“ФДБС турында әкият”

№72

(Класстан тыш чара)

 Фәридә ӘХМӘТШИНА,

Лениногорск шәһәре 11 нче гимназиясенең югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы

 

Әкияти музыка яңгырый. Сәхнәгә әкиятче чыга.

Ә к и я т ч е:

Сөйләп китим әле сезгә бер әкият-

Бик озын да түгел,

Бик кыска да…

Искиткеч матур, бай дәүләттә,

Яшәгән, ди — МӨГАЛЛИМӘ.

Озак еллар эшләгән ул,

Зыялы булган, булдыклы.

Хезмәт иткән аямыйча,

Яратып һәр укучыны.

Күп белгәненә куанып,

Эшкә шатланып йөргән.

Укучылар да яраткан,

Әниләре кебек күргән.

(Укытучы күренә, баш иеп сәламли, сәхнәдәге агач төбенә утыра.)

Берчак шулай МӨГАЛЛИМӘ

Имән төбендә утыра икән…

Кошлар сайрый, чишмә ага

Челтерәп һәм ялтырап.

Ә МӨГАЛЛИМӘ  уенда

Яңа планнар кора…

(Яшен, күк күкрәү, давыл, көчле яңгыр авазлары яңгырый.)

Шулчак кинәт давыл куба,

Болытлар куералар.

МӨГАЛЛИМӘнең  фикерен

Еракка тараталар.

Кинәт аның каршысына

Килеп баса ФДБС,

Сүзен башлый ашыкмыйча…

Ф Д Б С:

Әйдә, МӨГАЛЛИМӘ, атла,

Минем фәрманны ятла!

Бар тегендә-белмим кая.

Эшлә шуны- белмим нине.

Ә к и я т ч е:

Мөгаллимә аптырашта,

Курка, җилкә сикертә.

Ф Д Б С:

Тыныч бул, борчылма,

Синдә белем җитәрлек,

Күзлегең тылсымлы, күрәм,

Шушы йомгакны сүтәрсең,

Авырлыкларны җиңәрсең.

Һәм яңача эшләрсең.

(Мөгаллимә йомгак тәгәрәтә-тәгәрәтә йөренә, ФДБС карап тора.)

Ә к и я т ч е:

Мөгаллимә алга бара,

Йөгерә ул, кабалана.

Инә белән кое казый,

Һәм әйбәтләп сүзен башлый:

М ө г а л л и м ә:

ФДБС, ФГОС!…

Кем күрсә, шул күрер,

Кем белә, шул уйлар,

Кем ишетсә, шул ишетер,

Кем эзләнсә, шул табар.

(ФДБС ризалык белдереп чыгып китә, тик балалар чыгышын күзәтә.)

Җыр “ Яшә, син, туган илем.” Татар халык җыры.

1 н ч е  у к у ч ы

Көн буена эзләнәбез,

Бик күп белем туплана.

Дәресләр төгәлләнүгә,

Эзләнүләр башлана.

Кем вокалга, кем биюгә,

Кемдер театрга чаба.

Табигатьне, спортны да

Якын күрүчеләр бар,

Ничек йөгермәскә мөмкин-

Ике кат ашаталар!

2 н ч е   у к у ч ы

Адашмасын, диеп, бер бала да,

Максатка барсын ныклы.

ФГОС шәхси эшчәнлекне

Арттыра, мораль норма һәм әхлакны.

Яңа стандарт дәресләре-

Нәрсә соң ул, ни бирә?

Предметара мөнәсәбәтне,

Танып белүне,

Бәя бирүче шәхесне ул үстерә.

Бию “Биик әле.”

М ө г а л л и м ә:

Стандартка утырттылар,

Авырланды заманалар.

Дәрес бетә, өйгә юл юк,

Ашханә ашы тагын…

Универсаль уку эшчәнлеге,

Юнәлешләре байтак:

Коммуникатив юнәлеш,

Танып белү һәм шәхси.

Спорт биюе башкарыла.

Ә к и я т ч е:

Безнең әкият дәвам итә,

МӨГАЛЛИМӘ шунда әйтә:

М ө г а л л и м ә:

Әй, ФДБС, кил әле,

Миңа сөйләп бир әле.

Күрдеңме укучыларны,

Таныдыңмы, максатны

Алар ничек үтәде?

Ф Д Б С:

Булдырдыгыз,афәрин,

Яңалыкны керттегез,

Җырлап-биеп үттегез.

Ни дәрәҗәдә белдегез,

Инде сөйләп китегез.

 3 н ч е  укучы

Нәрсә соң ул – ФГОС?

Сыерчыкмы, филме ул?

Тараканмы, күбәләкме,

Бәлки, тәмле чипсыдыр?

М ө г а л л и м ә

Сиңа гына, зирәк ФДББС,

Дан җырлыйбыз, мәдхия!

Өйрәттең безне эшләргә,

Сабыйларны сөя-сөя.

О, ФГОС, бөек проект!

Планнар гамәлгә аша,

Практик күнекмә кулланып,

Мәгълүмати өлеш арта.

4 н ч е  у к у ч ы

Укытучы хезмәтенә,

Өлешең зур, о, ФГОС!

Эшкә бәя бирергә дә

Син өйрәттең, о, ФДБС!

Укытучы ташлап китә

Сыйныфын, курсларга,

Укырга дип, белем эстәп кайтырга дип.

Аннан   кайткач, рәхәтләнеп

ФДБС куллана: һәр дәрестә,

Шөгыльдә-мораль нормалар ята.

М ө г а л л и м ә

Әйдәгез әле, балалар,

Рәхмәт әйтик ФДБСка.

Безгә бик күпне өйрәтте:

Бергә, бердәм эшләгәндә

Нәтиҗәне күрәсең,

Уңышка ирешәсең.

5 н ч е  у к у ч ы

Укытучы анализлый бүген

Инновацион гамәлне мәгърифәттә.

Үз тәҗрибәсе ярдәмендә

Укучыны үстерә югары дәрәҗәгә.

Шундый бербөтен  халәттә

Укытучы тьютерга  әйләнә.

Ф Д Б С

Рәхмәт, сезгә, барчагызга,

Мине үз иткән өчен.

Киләчәктә уңыш телим,

Кулланыгыз чыккан көчне.

М ө г а л л и м ә

Хөрмәтле хезмәттәшләр, истә тотыгыз,

Президентларны, министрларны,

Укытучы, төзүчеләрне,

Стюардесса, нефтьчеләрне,

Кадерле кунаклар, сезне,

Лаеклы, ныклы белем белән

Бүләкләделәр безнең МӨГАЛЛИМӘләр.

Җыр  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә.”

(Ф.Әхмәтшина сүзләре, В.Агапов көе.)

Ә к и я т ч е:

Әкиятебез шуның белән  тәмам,

Ошагандыр диеп уйлыйбыз.

Эшләрегез булсын нәтиҗәле,

Сау – сәламәт һәм бай булыгыз!

(музыка көчәя.)