Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

№55

(Рус төркемендә татар теле дәресе. I сыйныф)

Гүзәлия ГАЛӘВЕТДИНОВА,

Казандагы 19 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1. Тартым кушымчаларын дөрес куллана белү, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту, диалогик сөйләм телләрен үстерү, уеннар аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, гаиләдә арасында үзара җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Парларда, төркемнәрдә эшли белергә һәм бер-береңне хөрмәт итәргә, иптәшеңнең фикерен тыңлый белергә өйрәнү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2013), өй рәсемнәре, туп, карточкалар, капчык, фотографияләр, бүләкләр, презентация.

Дәрес төре: кабатлау.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укучылар белән әңгәмә, уңай психологик халәт тудыру. 2 нче слайд

‒ Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Дәресебезне башлыйбыз. Матур итеп утырыгыз.

‒ Скажите, ребята, сейчас какое время года? (Зима.)

‒ И скоро какой праздник наступит? (Новый год.)

‒ Мы все с нетерпением ждем этот чудесный, волшебный праздник. А кто нам приносит этот праздник? (Дед мороз Кыш бабай.)

‒ Мы знаем Дед Мороз приходит всегда со Снегурочкой. Но по пути к нам Дед Мороз потерял Снегурочку и ищет её. Давайте, ребята, поможем Деду Морозу найти Снегурочку. Но для этого вы должны выполнить разные задания, переводить, отвечать на вопросы. Если хорошо будете работать на уроке, то вас ждет сюрприз. 3 нче слайд

II. Актуальләштерү

1. Фонетик күнегү (авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү). 4 нче слайд

• У–у‒у: укучы, укытучы, ун, ул, кул.

• Ү‒ү‒ү: үрдәк, күлмәк, күз, бүрек, бүлмә.

2. Аудирование (укучылар аудиоязманы тыңлыйлар, биремнәрне башкаралар).

а) Назовите только мягкие слова.

туп                                яфрак

чынаяк                          ипи

күз                                укытучы

авыр                             дәреслек

тәлинкә                       матур

б) – Ребята, мы с вами уже знаем вопросы Кто? Что? Какой? Сколько? Давайте вспомним, как переводятся эти вопросы. Скажите, какие слова отвечают на вопросы Кем? Нәрсә? Нинди? Ничә? (Тактада эшләү.) 5 нче слайд

3. Тәрҗемә эше (өйрәнелгән лексик берәмлекләрне ныгыту). Укучылардан чылбырлап сорау. 6 нчы слайд

тарелка – 3 тарелки

тетрадь – тетради, 4 тетради

учебник – учебники, 5 учебников

лист – листья

чашка – чашки, голубая чашка

друг – друзья

семья – большая семья

брюки ‒ длинные брюки

Ты – умный ученик.

Я – хорошая девочка.

Она – не учительница.

Эти рисунки очень красивые.

Этот стол тяжелый.

III. Төп өлеш

1. Рәсемнәр белән эш. 78 нче слайдлар

‒ Ребята, посмотрите на доску. Вы сейчас увидите разные рисунки и постарайтесь их запомнить. (Бер минут вакыт эчендә балалар рәсемнәрне истә калдыралар һәм бер-берләренә әйтәләр: мәктәп, әби, чәчәк, дәфтәр, кашык, курчак, урындык.)

‒ Начинают говорить те, у которых волосы темные – 15 с А потом те, у которых светлые волосы.

Укучылар урыннарда парлап эшлиләр, RALLY ROBIN эш алымы кулланыла.

2. «Дөрес кушымчаны тап» грамматик уены.

‒ На прошлых уроках мы учили вот такие слова: минем, синең, аның. 9 нчы слайд

‒ Как переводятся эти слова? (Тәрҗемә итәләр.)

‒ А сейчас выберите нужные окончания к этим словам.

Минем кашыг… 1015 нчы слайдлар

3. «Туп» уены уйнау. 16 нчы слайд

‒ Бу нәрсә?

‒ Туп нинди?

‒ Балалар, әйдәгез, «Туп» уены уйныйбыз. Мин сүзләрне ‒ русча, сез татарча әйтәсез.

Моя мама.

Моя мама очень красивая.

Твой папа.

Твой папа умный.

Моя семья.

Моя семья большая.

Его рисунок.

Его рисунок красивый.

Твой учитель.

Твой учитель молодой.

Его учебник.

Его учебник новый.

Твоя тетрадь.

Твоя тетрадь старая.

Моя школа.

Моя школа большая.

4. Төркемнәрдә эш. «Сүзләрне йортларга урнаштыр» 17 нче слайд

‒ На доске 3 домика. Первый домик называется «Минем», 2-ой ‒ «Синең», 3-ий домик ‒ «Аның». У вас на столах тоже лежат домики и слова. Вы вместе должны их поселить в эти домики. (Балалар, кәгазьгә язылган сүзләрне (кулым, алмам, тубың, чалбары, рәсемең, күзе, исемем, китабың, апасы, дәфтәрең, гаиләм, әтисе) сайлап, үз йортларына урнаштыралар: ябыштыралар.)

ROUND ROBIN эш алымы кулланыла. Һәр өстәлдән 2 нче номерлы укучы тактага чыгарып элә һәм укый, дөреслеге тикшерелә.

5. Физкультминут «Мин үсәм» (укучылар җырлап бииләр) 18 нче слайд

6. Индивидуаль бирем үтәү (карточкалар белән эш). 19 нчы слайд

‒ Сейчас вам такое задание: я вам раздам карточки и вы вместо точек напишите нужные окончания.

Минем укытучы…  яшь.

Синең дәфтәр…  чиста.

Аның китаб…  яңа.

Һәр өстәлдән 3 нче номерлы укучы бер җөмлә укый, дөреслеге тикшереп барыла. 20 нче слайд

7. Сорауларга җавап бирү.

‒ Какой же новый год без елочки, ребята?! Только вот у нас елка не нарядная, надо ее нарядить. Но для этого вы должны ответить на вопросы. (FAN AND PICK эш алымы) 21 нче слайд

 Синең исемең ничек?

Синең сеңелең бармы?

Синең әниең нинди?

Синең гаиләң зурмы?

Синең әтиең яшьме, картмы?

Син нинди укучы?

‒  Молодцы, ребята, правильно ответили. Посмотрите, вот сейчас и елочка стала красивой, нарядной. 22 нче слайд

8. Рәсем белән эш. 23 нче слайд

‒ Мы с вами уже умеем составить вопросы. А сейчас будем работать парами. Один ученик задаёт вопрос, второй отвечает. (Тактадагы рәсем буенча бер-берсенә сорау бирешәләр: Бу кем? Аның чәчләре нинди? Аның күзләре нинди? һ.б.)

8. «Минем гаиләм» темасына фоторәсемнәр белән эш. 24 нче слайд

‒ Ребята, вы сегодня должны были принести семейные фотографии. Это было вам домашнее задание. А теперь давайте попробуем рассказать о своих семьях. (Балалар фотоларын күрсәтеп гаиләләре турында сөйлиләр: Бу минем гаиләм. Минем гаиләм кечкенә. Бу минем әтием. Аның исеме… Бу минем әнием. Аның исеме … . Бу мин. Минем исемем … һ.б.)

‒ Әйе,укучылар, гаилә барыбыз өчен дә кадерле,якын сүз, шуңа күрә әти-әниләрегезне яратыгыз, тәртипле, тырыш булыгыз.

IV. Йомгаклау

‒ Посмотрите, ребята, на доску. Вот и нашли мы Снегурочку. Рәхмәт, балалар. Значит наступит этот чудесный праздник. Вы сегодня очень хорошо поработали. Молодцы! Кыш бабай вами очень доволен. И обещанный сюрприз. (Балаларга капчыктан бүләкләр таратыла.) 25 нче слайд

‒ Дәрес бетте. Сау булыгыз.

Презентация.