«Без кунакка барабыз»

№60

 (Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар» проекты буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге)

Гөлшат ШӘЕХОВА,

Казандагы 131 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Тәрбия бурычы: балаларда әби-бабайга хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: диалогик сөйләм күнекмүләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: йорт хайваннары исемнәре белән сүзлек запасын баету, аларны актив кулланышка кертү.

Сүзлек өстендә эш: ат, сыер, кәҗә.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: «Танып белү», «Аралашу», «Музыка», «Социальләштерү».

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә.

Алдан эшләнгән эш: маскалар, пиктограммалар ясау, «Мин барам, барам» җырын, «Түбәтәй» уенын өйрәнү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, ат, сыер, кәҗә тавышлары язылган аудиоязма, чәй, чәкчәк, сөт, сок, ипи, алма, конфет, кыяр, кишер, банан, аш, ботка муляжлары, руль, түбәтәй, хәрәкәтне белдергән пиктограммалар.

(Балалар, җырлый-җырлый, залга керә. 1 нче малай – машина йөртүче. Аның кулында –  руль.)

Балалар.

Мин барам, барам,

Кунакка барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Кунакка барам, барам.

(Тәрбияче балаларны туктата.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар. Исәнмесез Гөлшат Илфатовна, хәерле көн!

Тәрбияче. Куда вы поехали? Кая барасыз?

Балалар. В гости, к бабушке!

Тәрбияче. Әбигә кунакка! Мине дә үзегез белән аласызмы? Можно присоединиться к вам?

Балалар. Әйдәгез, утырыгыз!

Тәрбияче. Рәхмәт. Киттек.

Машина йөртүче бала. Поехали! Хәерле юл!

(Балалар җырлый.)

Мин барам, барам,

Кунакка барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Кунакка барам, барам.

(Балалар өй макеты янында туктый. Өйдән әби чыга. Балалар әби белән күрешәләр.)

Әби. Исәнмесез, балалар! Исән-имин килеп җиттегезме?

Балалар. Исәнме, әби! Хәлләрегез ничек?

Әби. Рәхмәт, әйбәт.

(Балалар әбигә күчтәнәч бирә.)

– Әби, мә, чәй.Чәй тәмле.

– Әби, мә, чәкчәк. Чәкчәк баллы.

– Әби, мә, алма. Алма чиста.

Әби. Рәхмәт, балалар. Рәхим итегез, утырыгыз!

(Әби балаларны өстәл янына чакыра. Балалар өстәл тирәли утыралар.

Өстәлдә чәй, сөт, сок, ипи, алма, кәнфит, кыяр, кишер, банан, аш, ботка муляжлары. Әби балаларны сыйлый.)

– Мә, Саша, алма (аш, ботка) аша. Чәй (сөт, сок) эч.

 – Рәхмәт, тәмле.

(Балалар бер-берсен сыйлый.)

– Алма тәмлеме?

– Тәмле.

– Ваня, алма аша.

– Юк, миңа ипи кирәк. Мин  ипи яратам. (Шулай дәвам итә.)

Балалар. Рәхмәт, әби, алма, сок, аш тәмле.

(Сыер мөгрәгән, ат кешнәгән, кәҗә мекердәгән тавышлар ишетелә. Экранда аларның рәсемнәре күрсәтелә. Балалар сыер, кәҗә, ат маскаларын кия.)

Әби. Вот мои друзья пришли. Исәнмесез, дусларым!

Ат, сыер, кәҗә. Исәнме, әби!

Әби. Познакомтесь, дети,  они – мои друзья!

Ат. (Малайга эндәшеп.) Исәнме, син кем?

Малай. Исәнме. Мин – малай! Син кем?

Ат. Мин – ат. Синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь?

Малай. Мин … (исемен әйтә). Миңа җиде яшь.

Сыер. Исәнме, син кем?

Кыз. Исәнме. Мин – кыз! Син кем?

Сыер. Мин – сыер. Синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь?

Кыз. Мин … (исемен әйтә). Миңа җиде яшь.

Кәҗә. Исәнме, син кем?

Кыз. Исәнме. Мин – кыз! Син кем?

Кәҗә. Мин – кәҗә. Синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь?

Кыз. Мин … (исемен әйтә). Миңа җиде яшь.

Тәрбияче. Вот и познакомились. Сейчас предлагаю вам играть игру «Түбәтәй».

(Балалар әби белән түгәрәк ясап басалар. Җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә. Ул, түбәтәйдән пиктограмманы алып, сорауга җавап бирергә тиеш була.)

(Балалар бергә җырлыйлар.)

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

(Түбәтәйдән пиктограмманы ала һәм күрсәтә.)

Ашый (йоклый, уйный, яза, рәсем ясый, китап укый, чана шуа һ.б.)

Тәрбияче. Давайте, спросим, что он делает? Син нишлисең?

(Балалар чиратлашып сорый.)

– Син нишлисең?

Мин ашыйм (йоклыйм, уйныйм, язам, рәсем ясыйм, китап укыйм, чана шуам һ.б.)

Тәрбияче. Балалар, Саша нишли?

Балалар. Саша ашый (йоклый, уйный, яза, рәсем ясый, китап укый, чана шуа һ.б)

(Уен шулай 5–6 тапкыр кабатлана.)

Әби. Как здорово! Какую интересную игру вы играли! Рәхмәт, балалар, бик күңелле булды.

Тәрбияче. Әби, нам пора возвращаться в детский сад. Сау бул, әби.

Балалар. Сау бул, әби.

Әби. Сау булыгыз, балалар! Тагын килегез! Хәерле юл!

(Балалар җырлап чыгып китә, әби кул болгап озатып кала.)

Мин барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам, барам.