Бергәләп тәмлүшкәләр әзерлибез
Алсу ГАЛИЕВА,
Татарстанның
Ютазы районы
«Балалар иҗаты үзәге»
педагогы
Һәрбер кеше бу дөньяга ниндидер бер сәләт белән туа. Шул сәләтне күрә белергә һәм ярдәм кулы сузып, кирәкле юлга юнәлеш бирергә генә кирәк.
Элеге язмам Ютазы районы Балалар иҗаты үзәгендә эшләп килә торган
«Тәмле» түгәрәге турында.
2022 елда мәктәпкәчә белем бирү оешмасы базасында «БлагоДарение» хәйрия фонды тарафыннан «Аеруча кайгырту» («Особая забота») дип аталган проект эшли башлавы турында хәбәр килеп иреште. Үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм яшьләрне тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект массаж, дәвалау физкультурасы һәм психологик ярдәм итүдән тора.
Шушы игелекле эшкә үземнән кечкенә булса да өлеш кертәсе, ярдәм итәсе килде. Нигә әле әниләр һәм балалар белән бергә уртак эш оештырмаска дигән теләк белән яна торгач, ашарга пешерергә өйрәтү түгәрәге булдыру уе туды.
Балалар иҗаты үзәге директорына мөрәҗәгать иттем. Рәилә Гыйззәтуллина фикеремне хуплады һәм кулыннан килгәнчә булышырга вәгъдә итте.
Вакытны озакка сузмыйча, хәйрия фонды белән элемтәгә кердек, үзебезнең инициативабызны җиткердек һәм уңай җавап алдык. Шулай итеп, аш-су түгәрәген оештырырга рөхсәт бирелде. Без аны «Тәмле» дип атадык. Түгәрәкне эшләтеп җибәрү өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Балалар һәм аларның ата-аналары белән килешенде. Балалар иҗаты үзәге педагоглары тарафыннан алъяпкычлар тегелде.
Хәзерге вакытта «БлагоДарение» хәйрия фонды даими рәвештә азык-төлек белән ярдәм итеп тора. Түгәрәккә төрле диагнозлы балалар һәм аларның әниләре йөри. Календарьдагы күренекле даталар уңаеннан әбиләрне дә кунакка чакырабыз.
«Тәмле»не гади, шул ук вакытта күңелләргә хуш килердәй рецептлардан эшләтеп җибәрдек. Иң әүвәл солы печеньесы, бутербродлар, җиңел салатлар әзерләдек. Беренче көннәрдә балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә җиңел булмады, төрле кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Хәзер инде эшләр җайлашты, хәтта катлаулы ризыклар әзерләргә дә җөрьәт итәбез — кыстыбый, өчпочмак, пицца, пәрәмәч һәм пироглар пешерәбез.
Шамил Шәриповның әнисе Рәмзия ханымның «Тәмле» түгәрәге турындагы фикерен тыңлап үтик.
– Әлеге түгәрәк турында ишеткәч, шул хәтле шатландым, чөнки безнең балалар өчен каралган эшчәнлек төрләре бик аз. Шуңа күрә аш-су түгәрәгенә беренче көннән үк йөри башладык. Шамил өчен дә сөенеч булды, чөнки ул өйдә миңа һәрвакыт булышырга тырыша.
Түгәрәктә аның кебек балалар булгач, улым бик теләп йөри башлады. Шамил, бөтен балалар белән берлектә, бер команда булып, ашарга пешерә, эш беткәч, сөйләшә-сөйләшә, әзерләгән ризыкларын авыз итеп, бергәләп чәй эчәләр.
11 яшьлек Рифат Садыйков та үз хисләре белән уртаклашты:
– Миңа «Тәмле» түгәрәгенә йөрү бик ошый. Биредә мин үзем генә түгел, энем Әмир белән бергәләп шөгыльләнәбез. Алсу Нуховна безне төрле аш-сулар пешерергә өйрәтә. Мин пончиклар һәм камырдагы сосиска пешерергә яратам.
Гадел Вәзиевка исә безнең түгәрәк яңа дуслар табарга ярдәм иткән.
– Әлбәттә, ризык әзерләү – җиңел эш түгел. Әмма без иптәшләрем белән ул авырлыкларны җиңеп чыктык. Мин камыр басарга да, тукмач кисәргә дә өйрәндем. «Тәмле»не сагынып-көтеп алабыз.
Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнүе бик җаваплы, шул ук вакытта нәтиҗәле һәм кирәкле эш. Алар бирелгән һәр эшне бик тырышып һәм чын күңелдән башкарырга тырыша. Гади, ихлас, җаваплы һәм йомшак күңелле малайлар һәм кызлар ризык әзерләгәндә ирешкән кечкенә генә уңышлары өчен дә чын күңелдән сөенә белә. Аларның эшләренең нәтиҗәсен күргән әниләренең йөзендә исә өмет чаткылары балкый.
Күтәренке кәеф, уңай хис-тойгылар – бергәләп башкарган хезмәт өчен куелган «5»ле билгесенә тиң!
