«Без – туганнар»

 №48

(Математик әкият)

Гөлсинә СӘЛАХОВА,

 Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Алып баручы. Дөньяда бик кирәкле бер фигура яшәгән. Төзелеш вакытларында  бу фигура  үзенең формасы һәм үзлекләре белән үрнәк булып торган, аның кирәклеген кешеләр гомер буе тоеп яшәгәннәр. Шуңа күрә юлында кем очраса да, ул мактанырга яраткан.

Квадрат. Карагыз әле миңа, мин нинди матур, якларым тигез, почмакларым туры, күрше почмакларым да, капма-каршы помакларым да бертөрле. Дөньяда минем кебек матур фигура башка юк.

Балалар. Ә синең исемең ничек соң?

Квадрат. Минем исемем …

Алып баручы (балаларга). Әйтегез әле, нинди фигура бу?

Балалар. Бу фигураның исеме – квадрат.

Алып баручы. Ялгызы яшәү квадратка туйдырды. Сөйләшергә дә, эшләргә дә, күңел ачарга да беркеме   юк. «Үзеңә генә нинди күңеллелек булсын  инде?» – дип уфтанды ул. «Дусларың булса гына, күңелле була шул», – дип уйлады. Шулай итеп, квадрат үзенең туганнарын эзләргә уйлады.

Квадрат. Әгәр дә мин туганнарымны очратсам, аларны   бик җиңел таныр идем, чөнки алар миңа охшаган булырга тиеш бит.

Алып баручы. Бервакыт ул юлында бер  фигураны очрата. Квадрат аның янына килеп карый-карый охшашлык эзли, бу фигурада ул ниндидер туганлык күрә.

Квадрат. Синең исемең ничек?

Турыпочмаклык. Минем исемем …

Квадрат (балаларга).  Бу фигураның исеме ничек?

Малай һәм кыз. Турыпочмаклык.

Квадрат (турыпочмаклыкка). Без синең белән туганнар түгелме?

Турыпочмаклык. Әгәр белсәм, мин дә бик шат булыр идем. Безнең дүрт охшаш билгебез табылса, без туганнар  булабыз.

Алып баручы. Алар эзләргә тотындылар һәм дүрт охшаш билге таптылар. (Укучыларга карап.) Укучылар, квадрат һәм турыпочмаклыкның нинди дүрт билгесе бар?

Балалар. Квадрат һәм турыпочмаклыкның дүрт ягы, дүрт түбәсе, дүрт почмагы бар һәм дүрт почмаклары да туры – 90   градуска  тигез.

Алып баручы. Фигуралар бер-берсен тапканга бик шатланалар. Хәзер алар бергә яшәргә, эшләргә, күңел ачарга, бергә йөрергә сүз бирәләр. Урман буенда ял иткәндә, куаклар арасыннан чыгып, үзләренә таба килүче ниндидер фигураны күрәләр.

Дүртпочмаклык. Исәнмесез. Бик озак эзләдем мин үземнең борынгы нәсел-ыруларымны. Ниһаять, таптым, үземнең туганнарымны эзләдем мин.

Квадрат һәм  турыпочмаклык. Синең исемең ничек?

Дүртпочмаклык. Минем исемем…

Алып  баручы (кыз һәм малайга). Укучылар,  бу фигураның исеме ничек?

Балалар. Дүртпочмаклык.

Квадрат. Безнең туганнар  булуыбызны  син ничек исбатлыйсың  соң?

Дүртпочмаклык. Бик җиңел. Безнең  өчебезнең дә ике уртак билгебез бар.

Турыпомаклык. Минем фикерем шундый: өчебезнең дә дүрт ягыбыз, дүрт почмагыбыз бар.

Дүртпочмаклык. Дөрес, туган.

Алып  баручы. Менә шулай очрашып, табышып, өч туган  фигура бергә дус-тату яши башлады.