Халыкчан Тукай

(4-7 нче сыйныф укучылары өчен әдәби кичә)

 Эльвира ТОКРАНОВА,

Балык Бистәсе районы Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбенең  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(Чара үткәрелә торган бүлмә Г.Тукайның китаплары күргәзмәсе, портреты белән бизәлә.)

Дәрестә. (Дәрес фрагменты күрсәтелә.)

1 укучы. (“Туган тел” шигырен укый.)

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, өй эше. Габдулла Тукай шигырьләре безнең тормышыбызда еш кулланыламы? Нинди шигырьләре кулланыла? Шул турыда уйлап килергә һәм үзегезгә ошаган бер шигырен ятан өйрәнергә.

         Урамда

Ирек. Я, нишлибез инде. Шигырь ятланыр анысы, ә менә Тукай шигырьләрен кемнәр сөйли икән?

Илшат. Каян табабыз инде без андый белемле кешене?

Ирек. Китапханәгә керик әле.

Китапханәдә

Китапханәче. Укучылар нинди китап кирәк?

Илшат. Тукай шигырьләре. (Китаплар карый.) Ә сез аның берәр шигырен яттан беләсезме?

Китапханәче. Нигә белмәскә? Күп шигырьләрен яратып өйрәнәм. Ә монысы иң яратканым. (“Китап” шигырен сөйли.)

Ирек. Рәхмәт. Без китик. (Сайлаган китапларын алып чыгалар.) Менә күрдеңме?

Илшат. Һи, гел китаплар янында утыра ич ул апа, аның шигырь белүе бер дә гаҗәп түгел. Әйдә әнә теге төзүче абыйлардан сорыйк.

Ирек. Алар белерләрме икән?

 

Төзелештә

1 нче төзүче. О,егетләр килә. Нигә сез юкны бушка әйләндереп йөрисез әле? (“Эшкә өндәү” шигырен сөйли, Ирек белән Илшат гаҗәпләнеп башларын селкиләр.)

Илшат. Ә сез, абый, Габдулла Тукайның берәр шигырен беләсезме?

2 нче төзүче. Нигә әле ул сезгә?

Ирек. Укытучы апа бирем бирде. Тормышта Тукай шигырьләрен кулланып буламы, ди.

2 нче төзүче. Була, үзем сынаганым бар. Менә безнең бригадада “Мин кем!”дип борынын чөеп йөрүче берәү бар иде. Мин аңа тоттым да шигырь сөйләдем. (“Баскыч” шигырен сөйли.) Аңладыгызмы?

Илшат. Рәхмәт, чыннан да тормышка өйрәтә икән бу әсәр.

Өйдә

Әби. Балакайларым, кайтыгызмы? Әллә борыннары салынган инде, “2” ле алдыгызмы?

Ирек. Юк ла, әби, “2”ле алмадык, оят булып китте. Бөтен кеше Тукай шигырьләрен белә, ә без…

Әби. Өйрәнегез, балакайлар. Минем дә сезгә сөйлисе бер сүзем бар әле. (“Сөткә төшкән тычкан” шигырен сөйли) Тырышлык кирәк. Балалар, тырышканнан бар да була.

Илшат. Әби, алайса син безгә дәрестә сөйләр өчен шигырь сайлаш инде.

Әби. Ярый, утырыгыз. (Бергәләп китап карыйлар.)

Илсөя. (Боларны күреп “Кышкы кич” шигырен сөйли)

Ирек. Кем шигыре ул, Илсөя?

Илсөя. Шуны да белмисең, Тукайныкы ич, мин аны әдәбият дәресендә сөйлим.

Рәйхана. Ә сез беләсезме, мин бүген нинди матур җыр ишеттем! Менә тыңлагыз әле. (“Бәйрәм бүген” җырын башкара)

Ирек. Мин дә үземә шигырь сайладым бит. (“Туган авыл” әсәрен сөйли)

Дәрестә

Укытучы. Илшат, Тукай шигырьләрен кешеләр тормышта кулланалармы икән?

Илшат. Әйе, эштә дә, өйдә дә, күңел күтәренке булганда да, кемне дә булса үз урынна куярга кирәк булса да… Ә миңа Тукайның “Пар ат” шигыре бигрәк тә ошый. (Сөйли.)