«Өч кыз»

№69

(Балалар театрлары өчен татар халык әкиятенә нигезләнгән тамаша)

Рәфилә ХИСАМЕТДИНОВА,

Кукмарадагы Ч.Айтматов исемендәге 1 нче татар гимназиясенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру, шул исәптән коммуникатив компетентлыкны (сөйләм телен, аралашу культурасын) үстерү – Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Моңа ирешү өчен озайтылган көн төркемендә башлангыч сыйныф укучылары белән күптөрле эшләр алып барыла: балалар язучыларының әсәрләрен уку, төрле бәйрәм кичәләре оештыру, татар халык иҗаты үрнәкләре белән танышу һ.б. Театр атналыгында катнашу, әкиятләр сәхнәләштерү укучыларга аеруча ошый. Ләкин татар телендә балалар өчен сәхнә әсәрләре бик аз. Шуңа күрә мин кайбер татар халык әкиятләрен сәхнәгә кую өчен үзем сценарий төзим. Әлеге сценарийны башлангыч сыйныфлар укытучыларына, озайтылган көн төркеме һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә тәкъдим итәм. (Сценарийда Э.Шәрифуллинаның «Җырлы бәйрәм» (Казан: Хәтер, 2011) китабыннан кайбер шигырьләр файдаланылды.)

Әкият-тамаша барышы

Катнашалар: әни, өлкән кыз, уртанчы кыз, кече кыз, күрше карчыгы, онык, күрше малайлары, кияү егетләре, тиен, автор.

1 нче күренеш.

(Авыл  өе. Талгын гына «Матур булсын» көе яңгырый. Өстәл тирәли  әни һәм кызлар утырган.)

Автор.

Әкиятләр зәңгәр була, әкиятләр алсулар.

Әкиятләр җитез була, әкиятләр ярсулар

Шундый әкият тыңларга

Чакырам сезне, дуслар!

Борын-борын заманда яшәгән ди, бер хатын. Аның булган ди, берсеннән-берсе чибәр өч кызы.

Әни. Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын. Әтиләре булмаса да, башкалардан ким булмасыннар.

Автор. Хатынның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр. Кызлар кул эшенә бик оста булганнар. Кич җитсә, җырлый-җырлый кайсы бәйли, кайсы чигә, кайсы тегә икән.

(Кызлар кул эше тоталар. Әни чәй ясый.)

Әни. Кызларым, балакайларым! Менә үсеп тә җиттегез. Тиздән кияүгә дә китәрсез. Кияүгә киткәч, мине онытмассызмы, мине ташламассызмы?

Өлкән кыз. Онытмабыз, әни!

Уртанчы кыз. Ташламабыз, әнием!

Кече кыз. Гел хәлеңне белеп торырбыз, әнкәй!

Әни. Рәхмәт, балакайларым, яхшы сүзегезгә!

Автор. Озакламый кызлар бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

(Өч кияү егете, бер-бер артлы кереп, татар бию көенә кызлар белән парлы бию башкаралар һәм кызларны алып чыгып китәләр.)

Автор. Матур гаилә корып, тормышлары көйләнеп, шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.

(Оныгы белән күрше карчыгы керә.)

Карчык. Әйдә, улым, күрше Нурзидә әбиенең хәлен белеп чыгыйк әле.

Күршекәем, хәлләрең ничек? Бу арада бер дә күренмисең.

Әни. Әйе, Бибинур җиңги, авырып киттем шул. Бер дә хәлем юк. Ичмасам, кызларыма да хәбәр итә алмыйм, бигрәк ерак торалар шул. Якын урманда Тиен дустым бар минем. Ул белсә, кызларыма барып әйтер иде.

Карчык. Бер дә кайгырма, күрше. Менә улым Тиен дустыңа барып әйтер.

Онык. Ә мин ул Тиенне ничек табармын соң?

Әни. Менә мин сиңа бер сыбызгы бирәм. Син урман кырына барып сызгырсаң, Тиен хәзер килеп җитәр.

Онык. Ярар, Нурзидә әби, барып әйтермен.

Әни. Ай, рәхмәт, улым. Менә үзеңә тәмле кәнфитләр бирим әле. (Өстәлдән конфетлар алып бирә)

Онык. Рәхмәт, әби.

Карчык. Ярар, күрше, исән-сау терел. Әйдә, улым, тизрәк барып әйтерсең.

(Чыгып китәләр.)

2 нче күренеш. Урам.

Онык. Әй, нишләргә инде хәзер? Берүзем генә урманга барырга да куркам. Тукта, дусларымны чакырыйм әле, алар белән бергә барырбыз. Азат, Инсаф! Килегез әле монда! (Дусларын чакыра.)

(Күрше малайлары керә.)

Онык. Әйдәгез, бергәләп урманга барып кайтыйк әле. Күрше әби авырып киткән. Беләсезме, аның урманда тиен дусты бар икән, шуны  чакырырга кирәк.

1 нче малай. Әй, без анда барганчы, берәр кызык уен уйныйк.

Онык. Нурзидә әби тәмле конфетлар бирде. Сезгә дә бирермен.

2 нче малай. Ярый, алайса, әйдә барабыз.

3 нче күренеш.

(Урман яны. Кошлар тавышы.  Онык сызгыра. Тиен чыга.)

Тиен. Кем чакырды икән мине? Ай, балалар, үзегез генә урман кырында ни эшләп йөрисез? Адашырсыз бит!

Онык. Исәнме, Тиен дус! Безне Нурзидә әби җибәрде. Ул бик нык чирләп киткән. Кызларына хәбәр итәргә кирәк.

Тиен. Ай-һай, Нурзидә дустым авырып киткән икән. Ярый, балалар, рәхмәт сезгә. Менә сезгә урман күчтәнәче (Чикләвекләр бирә.)

4 нче күренеш.

(Әни өе. Тәрәзә шакып, Тиен керә.)

Тиен. Нурзидә дустым, авырып торасың икән. Хәлең ничек соң?

Әни. Әйе шул, хәлем бик үк әйбәт түгел. Син минем кызларымның кайсы авылда торганнарын беләсең. Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен. Ярый, дустым, хәзер үк хәбәр итәрмен. Исән-сау тор әлегә.

5 нче күренеш.

(Авыл өе. Өлкән кыз савыт-сабалар агарта. Татар бию көе ишетелә.)

Тиен (тәрәзә шакый). Кызым, әниең шактый нык чирләп тора, хәлен белергә барырга кирәк.

Өлкән кыз. Һай, бик барыр идем дә, савыт-сабаларны юып бетерәсем бар шул.

Тиен. Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма!

(Сихри музыка астында кыз әйләнә-әйләнә сикергәләп  чыгып китә.)

Автор. Һәм өлкән кыз шунда ук гөберле бакага әйләнгән.

6 нчы күренеш.

(Авыл өе. Уртанчы  кыз җеп эрли. Татар көе.)

Тиен (тәрәзә шакый). Кызым, әниең каты авырып тора. Хәлен белергә кирәк.

Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә бит, ярминкәгә киндер өлгертәсем бар шул.

Тиен. Алайса, бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Автор. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән, ди.

(Сихри музыка астында кыз әйләнә-әйләнә үрмәләп чыгып китә.)

7 нче күренеш.

( Авыл өе. Кече кыз камыр баса. «Әпипә» көе ишетелә.)

Тиен. Әнкәең авырып тора. Хәлен белергә кирәк.

Кече кыз. Ай, әнкәем! (Чыгып йөгерә.)

8 нче күренеш. Әни өе.

Кече кыз. Әнием, авырып киттеңмени? Кая, мамык шәлеңне ябын әле, сиңа җылырак булсын. Хәзер мин сиңа чәй кайнатып бирәм.

Әни. Рәхмәт яусын, кызым! Балаларың да шулай кадерләсеннәр үзеңне!

Кече кыз.

Минем әни җир йөзендә

Иң кадерле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше –

Барыбызга туры юл.

Әниемнең васыятьләре

Офыгымны киңәйтә,

Әниемнең һәрбер сүзе

Изгелеккә өйрәтә.

Тиен. И сөекле бала! Гомерең буе игелек кыл, кешеләрне бәхетле ит. Башкалар да сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

Автор. Кече кыз әнисен бик нык тәрбияләгән. Үзе дә рәхәт яшәгән. Кешеләр дә аны бик яратканнар, ди.

(Талгын музыка астында катнашучылар чыгып тезелә.)

Көйгә салып дога укыйм,

Тын гына, тыйнак кына.

Кадерен белик яшәүләрнең

Без җирдә кунак кына.

Барысы бергә.  Без җирдә кунак кына!