Киемгә карап каршы алалар…

  №41                                                                                       

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА, 

Балтач районы Шубан төп мәктәбенең “Зыялы бала”  түгәрәге җитәкчесе   

Максат: киемнең кеше күрке булуын төшендерү. Киенүдә зәвык, киемгә сакчыл караш булдыру. Исламча киенү әдәпләрен аңлату.

Бурычлар:

– киемнең кеше асылының бер өлеше булуын, аның эчке дөньясын  чагылдыруын аңлауларына ирешү;

– киенү зәвыгына, киемдә милли үзенчәлекләр булдыруга өйрәтүне дәвам итү;

– тегүче һөнәренә хөрмәт, үз-үзенә, киенүгә таләпчәнлек тәрбияләү.

Материал: Җ.Фазлыевның “Җәлил хәзрәт дәресләре”; В.Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китаплары; К.Вәлиуллинның “Ислам тәрбиясе” дәреслекләре (I–IV сыйныфлар өчен).

Җиһазлау: слайдлар, анкеталар, компьютер, колонкалар, проектор, түбәтәй, калфак.

Дәрес барышы

I. Оештыру

II. Актуальләштерү

1. Дәреснең темасын ачыклау.

Түгәрәк җитәкчесе. Укучылар, күз алдыгызга китерегез: сез моңа кадәр таныш булмаган кеше белән очраштыгыз, ди. Иң элек, бер-берегезгә карап, нәрсәгә игътибар итәр идегез? (Тышкы кыяфәтенә, киеменә, үз-үзен тотышына, төс-битенә, матурлыгына.)

– Беренче очрашудан алган тәэсирләр кеше турында ныклы бер нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Шулай булгач, очрашуга ныклап әзерләнергә, тышкы кыяфәтең турында яхшылап уйларга кирәк.

– Бу дәрестә без киенү зәвыгы, кагыйдәләре, киемгә таләпләр, Ислам кануннары буенча киенү әдәпләре, тегүче, дизайнер һөнәрләре турында сөйләшербез. Киенү әдәбенә әти-әниләр безне бик кечкенәдән өйрәтә башларга тиеш.

2. “Мәкаль әйтеш” уены. (Кием турында мәкальләр әйтешү.)

1. Агач күрке яфрак, адәм күрке чүпрәк.

2. Күркәм кием – тән зиннәте.

3. Киемеңне яңа чагында, намусыңны яшь чактан сакла.

4. Киң кием тузмас, картлар сүзе бозылмас.

5. Киемеңне чиста тот – ул кешенең зиннәте.

6. Тузган булса да юган булсын.

7. Пакъ кием кадер арттырыр.

8. Яман кием яшь кызны әби итә, әбине пәри итә.

9. Киемне саклап кисәң, көн дә матур әйбер киярсең.

III. Яңа тема белән таныштыру.

1. Тема буенча әңгәмә.

– Ничек уйлыйсыз, укучылар, кеше ни өчен кием кия?

Көтелгән җаваплар: Суыктан, эсседән, судан, җилдән, тузаннан саклану өчен.

– Бәрелүдән, сугылудан, пычранудан да кием саклый.

– Матур булу өчен дә кием кирәк.

Түгәрәк җитәкчесе. Әйе, тагын кием кеше тормышын ямьләндерә. Киемдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Гасырлар буе яшәү дәверендә кешеләр киемгә карата таләпләр булдырган. Чорлар үзгәргән, әмма төп таләпләр үзгәрешсез калган.

2. Яңа теманы аңлату.

Кием куллану максаты буенча берничә төркемгә бүленә:

1. Һөнәр белән бәйле эш киеме.(Пешекчеләр, кибетчеләр, эшчеләр һ.б. махсус кием кияләр.)

2. Дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең дә (полиция, армия, суд, медицина, мәктәп укучылары формасы) үз киемнәре була. Мондый киемнәр униформа дип атала. Күпчелек очракта аларның баш киемнәре дә була.

3. Дресс-код (киемгә оешмаларда куелган таләпләр) – “кием кодексы”.

4. Йортта, ишек алдында, бакчада эшләгәндә киелә торган  киемнәр.

5. Спорт костюмнары.

Түгәрәк җитәкчесе. Мәктәп формасын боларның кайсы төренә кертәбез? Ул ничә төрле була? (Көндәлек, бәйрәмчә.)

– Алар билгеле бер максатларны күздә тота, аерым таләпләргә буйсындырыла. Мәсәлән: итәк тездән түбән, ябык яка, ир-егетләргә костюм чалбар, галстук, кара туфли.

– Бу киемнәр тәртипкә, җыйнаклыкка өйрәтә, эшкә җаваплылык уята.

3. Дресс код төшенчәсен аңлату.

– Ә хәзер кулланышка яңарак кергән төшенчә – дресс-код турында сөйләшербез. Дресс-код инглиз сүзе, ул “кием кодексы” (киенү кагыйдәләре) дип тәрҗемә ителә. Теге яки бу оешмада эшләүчеләр өчен көндәлек, эшлекле очрашуларда, тантаналы бәйрәм чараларында, башка оешмага эш белән барганда, дөрес итеп киенү кагыйдәләре җыелмасы. (Дәфтәрләргә яздырыла.)

– Ул ни өчен кирәк? (Тормышта төрле ситуацияләрдә кыен хәлдә  калмас өчен.)

Түгәрәк җитәкчесе. Дресс-код нәрсәсе белән әһәмиятле? Ул әдәпкә, тәртипкә, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Кием кешене тигез итә, байлык буенча катламнарга бүлми. Халыкара очрашуларда һәм югары даирәләрдә дресс-код катгый саклана.

          Безнең илебезгә килгәндә, ул кулланылышка кереп кенә бара әле.

Дресс-код униформа түгел, нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүләренә карап киенү формасын һәр компания үзе билгели.

Рәссамнар, артистлар, дизайнерларның киенү рәвеше  шаккаттыргыч булырга мөмкин.

Ә халыкара очрашу, эшлекле сөйләшүләрдә, сату-алу мәсьәләләрен хәл иткәндә классик стиль саклана.

Дресс-код гел бер киемдә йөрүне аңлатмый. Әйтик, тездән түбән итәк, ак яки ачык төстәге озын җиңле блузка, артык биек булмаган үкчәле, ябык аяк киеме, бизәксез колготки булырга тиеш.  Фасоны һәм төсләре аз гына үзгәртелгән берничә костюм күлмәк булу мәҗбүри. Җәйге, кышкы киенү рәвеше аерым күрсәтелә.

Хезмәткәрне эшкә кабул иткәндә үк, дресс-код белән таныштыралар.

Ир-егетләр өчен дә дресс-код бар. Ул кара яки караңгы зәңгәр, көрән һ.б. костюм чалбар, галстук яки күбәләк, туфли. Джинсы чалбар һәм утыргач балтырлары күренә торган кыска балаклы носкилар тыелган.

Болар көндәлек эш киеменә таләпләр. Корпоратив, бәйрәм, рәсми булмаган очрашуларга аерым таләпләр куела.

Димәк, дресс-код  нәрсә ул?

          – Оешма, офисларда  билгеле бер очракка максатка туры китереп киенү манерасы.

          – Аны кем куя?

          – Корпорация, оешманы төзегән җитәкчелек куя.

Дресс-код турында тагын да тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә, бүген мәктәп радиоузелыннан булачак радио тапшыруны тыңларсыз.

IV. Яңа теманы ныгыту.

          (Укучылар белән әңгәмә үткәрелә. Дәреслек буенча бирем үтәлә.  Р.Фәхреддиннең “Балаларга нәсыйхәт” китабыннан “Кием әдәпләре” белән таныштырыла. Хәтердә калганча дәфтәргә яздырыла. Медицина хезмәткәре чыгышы тыңлана.)

Түгәрәк җитәкчесе. Күргәнегезчә, дөньякүләм стандартлар, медицина, дини таләпләр – һәркайсы шәрәлекнең организмга зыянлы булуын күрсәтеп, аны тупаслык, җиңел холыклык нәтиҗәсе дип аңлата.

Тагын шуны да истән чыгармагыз, кием никадәр затлы булса да аны чиста-пөхтә итеп, саклап кимәсәң, ул матурлыгын тиз җуя.

(Алга таба түгәрәк җитәкчесе укучыларны ата-аналарының анкета сорауларына биргән җаваплары белән таныштырып үтә. Аннары. Дөньякүләм танылган модельер, дизайнер, мода тарихын өйрәнүче шәхесләрнең киенү әдәбе турында фикерләренә туктала.)

“Не трогайте слишком яркое,

оно очень ядовитое”.

«Нужно блистать, а не блестеть».

«Цвет звучит, кричит и громко поет».

 (Эвелина Хромченко)

“Короткая юбка –

знак легкой доступности,

одевайте короткую юбку только при муже”.

(Влад Лисовец)

“Экстровагантность – враг элегантности”.

 (Мадам Шанель)

(Киемгә, киенүгә кагылышлы тыюлар, йолалар турында укучыларның фикерләре тыңлана.)

– Киемне өстән аска кисәң хөрмәткә ирешерсең, астан-өскә кисәң түбәнлеккә  төшәрсең.

– Сүтелгән киемне өстеңдә килеш текмә, гомерең кыскарыр.

– Чалбарны басып кисәң, бөлгенлеккә төшәрсең һ.б.

Түгәрәк җитәкчесе. Тарихка күз салыйк әле, борынгы әби-бабалар ничек киенде икән?

Борынгы бабаларыбыз “Болгари”, “Сафьян” дигән гаҗәп нәфис күн эшләгән, аны ефәк, сәйлән белән чиккән һәм шушы күннән гаҗәеп матур  читек-кәвешләр теккән, дөнья базарында дан тоткан.

(Татар киеменнән кыз бала чыгышы тыңлана.)

        Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Матур изү бизәп тора

Күлмәгемнең  күкрәген,

Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге.

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә,

Аллы-гөлле чәчәк төшкән

Килешәдер үземә.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр,

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

(Татар киеменнән ир бала чыгышы тыңлана.)

Бигрәк матур түбәтәем

Энҗе бөртекләр белән,

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

          Төрле төсле сүрәт төшкән

Бу чәчәкле читеккә,

Кызлардан да ким булмасын

Батыр-чибәр егет тә.

Бу читекләр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

(Милли киемнәр турында балалар белән әңгәмә.)

Түгәрәк җитәкчесе. Укучылар, ни өчен күлмәкне кат-кат бала итәкле итеп теккәннәр.(Укучыларның фикерләре тыңлана.)

– Милли киемнәрне бүген киеп йөрергә мөмкинме? (Баш киемнәрен: түбәтәй, калфакларны кияләр (түбәтәй, калфак күрсәтелә.)

– Милли кием үрнәкләрен бүгенге модада очратабызмы? (Ләйсән Хаҗиева коллекциясе белән таныштырыла.)

          – Кемнәрнең әти-әни, туганнары тегә белә? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

– Күренекле галим К.Насыйри: “Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас” – дип язган. Ни өчен? (Чөнки аны туендыручы һөнәре бар.)

– Элек заманда көзге уңышны җыеп алгач тегүчеләр (ир-егетләр) кечкенә чанага тегү машинасы, башка кирәк-яракларын төяп авылдан-авылга йөреп тегү теккән. Ә байларның үз тегүчеләре – хезмәтчеләре булган. Минем Гыйззәтбану әби Түнтәрнең тирә якка данлыклы ишаны Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовта тегүче-чигүче, Хөсәен бабам умартачы, балта остасы булган.

          (Мөселман дизайнерлары әзерләгән кием үрнәкләре белән таныштырыла.)

IV. Нәтиҗә ясау.

Гыйбрәтле хикәя, притча тыңлау.

Күренекле язучы А.П.Чехов: “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”, – дигән.

Бүгенге дәрестә алган белемнәр тормыш юлыгызда киңәшче, ярдәмче булса иде дигән теләктә калам.

Күңелегез дә, киемегез дә гел соклангыч булсын. Рәхмәт сезгә!