Алтын көзгә сәяхәт

№ 200

(Зурлар төркемендә проект эше)

Динара ХӘЙРУЛЛИНА, Айсылу ИСХАКОВА,

Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

«Алтын көз» проектының паспорты

Проектның төре: танып белү, иҗади эзләнү.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

Проектта катнашалар: татар теле тәрбиячесе, төркем тәрбиячеләре, балалар, әти-әниләр.

Проектның максаты:

көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белүләренә ирешү;

– ел фасылларының иң бае – көз белән таныштыруны дәвам иттерү;

– ата-аналар белән хезмәттәшлекне ныгыту.

Бурычлар:

– бирелгән күренешне чагыштыру һәм төркемнәргә аерып кую осталыкларын үстерү; күрү игътибарлыкларын, сиземләү мөмкинлекләрен, сенсор сәләтләрен, диалогик сөйләм телен үстерү;

– көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру; төрле агачлар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында белем бирү;

– табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш, матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисе тәрбияләү.

Сүзлекне активлаштыру: салкынайтты, яңгырлар еш ява, яфраклар коела, җил исә, караңгы иртә төшә, кошлар җылы якка очып китәләр, яфраклар ява, кызыл, сары, кызыл-сары төсләрен кабатлау.

Проектның актуальлеге: ел фасылына карап, табигатьтә үзгәрешләр булуын, табигатьне саклау кирәклеген аңлату, әти-әниләр белән хезмәттәшлекнең төрле юлларын табу.

Белем бирү өлкәләре һәм бурычлары:

Белем бирү өлкәләре Бурычлар
Социаль-коммуникатив үсеш Балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү:

– аралашу культурасы формалаштыру;

– милләте турында күзаллауларын үстерү;

– хезмәткә уңай караш тәрбияләү;

– тормышның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын формалаштыру.

Танып белү үсеше Балаларның күзаллауларын киңәйтү:

– предметларны билгеләре (форма, төс, зурлык) буенча аеру;

– көз фасылына хас билгеләрне ныгыту;

– игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Сөйләм үсеше Балаларның сөйләм телләрен үстерү:

– диалоглар төзү;

– авазларның әйтелешләрен камилләштерү;

– сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү;

– кечкенә шигырьләрне сәнгатъле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам иттерү;

– кечкенә инсценировкаларда уйнау теләге тәрбияләү.

Нәфис-нәфасәти үсеш Балаларда иҗади күзаллау тәрбияләү:

– музыкаль әсәрләрне аерырга өйрәтү (жанр, ритм);

– рәсемнәрнең эчтәлеген алдан уйлап рәсемләү теләген үстерү;

– эшләгән эштән эстетик кәнагәтълек алу хисе тәрбияләү.

Физик үсеш Балаларның хәрәкәтчәнлеген үстерү:

– пөхтәлек тәрбияләү;

– хәрәкәтләнү тәҗрибәсен баету;

– хәрәкәтле уеннарда иҗади сәләтләрен үстерү.

 

Көтелгән нәтиҗәләр

– Балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә,тирә-юнь турындагы белемнәре арта, сөйләм теле үсә.

– Балалар тере табигатьтә була торган сезонлы үзгәрешләр турында белем ала.

– Һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар.

– Матурлыкны тудыру, аны саклау теләге туа.

– Яшелчә, җиләк – җимешләр, аларның билгеләре турында белем формалаша.

– Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туа.

Проектның этаплары:

  1. Әзерлек этабы

– Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

– Проектның перспектив-тематик планын төзү.

– Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру.

– Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп,чыганаклар туплау:

* матур әдәбият әсәрләрен туплап, тематик картотека төзү;

* хәрәкәтле уеннар туплап, картотека төзү;

* бармак уеннары туплап, картотека төзү;

* музыкаль әсәрләр, җырлар туплап, картотека төзү;

* дидактик уеннар туплап, картотека төзү;

* презентацияле материаллар һәм интерактив такта өчен үстерешле уеннар төзү;

* бердәм эшчәнлек, әңгәмәләрнең конспектларын төзү;

* физкультминут һәм паузалар туплап, картотека төзү;

* иллюстраияләр, рәсемнәр туплау;

* көзге бәйрәм иртәсенә сценарий төзү.

  1. Төп этап:

– әңгәмәләр;

– күзәтүләр алып бару;

– дидактик үстерешле уеннар уйнау;

– матур әдәбият әсәрләре белән танышу;

– экскурсиягә бару;

– табышмаклар әйтешү;

– «Яфраклардан композиция (балалар эше), «Бу нинди могҗиза?» (яшелчәләрдән кул эшләре) дигән күргәзмәләр оештыру;

– рәсем ясау;

— Хәрәкәтле уеннар уйнау.

– җырлар өйрәнү, музыкаль әсәрләр тыңлау.

  1. Йомгаклау этабы

Әти-әниләр катнашында «Көзнең матур чаклары» темасына бәйрәм иртәсе уздыру.

Зурлар төркемендә «Алтын көз» проектының перспектив-тематик планы

Эчтәлекнең тәртибе Тәрбияче һәм балаларның бердәм эшчәнлеге Әти-әниләр белән эшчәнлек Педагогик эшчәнлекне җиһазлау
1. Гамәли эш. Көзге агачларны күзәтү Балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү. «Бу яфрак кайсы агачтан?» дигән үстерешле уен Төрле яфраклардан букет ясау  
2. Әңгәмә. «Без көзне яратабыз» Үстерешле диалог. Мультимедиале рәсемгә карап, сорауларга җавап бирү Көз турында табышмак уйлап чыгару «Көз» темасына презентация
3. «Алтын көз» темасына рәсем ясау

 

Көз турында шигырь сөйләү. Көзгә хас булган билгеләрне рәсемгә төшерү Конкурска рәсем ясау «Көз» темасына картиналар
4. Л.Леронның «Яфрак бәйрәме» шигырен уку Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү «Бергәләп өйрәник»: консультация Шигырь эчтәлеге буенча рәсемнәр
5. Көзге бакчага экскурсия

 

Сорауларга җавап бирү. «Көз һәм яңгыр»  уенын уйнау
6. «Көз күчтәнәчләре» Үстерелешле уен. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең билгеләрен ныгыту «Бу нинди могҗиза?» – яшелчәләрдән кул эшләре Серле капчык, яшелчәләр
7. «Көзге байлыклар» «Кибет» уены өчен витрина ясау. Яшелчә рәсемнәрен кисеп ябыштыру Шәхси әңгәмәләр Яшелчәләр муляжлары, рәсемнәр, «Уңышны җыеп ал» җырының аудиоязмасы
8. «Табышмак әйтәм – җавап тап!» Көз турында табышмакларга җавап табу. «Гриппны булдырмас өчен» дигән темага консультация:  
9. «Песи балалары белән» Сөйләм телен үстерү буенча өзлексез белем бирү. Сюжетлы картина карау, хикәя төзү. Көз билгеләрен ныгыту «Песи балалары белән» сюжетлы картинасы, «Яфрак бәйрәме» җырының аудиоязмасы
10. «Алтын көз килде»

 

Танып белү, сөйләм телен үстерү буенча интегральләшкән өзлексез белем бирү Көз турында шигырьләр уку, җырлар тыңлау Яфраклар бәйләме, яфраклар тоткан кыз төшкән рәсем, бер һәм берничә яфраклар төшкән рәсемнәр, һәр бала өчен төсле кәгаздән киселгән яфрак рәсемнәре
11. «Көзге агачлар» Тәрбияченең әңгәмәсе, әвәләү ысулларын искә төшерү Әти-әниләр белән әвәләү өчен тозлы камыр әзерләү «Көз ахырында» картинасы
12. «Шалкан» Театральләштерелгән хәрәкәтле уен Маскалар
13.

 

«Җиләк-җимеш белән сыйла»,   «Ничә алма бар?» ИКТ кулланып, үстерешле уеннар «Компьютерда үстерешле уеннар» темасына консультация  
14. «Тылсымлы яфраклар илендә» Яфраклар ябыштырып, төрле композицияләр төзү  
15. «Аш пешерәбез» Дидактик уен “Өстәлләрдә витаминнар” Консультация: Кесәләр ябыштырылган кәстрүл, яшелчә рәсемнәре
16. «Салат ясыйбыз» Физкультминутның сүзләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү «Бергәләп өйрәник» рубрикасында физкульминут текстлары  
17. «Көзге урман» Танып белү буенча өзлексез белем бирү. Урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.  «Шырпы – уенчык түгел» темасына әңгәмә «Бәхетсезлекләрдән сак булыйк!» консультация Презентация
18. «Яшелчәләр» Хәрәкәтле уенда кагыйдәләрне дөрес үтәргә өйрәтү, җитезлекне, диалогик сөйләмне үстерү Маскалар
19. «Осенний букет», «У Лариски две редиски» Разучивание пальчиковых игр Тексты игр в папке-передвижке «Учите с нами»
20. «Көзге яфраклар» Әзер шаблонда яфраклар буяу Яфраклар силуэты төшерелгән ак битләр
21. «Көзге байлык» Танып белү буенча өзлексез белем бирү (яшелчә, җиләк-җимешләр – көз байлыгы) Ике кәрзин, яшелчә һәм җиләк-җимешләр
22. «Узнай по вкусу» Дидактическая игра Овощи, фрукты
23. «Көзнең матур чаклары» Бәйрәм иртәсе Бәйрәм иртәсендә катнашу