«Сәлам» проекты буенча «Йорт, өй» темасын кабатлау

№ 97

Алия ГАРИПОВА,

Казандагы 177 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Сөйләм калыпларын активлаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр. Йорт,өй турында хәбәр итә белү. Белем алу һәм башка эшчәнлек барышында үз  яшьтәшләре,өлкәннәр белән мөнәсәбәт урнаштыра һәм аралаша белү. Мәгълуматны туплау өчен,күмәк эш башкару.

Дәрес тибы: тикшерү һәм бәяләү дәресе.

Метод һәм алымнар: аңлату,проблемалы сораулар кую һәа аларга җавап табу,өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе: уен технологиясе, коммуникатив һәм информацион технологияләр.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, рәсемле карточкалар, төсле карандашлар, йомшак уенчыклар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру.

Укучылар такта янында мин кем? дип  хор белән исәнләшәләр. Аннары «Мин – София, мин – Артем…», – дип һәрберсе үзенең исемен әйтеп чыга. Шуннан соң мин нинди? дип хор белән әйтәләр. Һәрберсе: «Мин матур, мин акыллы, мин яхшы…» – дип әйтеп чыгалар.

Артикуляцион гимнастика

«Сәлам» дигән җырны башкарганнан соң, һәрберсе: «Хәлләрең ничек?» дип бер-береннән сорыйлар.

II. Төп өлеш

– Кемдер шакый. Кем бар анда?

– Әйтмим, бел. (Укучылар сорыйлар.) Син аюмы? Юк. Син бүреме? Юк. Син әтәчме? Юк. Син этме? Әйе. (Эт парта астыннан менә.)

– Әйе, мин – эт. Ау-ау!

– Әйдәгез, сорагыз: син кайда яшисең?

– Авыл-да, сарай-да, бүлмә-дә, шәһәр-дә, өй-дә.

Кайда?

– -да-дә, та-тә.

(Бер укучы эт була һәм сорый.) Мин кайда яшим?

– Эт сарайда яши.

(Икенче укучы төлке була һәм сорый.) Мин кайда яшим?

– Төлке урманда яши.

(Өченче укучы үрдәк була һәм сорый.) Мин кайда яшим?

– Үрдәк авылда яши.

Парларда эш.

Укытучы. Задайте друг-другу вопрос: ты где живёшь?

– Син кайда яшисең?

– Мин өйдә яшим.

– Өйдә нәрсәләр бар? («Сәлам дәреслегенең 93 нче битендәге рәсем буенча әңгәмә үткәрү)

– Ничә зур тәрәзә,ничә кечкенә тәрәзә бар?

– Тагын нәрсә бар?

– Тагын нәрсә бар?

Ял итү. (Кырмыскалар җыры. музыка, дәфтәрләр, тәрәзә, ишек рәсеме кирәк. Җыр тәмамланганнан соң, һәрберсе: «Бергә-бергә күңелле», – дип әйтеп чыгалар. Бу җөмлә калыбы бер-берсенә тагын да якын булу өчен эшләнелә. Ахырдан бер-берсен тыңлап, хор белән әйтәләр.)

Кәләпүш уены. (Тактага магнит белән өч төрле рәсем – ишек, тәрәзә, өй рәсемнәре куела.)

(Укучы урындыкка утыра. Бу өч рәсемне күрә. Исендә калдыра. Укучыларга карап утыра. Укытучы бер рәсемне алып куя. Урындыкта утыручы укучы балаларга сорау бирә. Укучылар җавап бирә.)

– Ул зәңгәрме?

– Ул кызылмы?

– Ул нинди?

– Ул ничә?

– Ул матурмы?

– Ул чистамы?

Укытучы. Укучылар, бу уен сезгә ошадымы? (Укучылар җавап бирә.) Яхшы.

III. Яңа белемне ныгыту

Эш дәфтәрләрендә эш. (75 нче бит)

(Укытучы һәр балага номер биреп чыга. 1 нче номерлы укучы 1 нче бүлмәне буйый, 2 нче номерлы укучы 2 нче бүлмәне буйый. Ахырдан бу укучылар, такта алдына чыгып, бүлмә турында сөйлиләр.)

– Анда нәрсәләр бар?

– Бу чиста бүлмә, матур бүлмә. Анда  ишек бар. Анда өстәл бар.

Укытучы. Сыйныф бүлмәгездә нәрсәләр бар?

Укучылар. Ишек, такта, өстәл, тәрәзә, урындык.

IV. Йомгаклау

– Эт, әйдә, монда кил. Кем яхшы эшләде?

(Укучыларның бик яхшы эшләгәннәре – кояш янына, кем начаррак эшләгәннәр болытлы кояш янына басалар һәм үзләренә тиешле бүләкне алалар.)

ПРЕЗЕНТАЦИЯ