«Буыннар очрашуы»

№44

Миләүшә ХӘСӘНОВА,

Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Һәр чорның үз кызыгы, үз хикмәте бар. Балалык еллары, яшүсмер вакытлары сугыш чорына туры килгән апа-абыйлар – бүген инде өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Алар күпне күргән, башларыннан ачлык-ялангачлыкны да кичергән, динсез-кыйбласызлык елларын да узган, әллә ниткән үзгәртеп кору чорына да эләккән, гомумән алганда, тормышның җәннәтендә дә булган, тәмугын да кичергән. Иң мөһиме алар бүген бәхетле, бүген рәхәт тормыш кичерәләр.

Менә шушы үткән белән бүгенгене бәйләү максаты белән безнең мәктәптә бик тә үзенчәлекле вакыйга – «Буыннар очрашуы» дигән тормыш дәресе узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Сәхбетдинова оештырды. Бу очрашуга милләтен чын йөрәктән сөюче, аның киләчәге матур булсын өчен җан атып йөрүче, олы йөрәкле күренекле шәхесләребез  – Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат   Садриев, Татарстанның атказанган укытучылары  Моряк Йосыпов, Фирая   Йосыпова, балалар шагыйре, А.Алиш, С.Сөләйманова премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗәнов, РСФСРның атказанган укытучысы Тәзкирә   Низамиевалар килде. Очрашу очраклы гына булмады. Без – укытучылар, укучылар, авыл халкы моннан рухи байлык алып кайттык.

Бәйрәм тамашасын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәкәровна Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Зөлфәтнең «Туган тел хакында» шигыре белән башлап җибәрде. Мәктәбебез укучылары якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләделәр һәм Ф.Садриевның «Ипи тәме» әсәрен сәхнәләштерделәр.

Гомеренең бик күп өлешен мәгариф өлкәсендә хезмәт куюга багышлаган, район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Моряк абый Йосыпов бүгенге көндә иҗтимагый совет рәисе булып эшли. Ул районыбыз үсешенә, мәдәниятенә  зур өлеш кертә. Авыл буйлап йөреп, гармунчыларны барлый. Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышларын өйрәнүне, аларны яшь буынга сөйләп калдыруны да үз өстенә алган. «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән девиз белән яши Моряк абый.

Фоат абый Садриев инде безнең яраткан кадерле кунагыбызга әверелде. Ул ел саен диярлек иренмичә, олы башын кече итеп, гел очрашуга килә. Монысында да сүзен бик кызыклы итеп башлап җибәрде: «Балалар, менә мин сезгә карап утырам да көнләшеп тә куям һәм шул ук вакытта сокланып туя алмыйм. Өстегездә энәдән-җепкә костюм-чалбарлар, ул галстукларыгызның нинди төстәгесе генә юк. Ә без кечкенә чакта, кая ул галстук турында уйлау, юньлерәк кием һәм ничек тә булса тамак ялгау иде исәбебез. Тормышның рәхәтен, әти-әниләрегезнең кадерен белеп яшәгез зинһар», – дип, үгет-нәсихәтен җиткерде.

Мөҗәһит Әхмәтҗәнов үз чиратында әле без белеп бетермәгән талантларын тагын-тагын ачып салды. Бар икән дөньяда шундый кеше дигән фикердә калдым мин үзем. Ничәмә-ничә төрле уен коралында уйный белү – минем өчен могҗиза инде ул (кечкенәдән гармунчы белән биючегә кызыгып яшәдем). Хәтта чит ил уен коралларына өреп тә, татар көе чыгар инде. Әкиятче бабай Зариф Мөэминовның «Маҗара» китабы да Мөҗәһит абый тырышлыгы белән дөнья күргән икән. Шәмаил язу, шәҗәрә төзү кебек эшләр белән дә шөгыльләнә икән. Һәр туган оныгына багышлап шигырьләр иҗат итә һәм китап итеп бастыруны да зур теләк белән башкара ул. Гомер буена бала-чага, укытучылар белән идарә итеп армаган, алҗымаган Мөҗәһит абый.  Берәү булса, йомшак кәнәфиләрдә телевизор карап кына утырыр иде. Ә ул андый түгел, гел хәрәкәттә, һаман халыкка хезмәт итә, күз генә тия күрмәсен.

Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан, татар теле укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләгән лаеклы ялдагы укытучы Фирая  апа Йосыпова да – сәнгать кешесе, укытучылык итүдән әле дә туймаган шәхес. Ул безне Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать көллиятендәге бүлекләр белән таныштырды һәм мәктәп укучыларын анда укырга керергә өндәде.

 Тәзкирә  апа Низамиева да – авыл халкы өчен иң зур эш башкарган шәхес.  Инде ничә еллар авыл тарихын, анда яшәүче кешеләр язмышын өйрәнә ул. Өйрәнеп кенә дә калмый: аларны компьютерда басып, китапчыклар итеп чыгара. Аның инде  унлап китабы бар. Соңгы араларда гына да «Сугыш чоры балалары», «Вәрәшбаш – мөгаллимнәр авылы» исемле китапларын бастырып, кешеләргә таратты.

Кунакларыбызның берсе дә буш килмәгән. Иң зур бүләк – үзләренең иҗат җимешләрен – китапларын калдырды алар безгә. Сәнгатькә гашыйк, иҗатка якын кешеләрдән һәрвакыт рухи байлык, җан тынычлыгы алып каласың. Бу очрашудан да без бик күп нәрсәләр белдек. Фикер алышулар алар китеп бер-ике көн үткәч тә туктамады, әледән әле сөйләшеп, гәпләшеп алдык. Минемчә, мондый «Буыннар очрашуы»дай   тормыш дәресләре даими узып торса, файдага гына булыр иде.