Күбурынлы саннарны кушу һәм алу

№ 146

(IV сыйныфта математика дәресе)

Розалия САДРЕТДИНОВА,

Спас районы Бураково урта мәктәбенең Көек филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы

Презентация

Максат:

– күбурынлы саннарны кушу һәм алу алымнарын ныгыту;

– телдән исәпләү күнекмәләрен формалаштыру; укучыларның логик фикерләү сәләтләрен, иҗади активлыкларын үстерү;

– математика фәненә кызыксыну, туган ягыбызга мәхәббәт уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

– күбурынлы саннарны кушу һәм алу алымнарын үзләштерә алу;

– дәрес өчен кирәкле уку гамәлләрен башкара белү;

– үз фикереңне дөрес итеп, эзлекле рәвештә җиткерә алу; логик фикерләү тәртибен билгели алу;

– үз белемеңне үзләштерү дәрәҗәсен билгели алу.

Дәрес формасы: квест-дәрес.

Дәрес тибы: үтелгән белемнәрне ныгыту дәресе.

Җиһазлау: Татарстан картасы, геометрик фигуралар, компьютер, презентация, колонка

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Укытучы.

Исәнмесез, балалар,

Шук кызлар һәм малайлар!

Дәресебез бик җитди,

Аңлар бары сабырлар!

Әйләнә-тирәбезгә, табигатькә һәм  табигать дусларына матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз. Дәресебез дә гади түгел, ә квест-дәрес.

Квест ул – маҗара, сынау ул. Уен барышында катнашучылар, ниндидер каршылыкларны, этапларны үтеп, гомуми җиңүгә ирешергә тиешләр.

Димәк, сез дәрестә актив катнашырга һәм хәзинә табарга тиешсез. Без сезнең белән бүген «дөньядагы иң кирәкле әйбер»не табарбыз. Аның өчен игътибар белән тыңларга, сорауларга тулы җавап бирергә, биремнәрне дөрес итеп эшләргә, бар этапларны да үтәргә кирәк.

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

2. Телдән исәпләү.

а) «Әйе-юк» уены.

1 ц да 100 кг (+)

1 мин. та 100 с (–)

1 дм да 100 мм (+)

10 дм  ул – 1 м (+)

1000 кг ул – 1 т (+)

1 кг 100 г га тигез (–)

100 ц  ул – 1 т (–)

1 тәүлектә 12 сәг. (–)

1 сәг. тә 60 мин (+)

ә) күбурынлы саннарны язарга:

– Бу санда 4 дистә мең, 7 берәмлек мең, 5 йөз, 3 дистә, 9 берәмлек. Бу санны табыгыз. (47539) Бу санның күршеләрен әйтегез. (47538, 47540)

– 2 мең, 7 йөз, 9 дистә, 3 берәмлек. (2793) Ә күршеләре? (2792, 2794)

– 5 йөз мең, 4 йөз, 9 берәмлек. (500409) Әлеге санның күршеләре? (500408, 500410)

Укытучы. Яхшы, укучылар, булдырдыгыз! Беренче биремнең нәтиҗәсен күрсәтегез. (Карта кисәге тактага беркетелә.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Тактага мисаллар язылган. Аларны баганалап язып исәпләгез.

654–384

4213+3569

5789–3456

345+569

Укытучы. Икенче баганада нинди саннар?

Укучылар. Күбурынлы саннар.

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, бу саннарны ничек исәпләргә кирәк?

Укучылар. Күбурынлы саннарны да баганалап кушып исәпләргә кирәк.

Укытучы. Дәреснең темасын һәм максатын әйтегез.

             Укучылар. Дәреснең темасы – «Күбурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу». Ә максаты – күбурынлы саннарны баганалап кушу һәм алу алымнарын ныгыту. (Картаның икенче кисәге тактага ябыштырыла.)

IV. Дәрес темасы буенча эш

1. Мәсьәләләр чишү.

а) Спас районының мәйданы 2028 км² га тигез, ә Татарстан Республикасының мәйданы аыкыннан 65819 км² га зуррак. Татарстан Республикасының мәйданын табыгыз.

Чишү:

65819+2028=67847 (км²) – Татарстанның мәйданы

Җавап: Татарстан Республикасының мәйданы 67847 км² га тигез.

ә) Актай елгасының озынлыгы – 89 км, Идел елгасының безнең республика территориясеннән аккан өлеше Актай елгасыныкыннан 2 тапкырга озынрак. Кама елгасының озынлыгы Иделдән 140 км га артыграк. Кама елгасының озынлыгын табыгыз.

Чишү:

89*2=178 (км) – Иделнең озынлыгы

178+140=338 (км) – Каманың озынлыгы

Җавап: Кама елгасының озынлыгы 338 км га тигез.

2. Саннарны үсү тәртибендә урнаштыр.

Мәсьәлә. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Бездә яшәүче иң күп милләт вәкилләренең санын үсү тәртибендә урнаштырыгыз.

Руслар – 1501400, татарлар – 2012600, чувашлар – 116300, марилар – 18800, удмуртлар – 23500, мордвалар – 19200.

Җавап. Марилар – 18800, мордвалар – 19200, удмуртлар – 23500, чувашлар – 116300, руслар – 1501400, татарлар – 2012600.

Ә Татарстанда барлыгы 3902642 кеше яши.

Физкультминутка

V. Ныгыту күнегүләре

1. Геометрик материал буенча эш.

Мәсьәлә. Татарстан флагының иңе – 4 см, буе 2 тапкыр озынрак. Флагның мәйданын һәм периметрын табыгыз.

Чишү:

Иңе – 4 см

Буе – 2 тапкыр озынрак

S – ?

Р – ?

4*2=8 (см) – буе

S=4*8=32 см²

P=4*2+8*2=8+16=24 (см)

Җавап: Татарстан флагының мәйданы – 32 см², периметры 24 см га тигез.

2. Геометрик фигураларны табу.

Укытучы. Татарның кайсы милли ризыгы нинди геометрик фигураны хәтерләтә?

Түгәрәк – … (бәлеш, җәймә, пирог һ. б.)

Ярымтүгәрәк – … (кыстыбый, бөккән)

Өчпочмак – … (өчпочмак)

Квадрат, турыпочмаклык – … (чәкчәк)

VI. Рефлексия

Укытучы. Хәзер белемнәребезне ныгытып алыйк. Күбурынлы саннарны кушу һәм алу алымнарын ныгытыйк.

2020–1920=

2020–1945=

– Укучылар, әйтегез әле, беренче мисалда ничә чыкты?

Укучылар. 100.

Укытучы. Бу сан сезгә нәрсәне булса да аңлатмыймы? (Укучыларның фикер-җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Әйе, быел безнең республикабыз оешуга – 100 ел. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы декретка 1920 елның 27 маенда кул куелган.

– Ә икенче мисалыгызда нинди сан чыкты?

Укучылар. 75.

Укытучы. Ә бу санның да берәр хикмәте бардыр сыман. Сезнеңчә ничек? (Укучылар җавабы тыңлана.)

Укытучы. Әйе, укучылар, Бөек Җиңүгә быел 75 ел. Ул да – олы вакыйга. Авылыбыздан Бөек Ватан сугышына 244 кеше киткән, шуларның 117 сенә генә яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булган. Димәк, 127 авылдашыбыз һәлак булган. Алар арасында авылдашыбыз, күренекле балалар язучысы, әкиятче Абдулла абыегыз Алиш та бар.

VII. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Биремнәрне үтәп бетердек. Уен барышында сез, каршылыкларны, этапларны үтеп, гомуми җиңүгә ирештегез. Бу биремнәрдә без карта кисәкләре җыеп бардык. Хәзер аларны җыябыз. Нәрсә килеп чыкты?

Укучылар. Татарстан Республикасы картасы.

Димәк, иң зур хәзинә ул – Туган илебез, туган җиребез.

Өй эше. № 6, 8 (26  нче бит).