Йомры икмәк сәяхәте

               № 143

Гөлназ МОСТАФИНА, Гөлнара МИФТАХОВА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Презентация

 

Проектның тибы: иҗади-мәгълүмәти.

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы.

Проектта катнашучылар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Максат: татар һәм рус  әкиятләре  аша сөйләм активлыгын үстерү.

Бурычлар:

тәрбияви: сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик зәвыгын үстерү, сөйләм телен баету, тыңлаучанлык, ярдәм итү, ярдәмне кабул итү, аралашу культурасы тәрбияләү;

үстерелешле: балаларның гади максатчыл эшчәнлек оештыра белү күнекмәләрен, театральләштерелгән уеннар оештырганда иҗади мөстәкыйльлеген, артистлык сәләтен үстерү;

белем бирүдә: татар һәм рус әкиятләре белән таныштыру, әкият персонажларын танырга, тәрбияченең сорауларын игътибар белән тыңларга, уңай һәм тискәре яклары турында җавап бирергә өйрәтү; гаиләдә әти-әниләр белән хикәя, әкият, шигырьләр уку мөһимлеген аңлату.

Проектның этаплары:

әзерлек этабы:

проектның темасын сайлау;

*проблема кую;

*проект буенча материал җыю;

*әкиятләр картотекасы ясау;

*әти-әниләр өчен информацион папкалар ясау;

*бармак һәм өстәл курчак театры булдыру;

*китап почмагын әти-әниләр белән берлектә яңа әкият китаплары белән тулыландыру;

*әти-әниләргә “Шаян йомры икмәк” дигән конкурс игълан итү.

Төп этап:

*әкиятләр уку;

*курчак театры карау;

*әкиятләргә иллюстрациялар карау, табышмаклар чишү;

*әкияткә карата язылган җырларны, көйләрне тыңлау;

*әкият геройлары кергән физкультминуткалар, уеннар өйрәнү;

*рәсем ясау, әвәләү.

Йомгаклау:

“Шалкан”, “Теремкәй” әкиятләрен сәхнәләштерү.

Көтелгән нәтижәләр:

*Балалар әкиятне кызыксынып тыңлый башлый.

*Сөйләм байлыгы арта, сөйләм теле үсә.

*Сәннәләштерелгән эшчәнлек вакытында рольгә кереп, иҗади уйнау, кыюлык күнекмәләре арта.

*Әти-әниләрнең белем һәм тәрбия бирү процессына тартылуы, активлыгы көчәя, өйдә әкиятләр уку гадәте булдырыла. Һәр ата-ана  проект нәтиҗәләре белән канәгать.

*Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне, төрле чараларда аралашу әдәбен тәрбияләүне дәвам итүнең кирәклегенә басым ясала.

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1. ”Йомры икмәк” әкиятен уку, әкияткә туры килгән рәсемнәр карау.

2. Балалар белән тозлы камырдан “Йомры икмәк” әвәләү.

3. “Әтәчем”, “Йомры икмәк” җырларын өйрәнү.

4. Үстерешле уеннар: “Мин башлыйм, син дәвам ит”, “Кайсы әсәрдән икәнен бел”, “Табышмак- рәсем”, “Танып әйт” һ.б.

5. “Теремкәй”, “Өч кыз”, “Шалкан”, “Өч аю”, “Куян кызы” әкиятләрен  уку.

6. Рәссамнарның әкиятләргә карата ясалган иллюстрацияларен карау.

7. Балалар белән “Куянкай да кунакта”дигән ачык шөгыль үткәрү.

Ата-аналар белән балаларның бердәм эшчәнлеге:

1. Өйдә әкиятләр уку.

2. Әкият персонажларының эшләнмәләрен ясап алып килү.