Бала тәрбияләүдә укытучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге

№38

 Зөлфия ШӘФИГУЛЛИНА,  

Бөгелмәдәге Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Әле дә бик яхшы хәтерлим: укуны яңа гына тәмамлаган унтугыз яшьлек өч кыз гимназиягә юллама буенча эшкә килеп урнаштык. Без яшь, энергиябез ташып тора, күңелебез белән балаларга бик якын. Шулай туры килде: беренче тапкыр җыйган сыйныф укучыларының күбесе ата-аналарының беренче балалары булып, соңгылары үзләре дә – бик яшьләр, бала укытуда тәҗрибәләре юк дәрәҗәсендә иде. Әлеге ата-аналар үзләренең активлыгы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торулары белән исемдә калды. Нинди чаралар гына оештырмый идек без! Һәм иң мөһиме: балалар ата-аналары белән берлектә! Баланың, үз әнисен яки әтисен  бәйрәм вакытында мәктәптә күргәч, ничек сөенүен күрсәгез иде сез?! Күзләрендә – очкын, йөзләрендә – елмаю, күңелләрендә – горурлану. Көзен һәм язын якын-тирәдәге урман-болыннарга чыгу, Сөмбелә, Яңа ел, 8 Март һ.б бәйрәмнәрне бергәләп уздыру,  чәй табыны әзерләү традициягә әйләнде. Бервакыт, балалар белән автобуска төялеп, ерактарак бер урман аланына юнәлдек. Ата-аналар, алдан барып, урынны өйрәнеп, кирәкле әйберләрне хәстәрләп куйган иде. Урманга җитәрәк автобусыбыз «ватылды». Киттек җәяүләп. Алдыбызга Убырлы карчык килеп чыкмасынмы! Барыбыз өчен дә көтелмәгән күренеш иде бу. Якын-тирәдәге чүпләрне җыйдырмыйча, алга таба уздырмады. Юлыбызда Айболит та, төрле җанварлар да очрады. Һәрберсе нинди дә булса бирем кушты. Аланга барып җиттек. Анда үзләренең әти-әниләрен күреп, балалар шатландылар, канатлангандай булдылар. Малайлар әтиләре белән берлектә учак яктылар, ит шулпасы пешерделәр, кызлар әниләргә табын корышты. Тәмләп ашаганнан соң, Кече сабантуй уздырдык. Кибетләрдә әйбер юк вакыт. Кемдер Самара шәһәреннән бер пакет конфет алып кайткан, призга дип шуларны тараттык. Киткәндә, без ял иткән урында бер генә конфет кәгазе дә калмады. Ахырда, истәлеккә дип, фотого төштек. Бу чара балаларның хәтерендә бик озак саклангандыр. Минем әлеге ата-аналарга рәхмәтем зур. Яшь булуыма карамастан, алар мине хөрмәт иттеләр, киңәшләр сорадылар, үзләре дә  киңәшләр бирделәр. Минем укытучы Һәм сыйныф җитәкчесе булып җитешүемдә зур роль уйнадылар.

Еллар уза торды. Минем мәктәптә эшли башлавыма ике дистәдән артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә бик күп үзгәрешләр булды. Мин күпмедер тәҗрибә тупларга өлгердем. Тормыш сөючән, бар нәрсәне белергә тырышкан балаларны күреп, күңел сөенә. Әмма шулар белән беррәттән, хәзерге чорда башкалары – бөтен мәктәпне «елата» торган, агрессив, битарафлары да еш очрый.

Минем сыйныфта яңа психологияле ата-аналар да күренә. Алар, беренче чиратта, үзләренең хокукларын алга сөреп, еш кына укытучыларга  үз фикерләрен тагып, алар  белән җитәкчелек итәргә телиләр. Һәм аларның  балаларга йогынтысы барлык педагогик чараларны юк дәрәҗәсенә җиткерерлек көчле  була ала. Ата-аналар хәзер мәктәпкә күбрәк өйләрендәге шатлыклары, уңышлары белән уртаклашырга  түгел, ә проблемалары, туган сораулары, таләпләре белән килә. Бертуктаусыз проблемалар агымын үзләре генә чишеп чыга алмагач, барыбер мәктәпкә киләләр. Минем янга, педагогия һәм психология нигезләре белгече дип, баласын тәрбияләүдәге һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрдәге хаталардан котылырга әзер рецепт бирергә мөмкинмен һәм тиешмен дип киләләр. Шулчакта үз тәҗрибәмне кулланып, борчулы әнигә баласының гаиләдә үзен ялгыз тоюы, акча эшләүнең балага җитмәгән ярату һәм игътибарны алыштыра алмауны аңлатырга туры килә.  Балага акча түгел, күңел җылысы кирәк. Башкача булганда, бала үзен ташланган һәм онытылган дип хис итә һәм күп сорауларга җавапны үзе эзли башлый. Ул тапкан җавап дөрес булырмы соң? Укытучы сүзе ата-аналарга барып җитсә генә, тәрбия уңышлы була.

Һәр гаиләне нәрсә борчый соң? Бала сау-сәламәт булсын, имин мохиттә яшәсен һәм сыйфатлы белем алсын да проблемаларсыз югары уку йортына керсен. Теләсә-кайсы мәктәп алдында да замана таләпләренә туры килгән һәм фәнни нигезләнгән шул ук максат тора бит.

Гаиләнең бурычы – балага мәктәпнең киләчәккә бер баскыч булуын һәм шул баскычны бергәләп үтәчәкләрен төшендерү. Укытучыны, аның таләпләрен хөрмәтләргә бала әти-әнисеннән өйрәнә. Мәктәпкә карата ышаныч булмаса, педагог ата-аналар белән уртак тел таба алмаса, бала җәфа чигәчәк. Мин укыткан  сыйныфларда да, төрле сәбәпләр аркасында  мәктәп таләпләрен  кабул итә алмаган балалар булды һәм бар. Мин балалар белән эшләгәндә туган  авырлыкларга, хаталарга таянып, гаиләләр белән үзара мөнәсәбәтне яхшырту юлларының төрле формаларын эзлим. Шәхси тәҗрибәм җитмәсә, фәнни-методик әдәбият укып, коллегаларымның киңәшләре белән тулыландырам. Шуны төгәл беләм: гаилә һәм мәктәп һәрвакыт бергә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Нәрсә генә әйтсәләр дә, укытучы өчен чит балалар булмый. Шуңа күрә барлык уртак эшләрдә һәм проектларда да безгә гаилә белән бергә булырга кирәк. Бала хакына!

Материал (rtf).