Патриотлар тәрбиялибез

№52

Әзит ҖАМАЛДИНОВ,

Казандагы 98 нче урта мәктәп директоры

Мәктәбебездә гражданлык-патриотик юнәлештәге төрле тәрбияви программалар актив рәвештә тормышка ашырыла. Халыклар бердәмлеге, Конституция, Россиянең бәйсезлеге көннәрен билгеләп үтү уңаеннан әлеге истәлекле даталарның тарихын өйрәнүгә багышланган дәресләр үткәрелә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштыру һәм аларга хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, мәктәптә күргәзмә стендлар булдырылды. Темаларга бәйле дәүләт символларын искә төшерү, рәсемнәрен карау, алар турында өстәмә мәгълүмат бирү укучыларда үз ватаннарына карата хөрмәтле карашны арттыра.

Мәктәбебез эшчәнлегенең гражданлык-патриотик тәрбия бирүдәге мөһим юнәлешләренең берсе – сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аларның гаиләләренә, ялгыз һәм өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтү. Балалар оешмасы һәм хокук саклау отрядларының хәрби-патриотик, тарихи-мәдәни, хәрби-спорт юнәлешләрендәге эшчәнлеге оештырыла. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматлар җыю, туплау буенча эзләнү эшләре алып барыла, батырлар истәлегенә куелган һәйкәл һәм обелискларның тирә-юне карап, чистартылып торыла. Бу чаралар укучыларда тарих дәресләренә карата уңай мөнәсәбәтне көчәйтә, халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында күбрәк кызыксынырга этәргеч бирә. Укучыларны армиядә хезмәт итүгә практик яктан әзерләү өчен, ел саен өйрәтү җыеннары үткәрелә. Кадет сыйныфларында укучылар Бөек Җиңү көннәрендә Мәңгелек ут, һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл һәм обелисклар янында почётлы каравылда торалар, сугыш ветераннары белән очрашулар оештыралар.

Мәктәптә “Партизаннар даны музее” һәм “Спорт музее” бар. Андагы экспозицияләрне тулыландыру буенча да зур эш алып барыла. Укучылар һәм укытучылар тарафыннан музейга куелган экспонатлар буенча күп кенә тикшеренү эшләре башкарылды.

Патриотик тәрбияне оештыручыларның эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, семинарлар, конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелә. Әлеге чаралар кысаларында “Гомуми белем бирү учрежденияләре җирлегендә музей эшчәнлеген оештыру”, “Әхлаклылык – патриотлыкның нигезе”, “Гражданлык белем бирүнең актив һәм интерактив методлары”, “Гражданлык-патриотик тәрбия бирү чарасы буларак дөньядагы төп халыкларның традицион мәдәнияте” дигән һәм башка темалар өйрәнелә.

“Россия патриотларын үстерәбез” дигән фәнни-гамәли конференция ел саен үткәрелә. Аның эшендә хәрби хәрәкәт ветераннары, танылган спортчылар, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, дин әһелләре, мәктәпне элегрәк елларда тәмамлап чыккан укучылар катнаша.

“Форум – Форпост” дигән хокук саклау отрядына аерым тукталып үтәсе килә. Алар, берничә елдан бирле Пермь шәһәрендә уза торган Халыкара хокук саклау отрядлары слетында катнашып, Татарстан данын яклыйлар һәм әледән-әле җиңү яулыйлар. Ә 2015 нче елда башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен “Яшь Россия” дигән балалар оешмасы да барлыкка килде. Аларның уңышы да күзгә күренеп арта.

Гражданлык-патриотик тәрбия туган илеңне ярату белән генә чикләнмичә, үзеңә, үз көчеңә ышану, ата-бабаларыбыз башкарган эшләргә ышаныч белән карауга да юнәлтелгән булырга тиеш. Без укучыларны бөек җиңүләр, зур батырлыклар кылган шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү безнең тәрбия системасында һәрвакыт үзәк урынны алып торды һәм торачак.