Методическая разработка «Посиделки» («Аулак өй»)

 

Альбина ШАЙДУЛЛИНА,

педагог дополнительного образования

ЦДТ «Танкодром»

Татьяна ТУХВАТУЛЛИНА,

методист ЦДТ «Танкодром»

г. Казани

 

Методическая разработка данного воспитательного мероприятия (сценарий) «Посиделки» («Аулак өй») составлена для детей младшего школьного возраста.

Цель:

вызвать интерес к татарским национальным праздникам с раннего детства.

Задачи:

  • познакомить детей с обрядовыми праздниками татарского народа, воспитывать любовь и уважение;
  • вызвать интерес к произведениям народного творчества;
  • развивать татарскую речь.

Актуальность

Ребенок развивается в деятельности. Деятельность – единственный способ самореализации и самораскрытия человека.  Младшие школьники стремятся к активной деятельности, и чем она полнее и разнообразнее, тем более она значима для ребенка, тем успешнее идет его развитие, реализуется потенциальные возможности.

Глубокое и систематическое изучение духовной культуры татарского народа, раскрытие его воспитательного потенциала, остаются важной и актуальной проблемой. Нам необходимо беречь татарскую национальную культуру. Мы живем в республике Татарстан, поэтому чтим татарское культурное наследие.

 

Сценарий мероприятия «Посиделки» («Аулак өй»)

Действие происходит в татарской деревне. На сцене: в центре зала стоит стол. На нем самовар, чайный сервиз, неподалеку находится кровать, которая украшена покрывалами и подушками, вышитыми татарским орнаментом.

Әни (мать), (собираясь в гости, обращается дочери) Хәерле иртә! Кызым, без Зөлфия апаңа, бәби чәе илтеп кайтабыз. Әтиең ат җигә. Әбиең мунча керә. Чыккач мәтрүшкәләр салып чәй эчертерсең. Без, алла боерса, иртәгә кичкә кайтып җитәрбез. Әбиең белән бергә йорт – җирне караштырып торыгыз, яме.

Айсылу: Яхшы әнием, син бер дә борчылма. Мин инде зур кыз. Бар эшне дә беләм. Сез кайтуга тәмле-тәмле ризыклар пешереп торырмын.

Әни: Ярар, кызым, ярар. Тик алай да тәртипле була күрегез. Әбиеңә дә күз-колак бул.

Айсылу: Борчылма,әнием.

(Входит отец)

Әти (отец): Әнисе, буласыңмы инде син бүген, юкмы? Сине көтә-көтә мин генә түгел, атларым да арды инде.

Әни: И, кадерлем, чыгам-чыгам!

Әти: Күчтәнәчләреңне оныта күрмә! (Уходит)

Әни: Ярар, кызым. Аллага тапшырып кузгалыйк без. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.

Айсылу: Исән-сау йөреп кайтыгыз, әнием, хәерле юллар.

(Айсылу провожает отца)

(Входит бабушка. У нее в руках  полотенце.)

Әби (бабушка): Һай, мунчасы да мунчасы, шундый эссе, шундый парлы булды. Кияү шәп яга шул минем мунчаны. Рәхәтләнеп чабындым, рәхмәт төшкере. Уф, җиде кат тирем чыкты, валлаһи. Айсылу, кызым, син кайда? Өйдә юк, ахыры. Иптәш кызына чапкандыр инде. Кая чәй куеп эчим әле.

(Садится за стол, наливает воду из самовара, пьет чай. Входит Айсылу.)

Айсылу: И-и, әби, җаныкаем, чыгып та җиттеңмени? Өч сәгать тә булмады бит әле. Мунча шәп булдымы? Чабындыңмы соң?

Әби: Яшь чактагы шикелле рәхәтләнеп чабындым әле. Э-эх, бар иде синең кебек яшь чаклар… Яшь чак дигәннән, кызым, сөйлим әле сиңа ничек итеп күңел ачканны. Кил әле, утыр яныма, бетмәс ул йорт эше.

Айсылу: Әйдә, сөйлә-сөйлә әбием, тыңлыйм сине.

Әби: Өйдә үзебез генә калган чакта, дус кызларыбызны җыеп, аулак өй оештыра идек. Анда үзебезгә кияүгә чыгарга, бирнә әзерли идек.

Айсылу: Нәрсә соң ул бирнә?

Әби: Кияүгә чыгып, яңа тормышны башлар өчен әйберләр әзерли идек. Мәсәлән, чиккән кулъяулыклар, тастымаллар, урын җирләре, челтәрләр, өстәл япкычлары… Иң кызыгы шунда – кунакка егетләр дә килми калмый иде. Бабаңны да шул аулак өйдә үземә караткан идем. И-и, гомерләр… Хәзер телевизордан гына күрергә калды шул. Күңелле итеп җырлап-биеп утыра идек. Төрле уеннар уйный идек. Бик күңелле була иде. И-и-и, кая китте яшь чакларым?.. (вытирает слезы) Ә, онытып торам икән, мине күрше апаң чакырган иде татарча сериал карарга. Сезнең янда убырлы карчык булып утырыр хәлем юк. Җыелыгыз аулак өйгә. Яшь чакта уйнап-көлеп калыгыз. Тик артыгын шаярышмагыз. Дус кызларыңны чакыр, ял итегез.

(Уходит)

Айсылу (шепчет, глядя на зрителей): Күптән чакырдым инде мин кызларымны!

(Входит соседка Гөлназ. У нее в руках принадлежности по рукоделию)

Гөлназ: Дустым, мин килеп җиттем. Ау-у, син кайда? Әллә өйдә юк инде? (Красуется перед зеркалом, поправляет прическу)

Айсылу: Кердеңме, дустым. Менә шәп булган. Әйдә азрак миңа булышырсың.

Гөлназ: Егетләр белә микән сездә аулак өй икәнен? Анда кунак егет тә килгән ди әле Рөстәмнәргә.

Айсылу: Белмәсләр ул мут күзләр. Әле бая кызлар чакырырга барганда Рөстәм «Аулак өйгә без дә киләбез», дип артымнан кычкырып калды.

(Исполняя шутливую песню входит Нәфисә)

Нәфисә: Салкын сулар сибеп кенә

Үстерәм гөлләремне;

Серләремне сөйләр идем,

Тыңласаң серләремне.

Айсылу (отвечая ей поет): Тәрәзәгә үреләсең,

Гөлләргә күмеләсең,

Гөлгә карыйм, сиңа карыйм,

Син матур күренәсең.

(Смеются)

(Входит Мәликә. У нее в руках принадлежности  для рукоделия: вязания и вышивания)

Айсылу: Килеп җиттеңме дустым?

Мәликә: Ай-яй, нишләп үзегез генә утырасыз, җегетләрегез кайда, кызлар?

Гөлназ: Җегетләрсез дә бик яхшы әле.

(Входит Алия. В руках большой завязанный мешочек)

Алия: Чакырмасагыз да килдем әле.

Айсылу: Әйдә, әйдә Алия, чакырган җиргә генә килмиләр. Менә килгәнсең бит әле.

Алия: Килдем шул, әллә килмәс дип уйлаган идегезме? Минем кай җирем сездән ким? Артыграк та әле. Киемнәрем дә сезнеке сыман гына түгел. Менә бу шәлъяулыкны әти кичә генә Әтнә базарыннан алып кайтты. Матурмы, карагыз әле?

Мәликә: Матур инде матур, печән кибәне өстенә ябып куйган ефәк кебек.

Гөлназ: Безнең дә яулыкларыбыз шундый матур булып чыга, әйдегез әле кызлар чигеп бетереп, биеп алыйк!

(Танец с платочками)

Айсылу: Ә мин яулык белән уен беләм «Яулык салыш» дип атала, уйныйбызмы?

Игра «Яулык салыш» («Положи платочек»)

(Девочки в кругу. Когда зазвучит музыка, девочки  передают платочек по кругу из рук в руки. С окончанием музыки, той, у кого в руках окажется платочек, дается задание.)

Алия: Гел уйнапап кына утырып булмас монда. Бәйләвемне бәйләп бетерәсе дә бар әле.  (берет в руки предметы для вязания).

Внезапно слышится стук в дверь.

Алия: Беттек! Егетләр килде! (клубочек ниток выкатывается из рук).

Мәликә: Ниһаять, килеп җиттеләр!

(Девочки суетятся. Приводят себя в порядок перед зеркалом. Звучит веселая музыка.)

Айсылу:

Ишек ачыла

Ишек ябыла.

Түрдән үтегез!

Рәхим итегез!

Вәли:

Әй, килдек без, кызлар, әй, килдек без,

Йөзләр чакрым җирләрдән.

Йөзләр чакрым җирләрне якын итеп,

Бер күрешер өчен килдек без.

Исәнмесез кызлар!

Гөлназ:

Чабатадан озын була

Арыкчының башлары.

Кояш баемый, ятып йоклый

Егетләрнең ялкауы.

Исәнмесез, малайлар!

Нәфисә: Раяз-паяз, барабан,

Чәчен майлап тараган.

Урамнан кызлар уза дип,

Тәрәзә ачып караган.

Раяз: Нәфисә – кәкре кыяр,

Мин ашыймын,

Син карап тор –

Кайсыбыз алдан туяр.

Айсылу: Вәли, Вәли, Вәчкә,

Урман тулы чәчкә.

Вәлиләргә барган идем,

Үлә яздым ачка.

Гали: Алия киткән базарга,

Баллы прәннек алырга.

Баллы прәннек кикертә,

Алия кашын сикертә.

Алия: Гали, Гали-галдерган,

Иске мунча салдырган.

Кызлар янына йөри-йөри,

Эшләпәсен калдырган.

(Смеются)

Игра «Йөзек салыш» («Колечко»)

Вәли: Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.

(Дети рассаживаются, один водящий, который «кладет кольцо». Имитируя, он кладет кольцо каждому, кто сидит держа ладошки закрытыми. Никто не должен знать кому попадется колечко. Затем, отойдя немного в сторону говорит: «Кемдә йөзек, сикереп чык!» (“У кого колечко, выпрыгни!”). Если сидящие с обеих его сторон успеют схватить того, у кого оказывается кольцо (во время выпрыгивания) ему дается задание. Если не успеют, игру начинают сначала.)

Айсылу: Шалтыравыкны мин алам,

Тиз-тиз аны уйнатам.

Минем уйнаганымны

Малайлар ишетсеннәр.

Монда чыгып уртага

Бергәләп биесеннәр.

Танец «Сигезле» («Восьмерка»)

Шакир: Сәхрәләрдә йөри төлке өере,

Тотып кына алдым бер чаптар.

Уйнап, биеп, көлеп калыйк дуслар,

Үтеп кенә китәр яшь чаклар.

Зөлфәт: Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга.

Чәчәк кебек яшик, дуслар,

Бирешмик кайгыларга.

Песня «Әнисә»

1.Тыпыр-тыпыр биергә

Тимер идәннәр кирәк,

Тимер идәннәр өстенә

Хәтфә паласлар кирәк.

2.Хәтфә паласлар өстенә

Имән өстәлләр кирәк,

Имән өстәлләр өстенә

Көмеш табаклар кирәк.

3.Көмеш табаклар эченә

Хөрмә җимешләр кирәк,

Хөрмә җимешләр ашарга

Алтын кашыклар кирәк.

4.Алтын кашыклар тотарга

Кара кашлы кыз кирәк,

Кара кашлы кыз каршына

Батыр егетләр кирәк.

 

Песня – танец «Челтәр элдем читәнгә»

 

Малайлар: Челтәр элдем читәнгә

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килеп алып китәргә.

Кызлар: Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайрап,

Кемне алырсыз микән?

Малайлар: Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз;

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

(Каждый мальчик, выбрав себе пару, приглашает на танец понравившуюся девочку. Немного потанцевав, мальчики провожают девочек. Этим заканчиваются посиделки.)

(Пока девочки не заметили, Раяз прячется под стол. Алия и Гөлназ вновь заходят в дом.)

Гөлназ: Вәлигә бүләккә дип чиккән кулъяулыгым калган бит!

(Находившийся под столом Раяз ворует угощенье со стола, начинает есть, затем чихает)

Айсылу: Абау! Кайсыгыз ул, кызлар?

Алия: Гөлназ, синме ул?

Гөлназ: Тилердеңме әллә? Минем тавышым андый калын түгел!

Айсылу: Кызлар, әллә нәрсә сөйләгәнче, өстәлне читкәрәк күчереп куйыйк әле?

(Девочки отодвигают стол, Раяз остается сидеть на своем месте)

Алия: Уф, йөрәгемә сердце була язды! Раяз, нишләп утырасың монда? Бөтен кеше китте бит инде!

Раяз: Шулаймени? Сизмичә дә калганмын! (обманывая) Айсылу сине күрше апаң эзләп кергән иде, кереп чыксын диде.

(Айсылу уходит, Раяз бежит вслед за ней и отдает ей письмо, пока его не заметили девочки.)

Айсылу (внезапно): Кызлар, онытып торам икән, минем бит хәзер әниләрем кайтып җитә! Әйдәгез, таралыйк!

(Айсылу провожает подруг, читает письмо)

Айсылу: «Айсылу, былбылым, сине авыл башындагы кое янында көтеп калам!» (мечтая) Ах!.. Әбием дә бабайны аулак өйдә таптым дигән иде, бәлки миңа да шулай язгандыр…

(Собираясь, уходит. Занавес.)

 

Заключение

Таким образом, в условиях сохранения культуры татарского народа, особо значимыми становятся вопросы возрождения нравственного воспитания с опорой на национальные ценности. Интерес к познанию традиций татарского народа у младших школьников происходит через игровую деятельность, танцевальное и песенное творчество.