Музей педагогикасы

Сәлимә ЮНЫСОВА,

Биектау районы мәгариф бүлеге методисты

 

Заманча мәктәп федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында чыгарылыш укучысына югары таләпләр куя. Шуңа бәйле рәвештә укучыларда төп милли кыйммәтләрне формалаштыруны һәм үстерүне тәэмин итә торган белем бирү эчтәлеген, ысулларын, формаларын һәм алымнарын сайлап алуга аерым игътибар кирәк.

Музей педагогикасы – инновацион педагогик метод. Ул балаларда һәм өлкәннәрдә гуманистик кыйммәтләр һәм табигатькә, дөньяга, башка кешеләргә ихтирамлы  мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә. Музей белеме, педагогика һәм психология фәннәре белән тыгыз бәйле дисциплина.

Музей педагогикасының максаты – өлкәннәр һәм балалар арасында музей киңлегендә грамоталы диалог төзү һәм укучыларның  тикшеренү, танып белү һәм иҗади омтылышларын үстерүдә ярдәм итү.

Мондый җаваплы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар хәл ителергә тиеш:

– музей, аның функцияләре һәм мөмкинлекләре турында күзаллау формалаштыру;

– укучыларның  иҗади сәләтен үстерү;

– визуаль культураны үстерү өчен шартлар тудыру;

– танып белү формаларын арттыру;

– белем туплау һәм дөнья турында күзаллауны киңәйтү;

– фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерү;

– тормышны яратырга, кызыксынучан һәм актив булырга омтылырга өйрәтү.

Музей педагогикасының төп функцияләре:

– мәдәни агарту;

– яңа белемнәр бирү;

– шәхес тәрбияләү;

– күпкырлы үсеш бирү;

– чаралар оештыру;

– төрле төркем кешеләрне берләштерү;

– эффектив методология.

Музей педагогикасы тарихының илебездә XIX гасыр ахырыннан башлануы билгеле.

Ни өчен мәгариф оешмаларында музей педагогикасына зур әһәмият бирелә соң? Сәбәпләре шактый: яшь буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү катлаулана бара, ә музей педагогикасы укучыларны тарих үрнәкләрендә тәрбияләүдә укыту-тәрбия процессына зур ярдәм күрсәтә. В.Старцевның «Музей педагогикасы турында» китабында «Музей – кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да» дигән юллар китерелә. Мәктәп музейларының үзенчәлеге: биредәге материаллар укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән җыелып тәртипкә китерелә, кадерле, кызыклы күрсәтмәлелелек ролен үти; укучыларны  эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксындыру мөмкинлеге булу.

Мәктәп музее профиле һәрвакыт диярлек тарих белән бәйле: туган якны өйрәнү һәм этнографик экспозицияләр, Сугышчан Дан, мәктәп тарихы һәм көнкүреш почмаклары. Районыбыз мәктәпләрендә туган якны өйрәнү һәм Сугышча Дан музейлары, музей-почмаклары эшләп килә. 8 музей федераль исемлеккә кертелде. Туган якны өйрәнү музейлары яшь буынны халкыбызның рухи һәм матди хәзинәләренә, буыннан-буынга күчеп килгән акыл тәҗрибәсенә таянып, тарихны файдаланып, бай көнкүреш мирасын кулланып тәрбияли. Халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтә. Сугышчан Дан музейлары – хәтер һәм тәрбия үзәге. Биредәге кадерле экспонатлар аша балалар тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнә.

Яңа вакыт яңа эш алымнарын таләп итә. Шуңа күрә музей педагогикасына «тере» уен форматы һәм укучыларга актив аралашырга ярдәм итүче интерактив технологияләр үтеп керә, кызыклы эш формалары кулланыла. Аларның күбесе классик педагогикадан килгән, ә кайберләре бу дисциплинада гына кулланыла торган үзенчәлекле эшләнмәләр.

Шуны истә тоту мөһим: балаларга кызыклы бирем тәкъдим итү генә түгел, ә аларны актив катнашырга тырышу кирәк. Моның өчен гаҗәеп факт сөйләргә, укучыларга кызыклы бурыч куярга яки барысы бергә хәл итәргә тиеш булган проблеманы яңгыратырга мөмкин.

Музей педагогикасы аркылы укытучы өчен яңа мөмкинлекләр:

– балаларның кызыксынуына һәм тикшеренү эшчәнлегенә нигезләнгән традицион булмаган алымнар куллану;

– укучыларга эмоциональ һәм интеллектуаль йогынты ясау;

– өйрәнелә торган материалның әһәмиятен һәм гамәли мәгънәсен ачу;

– катлаулы материалны гади һәм ачык мисаллар белән аңлату;

– эзләнү-тикшеренү эше аркылы мәктәп музеенда кызыклы дәресләр һәм сыйныфтан тыш дәресләр,чаралар оештыру.

Музей педагогикасын үстерү принциплары

Башка фәнни дисциплиналар кебек үк, музей педагогикасы да үзеннән-үзе  үсеш ала алмый. Моның өчен билгеле бер принципларны һәм шартларны үтәргә кирәк. Алар арасында:

– аудиториянең танып белү мөмкинлеген канәгатьләндерү;

– системалылык;

– эзлеклелекне саклау;

– гуманистик кыйммәтләргә юнәлгән булу;

– белемнәрне берләштерү һәм интегральләштерү;

– балалар һәм өлкәннәр аралашуын диалог һәм эшчәнлек аша алып бару;

– мәдәни компонентка басым ясау.

Туган якны өйрәнү оешмалары, архив бүлекләре, җирле музей белгечләре белән хезмәттәшлек мәктәп музееның мөмкинлекләрен тагы да киңәйтә. Биектау районы төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте белән хезмәттәшлектән берничә мисал: 2022 елда үткәрелгән “Биектау һәм Казан арты районнарының тарихи-мәдәни мирасы” республикакүләм фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә музей педагогикасы турында аерым секция оештырылды. Узган уку елында Ямаширмә урта мәктәбендә «Казан арты авыллары: үткәнгә караш һәм үсеш перспективалары» республика фәнни-гамәли конференциясе  үткәрелде. Мондый чаралар укытучыларга үзара тәҗрибә уртаклашу, яңа чыганаклар табу, һөнәри компетентлылыкны арттыру өчен зур мөмкинлекләр ача.

Кулланылган чыганаклар исемлеге:

  1. https://zaochnik.ru/blog/muzejnaja-pedagogika-tseli-zadachi-formy-obrazovanija/
  2. Музейная педагогика как основа деятелҗности музеев образователҗных учреңдений (на примере г. Казани). Суслов Алексей Юрьевич1,д-р ист. наук, доцент, e-mail: fsgtkstu@yandex.ru, Обособленное подразделение ГНБУ «АН РТ», Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, г. Казань, Россия
  3. https://infourok.ru/mktpt-ukututrbiya-eshend-mktp-muzeylarini-role-patriotik-trbiya-charalari-2129557.html