Батырларның даны мәңгелек!

№37

(Сыйныф сәгате)

Роза ЗИННӘТУЛЛИНА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын аңлату. Тыныч тормышның  кадерен белергә өйрәтү. Матур, дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау. Сугыш темасына китаплар, тема буенча рәсемнәр, фотолар, проекторлы компьютер.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүгенге сыйныф сәгатебезне патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең түбәндәге шигъри юллары белән башларга телим:

     Син яшәмә җирдә файдасыз бер

     Түмгәк булып тигез урында.

     Янып калсын гомерең  маяк булып,

     Үзең нән соң  килгән буынга.

Бу шигырь юллары белән автор безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Һәр кеше үз гомерендә туган халкы, Ватаны өчен кирәкле, файдалы эшләр эшләргә тиеш.) Ватан төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (Ватан – кешенең  туган җире. Ватан – халыкның  тарихи үсеше үзенчәлекләре,үзенең  теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире, аның  табигате.) (1 нче слайд. Казан күренеше)

  Кем ул патриот? Ватанпәрвәрлек (патриотизм) нәрсә ул? (Патриот –үзенең  туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул.) (2 нче слайд)

«Патриот» сүзенә  синоним булган тагын нинди сүз бар? (Батырлык) Нәрсә соң  ул батырлык? (Батырлык – максатка бирелгәнлек, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү.) (3 нче слайд) Батырлык турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар мәкальләр әйтә.)

Батырлык, патриотизм хисләре Бөек Ватан сугышы чорында ачык күренде. Бүгенге сыйныф сәгатендә дәһшәтле сугыш елларында фронтта, тылда халыкның  күрсәткән патриотизмы, батырлыгы турында сөйләшербез.

Халык ил-җир, Ватан өчен көрәште һәм эшләде.

1 нче укучы. 1941  елның  22 нче июнендә искиткеч матур, зәп-зәңгәр күк йөзен ярып, кинәт фашист самолетлары илебезгә бәреп керә. Бөтен чик буен шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Шулай итеп, фашистлар Германиясе һөҗүм итеп,  Бөек Ватан сугышы башлана. (4 нче слайд)

Укытучы. Илебезнең  батыр уллары һәм кызлары туган илләрен сакларга сугышка китте һәм бик күп батырлыклар күрсәтте. Алар арасында татар язучылары да бар иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан нинди язучыларны беләсез? (М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш, Г.Кутуй…)

Алар дошманга каршы корал тотып кына түгел, ә каләмнәре белән дә көрәштеләр. Татар язучыларының  берсе турында сөйләшеп алырбыз. (Муса Җәлил турында укучылар чыгышы тыңлана.)

2 нче укучы («Ышанма» шигырен сөйли.)

3 нче укучы («Җырларым» җырын башкара.) .

4 нче укучы. Муса Җәлил әдәби геройга әверелде. (5 нче слайд)  Аның  батырлыгы җырларда җырлана, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә җанлана.

Башкалабызда М.Җәлил исеме белән бәйле күп кенә урыннар бар. Мәсәлән, М.Җәлил урамы. Казандагы Татар дәүләт академия опера һәм балет театры да М.Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьнең  музей-фатиры бар.

Кремль янында бронза һәм граниттан коелган һәйкәле тора. (6 нчы слайд) Авторлары – скульптор В.Цигаль һәм архитектор Л.Голубевский.

Муса Җәлил исемендәге премия бар. Ул ике елга бер тапкыр Татарстанның  сәләтле яшьләренә әдәбият, сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында, ир-егетләр белән беррәттән, тагын кемнәр   катнашты? (Хатын-кызларыбыз да ил азатлыгы өчен көрәште. Алар – табиблар, шәфкать туташлары – күпме яралы солдатларыбызны үлемнән коткарып калды. Кулларына корал алып көрәшүчеләр дә була. Мәгубә Сыртланованы мисал итеп атарга була.)

5 нче укучы (М.Сыртланова турында сөйли).

6 нчы укучы. Барлык ир-атлар сугыш кырларына китеп беткәч, иген кырларында, станоклар артында аларны хатын-кызлар һәм балалар алыштырды. Алар, көнне-төнгә ялгап, хәлдән тайганчы эшләделәр.

Фронттан килгән хатлар аша сугыш кырларындагы хәбәрләрне зарыгып көттеләр. Ләкин гаиләләрнең  күбесенә кара пичәтле, якыннарының  һәлак булуы турында хәбәр иткән хатларны алырга туры килде. Сугыш күп хатыннарны – тол, балаларны ятим итте. (7 нче слайд)

Әйе, күпме ир-егетләребез туганнарын, туган илләрен яң адан күрә алмады. Алар еракта  мәңгелеккә ятып калды. Мәсәлән, Гадел Кутуй сугыш беткәч, 1945 елның  15 июнендә Польшадагы Згеж шәһәрендә үлеп калды. (8 нче слайд)

Укытучы. Әби-бабаларыбыз, үзләренең гомерләрен жәлләмичә, безнең  тормыш якты һәм матур булсын өчен көрәшеп, сугыш кырларында бик күп батырлыклар күрсәткәннәр. Безнең  аларга карата ихтирамыбыз,  рәхмәтебез чиксез. Аларның  батырлыклары алдында баш иябез. Батырлар истәлегенә илебезнең  күп кенә шәһәрләрендә һәйкәлләр куелган. Мәңгелек утлар яна. (9 нчы слайд)

Мәңгелек ут – ялкыннардан һәйкәл –

Һәлак булганнарга сугышта,

Мәңгелек ут – алар сулышы ул,

Тоташылган безнең  сулышка.

Материал (rtf).