Милли бәйрәмебез каз өмәсе

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен  чара-сценарий)

 

 Дилбәр МӨХӘММӘТШИНА,

Азнакайдагы

21 нче «Сандугач» балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе

 

 Максат: балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әңгәмә. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, элеккеге йолаларны, онытылып барган җырлы-биюле уеннарны искә төшерү.

(Зал элеккеге авыл йорты итеп бизәлгән. Татар халык көе талгын гына яңгырый.)

Әби (тәрбияче). Исәнмесез, исән-сау гына килеп җиттегезме? Әй җаннарым, бик шатлыклы, сөенечле көнем әле бүген. Яраткан ана казым язлыкта унбиш бәбкә чыгарган иде. Ата казым да бик акыллы, рәхмәт төшкере. Карап, саклап унбише дә үстеләр. Уйладым, уйладым да, яшь чакларны искә төшереп, каз өмәсе ясарга булдым.

Эх, бар иде безнең дә яшь чаклар. Каз өмәсенә кызлар җыелыр иде, гармуннарын күтәреп, җырлап егетләр килер иде. Әй, егетләр килгәч китәр иде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү. Сагынып сөйләргә генә калды…

Рәхмәт төшкере, кызларым эшләрен бетереп яталардыр, онытылып киткәнмен бит. Кызлар, әйдәгез, эшләрегез беттеме? Олы якка чыгыгыз.

(Кызлар чыга.)

1 нче кыз. Булды, әбекәй. Йолкыган казларны өлкән апалар су буена юарга алып төшеп киттеләр. Әйдәгез, алар кайтканчы бер күңел ачыйк.

 

Әби (тәрбияче). Күңел ачарга өлгерербез әле, кызлар. Әйдәгез, башта менә бу каурыйларны сыдырып алыйк. Йоныннан кечкенә мендәрләр ясарбыз.

2 нче кыз. Бик җайлы икән бу, әбекәй. Каурый да сыдырырбыз, күңел дә ачарбыз. Шулай бит, кызлар?

3 нче кыз. Шулай, Алсу,  син, әбекәй, каз юучылар кайтканчы, самавырыңны куй, коймагыңны өлгерт.

(«Каз канаты» көенә җырлап каурый сыдыралар.)

4 нче кыз. Кызлар, әйдәгез, табышмак әйтешәбез.

5 нче кыз. Беренчесен үзем әйтим әле. Ике корсаклы, дүрт колаклы.Ул нәрсә?

6 нчы кыз. Бигрәк шаян инде син, Мәдинә. Ике корсаклы, дүрт колаклы әйбер буламыни?

5 нче кыз.  Була шул, була! Менә бу каз мамыгыннан нәрсә ясыйлар?

Бергә. Мендәр!

7 нче кыз. Мин дә бер табышмак беләм. Ите симез, мае юк, тиресе калын, йоны юк.

Бергә. Шалкан!

1 нче кыз.   Әй кызлар. Шул табышмаклар белән баш катырып утырмыйк әле. Кызыклырак уен уйныйк.

2 нче кыз. Нинди уен уйныйбыз соң?

1 нче кыз. «Без,без, без идек» уенын уйныйк.

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек, май ашадык,

Коега төштек, су эчтек,

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та-коп. Авызыңны ач та йом!

 

3 нче кыз. Әнә, әнә Алия авызын ачты!

Кызлар. Алияне нишләтәбез?

5 нче кыз. Кемне ярата, шуның исемен әйтсен!

Алия. Әй, шаярмагыз әле, кызлар! Мин бер яңа җыр өйрәндем, шуны җырлап алыйк әле.

Җыр: «Тылсымлы сүзләр».

(Малайлар җырлаган тавыш ишетелә.)

6 нчы кыз.  Кызлар, малайлар килә! Әбекәй, кертәбезме малайларны?

Әби (тәрбияче). Малайларны да йортка кертмәгәч, каз өмәсе буламыни ул! Әби-бабаларыбыздан калган йола бит ул.Тик сез малайлар килгәч тәртипле булыгыз.Иң элек канат сатып уйнарбыз. Һәркайсыгыз икешәр канат алыгыз да тезелешеп басыгыз. Канатларны малайларга сатарбыз. (Малайлар килә.)

 

Малайлар

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз тырышып эшли,

Бигрәк уңганнар икән.

 

Кызлар

Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын.

Ишекне бикләп куярбыз,

Шундый сүз булса тагын.

 

Малайлар

Ишекне ача белмиләр,

Торабыз өшеп, катып.

Ишегегезне күтәреп,

Китәрбез әле кайтып.

 

Кызлар

Бусага хакын җәлләмә,

Сиңа киңәш шул, егет.

Кызлар йөзен күрәм дисәң,

Акча түләп кер, егет.

 

1 нче егет

Бусага хакы капчыкта,

Кердек ишек ачыкка.

Егетләрнең күчтәнәче

Сезгә булыр тансыкка. (Күчтәнәч бирә.)

(Егетләр кереп, кызлар каршына тезелеп басалар.)

 

1 нче кыз

Егет, сиңа ни кирәк?

 

2 нче егет

Пешкән, симез кыз кирәк!

Юк ла, симез каз кирәк.

Тагын матур кыз кирәк.

 

1 нче кыз

Каз казанга төшмәгән,

Егет үзе пешмәгән!

 

2 нче егет

Җитәр инде пешердең,

Шабыр тиргә төшердең.

 

2 нче кыз

Канат сатабыз, канат.

Яхшысын сайлап карап.

Егет булсаң канат ал,

Бер алтын чыгарып сал.

 

3 нче егет

Кыйммәт икән бер алтын,

Канатлар сездә калсын!

 

3 нче кыз

Егет саран булмасын,

Акча жәлләп тормасын.

Кем чын егет – шул алсын!

 

Җыр: «Канат сатыш».

 

4 нче егет

Тыпыр, тыпыр, тыпырдатып,

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

 

«Түгәрәкле уеннар».

 

4 нче кыз

Бүген бездә каз өмәсе,

Яңгырасын матур көй.

Биик-җырлыйк, уйныйк-көлик,

Гөрләп торсын безнең өй.

 

«Кулъяулык салыш» уены.

 

«Кәләпүшем кәләпүш» – малайлар җырлый.

 

Уен кораллары белән җырлау.«Гармун уйныйм».

 

Парлы татар биюе.

 

Әби (тәрбияче). Малайлар, кызлар! Түбән очтан кунак килгән.

 

(Татар халык киеме кигән бабай булып киенгән тәрбияче капчык күтәреп керә.)

 

Бабай (тәрбияче). Өмә барын белдем, түбән очтан килдем.

Капчык тулы казлар, өегез тулы кызлар.

Дусларча сөйләшеп, бергәләп гөрләшеп,

Казларны сайларбыз, кызларны сынарбыз.

Әби (тәрбияче). Каз тутырып килдем дисең,

Улдыр бәлки буш капчык.

Сезне күп тапкыр сынадык,

Түбән очлар мактанчык.

Бабай (тәрбияче). Бездә егетләр гаделләр,

Ә кызларда наз гына.

Хәзер казларны санарбыз,

Сабыр кирәк аз гына.

(Капчыкны ача,  бәбкә булып киенгән кыз чыга.)

Бергә. Хуш килдең, каз бәбкә!

Хуш килдең, каз бәбкә!

Син гүзәл, син нәфис,

Син матур, нәкъ чәчкә!

 

Әби (тәрбияче). И бабай, рәхмәт, сиңа! Сөендердең безне, көлдердең. Әйдәле, яшь чакларны искә төшереп, балаларга «чабата» биюе бүләк итик.

 

(Әби белән бабай башкаруында «чабата» биюе.)

Әби (тәрбияче). Каз юучыларым да кайтып җиттеләр. Бәлешем дә пешеп җиткәндер. Әйдәгез, кунаклар олы якка, бер сыйланып алыйк.

 

(Барысы бергә музыка астында залдан чыгалар.)