаль, табышмаклар, тизәйткечләр, уеннар, җыр-биюләр өйрәнү.

Бәйрәм барышы

Алып баручы. Хәерле иртә, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Сезнең игътибарыгызга «Серле сандык ни сөйли?» дигән фольклор бәйрәмен тәкъдим итәбез. Без бүген төрле уеннар, шаян такмаклар, матур җырлар, биюләр күрсәтербез.

Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Нигәдер кояш кына күренми. Ягез, бергәләп кояшны чакырыйк.

«Кояшны чакыру» уены

Кояш, чык, чык, чык,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Алып баручы. «Мәликә» уенын уйнап алырбыз. Санамыш әйтеп, Мәликәне сайлыйбыз.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Син кал, бу чык!

Алып баручы. Мәликәне сайладык, аның күзләрен бәйлибез, ул тавыштан танып алдында торган кешене әйтергә тиеш.

«Мәликә» уены

Утыр, утыр, Мәликә,

Алмагачның төбенә.

Кем торганын каршыңда

Әйтеп бирче тиз генә.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар! (Балалар сандык табалар. Алып баручы балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый.)

Бу сандыкта нәрсә бар икән?

– Алтын!

– Доллар!

– Бәлки, китаптыр?

Алып баручы.

Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син,

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, тизәйткечләр… 

Алып баручы. Дусларым, әйдәгез, бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

«Түбәтәй» уены

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

(Түбәтәй туктап калган балага җәза итеп такмак сөйләргә кушыла.)

  1. Исәнмесез-саумысыз…

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

  1. Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез.

Безнең мәче сезгә килсә,

Зинhар, ишек ачыгыз!

  1. Сары, сары, сап-сары,

Сары пәке саплары.

Сараларга барган идем,

Җырлый икән атлары.

  1. Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам,

Печән салам казларга.

  1. Кәҗә керә бакчага,

Кәбестәне ашарга.

Таяк тотып чыксалар,

Хәзер тора качарга.

  1. Иртән торып тышка чыксам,

Тараканнар кар көри.

Чикерткәләр туфли киеп,

Урамда биеп йөри.

  1. Иртән торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кара сарык биеп йөри,

Сыер чәбәкәй итә.

  1. Әтәч менгән читәнгә,

Кикрикүк” итәргә.

Әтәчкә дә хәбәр килгән

Армиягә китәргә.

Әтәч әйтә: “Бармыйм”, – ди,

Тавык әйтә: “Калмыйм”, – ди.

“Син армиягә китсәң,

Бер күкәй дә салмыйм”, – ди.

  1. Әтәч китте армиягә

Чабатага утырып.

Тавык мескен карап калды,

Ике күзен тутырып

Алып баручы. Балалар, әйдәгез бергәләп «Без, без, без идек…» уенын уйнап алабыз. (Җәза өчен бармак уеннарын кабатлау.)

  1. Бабай алды барабан,

Әби алды бөтерчек,

Әти алды машина,

Әни алды сикергеч.

Ә мин алдым бер зур туп,

Уйныйм аны сикертеп.

  1. Баш бармак,

Имән бармак,

Урта бармак,

Атсыз бармак,

Чәнти бармак.

  1. Баш бармак башлык кигән.

Имән бармак итек кигән.

Урта бармак зур тун кигән.

Атсыз барак чалбар кигән.

Чәнти бармак киенмәгән,

Әллә киенә белмәгән.

  1. Баш бармагы – бүредер,

Имән бармагым – төлке,

Урта бармагым – керпе,

Атсыз бармагым – аю,

Чәнти бармагым – куян,

Куянны кая куям?!

  1. Бу бармак – чыпчык,

Бусы – сыерчык,

Бусы – карлыгач,

Бусы – сандугач,

Ә бу бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәниемә – чәнтиемә!

Алып баручы.

Матурлыкка бай ул безнең тормыш,

Адым саен анда матурлык!

Барлык батырлыкның, матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

Менә шул матурлыкның бер төре – мәкальләр.

Рәхим итегез!

Мәкальләр

  1. Иң матур тел – туган тел,

Атам-анам сөйләп торган тел.

  1. Олыласаң олыны,

олылырлар үзеңне.

  1. Дөресен әйткән – котылыр,

Ялган әйткән – тотылыр.

  1. Иртән көлсәң кешедән,

Кич көләрләр үзеңнән.

  1. Белемле көн күргәндә,

Белемсезгә төн килгән.

Тизәйткечләр

  1. Тиз, тиз, тиз әйт дип,

Әйтә безгә тизәйткеч.

Тизәйткечне тиз әйттереп,

Телебезне төзәтик.

  1. Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә.

  1. Абагага бага-бага,

Башым бәрдем баганага.

  1. Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә.

  1. Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

  1. Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый.

  1. Без Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә бәрә-бәрә бардык.

Табышмаклар

  1. Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты.

Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче. (Тел)

Такмаклар

  1. Иртән торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кара сарык биеп йөри,

Сыер чәбәкәй итә.

  1. Ак әтәч курай тарта,

Тавык гармун уйната.

Шул моңнарга чыдый алмый

Ата каз елап ята.

  1. Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Әти-әни эшкә кушса,

Мин – авыру, мин – хаста.

  1. Аягымда кызыл яулык,

Башларымда чабата,

Җәйнең эссе көннәрендә

Аягым карга бата.

Алып баручы.

Адаштырмас маягыбыз – мирас,

Юлда юлдаш – туган телебез!

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Матур булыр алгы көнебез!