«Боз озату» бәйрәме

 № 177

Алинә ХАҖИЕВА,

Казандагы 134 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Чара барышы

(Авыл күренеше. Балалар, «Яз килә» җырын җырлап, урам буйлап үтәләр.)

Тәрбияче. Бездә бүген – төрки бабаларыбыздан калган «Боз озату» бәйрәме. Бу йоланың төп мәгънәсе – озын, караңгы кыш белән ниндидер кара көчләрне куу, искелектән арыну, матур язның, яңа уянып килүче табигатьнең шифалы көченә ышану.

1 нче бала.

Булган бит шундый чаклар да:

Халкым алып моңлы тальянын,

Җыелышып елга буйларына,

Караганнар бозлар акканын.

2 нче бала.

Барыгыз да тыңлагыз! Барыгыз да ишетегез!

Кояш нурлары белән

Елга бозын эреткән.

Боз китә, боз! Боз кузгалган!

3 нче бала.

Язгы ташу башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып бара

Зәңгәр сулы дәрьяга!

4 нче бала. Бәйрәмгә ашыгыгыз! Боз кузгалган! Боз кузгалган! Әйдәгез, су буена, боз агуын карарга.

(Әби белән бабай, балалар тавышын ишетеп, өйләреннән чыга.)

Әби. Ишеттек, ишеттек! Боз кузгалган икән! «Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көннәр җылыныр», дигәннәр борынгылар.

Бабай. Бу бик дөрес! «Әгәр елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлыклар уңар» дигәне дә бар! Менә мин дә кулыма төенчек белән бодай бөртекләре алдым әле. Яз безгә шатлык китерсен, ашлыклар мул булсын! Амин! Әйдәгез, киттек су буена, боз агуын карарга! (Әби белән бабай балалар белән су буена төшәләр.)

Әби. Карагыз әле, бозлар ага! Бозлар китә! Ничек матур! Яз килә!

5 нче бала.

Елга тулып боз ага,

Сокланабыз без аңа!

6 нчы бала.

Кояш көлә, көн аяз!

Бозга басып килә яз!

Бабай. Әйдәгез, салам көлтәләрен җыеп, яндырып, елга буйлап агызып җибәрик!

Балалар. Әйдәгез бергә-бергә! (Салам көлтәләрен суга агызып җибәрәләр, теләк телиләр.)

Әби. Яз безгә сөенечләр алып килсен! Барлык мәшәкатьләр шушы бозлар белән агып китсеннәр! Амин!

Бабай. Илләребез, җирләребез имин булсын! Гаиләләребезгә кайгы килмәсен! Балалар сәламәт, имин, игелекле булып үссен! Амин!

7 нче бала. Сырхаулар агып китсен!

8 нче бала. Матур, аяз көннәр килсен!

9 нчы бала. Мал-туар, кош-корт күп булсын!

10 нчы бала. Ашлыклар мул булсын!

11 нче бала.

Бозлар ага – күрегез!

Бирегә килегез, уеннар уйнарга!

Йомырка тәгәрәтеп уйнарга!

Әби. Ә сез беләсезме икән? Йомырка ул – туып килүче яңа тормыш!

12 нче бала. Йомырка ул – тереклек символы!

Бабай. Бик дөрес! Йомырка – үсемлекләрнең үсеш көчен арттыра!

Әби. Әйдәгез әле, чынлап та «Кемдәге тавык йомыркасы ераграк тәгәри?» уенын уйнап алыйк. Яле, кемнәр уйный? Килегез, мәгез сезгә күкәйләр !(Балаларга күкәйләр тарата.)

Бабай. Бер, ике, өч! Тәгәрәтегез! Кайсыгызның күкәе ераграк тәгәрәде?

Әби. Җиңүчегә бүләк бирик! (Җиңүчегә бүләк бирелә.)

13 нче бала.

Челтәрле күпер астында

Ак чиләгем күмелде.

Без уйныйбыз кул буенда,

Боз агуы күңелле!

Әби. Әйдәгез түгәрәккә!

Бергә.

Күмәкләшеп, бергәләшеп,

Түгәрәктә без биик!

Әйлән-бәйлән җырлар белән

Бәйрәмне дәвам итик!

(Бәйрәм күңелле уеннар, җырлар, ярышлар белән дәвам итә.)