Буыннар чылбырын Тукай бәйли
№50
(Әдәби-музыкаль кичә)
Фәния ШӘЙДУЛЛОВА,
Казандагы 173 нче урта мәктәп китапханәчесе
Китапханәдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган һәм аның балалар өчен язган китаплар күргәзмәсе оештырыла. Язучының нәсел шәҗәрәсе. Тукай премиясе алган балалар язучыларының портретлары куела. Шагыйрь иҗаты турында презентация әзерләнә.
Кичәбезне VII сыйныф укучыларының татар төркеме белән хәзерләдек, кунакка V–XI сыйныфларда укучы татар балаларын да чакырдык.
Китапханәче. Дөньяның бөек шагыйрьләре Байрон белән Пушкинга тиң газиз Тукаебызның туган ае – апрель ае җитте. Быел сөекле шагыйребезнең 130 еллык юбилеен бәйрәм итәбез. Тукайны искә алып, аның һәйкәлләре янында Шигырь бәйрәмнәре тантана итә. Әйтерсең лә бүген Тукай, бөтен татар халкын татлы йокыдан уятып, бәйрәмгә чакыра.
1 нче алып баручы.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? – Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
2 нче алып баручы.
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген.
Китапханәче. Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Татар халкынын яраткан улы – Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бәйрәм кичәсен ачып җибәрәбез.
1 нче алып баручы.
Әйләнәңдә – гөлләр. Сүзен гүя
Шулар аша әйтә күңелләр:
– Туган көнең белән! – дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр.
2 нче алып баручы.
Килә, килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек, кыска гомергә.
Китапханәче. Балалар, әйтегез әле, кем сон ул Тукай? Ни өчен без, татарлар, аны бөек шагыйрь дип атыйбыз, аның алдында башыбызны иябез, ел саен анын туган көнен билгеләп үтәбез. (Укучылар җавап бирә.) Әйдәгез, бу сорауларга тулырак җавап эзләп, бергәләшеп шагыйрьнең тормыш эзләре буйлап, анын балачагы узган якларга юл алабыз.
1 нче алып баручы. Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Кырлай, Казан.
Бу юллар сөекле шагыйребезнең балачагы – ятимлекнең калып арбасына утырып, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрүе. Әти-әнисез калган үксез сабыйның җаны сызланган, нәзберек күңеле кимсенгән, әти- әнисен алыштырган һәр кешедән ул наз өмет итүе…
Җиһанның эссесен, салкынын
Бозын күрдем, карын күрдем;
Ниләр күрсә бөтен үксез –
Барын күрдем, барын күрдем, – дип язачак әле Тукай үзенең бер шигырендә.
2 нче алып баручы. 1886 елның 26 (14) апрелендә Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында бер ир бала – булачак шагыйрь Габдулла Тукай дөньяга аваз сала. Теркәү кәгазендә аны әтисе – Габдуллаҗан исеме белән теркәп куя.
1 нче алып баручы. Әтисе – Мөхәммәтгариф указлы мулла Мөхәммәтгалим улы. Әнисе – Бибимәмдүдә, Зиннәтулла мулла кызы. Хәлле, укымышлы, зыялы гаилә. Бәхетле бала булып туа Тукай.
2 нче алып баручы. Ләкин, бик кызганыч, Габдуллага дүрт ай ярым булганда, анын әтисе 44 яшендә каты авырудан үлеп китә. Аны Кушлавыч авылы зиратына җирлиләр.
1 нче алып баручы. Ике елдан соң әнисе Бибимәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар.
Китапханәче. Балалар, әнә шушы вакыттан шагыйрьнең бәхетле көннәре, газаплы, авыр көннәре белән алышына. Шәрифә карчык бик каты бәгырьле була. Кыш көне урамга чыккан бәләкәй Тукай, өйгә керә алмыйча, сәгатьләр буе урамда катып, өшеп бетә, салкын тидерә.
(Сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим ителә.)
Бәләкәй Габдулла (суыкта калтырап, Шәрифә карчыкның ишеген шакый.) Әби, ач инде, аякларым туңа. (Елый.)
(Бөкерәеп беткән таякка таянган Шәрифә карчык чыга.)
Шәрифә карчык. И гөнаһ шомлыгы! Катмассың әле! Нәрсә шыңшыйсың? Кер, әйдә.
(Әби кечкенә Габдулланы җитәкләп кереп китә.)
2 нче алып баручы. Соңрак әнисе Тукайны үз янына, яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин бу бәхет озакка бармый, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында 25 яшендә әнисе үлеп китә.
1 нче алып баручы. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә – Габдулланың әнисе ягыннан бабасы Зиннәтуллага кайтарып бирә. Монда аны исә үги әби, күп балалы гаилә көтә.
2 нче алып баручы. «Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләнәм дисәм – сөюче, ашыйсым – эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр… Бары Саҗидә түти генә миңа мәрхәмәтле иде», – дип яза Тукай үзенең истәлекләрендә.
Китапханәче. Балалар, менә шулай кечкенә Тукай үзенең артык кашык икәнлеген аңлап, кимсетүләргә түзеп, ана назына сусап көн итә. Билгеле булганча, 1891 елда Идел буенда бик каты корылык була, халык ач кала. Ачлык 1892 елга кадәр дәвам итә.
1 нче алып баручы. 1891 ел урталарында Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе Латыйфә биш яшьлек Габдулланы, бер авыл ямщигына утыртып, Казанга озаталар.
2 нче алып баручы. Бу хакта Тукай болай дип яза: «Ямщик Казанга җиткәч, Печән базарында: «Асрамага бала бирәм,кем ала?!» – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып:
– Әйдә, Мөхәммәтвәли, алыйк бу баланы. Газизә, мин читек, син кәләпүш тегәрсең, – дип, кечкенә Тукайны шәһәр кешеләре ямщиктан алып калалар.
1 нче алып баручы. Аны асрамага алган Яңа Бистә кешеләре кечкенә Тукайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Габдулланың бу бәхетле көннәре дә озакка бармый. Мөхәммәтвәли белән Газизә каты авырып киткәнлектән, «Үзебез үлсәк, бу бала кемгә калыр?» дип, аны авылга кире Зиннәт бабасына кайтарып җибәрәләр.
2 нче алып баручы. 1892 елның июнь урталарында бабасы Зиннәтулла Габдулланы Кырлай авылы кешесе Сәгъди белән Зөһрәгә асрамага биреп җибәрә. 1893 елның язында Сәгъди абзыйның Садретдин дигән ир баласы туа. Кечкенә Габдулла җәйне шул баланы карап үткәрә.
Китапханәче. Кырлай – Г.Тукай иҗатына билгеле бер эз салган авыл, «Минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дип яза ул соңрак. Сәгъди абзый өендә яшәгәндә Тукай абыстайдан сабак ала. Аның беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә исемле абыстай була. Булачак шагыйрь әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы хатиб һәм мөгаллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрдем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
1 нче алып баручы. 1894 елның көзендә язмыш Габдулла Тукайны Җаекка (Уральскига) алып килә. Әтисе бер, әнисе башка булган Газизә апасы белән Галиәсгар җизнәсе Госмановлар аны эзләтеп, үз янына алдыралар.
Китапханәче. Бай җизнәсе бу ятим баланы 1895 елның сентябрендә «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Бер ел узгач, ул аны өчьеллык рус мәктәбенә бирә. Укытучысы Әхмәтша Сираҗетдинның бик бай китапханәсе була, Тукай анда бик күп китаплар укый.
1 нче алып баручы. 1889 елның 26 маенда Уральскида Пушкинның, 100 ел тулуы уңаеннан аңа багышланган йорт ачыла. Тукай анда бик теләп йөри. Рус язучылары Пушкин, Лермонтов иҗатлары белән шунда якыннан таныша.
2 нче алып баручы. 1900 елда Тукайның җизнәсе – Галисгар вафат була. Габдулла «Мотыйгия» мәдрәсәсенә торып укырга күчә һәм мөстәкыйль яши башлый. Мәдрәсәдә ул бер төрек шәкерте белән укый. Әлеге төрек егете шигырьләр яза, һәм ул аларны матур итеп Габдулла Тукайга укып күрсәтә торган була.
Китапханәче. Тумышы белән Татарстанның хәзерге Кайбыч районы Кече Кайбыч авылыннан чыккан, авылдашлары җыйган акчага Мисырда укып, чын галим, ахун хәзрәт дәрәҗәсенә күтәрелгән Мотыйгулла Төхфәтуллин бу сәләтле мулла улын – Габдулланы үз баласы кебек күрә. Аңа уз вакытында белем һәм тәрбия бирә.
1 нче алып баручы. Нәкъ менә «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыганда, Тукай Мотыйгулла хәзрәтнең үзеннән «Шигырь төзелеше» фәнен үзләштерә. Аны гарәпчә «гыйльме гаүрүз» дип йөрткәннәр.
2 нче алып баручы. Мотыйгулла хәзрәтнең, Габдулладан дүрт кенә яшькә олырак улы Камил аның өчен абый да, киңәшче дә, иҗатына канат куючы да булган. Камил Мотыйгый, башта Истанбулда, аннан Мисырда укып, 1902 елда Уральскига әйләнеп кайта. Тукай аңардан гарәп, төрек телләрен үзләштерә.
Китапханәче. Габдулланың чит телләр өйрәнүгә табигый сәләте бик көчле була. Бу мәдрәсәдә ул тагын хокук белеме, география, математика дәресләреннән белем ала.
1 нче алып баручы. 1905–1907 еллардагы бурҗуаз революциясеннән соң, Камил Мотыйгый үз тырышлыгы һәм әтисенең булышлыгы белән китап бастыру эшләре белән шөгыльләнүче контора оештыра. Тукай монда конторщик ролен үти.
2 нче алып баручы. 1903 елда Камил Мотыйгый «Әлгасрелҗәдит» исемле кулъязма газета чыгара. Газета бер елдан соң кулъязма «Әлгасрелҗәдит» җурналы булып чыга башлый. 1904 елда Тукайның «Гөлүмнең бакчасында» дигән беренче шигыре һәм хикәяләре шунда дөнья күрә.
Китапханәче. Бу елларда Габдулла Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсендә балалар укыта. Һәм ул артист, реҗиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев белән дуслаша. Камил Мотыйгый «Уралец» газетасы типографиясен арендага алгач, Тукай басмаханәгә өйрәнчек булып керә. Үз эшен ул җиренә җиткереп, яратып башкара. Сигез сум күләмендә хезмәт хакы ала.
1 нче алып баручы. 1906 елның 15 гыйнварында Камил Мотыгый- Төхфәтуллин наширлегендә «Әлгасрелҗәдит» исемле айлык әдәби, фәнни һәм иҗтимагый эчтәлекле җурнал басма хәлдә чыга башлый. Тукай бу җурналның җаваплы сәркатибе булып аена 25 сум алып эшли.
2 нче алып баручы. Шул елның җәй аенда Уральскида «Уклар» исемле беренче сатирик җурнал дөнья күрә. Бу җурналда Тукайның шигырьләре «Шүрәле», «Ишан мөнкире» дигән тәхәллүсләр астында чыга. Айга бер мәртәбә чыккан бу җурнал шул ук елның ноябрендә чыгудан туктый.
1 нче алып баручы. Мәдрәсәдә укыткан вакытта Тукай халык җырларын җыюга керешә. Җәйге каникулга киткән шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һ.б. халык авыз иҗаты әсәрләрен язып килүләрен сорый. Шул рәвешле аның «Җырлар дәфтәре» барлыкка килә. Аның бу дәфтәре 1946 елда табыла һәм бастырылып чыгарыла.
2 нче алып баручы. «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөһбәсез, нигез булачактыр. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә мин туган телемезне сөймәк кеби бер олуг ниъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен татар әдәбияты, яшәсен туган тел!» – дип яза Тукай үзенең истәлекләрендә.
1 нче алып баручы. Шулай итеп, Җаекта Габдулла Тукайның 13 ел гомере уза. Әгәр дә ул, монда килеп, «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укымаса, анда үзенә кешелекле, кайгыртучан мөнәсәбәт тоймаса, гаиләдә үз кешегә әверелмәсә, туган ягына кайтып, Тукай бөек шагыйрь булыр идеме икән? Әйе, Төхфәтуллиннар гаиләсе аның тормышында үз вакытында искиткеч зур ярдәм күрсәтә. Шагыйрь, язучы булып үсү өчен, талантың булу өстенә, язган әйберләреңне бастыру мөмкинлеге дә кирәк. Ә Төхфәтуллинар гаиләсе үзләренең газета-җурналларында Тукайның язмаларын бастыруда уңайлы шартлар тудыралар.
«Җаек Тукайны шагыйрь итеп үстергән, аннары Казанга бүләк иткән», – дип, яратып әйтәләр Җаекта яшәүче татарлар.
Китапханәче. 1907 елда Габдулла Тукай, ашкынып, «дәртле, моңлы» Казанга кайта. Мәгърифәтле шәһәргә кайткан шагыйрь замандашлары күңелендә беренче очрашуларда нинди тәэсир калдырды икән соң?
2 нче алып баручы. Галиәсгар Камал: «Көннәрнең берсендә кечкенә генә гәүдәле, өтек кенә бер малай «Йолдыз» гәзите редакциясенә килеп керде, өстәл өстендәге газетларны актара башлады. Бераз укыгач:
– Безнең газета-җурналлар сезгә килә торгандыр бит? – диде.
– Сезнең нинди газета?
– «Фикер», «Әлгасрелҗәдит», «Уклар».
– Сез Уральскиданмыни?
– Әйе.
– Алай булгач, Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?
Малай елмайды да:
– Ул Апуш мин булам, – дип әйтмәсенме.
1 нче алып баручы. Сәгыйть Рәмиев: «Номер ишегемне ачып:
– Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? – дип, бер малай килеп керде.
…Аның төсе коңгыр иде. Бер күзенә ак төшкән булса да, ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы борыны килешле вә һәр даим тулы булып ачылып торган зур күзле иде. Казанга килгән чакларында – 21–22, вафат елына егерме җиде яшьлек булса да, һаман 14–15 яшьлек бала кебек күренә иде.
2 нче алып баручы. Чыннан да, Габдулла Тукай саулыкка туймый. Уральскидан Тукай үпкә авыруы эләктереп кайта. Казанда табиб аңарда икенче стадия үпкә авыруы таба, ләкин ул вакытында дәваланмый.
1 нче алып баручы. Үз фатиры булмау сәбәпле, ул «Казан» кунакханәсендә Габдулла Кариев белән бергә октябрь аена кадәр яши. Ул монда әдәбият мохитенә чума. Галиәсгар Камал белән бергә «Яшен», «Ялт-Йолт» җурналларын оештыра. Фатих Әмирхан наширлегендә чыга торган «Әлислах» гәҗитендә еш языша.
Китапханәче. 1908 елда Тукай үги әнисе Газизә апа белән күрешә. Казанда шул елны «Шәрык клубы» ачыла. Ул аның актив әъзасы булып китә. Анда төрле әсәрләрен һәм лекцияләр укый. 1909 елда Тукайның «Габдулла Тукаев диваны» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
2 нче алып баручы. Бу елларда ул «Китап» нәшриятында экспедитор һәм корректор булып эшли. Тукай нәшрият урнашкан йортның ишегалдына карап торган ягында, икенче катта, караңгы сап-салкын, юеш бүлмәсендә яши.
1 нче алып баручы. Ул, беренче профессиональ татар артисткасы Сәхипҗамал Волжскаяга багышлап, «Ике кояш» исемле шигырен яза.
2 нче алып баручы. 3 сентябрьдә аның «Яңа кыйарәт» хрестоматия китабы басылып чыга. Китапта Тукайның 18 шигыре һәм 47 кечкенә хикәясе урын ала. Рус классикларыннан Пушкин, Лермонтов, Кольцов һәм Толстойдан тәрҗемә ителгән әсәрләр дә була.
1 нче алып баручы. Бу елларда аның «Бала белән күбәләк» шигыре, «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәре басылып чыга.
Китапханәче. Замандашларының истәлекләрендә Тукайның хатын-кызга мөнәсәбәте турында да еш язалар. Әлбәттә, яшь күңел хатын-кызның нәфислеген күргән, ул аларга атап матур шигырьләр иҗат иткән, ләкин үзе хатын-кыз күзенә чалынырга яратмаган. Шулай да аның беренче һәм соңгы мәхәббәте булган Зәйтүнә исемле кызны яратуы билгеле. Сөеклесенә булган ярату хисләрен ул үзенең җанында бикләп яши. Аның башка шәһәргә күчеп китүен Тукай бик авыр кичерә.
2 нче алып баручы. Казанда Габдулла Тукай Хөсәен Ямашев җитәкләгән әдәби-сәяси түгәрәккә дә яратып йөри. Анда Гафур Колахмәтов, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал да катнаша. Ул үз чорының иң талантлы, әдәбият һәм сәнгать мәйданында үзе кебек үк татар милләте өчен ут янып яшәгән шәхесләр белән аралашып яши, алар белән фикердәш, сердәш, иҗатташ, хезмәттәш була.
1 нче алып баручы. Ләкин Габдулла Тукайның сәламәтлеге көннән- көн начарлана бара. Казанның салкын кунакханәләреннән туеп ул, 1912 елның яңа елын Өчиледә туганнары янында каршылый. Кешенең үз почмагы булмыйча, гомере буе кайда туры килсә, шунда җан асравы – бик тә кыен хәл. Габдулла Тукай, шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер көн генә кала читкә куйган.
Китапханәче. Яшәвенең соңгы елларында Габдулла Тукай сәламәтлеккә туймаса да, аның тагын ике-өч ел гына булса да яшәп калу омтылышы көчле була. Әмма тузган әгъзалары инде аның теләгенә буйсынмый. 1913 нче елның 26 февралендә ул Клячкин шифаханәсенә кереп ятарга мәҗбүр була. Ләкин бер айдан аз гына артык вакыт үткәч, 15 апрельдә Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый.
Ул көннәрдә халык шагыйре Габдулла Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерне җыеп, болай дип яза:
Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.
2 нче алып баручы.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
1 нче алып баручы.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!
Китапханәче. Кадерле балалар, шуның белән татар милләтенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты юлына багышлаган әдәби кичәбезне «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!