Без Тукайны яратабыз…

№49

Земфира ШИҺАПОВА,

Казандагы 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларның Габдулла Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү; игътибарлылыкларын, танып-белү эшчәнлеген үстерү; Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, «Без Тукайны яратабыз», «1886 – 120 – 2006» дигән плакатлар; Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр; китап күргәзмәсе; магнитофон, Г.Тукай сүзләренә язылган җырларның аудиоязмалары.

(Акрын гына Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җырының көе яңгырый.)

Алып баручы. Хәерле көн, укучылар. Бүген без халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсенә җыелдык.

Уенда «Сандугач» һәм «Карлыгач» командалары катнаша. Ә хәзер командалар үз урыннарыгызга рәхим итегез.

I. Сәламләү

II. КВН барышы

1 нче тур

«Табышмак әйтәм – тап» бәйгесе. (Табышмакның җавабын һәм нинди әсәргә туры килүен әйтергә.)

1. Үземне көтеп алалар,

Күрендеңме качалар. (яңгыр – «Яңгыр»)

2. Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның – … (сарык – «Кәҗә белән Сарык»)

3. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (күбәләк – «Бала белән Күбәләк»)

4. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый (карлыгач – «Карлыгач»)

5. Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип акыра,

Туганнарын чакыра. (Шүрәле – «Шүрәле»)

6. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли. (китап – «Китап»)

7. Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (эт – «Кызыклы шәкерт»)

8. Акыра да бакыра,

Бөтен җирне тутыра. (буран – «Буран»)

9. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (куян – «Бичара куян»)

10. Бик җитез, шаян, наян,

Әйтерсең лә, ут йота.

Кичәге көнен тоткандай,

Үз койрыгын тота. (песи – «Шаян песи»)

2 нче тур

«Тукайның тормышы турында беләсезме?» бәйгесе.

1 нче командага сораулар:

1) Г.Тукай кайсы авылда туа? (Кушлавыч.)

2) Г.Тукайның әнисе кем исемле? (Мәмдүдә.)

3) Г.Тукайның туган көне? (26 нчы апрель.)

4) Тукайның әтисе кем була? (Мулла.)

2 нче командага сораулар:

1) Г.Тукай кайсы районда туа? (Арча.)

2) Г.Тукайның әтисе кем исемле? (Мөхәммәтгариф.)

3) Г.Тукайның туган елы (1886.)

4) Кечкенә Тукай? (Апуш.)

3 нче тур

«Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?» Шигырь бәйгесе.

4 нче тур

«Г.Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган?»

(Шигырь бәйгесе барганда язып әзерләнәләр.)

5 нче тур

«Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?»

(Шигырь бәйгесе барганда язып әзерләнәләр.)

6 нчы тур

«Рәсем буенча әсәрне таны»

(Иллюстрацияләрнең нинди әсәргә караганлыгын әйтергә.)

Уенга нәтиҗә ясау.

КВН Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамлана.