Без – табигать дуслары!

№ 156

(I II укучылары өчен экологик чара)

Айзилә ӘМИРОВА,

Актаныш районы Байсар төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Балаларга экологик тэрбия бирү: тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара ярдәмләшү, рухи сафлык, хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбияләү.

Әзерлек эшләре. Презентация әзерләү. Экран белән проектор урнаштыру. Залны бизәү.

Кичә барышы

(Зал әрәмәлек кебек бизәлә: агачлар, куаклар урнаштырыла. Арткы планда табигать күренеше.  Алгы планда елга ага. Язмада кошлар сайрый, су челтерәгәне ишетелә. Сәхнәдә күбәләкләр очып уйный. Бер бала кошларга таш атып уйный. Икенче берсе күп итеп чәчәкләр җыя. Өченчесе агач кисә. Шул арада мылтык тавышы яңгырый, киселгән агач авып төшә. Яшен яшни, күк йөзен кара болытлар каплый.

Залга укытучы белән бергәләп балалар чыга.)

Радик. Беләсезме,  дусларым, без сезнең белән бик бай илдә – Россиядә яшибез!

Кәбир. Ул урман-кырларга, болыннарга, елгаларга, тауларга бик бай.

Укытучы. Тик шул байлыкны бар кеше дә саклый белми шул.

Әдилә.

Без телибез кошлар сайравын,

Без телибез урман шаулавын.

Иген басулары өсләреннән

Йөгерек җилләр исеп уйнавын.

Искәндәр.

Көмеш сулы чишмә аксын,

Күбәләкләр уйнап очсын,

Хәтфә үлән өсләрендә

Чык тамчысы ялтырасын.

Язилә.

Без телибез: якты кояш чыксын,

Бар галәмне, җирне нурга күмеп.

Шаян көчек безгә сәлам бирсен,

Койрык селкеп, якын дусты күреп.

Әмир.

Ботактан ботакка сикерсен тиен,

Яусын ләйсән яңгыр, яшьнәсен яшен.

Ямьләнсен табигать, табигать көлсен,

Тик түкмәсен генә ачы күз яшен.

(Музыка астында бию башкарыла.)

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең планетабызга, безнең авылыбызга куркыныч яный. Карагыз, аның күк йөзен нинди кара болытлар каплады. Нәрсә булган?

Әмир. Кеше табигатькә зыян салган!!!

Бергә. Ничек?

Радик. Ул бөҗәкләрне, кошларны үтерүче агу уйлап тапкан!

Искәндәр. Кеше һаваны пычрак газлар белән агулаучы автомобиль ясаган!

Кәбир. Кеше агачларны кисә, сазлыкларны киптерә. Җир өстен чүп-чар белән тутыра!!!

Әдилә.

Планетада яшәгән кешеләр:

Балалар, әтиләр, әниләр.

Һәрберсе бер кәгазь ташлаган, ( һәр бала  чүп ташлый)

Табигать таушала башлаган.

Язилә.

Планетада яшәгән кешеләр:

Бабайлар, әбиләр һәм яшьләр.

Һәрберсе бер шешә ыргыткан, (шешәләр ыргыталар)

Зур чүплек булсын дип тырышкан!

Искәндәр.

Планетада яшәгән кешеләр

Ташлаган һәрберсе бер пакет. (пакетлар ташлыйлар)

Үз өен, үз җирен, үз илен

Танымастыр болар бервакыт!

Укытучы. Карагыз инде, нинди чүплек хасил булды! (Күкрәк тутырып исни дә борынын тота.)

Балалар (бергә). Фу, сасы!!! (Укытучы йөгереп барып чишмәдә кулын юа.)

Балалар (бергә). Фу, шакшы!!!

Укытучы. Кеше, акылыңа кил! Планетабызны харап итәсең бит! Балалар, ә сез табигатьне саклаучылар булырга әзерме?

Балалар. Әйе-е-е!!!

Укытучы. Ә кара болытларны куып таратырга сез әзерме?

Балалар. Әйе-е!!!

Укытучы.

Әйдәгез, балалар, табигать дуслары булыйк.

Бу хакта беркайчан онытмыйк!

(Балалар, бергәләп чүпләрне җыеп, капчыкка тутыралар.)

Укытучы. Алайса, экологик уеныбызны башлап җибәрәбез. Балалар, 22 апрель ул нинди көн? Кайсыгыз белә?

22 апрель – Халыкара җир көне. Чиста су, чиста һава, чиста җир көне. Ни өчен бу көне шулай атадылар икән? (Җаваплар тыңлана, укытучы җавапларны йомгаклап, аңлатып бетерә. Уен формасында биремнәр үтәү башлана.)

1 нче уен. Бер сүз белән әйт.

(Экрандагы рәсемнәргә карап, төркемнең исемен билгелиләр.)

1. Җимешләр. 2. Агачлар. 3. Табигать күренешләре. 4. Балыклар. 5. Җәнлекләр. 6. Кошлар.

2 нче уен. Җәнлекләр турында кызыклы сорауларга җавап бирү.

1. Төлкегә койрык нигә?

а) салкында борынын яшерер өчен; ә) эзләрен яшерер өчен; б) матурлык өчен.

(Төлке кыш көне өненә керми. Төнне ул кар өстендә үткәрә. Түгәрәкләнеп ята, аякларын астына тыга, ә борынын койрыгы астына яшерә. Йон арасындагы һава җылына да төлкенең үпкәләренә җылы килеш керә.)

2. Песинең койрыгы нигә бер яктан бер якка селкенә?

а) кәефе яхшы; ә) нервлары тыныч түгел; б) кош күргән.

(Әгәр песи яхшы кәефтә икән – койрыгы сорау рәвешендә бөгелгән килеш өскә карап тора.  Койрык очы тартышып алса – песи нигәдер борчыла. Әгәр кош күрсә – ул сикерергә әзерләнә һәм койрыгы бер яктан бер якка селкенә башлый.)

3. Өскә күтәрелгән эт койрыгы нәрсәне аңлата?

а) кызык; ә) бар да яхшы; б) куркам.

(Койрык аста – нигәдер миңа бик яхшы түгел, койрык кысылган – куркам, дерелди, калтырый – кызык, өстә – бар да яхшы.)

Алдагы сорау күселәр турында. Алар күптәннән кеше белән янәшә яши, нәрсәнедер кимерергә, бозарга, урларга момент кына көтеп тора. Шуңа күрә кеше гел аларны күзәтеп, үзләрен тотышын өйрәнгән.

4. Капкачы ябылмаган шешәдә май күрсәләр, күселәр нишләячәк?

а) аударып эчендәге майны ялаячаклар; ә) шешәне кимерергә тотыналар; б) койрыклары ярдәм итә.

(Шешәдәге майны эчәр өчен бер күсе койрыгын майга мана да аны икенче күсегә ялата. Аннан икенчесе шулай эшли.)

3 нче уен. «Очты-очты…»

Очты, очты: күгәрченнәр, песнәкләр, каргалар, чебеннәр …

Очты, очты: күгәрченнәр, песнәкләр, каргалар, тукраннар, макароннар …

Очты, очты: тилгәннәр, ләкләкләр, күбәләкләр…

Укытучы. Рәхмәт, балалар! Карагыз әле, берничә кара болыт юкка чыкты. Әйдәгез, калганнарын да куып таратырга ярдәм итегез әле.

4 нче уен. Музыкаль тәнәфес. («Зәңгәр күл» җыры башкарыла.)

5 нче уен. Табышмакның җавапларын тап.

1. Колга башыңда йорты,

Эчендә аның җырчы. (Сыерчык)

2. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)

3. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

4. Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый;

Өе – җирдә,

Җыры − күктә. (Тургай)

5. Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. (Саескан)

6. Кызыл итек, күк күлмәк,

Җырлый тынычлык теләп.

Исмен белсәң әгәр син,

Әйтеп бирче … (күгәрчен).

6 нчы уен. Кызыклы тәнәфес. (Табигатьтә  барган төрле күренешләрне кызыклы фокуслар, куркынычсыз эксперементлар ярдәмендә күрсәтү. Мәсәлән, «Банкада Торнадо», “Ньютон сыеклыгы”, “Ялкынлы шар” һ.б.  Балаларга бик ошый.

7 нче уен. Урманда.

Укытучы (уенның шартларын аңлата). Әгәр дөрес әйтсәм – баш кагып: «Әйе-әйе-әйе», – дип кычкырырсыз. Дөрес әйтмәсәм – башыгызны селкеп: «Юк-юк-юк», – диярсез.

• Ботакларны сындырмагыз, чәчәкләрне өзмәгез. (Әйе-әйе-әйе)

• Чәчәкләрне өзегез дә такыялар үрегез. (Юк-юк-юк)

• Кырмыска ояларын туздырмыйк, салкыннар башланганчы өйләрен төзәтеп бетерә алмыйча, һәлак булырлар. (Әйе-әйе-әйе)

• Шаулагыз, кычкырыгыз, акырыгыз, урманны җырлап йоклатыгыз. (Юк-юк-юк)

• Урман серләрен беләсең килсә – шаулама. (Әйе-әйе-әйе)

• Тычкан, бака, еланнарны урманнан куарга кирәк. (Юк-юк-юк)

• Урманга бар хайваннар да, үсемлекләр дә кирәк. (Әйе-әйе-әйе)

• Урманга үзең белән балта ал, учак ягарсың. (Юк-юк-юк)

• Урманда чүп-чар калдырма, үзең белән ал! (Әйе-әйе-әйе)

• Сәламәт кошчыкларны һәм җәнлек балаларын тотмыйк һәм өйгә алып кайтмыйк. (Әйе-әйе-әйе)

Укытучы. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бик яхшы беләсез икән! Баш очыбызда тагын берничә болыт таралды. Афәрин, балалар!

8 нче уен. Чәчәкләр биюе.

Укытучы. Карагыз, балалар, ничек ялтырап кояш чыкты! Кояш нурлары җир өстендә үскән һәр үләнгә, куакка, агачка, җир өстеннән үрмәләгән һәр бөҗәккә, елга-күлләрдә куышып уйнаган елтыр балыкларга, сайрар кошларга һәм, әлбәттә, безнең һәммәбезгә елмаеп, яратып карый. Бу нилектән шулай икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Сезнең берсеннән-берсе матур җавапларыгызы тыңлагач, минем дә күңел сөенә. Ирексездән елмаясы килә. Әйдәгез әле, без дә бер-беребезгә елмаюларыбызны бүләк итик. Шушы шатлыклы рухта матур киңәшләребезне сезгә җиткерәбез дә кичәбезне төгәллибез. Һәрвакыт шулай табигать дуслары булыйк!

Әдилә.

И күңелле җәй көнендә –

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:

Язилә.

Агачларны сындырмагыз.

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла чүп атмагыз.

Искәндәр.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать – ул безнең әни:

Табигатьне саклагыз!