Георгий чәчәге – жиңү бүләге

Георгий чәчәге – жиңү бүләге

(Мастер-класс)

Рәзифә АКМАЛОВА,

Актаныштагы Балалар иҗат үзәгенең I квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Тиздән илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәчәк. 9 Май – Җиңү көне, безгә тынычлык бүләк иткән кешеләргә горурлык һәм рәхмәт көне! Георгий тасмасы Җиңү символы булып тора, һәм Россиядә генә кулланыла. Күпләр 9 Май алдыннан күкрәкләрендә сугыш истәлегенә Георгий тасмалары йөртә башлый. Бүген мин сезгә Георгий тасмасын ничек ясарга кирәклеге турында мастер-класс күрсәтергә телим.

Мондый значокны әзерләү өчен Георгий тасмасы, атлас тасма (кызыл сары, кара), кайнар җилем; кайчы, линейка, булавка, заколка кирәк булачак.

Фотоларда күрсәтелгән үлчәмнәр буенча кисәбез.

 

Һәр турыпочмакны үрнәктәгечә бөклибез, ялкынга якын китереп эретеп ябыштырып алабыз.

 

 

Безнең өч төстәге таҗлар барлыкка килде

 

 

Шушы таҗларны кайнар җилем ярдәмендә беркетәбез.

Менә шушындый матур чәчәк барлыкка килә:

Кайнар җилем ярдәмендә уртасына матур брошка беркетеп куябыз.

Фотода күрсәтелгән үлчәмдә Георгий тасмасы алабыз, аны бөклибез.

Алдан әзерләп куйган булавканы кайнар җилем белән беркетәбез.

Менә безнең Георгий тасмасыннан бик матур чәчәк килеп чыкты.

 

 

Уңышлар сезгә!