Авылым – горурлыгым

№ 173

(Сыйныф сәгате)

Ләйлә ӘХМӘТШИНА,

Буа районы Түбән Наратбаш төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучыларда туган җир, туган авыл турында дөрес күзаллау формалаштыру. Туган авылыбыз белән горурлану хисләре, туган авылга карата хөрмәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, экран, проектор, видеоязма, авыл күренеше сурәтләнгән фотолар.

Сыйныф сәгате барышы

I. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатебезне кластер алымы белән башлап җибәрик әле. Мин сезгә булган белемнәрегезне кулланып, Түбән Наратбаш дип  язылган кластерны тутырырга тәкъдим итәм. (Укучылар кластер тутыралар)

 

Ахметшина

II. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы.

Туган өен белмәгән

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән

Туган илен белерме?

Укучылар, автор бу шигырь аша сезгә нәрсә әйтергә теләгән?

Укучылар. Авылыбыз тарихын белергә, аны онытмаска, буыннан-буынга тапшырырга кирәклеген искәрткән.

Укытучы. Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак?

Укучылар. Туган авыл, туган җир турында.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1. Туган авылым – Түбән Наратбаш. (Түбән Наратбаш авылы турында видеоролик карау.)

2. Тарих битләре буйлап…

Укытучы. Түбән Наратбаш авылы Буа шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 4 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылыбызга нигез якынча XVII гасырда (1640 елда) салынган дип фаразлана. Бу авыл хакында 1640 елга кадәр кайчан барлыкка килгән һәм беренче булып яшәгән кешеләре турында бернинди дә язма мәгълүматлар юк.

1552 елда Иван Грозныйга буйсынырга теләмәгән бик күп кешеләр башка җиргә күчеп киткәннәр. Шулай итеп яңа авыллар барлыкка килгән. Менә шуларга безнең авыл да керә. Түбән Наратбаш авылы тирәсендә зур сугышлар, бәрелешләр булган. Моны Җаек яр башында табылган кылыч, сөңге, кеше скелеты, ат сөякләре, сабына каеш тагылган таш чукмар бәйләгәннәр һ.б. исбат итә.

1639 – 1640 елларда авылның беренче гаиләләре булып агалы-энеле Собханкол һәм Сәетхан (Оренбург якларыннан килгәннәр дип уйланыла) килеп, Зөянең аргы ягына – кичү турысына торак урыны ясаганнар.

1651 – 1653 елларда тагын бер гаилә Рахманкол, Рәхимкол, Ильяс (Касыйм татарлары, хәзерге Рязань өлкәсе) һәм бер чуваш гаиләсе килеп урнашкан.

Наратбаш авылының сазлы, урманлы, көлсу туфраклы, мәйданнарга урнашкан булуы, якын тирә-якта алпавытларның булмавы аркасында авыл халкы җирдән үзе генә файдаланган. Ләкин авыл халкы җирдән үзе файдаланса да, Түбән Наратбаш авылы 1861 елга кадәр Кыят алпавыты Головинский биләмәсе саналган. 1930 елга кадәр Зөя өязенә кергән.

1930 елдан ТАССРның Буа районына күчерелә һәм колхоз оештырылган. Анда 17 хуҗалык берләшкән. Беренче колхозга «Урманай» исеме бирелгән. Соңрак колхоз «Каганович» һәм «Коммунизм», «Алга» исемнәрен  йөрткән.

3. Биремнәр үтәү.

1 нче бирем. «Авыл тарихын иң шәп белүче» дигән компьютер уены. 

Авыл тарихы белән бәйле сораулар әзерләнә. Һәр укучы экраннан үзенә ошаган санны сайларга тиеш. Сан сорауга әйләнәчәк. Укучылар җавап бирергә тиеш. Дөрес җавап видеоязма белән тикшерелә.

2 нче бирем. Парларда эшләү.

Видеороликтан алынган мәгълүматларны кулланып, тест биремнәре үтәү. (Эталон буенча тикшерелә.)

3 нче бирем. Төркемнәрдә эшләү.

Төп биналарны, урамнарны курсәтеп, Түбән Наратбаш авылының  моделен төзү

4. Мәкальләрне дөрес тоташтыр. (LearningApps платформасында интерактив уен.)

Туган илнең кадерен читтә йөргәч белерсең.

Туган илең – туган анаң.

Туган туфракка баскан эз суынмый һ.б.

5. Парын тап. (LearningApps платформасында укучыларның шәхси интерактив уеннарын уйнау.)

Туган авыл, туган җир турында шигырьләр, җырлар, әдәби әсәрләрнең авторларын дөрес тап.

Г. Тукай «Туган авыл»                               Н. Исәнбәт «Туган ил»

Ф. Кәрим «Ватаным»                                 З.Нури «Туган җиремә».

Р.Вәлиев «Ватаным»

6. Туган авылымның талантлы шәхесләре.

Видеоязмада авылдашыбыз Нурдания Низамова башкаруында «Туган авылым – Түбән Наратбаш» (Ә.Камалов шигыре, Ә.Галимов көе) җырын тыңлау.

IV. Рефлекция

Укытучы. Бүген без нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен һәр кеше үзенең туган авылын ярата? Сыйныф сәгатендә үзегез өчен нинди яналыклар алдыгыз? (Сыйныф сәгате барышы өчен һәр укучы үзенә бәя куя.)

V. Өйгә эш

LearningApps платформасында гаилә әгъзалары белән берлектә Түбән Наратбаш  авылы тарихына бәйле интерактив уен ясарга.