Кайсы төркем укучылары көчлерәк?

№54

(Татарстанның халык язучысы Ф.Садриевның балалар өчен язылган пьесаларына нигезләнеп оештырылган “Артистлар ярышы” конкурсы)

Гөлнара МИРГАЯЗОВА,

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат  тәрбиячесе

Максат:

– Ф.Садриев иҗаты белән танышуны дәвам итү. Укучыларны сәнгатькә тарту, әдәбият һәм сәнгатьтән тәм таба белүгә күнектерү;

– Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, артистлык сыйфатларын үстерү;

– Сәхнә әсәрен анализлый белү, игътибарлы булу, башкалар хезмәтен хөрмәтли белү сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Садриевның  “Аппаккай” (2013) китаплары, проектор, экран, компьютер.

(Әлеге ярышка әзерлек эшләренә ике атна алдан керешелә. Укучылар тәкъдим ителгән әдәби әсәрне укып чыгалар, бүлешеп сәхнәләштерәләр.)

Конкурс барышы

(Фанфара яңгырый.)

1 нче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, бу фанфара сезне “Артистлар ярышына” чакырып яңгырый! Конкурста укучылар 4 төркемгә бүленеп чыгыш ясый. Конкурс ахырында “Иң яхшы артист”, “Иң яхшы спектакль”, “Иң игътибарлы тамашачы” номинацияләренә ия булучылар махсус бүләккә лаек булалар.

2 нче алып баручы.

Сәхнә арты бик җанлана,

Ачыла пәрдә хәзер.

Яшь артистларны карарга

Тамашачы да әзер.

1 нче алып баручы. Конкурсны бәяләүче жюри составын чакырабыз. Рәхим итегез! Сезгә тамашачыларыбыз булышыр. Игътибар, башлыйбыз. Беренче төркемдәге укучы-артистларыбыз Фоат Садриев иҗат иткән “Ипи тәме” пьесасын сәхнәләштергәннәр.

(Беренче төркемдәге укучы-артистлар Ф.Садриевның “Ипи тәме”әсәреннән сәхнә уенын күрсәтә. (Чыганак: Ф.Садриев “Аппаккай”, “Сәхнә уеннары” бүлеге, 76 нчы бит.)

2 нче алып баручы. Артистларыбызга рәхмәт! Икенче төркем укучылары әзерләнгәнче, тамашачылар бәйгесен башлыйбыз. Беренче сорау. Кем ул Фоат Садриев? (Җаваплар тыңлана.)

1 нче алып баручы. Икенче сорау. Әле генә карап узган “Ипи тәме” спектаклендә Рәиснең ипие нигә тәмле булмаган? (Җаваплар тыңлана.)

2 нче алып баручы. Тамашачылар бәйгесе дәвам итәчәк әле. Ә хәзер, икенче төркемдәге укучылар “Кем кирәгрәк?” пьесасын тәкъдим итә.

(Икенче төркемдәге укучы-артистлар Ф.Садриевның “Кем кирәгрәк?” дигән әсәреннән сәхнә уенын күрсәтә. (Чыганак: Ф.Садриев “Аппаккай”, “Сәхнә уеннары” бүлеге, 79 нчы бит).

1 нче алып баручы. Артистларыбызга – көчле алкышлар, ә тамашачыларга – яңа сораулар. Ф.Садриевның нинди хикәяләрен беләсез?

(Ф.Садриевның “Кем кирәгрәк?” спектаклендә иң изге әйбернең нәрсә икәнлеге ачыклана.)

2 нче алып баручы. Сезнең игътибарыгызга өченче тамашаны тәкъдим итәбез. Ф.Садриев иҗат иткән спектакль “Мактандылар” дип атала.

(Өченче төркемдәге укучы-артистлар Ф.Садриевның “Мактандылар” әсәреннән сәхнә уенын күрсәтә. (Чыганак: Ф.Садриев “Аппаккай”, “Сәхнә уеннары” бүлеге, 83 нчы бит).

1 нче алып баручы. Дүртенче тамашага кадәр тагын ике соравыбыз бар.

– Фоат Садриев кайда туган, кайда яши?

– “Мактандылар” спектаклендә кем мактанчык? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

2 нче алып баручы. Дүртенче төркем укучылар тәкъдим иткән спектакль “Бал тәмле дә…” дип атала.

(Дүртенче төркем укытучы-артистлар Ф.Садриевның “Бал тәмле дә…” дигән сәхнә уенын күрсәтә. (Чыганак: Ф.Садриев “Аппаккай”, “Сәхнә уеннары” бүлеге, 90 нчы бит).

1 нче алып баручы. Жюри нәтиҗәләр ясаганчы, тамашачыларга бер сорау белән мөрәҗәгать итәбез. Бал ни өчен тәмле? (Тапкыр фикерләр тыңлана.)

2 нче алып баручы. Ярышның иң мөһим мизгелләренә якынлаштык, барлык укучы-артистларыбызны сәхнәгә чакырабыз. Җиңүчеләрне билгеләү өчен, сүз жюри әгъзаларына бирелә, җиңүчеләр игълан ителә, бүләкләр тапшырыла.

1 нче алып баручы. Шулай итеп, Ф.Садриевның “Бал тәмле дә…” дигән сәхнә уенын күрсәткән дүртенче төркем укучы-артистлары “Иң яхшы спектакль” номинациясенә лаек булды.

“Ипи тәме” спектаклендә Әби ролен башкаручы Айзилә Шәймөхәммәтова, “Кем кирәгрәк” спектаклендә Чулпан йолдыз ролен башкаручы Энҗе Бәдретдинова, “Мактандылар” спектаклендә Эт ролен башкарган Рәдис Гарипов һәм “Бал тәмле дә…” спектаклендә Аю ролен уйнаган Айрат Мадьяровлар “Иң яхшы артист” номинациясенә лаек булдылар.

Алинә Закирова һәм Айсинә Салаховалар “Иң игътибарлы тамашачы” номинациясендә җиңүче дип табылды. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр Фоат Садриевның “Аппаккай” китабы белән бүләкләнәләр. Барыгызны да котлыйбыз һәм, шатлыгыгызны уртаклашып, “афәрин” дибез!