Галәм – серле дөнья

№ 174

(«Йолдызларга карап» дигән темага мәктәпкә хәзерлек  төркеме балалары  өчен шөгыль)

Гүзәл ШӘРИПОВА,

Чаллыдагы 4 нче «Веселинка» балалар бакчасы тәрбиячесе  

Максат: балаларның космос турындагы белемнәрен тирәнәйтү, Кояш системасындагы планеталар турындагы күзаллауларын киңәйтү, Җир планетасына карата сак караш тәрбияләү.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларның йолдызлар, планеталар, космонавтлар, космик техника турындагы белемнәрен системалаштыру;

фикерләү сәләтен үстерүдә: балаларның интеллектуаль сәләтләрен, логик фикерләүләрен, танып-белүчәнлеген үстерү;

сөйләм теле үсешен үстерүдә: балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек составын баету (космос, космонавт, телескоп, планета, галәм, күк җисемнәре,   йолдыз, ракета, скафандр  һ.б.), сәнгатьле сөйләмне үстерү;

тәрбия бирүдә: балаларда бер-берсе белән килешеп, ярдәмләшеп, команда белән эщләү теләген уяту, уңай психологик халәт тудыру.

Җиһазлау: космос, скафандр иллюстрациясе, планеталар рәсеме төшерелгән  плакатлар, космонавтлар портретлары, йолдызлыклар  рәсемнәре.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш:

– космос, танылган   космонавтлар, йолдызлар, кояш, ай һ.б. турында сөйләшү, әңгәмәләр үткәрү;

– космос турында фотографияләр, журналлар, рәсемнәр карау;

–космос темасына  язылган  китаплар уку.

Шөгыль барышы

(Космик музыка яңгырый. Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.)

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән космос турында сөйләшербез. Моның өчен без сезнең белән ракетага утырып космоска очарбыз (Балалар урындыклардан «ракета» ясыйлар.) Барыбыз да утырыштык. Биш, дүрт, өч, ике, бер… Старт! Балалар, менә без космоста. Күрәсезме, күпме якты йолдыз җемелди монда! Әйтегезче, ә сез төнге күкне күзәтергә яратасызмы? Анда сез ни күрәсез? Ә көндез ни күрәсез?

Балалар. Әйе, төнлә һавага карарга бик яратабыз. Анда Айны, йолдызларны күрәбез. Йолдызлар күк йөзендә бихисап күп булып чәчелгән. Ә көндез  аяз көндә Кояшны күрәбез һ. б.

Тәрбияче. Әйе шул, төнлә йолдызлар күк йөзендә кечкенә генә нокта булып күренәләр, чөнки алар Җирдән бик еракта урнашканнар. Ә чынлыкта алар – Кояшка охшаган, ялкынланып янучы кайнар шарлар. Кайберләре хәтта Кояштан да зуррак. Йолдызлы күктә уңайлы юнәлеш табу өчен, кешеләр  аеруча якты булып янган йолдызларга исемнәр биргәннәр. Мәсәлән, Поляр йолдыз, Сириус, Вега, Регул һ.б. Йолдызларның урнашуын билгеле бер тәртипкә китерү өчен, аларны аңлаешлы төркемнәргә (йолдызлыкларга)  берләштергәннәр. Ә сез нинди йолдызлыкларны беләсез?

Балалар Зур һәм кечкенә Җидегән Йолдыз, Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан һ.б.

Тәрбияче. Әйдәгез, искә төшерик: нәрсә ул космос?

Балалар. Космос ул – дөнья, галәм, анда барлык планеталар хәрәкәт итә, ясалма иярченнәр, космонавтлар утырган  кораблар оча.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Космос сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә матур, төзек дөнья, матди дөнья, галәм дигәнне аңлата.

Әйтегез әле, Кояш  йолдызмы яисә планетамы? Ә Ай?

Балалар. Кояш – ул зур  йолдыз. Ай – Җир планетасы иярчене.

Тәрбияче. Әйе, безнен Галактиканын үзәгендә иң зур йолдыз – Кояш урнашкан. Кояш Җирдән 109 тапкыр зуррак. Кояш безгә жылылык, яктылык бирә. Кояшта тереклек юк, чөнки анда бик эссе. Ә Ай – Җирнең бердәнбер табигый иярчене. Үзе яктылык чыганагы түгел, ул көзгесыман Кояш яктысын чагылдыра. Айда атмосфера да, су да юк.

Игътибар, безнең космик корабль Айга якынлаша. Корабльдән чыгу өчен безгә нишләргә кирәк?

Балалар. Скафандрлар кияргә кирәк. кафандр иллюстрациюсен карау.)

Тәрбияче. Скафандрны ни өчен кию мәҗбүри?

Балалар. Айда атмосфера юк, шуңа күрә анда сулар һава да юк. Ә скафандр – космоска очкан кешеләрне уңайсыз тышкы мохиттән саклауга хезмәт итүче махсус кием һәм җайланмаларның катлаулы комплексы.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Кояш тирәсендә 9 планета хәрәкәт итә, дип беләбез. Кем миңа планеталарны санап күрсәтә ала?

Балалар. Меркурий, Венера, Җир, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон планеталары бар.

Тәрбияче. Тыңлагыз  әле, мин сезгә Кояш турында бер әкият сөйлим. Галактикада яшәгән, ди, Кояш дигән бер йолдыз. Ул үзсүзле, кызып китүчән булса да, үзенең балаларын бик яраткан. Ул аларны: «Минем планеталарым», –дип йөрткән. Һәр планета үз урыннарын алып, Кояш тирәсендә әйләнергә теләгән. Әлеге планеталар бер-берсенә бер дә охшамаган икән. Кечкенә Меркурий әнисенә бик якын яшәргә теләгән. (Рәсеме куела.) Кояш аңа үз тирәсендә эссе булачагын кисәткән. Ә Меркурийга әлеге тормыш бик ошап киткән: ялкауланып, Кояш тирәли бер як белән әйләнеп очуы сәбәпле, аның бер ягы бик каты кызган, ә икенче ягы үтә дә салкын калган. Ул әллә нигә бер генә  әйләнеп-әйләнеп ала икән. Кояш кызларын – Венераны да, Җирне дә бик яраткан. Венера да әнисе янына якынрак урнашырга теләгән һәм ул Меркурий артыннан баскан. (Рәсеме куела.) Кайнарлыгы белән ул Меркурийны да узып киткән икән. Яктылыгы белән дә аерылып торган Венера бик үзсүзле планета булган. Барлык планеталар бер юнәлештә Кояш тирәли әйләнсә, ул кире якка әйләнә икән. Йомшак күңелле, тыйнак Җир кызы да анасы Кояшны бик яраткан, ул да рөхсәт сорап, өченче  булып, Кояштан ин унай урынга урнашкан. (Рәсеме куела.). Җир кызы  үзендә яшәгән халыкны да бик якын күргән. Шуна күрә анда яшәр очен шартлар булдырган: сулар һава, кояш нурларын җиткергән. Җир планетасының Ай исемле дусты булган. Ул һәрвакыт Җир тирәли әйләнеп йөргән. Кызыл төстәге Марс планетасы апаларын саклар өчен, Кояштан Җир кызыннан соң урнашуны сораган. (Рәсеме куела.) Ул Җирдән  кечерәк булса да, аңа тышкы ягы бераз охшаш икән: алар икесе дә тауларга, вулканнарга, калкулыклар,  үзәннәргә бай. Калган планеталар да үз күләмнәре буенча урын тапканнар. Юпитер иң зур планета булып урын алган. (Рәсеме куела.) Юпитердан соң Сатурн урнашкан. (Рәсеме куела.) Ул билендә төрле төстәге боҗралар йөрткән икән. Җиденче булып урнашкан Уран планетасы зур бер боз гиганты булган. (Рәсеме куела.) Ул, авышып, үз юлы белән бик акрын хәрәкәт итә икән. Ә Нептун планетасы анасы Кояштан ерак урнашса да,  үзенең хәленнән канәгать калган. (Рәсеме куела.) «Мин тыштан гына шулай салкын, ә эчтән мин кайнар», – дип әйткән ул. Бары тик бер Плутон гына ни үзенең күләме, ни формасы буенча планетага охшамаган икән. (Рәсеме куела.) Ул үзенең юлында ничектер сәер генә хәрәкәт итә: я Кояшка бик якын килә, я аннан ерак арага читләшә икән. Ә шулай да әлеге планеталар үзара дус яшәгәннәр икән. Кояш һәм планеталарны әле дә Кояш системасы дип атыйлар.

(Музыка астында Кояш системасының хуҗабикәсе килеп керә.)

Кояш системасы хуҗабикәсе. Исәнмесез, балалар! Мин – Кояш системасының хуҗабикәсе. Кояш системасында берничә планета авырып китте, миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Аларны терелтү өчен, планеталарны дөрес итеп әйтергә һәм планета рәсемен күрсәтергә кирәк.

«Кояш системасын өйрәнәбез» дигән дидактик уен

1. Иң кече планета булса да, Кояшка якын тора.

Җавап. Меркурий. (Рәсеме күрсәтелә.)

2. Ай, Кояштан кала иң яктысы, үзе – кайнар, эссе планета ул.

Җавап. Венера. (Рәсеме күрсәтелә.)

3. Сулар һава, яшәү көче  биргән чиксез гүзәл, зәңгәр планета ул.

Җавап. Җир шары. (Рәсеме күрсәтелә.)

4. Җирнең тышкы «күршесе» ул, зур булмаган кызыл планета.

Җавап. Марс. (Рәсеме күрсәтелә.)

5. Иң зур планета буларак горур да ул; газлы гигант буларак та данлыклы.

Җавап. Юпитер. (Рәсеме күрсәтелә.)

6. Боҗраларга бай планета. Ә ул ничек атала?

Җавап. Сатурн. (Рәсеме күрсәтелә.)

7. Яшел төстәге бозлы гигиант, авыш яткан, сәер планета.

Җавап. Уран. (Рәсеме күрсәтелә.)

8. Диңгез патшасы  исемен йөртә. Кояш, Җирдән ерак, серле планета.

Җавап. Нептун. (Рәсеме күрсәтелә.)

9. Бу планетаны суык чорнап алган, Төшми аңа кояш нуры да.

Җавап. Плутон. (Рәсеме күрсәтелә.)

Кояш системасы хуҗабикәсе. Ә хәзер мин сезгә Кояш системасын «күрсәтергә» тәкъдим итәм. (Балаларга планета рәсемнәре тагыла, дөрес итеп төзеләләр. Уртага Кояш рәсеме тагылган бала баса. Кояшка якын беренче планета Меркурий, икенче Венера, өченче Җир, дүртенче Марс, аннан соң Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун һәм соңгысы Плутон планеталары рәсемнәре тагылган балалар үз урыннарын алалар һәм Кояш тирәли хәрәкәт итәләр.)

Кояш системасы хуҗабикәсе. Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Сез чын космонавтлар икәнсез. Планеталарым да терелеп киттеләр. Мин китим инде.

Тәрбияче. Ә без алга таба барабыз. Галәм (космос), күк җисемнәре кешеләрне һәрвакыт кызыктырган. Алар галәмгә очу турында хыялланганнар. Әйтегез әле, кешеләргә кадәр галәмгә беренче булып нәрсләр очкан?

Балалар. Галәмгә иң беренче булып Лайка исемле эт, аннан соң Белка һәм Стрелка атлы этләр очкан.

Тәрбияче. Әйе. Ул елларда галимнәр галәмне өйрәнү башында гына торганлыктан, Лайка утырган космик аппарат кире кайта алмаган. Белка һәм Стрелка атлы этләр белән очыш уңышлы булгач, галәмгә кешеләр оча башлый.

Әйтегез әле иң беренче булып галәм киңлекләрен кем яулаган?

Балалар. Юрий Гагарин. Ул, 1961 елның 12 апрелендә «Восток» корабына утырып, Җир тирәли очыш ясый. Шул көннән башлап, илебездә Космонавтлар көне билгеләп үтелә.

Тәрбияче. Ә беренче хатын-кыз космонавтның исеме ничек?

Балалар Валентина Терешкова.

Тәрбияче. Тагын кайсы космонавтларны беләсез?

Балалар. Алексей Леонов, Павел Беляев, Герман Титов, Андриян Николаев, Георгий Береговой, Павел Попович, Владимир Комаров  һ.б.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Хәзер инде космонавтлар саны Россиядә берничә йөздән артып китте. Космонавтлар космоста медицина, техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең, Айның, башка планеталарның тышкы  өслеген өйрәнәләр, гарасат, тайфуннарның якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио һәм телевизион спутник элемтәсен тәэмин итәләр.

Тәрбияче (шөгыльгә нәтиҗә ясый). Менә, балалар, без космос турында бик күп яңалыклар белдек. Мин сезнең җаваплардан канәгать калдым. Сез бик күп беләсез, чын астрономнар икәнсез, афәрин! Хәзер инде безгә Җиребезгә кайтырга вакыт. Биш, дүрт, өч, ике, бер… Менә Җиргә төшеп тә утырдык.