Гаилә – гомер чишмәсе

№39

Лера ИСЛАМОВА,

Мөслим районы Тойгелде махсус (коррекция) мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Максат. Укучыларны гаилә җәмгыятьнең нигезе булуына төшендерү, гаиләдә иминлек булуның әһәмиятен ачыклау. Сәнгатьле уку күнекмәләрен, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү осталыкларын камилләштерү. Гаиләдә бер-береңә ышаныч, ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләргә карата игътибар тәрбияләү. Туган якка, туган телгә мәхәббәт хисләре  тәрбияләү.

Җиһазлау. «Йөрәктән–йөрәккә», «Мәрхәмәтле бул», «Иң кадерле кешеләрем» дигән плакатлар, укучылар ясаган рәсемнәрдән  күргәзмә, «Безнең гаилә» темасына әзерләнгән альбомнар, интерактив такта, магнитофон.

Кичә барышы

(Факиһә янган-пешкән, «уф» дип, ике сумка тотып килеп керә. Сумкаларының берсенә – «он», икенчесенә «шикәр» дип язылган.)

Факиһә. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Мин дә ир белән торам дип яшим инде. Ходаем, кара әле, күршеләребез дә мәктәпкә Гаилә бәйрәменә китте. Безнекенә бернәрсә дә кирәкми. (Кычкыра.) Хәбибрахман, дим,  Хәбибрахман!

(Сөлге тотып, Хәбибрахман килеп чыга.)

Хәбибрахман. Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың?

Факиһә. Хәбибрахман, Хәбибрахманчик, җаным. Әйдә, без дә барыйк әле Гаилә бәйрәменә.

Хәбибрахман. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Берни дә булмас. Юк-юк бармыйм. Беренчедән, бүген хоккей, аннан футбол… Юк, кыстама, юк, бармыйм.

Факиһә. Хәбибрахманчик, дим, барыйк инде. Үзебезне кешегә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлаһи?

Хәбибрахман. Хәбибрахманчик, имеш. Ә өскә ничек? Нәрсә киябез?

Факиһә. Борчылма, Хәбибрахман. Барабыз, әйеме, йөрәк маем? Киенә тор, мин хәзер. (Чыгып китә.)

Хәбибрахман. Белмим шул, ничек булыр икән? Үземнең дә бик барасым килә инде, бер күрәсем килә килүен. Мәктәпне дә, директорын да бик мактыйлар. Малаема да ошый мәктәпләрендә. Әллә барыйк микән? (Көзгедән үзен карап, чәчләрен сыпыра; масаеп, башын күтәрә.  Кычкырып җырлап җибәрә.)

Траттатам, траттатам,

Бүген мәктәпкә барам.

Траттатам, траттатам,

Гаилә бәйрәмен күрәм.

Траттатам, траттатам,

(Шулвакыт Факиһә чыга.)

Факиһә. Чү! Чү! Җаным, бу нишләвең?

Хәбибрахман (хатынын килеп култыклый.) Киттек, җаным, Гаилә бәйрәменә.

(Чыгып китәләр. Шулвакыт, ашыгып, яшь гаилә керә.)

 Яшь әни. Уф! Слава богу, җитештек. Ә син переживал, всё не хотел.

Яшь әти. Чё, чё, мин не переживал. Просто мин татарча плохо знаю.

Яшь әни. Әйе, шул. Менә үзебез, на половину русча сөйләшеп, татар телен бөтенләй оныта яздык. Ә шулай да туган тел йөрәккә якын. Менә бәләкәчебезне кечкенәдән үк татарчага өйрәнеп үссен дип йөрү.

 Яшь әти. Әйе, әйе, син хаклы.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, кадерле  кунаклар! Бүген без сезнең белән «Гаилә – гомер чишмәсе» дип исемләнгән  кичәгә җыелдык.

2 нче алып баручы. Тату гаилә – бәхетле гаилә, дибез. Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә  ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк.

(«Яратам» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Көнозын дөнья куып барган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.

(Бер укучы Г.Тукайның «Безнең гаилә» шигырен яттан укый.)

 2 нче алып баручы. Ил-йорттагы яшәү кыенлашкан саен, ике җан иясе, юаныч һәм яклау эзләп,  бер-берсенә көчлерәк тартыла. Шулай  итеп, гаилә тагын да ныгый түгелме?

Гаиләләр тату, тотрыклы булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен дә очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.

Гаилә – шәфкатьлелек мәктәбе. Чыннан да, гаилә шартларында кеше  яхшылык  эшләргә өйрәнә. Һәрбер ата-ана үзенең  баласын шәфкатьле итеп, хөрмәт итүче, игелекле уллар һәм кызлар тәрбияләргә тырыша.

(Бер укучы «Балама» шигырен яттан укый.)

Кулларыма алган көннән бирле,

Гомеремне сиңа атадым,

Әниең дә булдым, әтиең дә,

Таңнар булып кына атмадым!

Таңнар булып, таңнар үзе атты,

Яктыртырга һәрбер көнеңне,

Күңел җылым белән ай яктыртты

Чирләп яткан чакта төнеңне.

Кулларыма бүген ак кулъяулык –

Шатлык яшьләремне сөртәмен,

Олы бәйрәмеңне күрәм, диеп,

Бер горурлык хисе йөртәмен.

1 нче алып баручы. Балачак – кеше тормышында  иң мөһим  чор, ул – киләчәк тормышка әзерлек чоры гына түгел, чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Ә әхлаклылыкның беренче дәресен безгә әниләр бирә.

(Бер укучы «Һәр  Анага  һәйкәл куяр идем» шигырен яттан укый.)

Һәр Анага һәйкәл бардыр кебек,

Таң элпәсе генә каплаган,

Балалары гына дала буйлап

Эзлиләр, тик әле тапмаган.

Һәр Анага һәйкәл бардыр кебек,

Ак бураннар урый, ышыклый,

 Һәр балага дога шулай иңә:

 «Исән йөрсеннәр», – дип пышылдый.

2 нче алып баручы. Әйе, әниләребез өчен без – Җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк  парәсе. Әтиләребез – гаиләнең терәге, гаиләнең ныклыгын тәэмин итүчеләр. Шуңа күрә дә әти-әниләребез – безнең өчен иң кадерле, иң яхшы кешеләр, кайгыда да, шатлыкта да: «Балаларым»  дип торучылар.

(Татар халык биюе башкарыла.)

1 нче алып баручы. Әниләр үзләренең бай рухи дөньясы, белеме, таләпчәнлеге белән матур үрнәк булып торалар. Әхлакый үсеш дәрәҗәсе нәкъ менә әти-әнидәге һәм баланың аларга булган мөнәсәбәтендә ачык чагыла.

(Бер укучы «Назлы күңел, әни күңеле» дигән шигырьне яттан укый.)

Назлы каршлары белән генә

Назлый әни безнең күңелне,

Янган йөрәк шифа-дәва ала –

Назлы күңел, әни күңеле.

Моңлы тавышлары белән җырлап,

Моңлы итә безнең күңелне,

«Сүрелмәсен татар моңы», – дидер –

Моңлы күңел, әни күңеле.

2 нче алып баручы. Гаиләбезгә тагын әби-бабайларыбыз да керә бит әле. Алар бик кайгыртучан, һәрвакытта да безне кунак итеп, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, безгә карата шундый игътибарлы, файдалы киңәшләрен бирәләр. Менә безнең Наил дә бабайларында кунак булып килгән.

(Бер укучы «Ял иттем бабайларда» дигән шигырьне яттан укый.)

Югыйсә, кунакка гына

Кайтсам да әбиләргә.

Бер җәй эчендә өйрәтте

Бабам  әллә ниләргә.

Егет кешегә һөнәрнең

Аз диеп җитмеше дә,

Хәйләләп эшләтә торгач,

Калмады бер эше дә.

Чираттан көтү көттерде,

Умартачы да иттерде.

Хәтта үзенең атын да

Миңа гына җиткерде.

Печәнен дә әзерләдек,

Җиләген дә җыйдык без.

Искергән койманы сүтеп,

Өр-яңасын койдык без.

(Бер укучы Ә.Бикчәнтәеваның «Дәү әнием» шигырен яттан сөйли.)

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап  куя үреп.

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

Күзлексез күрмәсә дә,

Таяксыз йөрмәсә дә,

Җитмеш яше тулса да,

Бик картайган булса да,

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

(Шәрык кызлары биюе башкарыла.)

1 нче алып баручы.

Сезгә булган хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Рәхмәт яусын безнең әти-әниләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әти-әниләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!

2 нче алып баручы.

Бәхетлеләр безне аңлый алмый –

Парлыларның уе бүтәндә.

Алар безнең кебек көенмиләр,

Көн дә «кайтмый» алар үткәнгә.

Алар белән тиңләшүләр кая –

Хәл сорыйлар, читтә күзләре,

Пар канатның кыйммәтен дә әле

Ныклап аңламаган  үзләре.

(Заманча бию башкарыла.)

1 нче алып баручы.

И Ходай, кабул ит

Безләрдән зур гозер.

Әти-әниләргә бир саулык,

Әти-әниләргә бир гомер.

Әти! Әни! Иң  кирәкле  кешеләр!

Әти-әниләрнең  белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстергәннәр

Кызганмыйча бөтен гомерләрен.

(«Туган як» җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы.

Гаилә ныклы, тату була,

Нигезендә булса мәхәббәт,

Гаилә йөген тартып барган

Әтиләрдә безнең көч-куәт.

Очар өчен тормыш күкләрендә,

Адашмыйча юлны узарга,

Үз бәхетен эзләп табар өчен,

Пар канатлы булсын һәр бала.

(«Яшьлегем чишмәләре» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы.

Тормыш тыныч, күкләр аяз булсын,

Тату булсын һәрбер гаилә.

Сабый тавышлары яңгырасын,

Бәхет телик бүген һәр өйгә.

2 нче алып баручы. Сезгә гаилә бәхете, җылы гаилә учагы, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Күкләребез һәрчак аяз булсын, туганнар-дуслар, күршеләр белән һәрчак туганнарча дус-тату яшик.

 Шуның белән кичәбез ахырына якынлашты. Сау булыгыз.