Балалар бакчасында татар телен өйрәнүдә ишегалды уеннары

№41

Римма ГАНИЕВА,

Казан шәһәре Вахитов районы 77 нче балалар бакчасының югары категорияле  татар теле тәрбиячесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен – дөньяны танып белү һәм физик чыныгу чарасы. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уйнаган вакытта балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре, мөстәкыйльлекләре арта. Уен ярдәмендә бала көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.

Нәниләр арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Тәрбиячеләр алдында шундый каршылыклар килеп чыкты: кызганычка каршы, балалар, олылар катнашмыйча, үзлектән уеннар оештырып уйнарга теләмиләр һәм уйный да белмиләр. Ишегалдында уйный торган уеннарны алар телевизор, планшет, смартфон һәм компьюторга алыштырганнар.

Балалар ата-аналар,тәрбиячеләр белән һәм, ниһаять, үзлектән уен оештырып уйный белергә тиешләр. Ишегалды уеннары балаларга үзлектән уеннар оештырып уйнарга ярдәм итәләр. Балалар үзләре, уенны сайлап, кагыйдәләрен искә төшереп, үзләре үк уенны алып барырга тиешләр.

Үзлектән уйнарга өйрәнү өчен, тәрбиячеләр алдында менә шундый бурыч куйдык: балаларны кызыксындырып, үзлектән уйнарга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашырырга безгә «Казанда  балачак музее» дигән китап ярдәмгә килде. Бу китапның авторы – «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире В.А.Якупова. Венера Абдулловна бу китапка безнең чор, безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз уйнаган ишегалды уеннарын туплаган. Шул китаптан уеннар сайлап алып, уйнап караганнан соң, һәр тәркемдә шул китапны булдырдык. Тәрбиячеләр өчен ул өстәл китабына әйләнде. Алар уеннарны һәрдаим кулланалар.

Бүгенге көндә Венера Абдулловна белән аралашып, киңәшеп эшлибез. Көндәлек тормышта да, төрле бәйрәмнәрдә, күңел ачу кичәләрендә шул китаптан уеннар уйныйбыз, авторны кунакка чакырабыз. Ул, рәхәтләнеп, балалар белән уеннар уйный, фотога төшә, әңгәмә кора.

Мин үзем бу балалар бакчасында балаларны татарча сөйләшергә өйрәтүче тәрбияче булып эшлим. «2010–2015 елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе «Киләчәк» – «Будущее» программасы» кабул ителгәннән соң, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус һәм башка милләт балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү программасы, укыту-методик комплектлар (УМК) төзү бурычы алга килеп басты, һәм ул тормышка ашырылды. Эшләү өчен безгә уңай шартлар тудырылды: һәр бакчага заман таләпләренә җавап бирә торган укыту-методик комплектлар һәм техник чаралар таратылды.

Башта авторлар биргән конспект, уеннарны гына кулланып эшләсәм, тора-бара В.А.Якупованың «Казанда балачак музее» китабындагы уеннарны татарчага тәрҗемә итеп, үземә яраштырып аларны куллана башладым. Мәсәлән: санарга өйрәнгәндә, «Мин биш (ун) кыз (малай) исемен беләм» (монда ашамлык, яшелчә, кием, уенчыклар, савыт-саба, җиһазларны кулланырга була) уены туп белән уйнала. Бала, туп белән идәнгә бәреп: «Мин биш ашамлык исемен беләм: аш – бер, ботка – ике, өчпочмак – өч» дип саный. Бу уенда татарча сүзләр дә, саннар да кабатлана.

Яңа сүзләрне ныгытканда, «Ватык телефон» уенын кулланам. Алып баручы ролен тәрбияче ала. Ул беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә, (башта тема буенча үзләштерелгән җиңел сүз, аннан катлаулырак) анысы үз чиратында янындагы иптәшенә, ә ул – күршесенә. Шулай итеп, бу сүз, колактан-колакка әйтелеп, рәтнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан: «Нинди сүз?» дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә, ул рәт буйлап сүзнең кемдә бозылганын эзләп китә. Шуннан соң сүз барып тукталган соңгы баладан: «Нинди сүз?» дип сорый. Сүзне бозган бала артка барып утыра.

«Ашарга ярый, ярамый». Балалар, утырган яки баскан килеш, түгәрәккә тезеләләр. Тәрбияче балалар каршына баса һәм, эшчәнлектә өйрәнгән тереклек яки әйбер исемен атап, бер-бер артлы әйтеп тора. Әгәр ул әйбер ашый торган булса, балалар, кулларын күтәреп, «Ярый!» диләр. Мәсәлән, тәрбияче «алма» дигәндә, балалар барысы да: «Ярый» дип кулларын күтәрәләр. Әгәр ул «Туп» дисә, балалар кулларын күтәрмәскә, «Юк» дияргә тиешләр.

Төсләрне өйрәнгәндә, «Песи, песи каймак нинди төстә?» уены. Санамыш ярдәмендә «песи» билгеләнә. Түгәрәктә торган балалар барысы бергә: «Песи, песи каймак нинди төстә?» дип сорыйлар. «Песи» бер төсне атый да, балалар, төркем буйлап йөреп, шул төстәге әйберне табалар.

Эшчәнлектән тыш «Мәче һәм тычкан», «Соры бүре», «Диңгез шаулый» һ.б. уеннарны рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура инструкторы, логопед, музыка җитәкчесе дә үз эшләрендә шул китаптан уеннар кулланалар һәм аларны рус телендә дә, татар телендә дә уйныйлар. Ә рус телле тәрбиячеләр, балалар белән татарча уеннарны кабат-кабат уйнаганнан соң, үзләре дә, читенсенмичә, татар сүзләрен тормышта да кулланалар.

Безгә бу эш юнәлеше ошады, балалар бакчасы һәм китапның авторы, ике як та килешү төзеп, «Баланы төрле яклы тәрбияләүдә ишегалды уеннарын куллану» дигән проект төзедек. Шул проектны нигез итеп алып, эшебезне дәвам итәбез.Уеннарны ата-аналар өчен ачык иртәләрдә, эшчәнлекләрдә, урамда уйнаганда, көндәлек тормышта кулланабыз. Иң сөендергәне шул: балалар әкренләп уеннарны үзләре оештырып уйнарга өйрәнәләр.