Бөҗәкләр дөньясында яз

(II сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” дәресе)

Айгөл ГАТИЯТУЛЛИНА,

 

Чаллыдагы 29 нчы гимназиянең югарыквалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Документ

Бөҗәкләр дөньясында яз

(II сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” дәресе)

Айгөл ГАТИЯТУЛЛИНА,

Чаллыдагы 29 нчы гимназиянең югарыквалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат һәм бурычлар:

белем арттыру: бөҗәкләр патшалыгының күптөрлелеге һәм аерым төркемнәре, аларның үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам иттерү;

психологик һәм иҗади үсеш:үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү;

тәрбияви: укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту;

шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

регулятив УУГ: күрсәтмәләрне истә тотып, гамәлләр кылу; нәтиҗә ясау;

таныпбелү УУГ: логик гамәлләр(анализ, синтез) башкару;

коммуникатив УУГ: үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү.

Дәрестибы:проект элементлары беләнныгытудәрәсе.

Җиһазлау:“Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге, 2 нче кисәк; “Үз илемдә ямьле миңа” җырының язмасы,  тематик презентация, санлы җилпәзә; карточкалар(тест), җавап бирү өчен сигнал карточкалары, эш дәфтәрләре, картиналар, индивидуаль карточкалар.

Эшчәнлекне оештыру формалары: дәрестә эш төрләре һәм формалары алмашынып тора (фронталь эш:теманы ныгытканда, проблемалы сорау чишкәндә компьютер һәм проектордан слайдлар карау; индивидуаль, мөстәкыйль эш: тест эшләү, үзара тикшерү, проект эшләү).

Дәреснең технологик картасы

Дәресэтаплары

Укытучыэшчәнлеге

Укучыэшчәнлеге

Уку-укытугамәлләре

I. Уңайпсихологикхаләттудыру

–Матур үтсен көнебез,көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле, тотыйк матур гадәтне.

Дөрес, матурутырыйк, тырышыпҗавапбирик

Шәхси

II. Белемнәрнеактуальләштерү, тигезләү

–Узган дәрестә без сезнең белән үсемлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләшкән идек.Әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп алыйк.

“Чәчәкләр” темасы буенча тест биремнәрен үтәү

Сораулар

1.Кайсы үсемлек апрель аенда чәчәк ата?

а) сөмбел; ә) ромашка; б) кашкарый

2. Кайсы чәчәкне“йокы үләне” диләр?

а) крокус; ә) умырзая; б) лалә

3.Крокус чәчәге нәрсәгә охшаган?

а) фонарьга; ә) тәгермәчкә; б) кояшка

4. Кайсы чәчәк культуралы үсемлеккә керә?

а) сөмбел; ә) кычыткан; б) әрем

5.Чәчәкләр кешеләргә файда китерәме?

а) юк; ә) файда китерә; б)белмим

Мөстәкыкль тест эшлиләр Җавапларын бергәләп тикшерү

 

Балалар бирелгән кәгазь битләрендә эшлиләр

 

 

Сөмбел

 

Умырзая

 

Фонарьга

 

 

Сөмбел

 

Файда китерә

 

Коммуникатив,шәхси,регулятив

III. Уку мәсьәләсен кую

(“Хайваннар дөньясы” аудиоязмасы)

– Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

– Тик хайваннар патшалыгы бик зур.Патшалыкның кайсысы турында икәнлеген сез Римский-Корсаковның көен тыңлагач, әйтерсез. (Римский-Корсоковның“Полёт шмеля” көе тыңлатыла.)

– Әйе без сезнең белән бүгенге дәрестә бөҗәкләр патшалыгы турында сүз алып барырбыз, бөҗәкләр белән килеп чыккан проблемаларны чишәрбез

 

 

–Хайваннар патшалыгы турында

 

 

– Бөҗәкләр патшалыгы турында

Коммуникатив

IV. Укумәсьәләсен чишү

Тактада сүзләр:күбәләк, борча, камка, төклетура, умырзая

–Бу сүзләрнең кайсысы артык?

– Ни өчен? Калган сүзләр кайсы патшалыкка керә?

– Хайваннар патшалыгы үзенең гаҗәеп күптөрлелеге белән кызыксындыра. Ә без сезнең белән инде анда булганыбыз бар, искә төшерик әле:II сыйныфта нинди төркемнәр белән таныштык?

– Һәр төркемнең үзенә генә хас сыйфаты бар.Искә төшерик әле

–Бөҗәкләрне башка патшалыктан аерып тора торган сыйфат нинди?

– Бөҗәкләрнең төп максаты нинди?

– Хәзер нинди ел фасылына кердек?

– Бакчачылар яз җитү белән бакчага нинди яшелчәләр утырта?

– Нинди бөҗәкләрне бакчада күргәнегез бар?

Проблема. Бакчачылар коңгызларны агулый. Агудан файдалы бөҗәкләр дә үлә. Бигрәктә камкага зыян килә. Файдалы бөҗәкләрне ничек итеп саклап калырга була?

 

Чөнки алар бөҗәкләр патшалыгына керә.

 

Хайваннар патшалыгының бүленешен кәгазь битләрендә парларда эшлиләр

– Кошлар, җәнлекләр, балыклар, бөҗәкләр

 

 

– Алар 6 аяклылар, башы, бүксәсе, канаты, мыегы бар – Cеркә тарату

 

Балалар үз тәҗрибәләреннән чыгып җавап бирә

 

 

 

Төркемдә киңәшләшү: көл, сабын суын сибәргә, әрекмән, зәһәр исле чәчәкләр утыртырга була

Танып белү

Шәхси: укуга кызыксыну формалаштыру

V. Яңа белемнәр ачу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ял моменты

–Хайваннар. Бу сүзне ишетүгә, син нинди тереклек иясен күз алдына китерәсең? Дүрт аяклы дустың булган этнеме? Тиенне яки нәфис боланнымы?Бәлки, кемдер болын өстеннән очучы чуар күбәләкне я йөнтәс төклетураны күз алдына китерер? Ихтимал, арагыздан: “Күбәләкләр һәм төклетуралар да хайванмыни?” – дип сораучылар да табылыр.Әлбәттә инде! Күбәләкләр, төклетура һәм барлык башка бөҗәкләр – барысы да хайваннар. Кошлар да, балык, елан,кәлтә, бака,суалчаннар да – болар да искитәрлек хайваннар патшалыгының аерым вәкилләре. Хайваннар патшалыгы да, үсемлекләр патшалыгы кебек күптөрле. Хайваннар җир өстендә дә, туфракта да, һавада да, суда да яши. Нәрсә соң ул хайваннар? Хәрәкәт итү органнары булган һәм хәрәкәт итә алган дөньядагы һәрбер тереклек “хайван” дип атала.Йөзәме ул, йөгерәме, шуышамы яки очамы, йөриме яки сикерәме…

Проблема. Сезнең алда – шприц, кусачка, губка. Әлеге өч предмет бөҗәкләр белән ничек бәйләнгән?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шприц – авызы озынборынныкы, кусачка – чикерткәнеке, губка – чебеннеке

Балаларның “Иң-иң” энциклопедиясен файдаланып әзерләгән чыгышлары (өйдә әзерләп киләләр)

1.Иң олы күбәләк Соломон утравында яши. Аның канатлары арасының киңлеге – 30 см

2. Иң кечкенә корт – трихоптерикс.Озынлыгы – 1 мм. аның баш мие, йөрәге, сулыш органнары бар

3. Төклетура сәгатенә 3 – 5 км оча ала

4.Бал кортының тизлеге исә сәгатенә10 – 20 км

5. Шөпшәнең тизлеге 5 – 9 км/сәг

Регулятив:предметларны төркемләү, укыганны, тыңлаганны төгәл сөйли алу

Коммуникатив: диалогта катнашу, укытучы сорауларына җавап бирү; үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп белдерү

Танып-белү: предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү; предметларны төркемләү, укыганны, тыңлаганны төгәл сөйли алу

 

VI. Белемнәрне ныгыту

Парларда эш. Бал кортының һәм шөпшәнең аермасын табыгыз

 

 

 

 

Проект эше

Күзләрне йомдык. Күз алдыгызга китерегез: сез – бакчачы. Сезнең алдыгызда кечкенә матур йорт, 5 сутый җир. Борынга шомырт, канәфер исе керә. Күзләрне ачтык. Бакчагызга нинди файдалы бөҗәкләрне кертер идегез, нинди файдалы үсемлекләрне утыртыр идегез?

Cезнең алдыгызда – конверт. Конвертта төрле сурәтләр бар. Төркемегезгә кирәкле сурәтләрне алып, проект эшен эшләгез.

Төркемдә эшләү кагыйдәләренискә төшерик әле

Проект эшләрен яклау.

Слайд буенча аермаларын атыйлар: бал корты йомры, йомшак. Бал корты чакса үлә. Шөпшәнең бүксәсе озынча, ачык кара-саргылт төстә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Конвертта төрле сурәтләр бар. Төркемгә кирәкле сурәтләрне алып, ватман битендә проект эшен эшлиләр

Регулятив:

– дәрестә өйрәнгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

– үз эшеңә бәя бирә белү;

– укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

– хаталарны табу һәм төзәтү;

– дөрес эшләнгән эшне хаталыдан аера белү

VII. Рефлексив эшчәнлек

–Дәрестә нәрсәләр белән шөгыльлләндек?

– Нинди моментлар сезгә ошады?

Үрнәк эшкә нигезләнеп үз эшеңне бәяләү, алган белемнәрне гамәли куллану

VIII. Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

–Үз эшчәнлегезгә туры килерлек фразеолигизмны сайлагыз? Сез дәрестә нишләдегез?

Тактада:

Мин карга санадым

Мин баш ваттым

Мин җиң сызганып эшләдем

Мин күккә карап яттым

Укучыларның җавапларын бәяләү

Өй эше. Текстны укырга, сөйләргә – “4” ле билгесенә.

 “Кешегә паразит бөҗәкләрдән (беттән, борчадан) ничек сакланырга” дигән темага хикәя язарга –  “5” ле билгесенә

 

 

 

 

 

 

Балалар кирәкле фразеологизмын сйлыйлар

 

Регулятив:

– дәрестә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясый белү;

– дәрестә өйрәнгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

– үз эшеңә бәя бирә белү

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру